Сабадан Сәйәрә Нурисламова: «Янгында үләбез дип өй уртасында улым белән басып калдык» | intertat.tatar

Сабадан Сәйәрә Нурисламова: «Янгында үләбез дип өй уртасында улым белән басып калдык»

29 июньдә Саба районы Эзмә авылында Сәйәрә һәм Айдар Нурисламовларның йортлары янган видео социаль челтәрләрдә таралды. Кайбер кулланучылар авыл халкын янгын сүндерешми дип гаепләде. «Татар-информ» хәбәрчесе фаҗига урынына барып, хуҗалар белән сөйләште. Алар нәрсә дип уйлый икән?

Саба районы Эзмә авылында яшәүче Сәйәрә һәм Айдар Нурисламовларның йортларына ут иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә каба. Сәгать унда янгын урыныннан видео «Интертат» электрон газетасының социаль челтәрләренә эленде. Видео бер көн эчендә ике йөздән артык комментарий җыйды. Кулланучыларның күбесе хуҗаларның кайгысын уртаклашса, кайберләре авыл халкын янгын сүндерешми, мондый күршеләрдән Алла сакласын дип яза.

Янгын чыккан вакытта йорт хуҗасы Сәйәрә апа ишегалдында, ә балалары өйдә йоклаган була. Ул утны ничек күреп алганын сөйләде.

— Иртәнге алтыда иремне эшкә озаттым. Ул колхозда слесарь булып эшли — техникалар төзәтә, җәй көне комбайнда йөри. Аннары маллар карадым, сыерларымны саудым. Сөтләрен урнаштырып йөрүем иде. Сәгать тугыз тулып ун минутта өйгә кереп, савыт-саба торган бүлмә ишеген ачып җибәрсәм… Анда кып-кызыл ут иде! Ишеген шундук кире яптым. Ул бүлмәдә савыт-сабалардан тыш, ярмалар, ит саклана торган суыткыч тора.

Бер бүлмәдә кызым белән бер яшьлек оныгым, башка бер бүлмәдә улым йоклап яталар. Иң беренче итеп, балаларны уяттым. Аннары газны, утны аердым. Шул арада «Янабыз!» дип урамга чыгып кычкырдым, — дип сөйләде янгын турында Сәйәрә Нурисламова.

Бу йортта алар ире һәм ундүрт яшьлек улы белән яшәгәннәр. Ике кызлары кияүдә: олысы Казанда, кечесе Мәскәүдә тора. Янгын вакытында өйдә булган кече кызы узган атнада баласы белән ялга кайткан.

— Документларны җыярга дип өйгә кире кердем. Аларны алырга җитештем. Артымнан улым керде. «Чыга алмыйбыз, үләбез бит», — дип йорт уртасында икәү басып калдык. Ул вакытта янгын чыккан бүлмәнең түшәме ишелә башлаган иде. Янгыннан улым белән кочаклашып чыктык. Эссегә кесәмдәге телефон эрегән. Ул хәзер кулланырлык түгел, — диде уттан исән чыккан өч бала анасы.

Сәйәрә апа янгынның сәбәбен бары тик суыткычтан (искәрмә — халык телендә «ларь» дип атала) күрә, чөнки янгын башланган бүлмәдә башка ут чыгарлык әйбер булмаган. Ут чыбыкларын да дүрт ел элек тулысынча алыштырганнар.

Сәйәрә апа — өченче группа инвалид. Ул үз хуҗалыгында гына ике сыер, бозаулар, кош-кортлар асрап гомер итә. Абзарны янгын сүндерүчеләр саклап калган, малларны күршеләр чыгарырга булышкан. Ике караватны, матрасны, бераз киемнәрне дә күршеләр алып чыккан. Аларга йорт хуҗасы рәхмәтләрен укый! Янгыннан коткарылган бөтен әйберләрне машина гаражына кертеп урнаштырганнар. Бүгенге көннән гараж өч кеше өчен яшәү урынына әйләнгән.

— Машина гаражында яшисе була инде, — диде Сәйәрә апа, яшьләрен яшерергә тырышып.

Аның сүзләренчә, янгынны тиз сүндергәннәр, янгын сүндерүче алты машина килгән.

— Иң сөенечлесе — балаларыма, күршеләремә зыян тимәде. Аллага шөкер! Ут күршеләргә генә күчмәсен иде дип теләдем. Җил сул як күршенең йортына таба исте. Янгын сүндерүчеләр саклап калды.

Социаль челтәрләрдә авыл халкына шелтә белдерүчеләргә Сәйәрә апа үз сүзен әйтте.

— Йорт янына якын да килеп булмый, пешерә иде. Нәрсә эшли алсыннар алар? Бары тик янгын сүндерүчеләр генә башкарырлык эш бу.

«Игенче» хуҗалыгына, авыл халкына зур рәхмәтемне әйтәм. Колхоздан трактор белән су китерделәр. Күршедәге осталар кайбер җиһазларны чыгарып өлгерде. Янгын сүнгәч тә, бер-бер артлы йөк машиналары килеп, чүпне ташыдылар. Анысын хуҗалык җитәкчесе оештырды. Авыл ир-атлары кыска гына вакыт эчендә түбәне сүтеп түктеләр, хәзер калганын җыештыралар. Барысына да Аллаһның рәхмәте яусын! — диде ул.

Нурисламовларның өйләре иминиятләштерелгән, ләкин ул акча йортны торгызырга җитми.

— Иминиятләштермичә бер ел да калганыбыз юк. Йортны, абзарны, малларны исәпли башласаң, кертеме болай да күп бит. Тартып-сузып, быел барысына унҗиде мең сум түләдем. Бу бит иремнең айлык хезмәт хакы дигән сүз. Йорт тулаем янса, бер миллион сум чыгар иде, диварлары утырып калгач, ул сумманың яртысы гына буладыр, — диде Сәйәрә апа.

Сәйәрә апа белән сөйләшеп торганда, авыл советында эшен бетереп, аның ире — Айдар абый кайтып керде. Аның йөзен кайгы каплаган булса да, төшенкелеккә бирелмәгән иде.

— Алла бирсә, йортны җиткерербез. Иң мөһиме — баш исән, — диде ул.

Янгын турында аңа улы шалтыратып хәбәр иткән. Ул бөтен эшен ташлап, чыгып чапкан.

— Мин кайтканчы, янгын сүндерүчеләр килгәннәр иде инде. Мине йорт янына якын җибәрмәделәр. Андагы эсселеккә һәм төтенгә керерлек тә түгел иде. Күрә торып үлемгә керү бит ул.

Йортның мәйданы - 87 квадрат метр. 1988 елда кирпечтән салып чыккан идек. Эчен-тышын ремонтладык, матурладык. Тышын калай белән 2018 елда төреп чыктык. Йортыбызның һәр почмагын яраттык, үзебезнең, туганнарыбызның, кияүләребезнең көче белән төзелгән иде бит, — дип сөйләде йорт хуҗасы Айдар Нурисламов.

Сәйәрә апа яз көне генә ике кайгы кичергән булган.

— Быел март башында 82 яшьлек кайнанамны җирләдек. Аның белән бергә утыз ел гомер иттек, бик матур яшәдек, сүзгә килгән вакытларыбыз бөтенләй булмады. Гомеренең соңгы елларында ул авырый иде инде, ләкин аны бер дә югалтасы килмәде. Үләр алдыннан ул миңа үзенең кайнанасыннан калган Коръән китабын бүләк итеп калдырды. «Сакла, кызым, киленеңә бирерсең», — дип васыять әйтеп калдырды. Китабын саклый алмадым, — диде дә Сәйәрә апа, елап җибәрде.

Китап һәм аның эчендәге әбиләренең фотографиясе, шулай да, тулысынча янып бетмәгән, аның әйләнәсе генә көйгән.

—Каенана үлеп, ике атна узгач, уң як күршеләребез янды. Ике кайгы болай да аяктан еккан иде инде, хәзер өченчесе өстәлде. Күршеләр янгач та бик борчылдым, һаман тынычлана алмыйча йөрдем. Аларның бернәрсәләре калмады бит. Безнең ичмасам абзарлар, маллар исән, — дип сүзен дәвам итте.

Бер-бер артлы килгән ике кайгыдан соң, Сәйәрә апаның күңеле урынында булмаган.

— Берәр фаҗига булмаса ярар иде дип яшәдем. Ирем олы юлга чыкса да, йөрәгем сыкрады. Адым саен аның өчен борчылып йөргәч, мине ачуланып та куя иде. Шушы хәл буласын сизенгәнмендер инде, — дип уртаклашты ул.

Сәйәрә һәм Айдар Нурисламовлар бүгенге көндә ярдәмгә мохтаҗ. Машина гаражында күп булса, көзгә кадәр яши алырлар. Ике гади авыл кешесенә йорт җиткерергә ярдәм итәргә теләгән мәрхәмәтле кешеләр өчен Айдар Нурисламовның счет номерын язабыз.

Нурисламов Айдар Масгутович

Тел.: +7 939 392-97-51 (Сбербанк картасы беркетелгән).

Счет номеры: 408 178 104 620 047 383 61

БИК 049205603

Корр.счет: 301 018 106 000 000 006 03

Бикбулатова Айгуль Айдаровна (кызлары)

Карта номеры 4276 6200 1851 0788