Нияз хәзрәт Сабиров: «Корбан иткән мал каны акканда гөнаһлар гафу ителә»
Мөселманнарның көтеп алынган иң зур бәйрәме – Корбан гаете якынлаша, быел бәйрәм 6 июньгә туры килә. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров укучыларыбызны борчыган сорауларга җавап бирде.

«Гамәлләр нияткә карап бәяләнә»
Нияз хәзрәт, ислам динендә кемнәр корбан чалырга тиеш?
Исламда корбан ваҗиб гамәл булып санала. Балигъ яшенә җиткән, акылы булган һәм малы нисабка туры килгән һәр мөселман корбан чалырга тиешле. Корбанның нисабы 595 грамм көмеш, әгәр дә Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманның малы нисабка туры килсә, ягъни көндәлек тормышта кулланыла торган әйберләрдән кала, шушы суммада акчасы булса, ул корбан чалырга тиеш. Быел корбан нисабы күләме – 53 мең сум.
Корбан чалганда кешенең еллык кереме исәпкә алынмыймы?
Юк, ул акчаның ел дәвамында булуы шарт түгел. Зәкят түләр өчен нисабка туры килгән мал ел дәвамында сакланырга тиеш, ул артырга мөмкин, ләкин кимемәскә тиеш. Корбан нисабы өчен андый шарт юк. Мәсәлән, иртәгә Корбан бәйрәме – бүген минем акчам юк, иртәгә мин ниндидер эш эшлим, яки хезмәт хакым бирелә, һәм ул акча нисапка туры килсә, корбан чалу ваҗиб була.
Корбан нисабы ничек санап чыгарыла?
Галимнәр корбанның нисабын көмеш бәясенә карап билгелиләр. 595 грамм көмеш яки 200 көмеш дирһәм ничә сум була – шушы сумманы карыйлар.
Чалыначак мал зуррак, кыйбатрак булган саен, савап күбрәк була, дигән фикер дөресме?
Әйе, дөрес. Ул бит корбан, син ул акчага үзеңә башка әйбер ала аласың: яңа телефон, кием – үзең өчен. Ә монда син Аллаһы Тәгалә өчен корбан китерергә тиеш. Кеше үзенең нәфесе белән көрәшә. Нәфес миңа башка әйберләр кирәгрәк, дип котырта.
Димәк, 20 меңлек сарык урынына 25 меңлекне алсаң, савабы күбрәк була?
Әлбәттә, корбан өчен түләнгән акча – ул синеке түгел. Аллаһы Тәгалә кешегә хезмәт итәр өчен сәламәтлек, көч бирә. Эшләнелгән малны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сарыф итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә нияткә карый, аңа ит тә кирәкми, хайванның каны да ирешми. Чөнки ният, күңел Аллаһы Тәгалә белән бәйле. Ул бит безнең тәнебезгә түгел, күңелебезгә якын. Изге ният белән корбан чалган кеше, һичшиксез, бәрәкәткә, зур уңышка ирешә.
Корбан китергән кешегә малны үзенә чалу мөһимме?
Корбан китергән кешегә малны үзенә чалу шарт түгел. Кайберәүләр мал чала алмаска мөмкиннәр. Монда белем, тәҗрибә булмау кебек сәбәпләр дә керә. Бу очракта корбан янында булу хәерлерәк. Корбан ителгән малның каны акканда гөнаһлар гафу ителә. Әлеге вакытта тәкбир әйтү яхшы, ләкин мәҗбүри түгел. Кеше акчасын җибәреп, ниятләсә дә – җитә. Аллаһы Тәгалә кешенең ниятенә карый. Барлык гамәлләр нияткә карап бәяләнә.
Ялгыз хатын-кызлар корбанны ничек чалырга тиеш?
Әгәр дә хатын-кыз эшләсә, хезмәт хакы алса, һәм аның малы нисабка туры килсә, ялгыз булса да, аңа корбан чалу ваҗиб була.
Мал чалганда хатын-кыз кайда булырга тиеш?
Хатын-кызлар мал чалганны карап тора ала. Аның киеме шәригатькә туры килергә тиеш – яулык, озын күлмәк. Андый вакытта эчтән тәкбир әйтеп, дога кылып, теләкләр теләп тору яхшы.
Корбан чалганнан соң намаз уку мәҗбүриме?
Корбан чалганнан соң укыла торган намаз – нәфел гыйбадәт (мәҗбүри булмаган – авт.). Корбан чалганнан соң намаз уку шарт түгел. Укысаң – савап була. Гадәттә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен 2 рәкәгать нәфел намазы укыла – әлеге намазны укып, дога кылына. Корбан чалу – бер нур, намаз уку – икенче. Нур өстенә нур була.
Акча җибәреп корбан китерсәң, һәм үз кулың белән корбан чалсаң – савап күләме төрле буламы?
Корбанны үзең чалсаң, әлбәттә, саваплырак була. Ләкин монда тагын бер кат ассызыкларга кирәк – Аллаһы Тәгалә беренче чиратта нияткә карый. Ният саф булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Салвват Камалетдинов
«Малы булган кеше генә корбан чалырга тиеш»
Бер гаиләдән ничә корбан чалынырга тиеш?
Еш кына шундый хата җибәрелә – күпләр гаиләдә һәр кеше исеменнән корбан чалынырга тиеш дип уйлый. Чынлыкта, гаиләдә малы нисабка туры килгән кеше генә корбан чалырга тиешле. Еш кына гаилә башлыгы әйтә: «Быел кызыбыз исеменнән, икенче елга улыбыз исеменнән, аннары әниебез исеменнән корбан чалырбыз», – ди. Болай эшләү дөрес түгел, чөнки корбан – ул мал гыйбадәте. Малы булган кеше генә корбан чалырга тиеш. Әгәр дә кешенең малы нисабка туры килми икән, аңа корбан чалу тиешле түгел. Гаиләдә гадәттә ир кеше малга ия була, ул корбанны үз исеменнән генә чалырга тиеш.
Әгәр гаиләдә хатын-кыз да эшли, һәм аның да малы нисабка туры килә икән, бу вакытта гаиләдән 2 корбан чалынырга тиешле. Әгәр дә балалар да эшли икән, алар да корбан чалырга тиеш була. Әгәр дә әни кеше дә, балалар да эшләми икән, алар исеменнән корбан чалу ваҗиб түгел.
Гаилә башлыгының малы нисабка туры килә икән, ул һәр елны үз исеменнән корбан чалырга тиеш, ләкин файда бөтен гаиләгә була. Һәрбер кешенең савап эшлисе килә, мин чалмасам, савапсыз калам, дип уйлыйлар, ләкин алай уйлау дөрес түгел. Корбаннан бөтен гаиләгә дә бәрәкәт иңә.
«Корбан чалу исәннәр өчен ваҗиб, үлгәннәр өчен түгел»
Бурычка акча алып корбан чалырга ярыймы?
Юк, бу – тыелган гамәл.
Корбан итен сатарга ярыймы?
Ярамый. Итен генә түгел, малның тиресен дә сатарга ярамый. Аны гаилә ихтыяҗлары өчен кулланырга яки садака итеп бирергә кирәк. Сатып, акчасын садакага бирсәң була, сатып үзең өчен тотсаң – гөнаһ эшлисең. Чөнки ул – корбан, без аны тулысынча Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сарыф итәргә тиешбез.
Кешенең яшәр урыны булмаса, фатир өчен түләп торса, ул корбан чалырга тиешме?
Әгәр дә арендага түләргә кирәк булган суммадан кала акчасы булса, корбан чалу ваҗиб.
Диндә 3 көн дәвамында корбан китерергә ярый. Ләкин беренче көнне корбан чалсаң, савабы күбрәк була, дигән фикер дә бар, бу – дөресеме?
Әйе, беренче көнне чалсаң хәерлерәк, ләкин 2-3 нче көннәрне дә чалырга мөмкин, дөрес була. 3 нче көнне кояш баеганчы чалып бетерергә кирәк, чөнки, кояш баеганнан соң, 4 нче көн башлана. Беренче көнне чалу сөннәткә туры килә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр беренче көнне чалганнар. Бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иярү була. Кайберәүләр ниндидер сәбәпләр аркасында беренче көнне өлгермәскә мөмкин, шуңа күрә 3 көн корбан чалырга рөхсәт ителә.
Сарыктан кала тагын кайсы хайваннарны корбан итеп китерергә ярый?
Корбан өчен сарык, кәҗә, үгез, сыер, дөя туры килә. Сыер, дөя, үгез 7 кеше исеменнән чалынырга мөмкин. Азрак кешедән рөхсәт ителә, ләкин 7дән күбрәк ярамый. Әлеге 7 кеше барысы да исән булырга тиеш, алар арасында мәрхүм булырга тиеш түгел. Тагын бер мөһим шарт – 7 кешенең дә нияте Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булырга тиеш. Әгәр дә 7 кешедән берсе ит өчен генә корбан чалса, бер кешенең дә корбаны кабул булмый.
Үлгән кеше исеменнән корбан чалырга ярыймы?
Үлгән кеше исеменнән корбан чалырга ярый. Ләкин иң элек үз исемеңнән корбаның чалынган булырга тиеш. Әгәр дә кешенең үз корбаныннан башка тагын бер корбанга матди мөмкинлеге бар икән, бу очракта берничә мал чалу рөхсәт ителә. Кайберәүләр «быел – үлгән әни исеменнән, икенче елга әти исеменнән чалам» дип әйтәләр. Бу – дөрес түгел, корбан чалу исәннәр өчен ваҗиб булып тора, үлгәннәр өчен түгел.

«Корбан чалу исәннәр өчен ваҗиб булып тора, үлгәннәр өчен түгел».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Корбан чалмаган кешенең күңелендә кара тап барлыкка килә»
Хәзер малны күрмичә дә корбан китерүчеләр бар. Акча күчереп кенә корбан чалу дөрес буламы?
Гамәл кабул булсын өчен 2 шарт үтәлергә тиеш. Беренче – ният. Икенче – гамәлнең шәригатькә туры килүе. Бүгенге көндә корбан чалу өчен күп мөмкинлекләр бар. Хәтта чит шәһәрдә, еракта яшәүче дин кардәшләребез, үзләренең яшәгән җирләрендә корбан чала алмый торган кешеләр дә, акча җибәреп, башка җирдә корбан чалырга мөмкин. Бу очракта, беренче чиратта, ният дөрес булырга тиеш, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ниятләргә кирәк. Билгеләнгән урында корбан чалучы шәригатькә туры китереп корбан чалса, ул корбан кабул була. Кеше, акча җибәргәнче, малны кайда, ничек, кем чалганын белешергә тиеш. Нинди хайван, аның кимчелекләре бармы, чалучы кеше мөселманмы, шуларны белергә кирәк, берни белми акча җибәрү генә дөрес булмый.
Әгәр моны кеше ялкаулыктан гына эшләсә?
Кабул була, ләкин ул кеше өстәмә саваплардан һәм бәрәкәттән мәхрүм була.
Корбан чалучы кеше намаз укучы булырга тиешме?
Корбан чалучы кешегә намаз уку шарт түгел, ләкин аның мөселман булуы шарт. Ул үзен мөселман дип санарга, ислам диненә ышанырга тиеш. Әгәр кеше иманлы булса һәм корбан чалу тәртибен белсә, ул корбан чала ала, әгәр намаз укучы кеше чалса, тагын да яхшырак була.
Әгәр кеше акча җибәреп, аның сатып алынган малы дөрес, шәригать кануннарына туры китерелеп чалынмаса?
Корбан кабул була, ин шәә Аллаһ. Бу очракта гөнаһ чалучы өстенә төшә. Нияте дөрес булган кеше нияте аркасында савапка ирешә. Хата җибәргән, корбанны дөрес итеп чалмаган кеше Аллаһы Тәгалә каршында җаваплы була. Әгәр акча җибәргән кеше, шәригатькә туры киләчәкме, дип сорап, аңа, әйе, барысы да тәртиптә, дип әйтәләр икән, ул ышана һәм изге ният белән акча җибәрә. Аллаһы Тәгалә аның ниятен кабул кыла, вәгъдә биргән кеше хаталанса, гаеп аның өстенә төшә, ул җаваплы була.
Апанай мәчетендә корбан чалдыру мөмкинлеге бармы?
Әйе, без һәр ел корбаннар чалабыз, бездә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Заказларны офлайн, онлайн бирергә мөмкин. Сарыкларны Чувашия якларыннан алып кайтабыз. Хәзерге вакытта сарык бәяләре төрлечә. Бер терлек якынча 18-20 мең сумга төшә. Сарыкның бәясе, гадәттә, аның токымы һәм авырлыгына бәйле.
Мөмкинлеге булып та, корбан чалмаучыларны нинди гөнаһ көтә?
Ваҗиб, Аллаһы Тәгалә кушкан гамәлне үтәмәү – гөнаһ. Андый кеше бәрәкәттән мәхрүм була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгән: «Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып, ул корбан чалмаса, без намаз укый торган урынга якын килмәсен», – дигән.
Корбан чалмаган кеше гөнаһлы була, аның күңелендә кара тап барлыкка килә, дип әйтергә була. Ул бәрәкәттән мәхрүм була, кешенең малына зыян килергә мөмкин. Без булган малыбыздан өлеш чыгарырга тиеш – зәкят түләргә, корбан чалырга. Бу гамәлләрне үзебез теләп үтәмәсәк, Аллаһы Тәгалә бездән барыбер әлеге өлешне алачак. Аны кемдер урларга, табигый яки башка ниндидер бәла-каза килергә мөмкин, чөнки ул мал безнеке түгел, Аллаһы Тәгаләнеке.
Бүгенге заманда яшьләр арасында «хайваннарны сую, үтерү – ул вәхшилек» дип фикер йөртүчеләр дә бар. Әлеге яшьләргә корбанның мөһимлеген ничек аңлатырга?
Бу әмер безгә Аллаһы Тәгаләдән килә. Аллаһы Тәгаләнең һәрбер әмерендә хикмәт, файда бар. Без әлеге әмерләрне үтәргә тиешбез. Аллаһы Тәгалә тыйган гамәлләрне карарга, аларга игътибар бирергә кирәк. Без дөньяда күп кенә гаделсезлекләрне күрәбез. Балалар әтисез, әнисез калалар, тулы ятим балалар кала, үз балаларын балалар йортына илтүчеләр бар. Бу – хайваннар дөньясында да булмый торган гамәл, бер хайван да үзенең баласын ташлап калдырмый. Безгә әлеге гамәлләргә карарга кирәк.
Хайваннарны кадерләргә кирәк, дип әйтәбез, әлбәттә. Ләкин корбан бәйрәме көннәрендә хайванны чалу, аны корбан итү – ул мәрхәмәтлелекнең бер чагылышы. Чөнки ул итләрне аннары күпме мохтаҗларга тараталар. Без чын мәрхәмәтсезлекне күрергә тиешбез. Чын мәрхәмәтсезлек, гаделсезлекләр турында сөйләргә кирәк. Балаларны балалар йортына илтеп калдыру, әти-әниләрне картлар йортына тапшыру, бер-беребезне рәнҗетү, алдау, урлау – шулар турында уйларга һәм сөйләргә кирәк. Шул проблемаларны хәл итү юлларын эзләргә. Ә әлеге бәйрәм, киресенчә, мәрхәмәтлелекне чагылдыра.

«Корбан чалмаган кеше бәрәкәттән мәхрүм була, аның малына зыян килергә мөмкин».
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бәйрәм көнне мәчетләрдә гает намазлары укыла. Гает намазына кемнәр барырга тиеш?
Гает намазы балигъ яшенә җиткән ир кешегә ваҗиб булып тора. Күркәм гореф-гадәт буенча, безнең җирлектә хатын-кызлар өйдә кала, алар өйне җыештырып, тәмле ризыклар, коймаклар пешереп тора. Корбан гаетенә баручы ир-атлар мәчеткә барыр алдыннан госел алырга тиеш, чиста киемнәр кию, хушбуйлар сөртү – матур гадәт. Мәчеткә иртәрәк бару хәерле. Мәчеткә барганда тәкбир әйтү сөннәт санала. Сөннәт буенча бернәрсә ашамыйча барсаң яхшырак, беренче ризык корбан шулпасы булса, яхшы, ләкин бу – мәҗбүри түгел. Мәчеттә башта гает вәгазе сөйләнә, кояш чыгып, 15 минут узгач, Корбан гаете намазы укыла, намаз 2 рәкәгатьтән тора. Ул намазда өстәмә 6 тәкбир бар. Аннары гарәп телендә хөтбә укыла һәм, Коръән укып, догалар кылына.
Ир балаларны ничә яшьтән мәчеткә алып барырга кирәк?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә «балага 7 яшь тулгач, аңа намаз өйрәтегез» диелгән. 10 яшь тулгач, ул намазларны калдырмаска тиеш. Шуңа күрә, 7 яшь тулган балалар намазга килергә мөмкин. 7 яшькә хәтле кечкенә балалар аңламаска, комачауларга мөмкин, шуңа күрә аларны мәчеткә алып килмәскә киңәш итәбез. Ә мәктәп яшендәге балалар әтиләренә ияреп килсәләр бик яхшы була, өйрәнсеннәр, күрсеннәр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
-
2025 елда Гарәфә көне итеп 5 июнь билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 6 июньгә туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне). Бу көнне Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.
Башкала мәчетләрендә Корбан гаете тәртибе:
-
2.00-3.00 – Коръән уку; 3.00-3.30 – гает вәгазе уку; 3.30 – гает намазы; 3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу. Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак, һәм ул 8 июнь көнне кояш баеганчы дәвам итә.
- Нияз хәзрәт корбан чалу һәм аның фазыйләтләре турында: «Аллаһка якынайта торган гамәл»