Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нияз хәзрәт корбан чалу һәм аның фазыйләтләре турында: «Аллаһка якынайта торган гамәл»

«Корбан» сүзе гарәп телендә «якынаю» дигән мәгънәне белдерә. Ул – Аллаһы Тәгалә ел дәвамында биргән малның бер өлешен бүлеп бирү. Ислам динендә корбан чалу тарихы Ибраһим галәйһиссәлам белән бәйле.

news_top_970_100
Нияз хәзрәт корбан чалу һәм аның фазыйләтләре турында: «Аллаһка якынайта торган гамәл»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Интертат»ка корбан чалу тарихы һәм аның фазыйләтләре турында сөйләде.

Корбан чалу тарихы Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Ибраһим галәйһиссәламнең озак еллар баласы булмый, ул Аллаһы Тәгаләдән ялварып дога кыла, бала сорый. Ниһаять, 99 яшендә, Аллаһы Тәгалә аңа ул бүләк итә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән улына бик сөенә, аңа Исмәгыйль дигән исем бирелә.

Берничә ел узгач, Ибраһим галәйһиссәлам Мәккә шәһәрендә булганда төшләр күрә башлый. 3 көн дәвамында төшләр күрә – әлеге төшләрдә Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә улын корбан итәргә куша. «Корбан» дигән сүз – «якын булу», «якынаю» дигәнне аңлата. Галимнәр аңлатуынча, корбан – Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган гамәл. Аллаһы Тәгалә безгә төрле нигъмәтләр бирә, без аларны бары тик кулланучы гына, чын хуҗа – Аллаһы Тәгалә үзе. Без шул нигъмәтләрне Аллаһка якынаер өчен кулланырга тиешбез.

Төштә Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламгә газиз улын корбан итәргә куша, улы аңа бик кадерле була, чөнки ул – көтелгән, сорап алынган бала. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне шулай сыный. Ул үзенә якын булган газиз улын Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итә алачакмы? Ибраһим галәйһиссәлам бу сынауны уңышлы үтә, Исмәгыйль галәйһиссәлам дә сынатмый.

Ибраһим галәйһиссәлам үзенең улына: «Улым, әйдә бергә кунакка барабыз», – ди. Алар юлга чыгалар, юлда булганда, шайтан вәсвәсә кыла, Исмәгыйль галәйһиссәламгә: «Сине атаң кая алып барганын беләсеңме, ул сине кунакка алып бармый, ул сине чалырга ниятли», – дип әйтә. Исмәгыйль галәйһиссәлам бу вәсвәсә шайтаннан икәнлеген аңлый. Ул: «Әгәр дә Аллаһы Тәгалә әмер иткән булса, без әлеге әмерне үтәячәкбез», – ди һәм шайтанны куа. Шуннан соң шайтан Ибраһим галәйһиссәлам янына килә һәм: «Бу төш ялган булды, аңа ышанырга кирәкми», – ди. Ибраһим галәйһиссәлам дә моны шайтан икәнлеген аңлый. 3 урында ташлар атып, аны куа.

Шуңа күрә хаҗилар, Ибраһим галәйһиссәлам гамәлен искә төшереп, Мина үзәнлегендә 3 урында 7 таш аталар. Риваятьләрдә шулай ук «Ибраһим галәйһиссәлам 3 урында 7 таш ата» дип килә. Шулай итеп Ибраһим галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләгә буйсынуын күрсәтә.

Ата белән ул тиешле урынга барып җитәләр, Ибраһим галәйһиссәлам улы Исмәгыйль галәйһиссәламгә әйтә: «Улым, Аллаһы Тәгалә сине корбан итәргә әмер җибәрде», – ди. Улы үзенең күркәм сыйфатын күрсәтә: «Әгәр дә Аллаһы Тәгалә кушкан икән, син ул әмерне үтә», – ди.

Бу хакта Изге Коръәндә болай дип әйтелгән:

«Ул аның белән бергә [эшләрендә] тырышлык куюга [мөмкинлек биргән унөч яшьләргә] җиткәч [атасы аңа]: «И улым! Һичшиксез, мин [берничә төн рәттән] төшемдә сине чалганымны күрдем. Син ни уйлаганыңны кара», – диде. Ул: «И әтием! Сиңа әмер ителгән нәрсәне [һич уйлап тормыйча] үтә. Ин шәә Аллаһ, мине сабыр итүчеләрдән табачаксың», – диде».

«Саффәт / Сафлар» сүрәсе, 37:102.

Уйлап карагыз, Исмәгыйль галәйһиссәламгә ул вакытта нибары 13 яшь кенә була. Ибраһим (галәйһиссәлам) улын бугазлыйм дип торган заманда, Җәбраил фәрештә килеп, аны бугазлатмаган, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, улы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп чалырга кушкан. Җәбраил галәйһиссәлам фәрештә шушы куйны китергәч: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр», – дип әйткән. Ибраһим галәйһиссәләм тәкбирне ишеткәч: «Ләә иләһә илләллааһу уәллаһу әкбәр», – дип әйткән, һәм аннан соң Исмәгыйль галәйһиссәләм өстәгән: «Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде». Бүгенге көндә мөселманнар бу сүзләрне Гарәфә көнендә һәм Корбан гаете көннәрендә һәрбер фарыз намаздан соң кабатлыйлар.

Ибраһим галәйһиссәлам, куйны корбан итеп, Аллаһы Тәгаләгә якыная, Аның ризалыгына ирешә. Бу – мөселманнар өчен тиешле гамәл булып кала.

Хәнәфи мәзһәбендә корбан чалу – ваҗиб гамәл булып тора (ваҗиб гамәл – аны кылган кеше саваплы, ә кылмаганы гөнаһлы була).

Әлеге тарих безгә бик күп сабак бирә – Аллаһы Тәгаләгә буйсынуның, итагатьле булуның әһәмиятен күрсәтә. Бала әтисенә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиешне күрсәтә – ата кешене тыңларга, аңа буйсынырга кирәк. Әгәр дә ата-ана дингә, изгелеккә чакыралар икән, аларга каршылык күрсәтергә һич ярамый, итагатьле булу мөһим. Итагатьлелек – бәхеткә, ә буйсынмаучанлык уңышсызлыкка китерә.

Әлеге тарихны без балаларыбызга, оныкларыбызга җиткерергә, аның мөһимлеге турында сөйләргә, аңлатырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100