news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нияз хәзрәт Сабиров Һиҗри календарь тарихын аңлата: «Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте»

Ислам динендә һиҗри ел исәбе кулланыла. Әлеге сүз «һиҗра» – «күчеп китү» сүзеннән алынган, аның тарихы Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүе белән бәйле. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Интертат»ка бу хакта тулырак сөйләде.

news_top
Нияз хәзрәт Сабиров Һиҗри календарь тарихын аңлата: «Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

26 июнь көнне мөхәррәм ае башланды, һәм һиҗри ел исәбе буенча яңа ел керде. Әлеге айда Гашура көне, мөселманнар өчен изге көннәрнең берсе билгеләп үтелә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм заманында мөселманнарның үз календаре булмаган. Хәлиф Гомәр ибн әл-Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде) бу мөһим мәсьәләне игътибарсыз калдырмаган. Ул танылган сәхабәләр шурасын (Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне сәламәт вакытында күргән мөселманнарны «сәхабә» дип атыйлар, иң олуг сәхабәләр – пәйгамбәрнең якын дуслары. – авт. иск.) җыеп, ел хисабы мәсьәләсен исләренә төшергән.

Берәүләр, беренче ел итеп, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елны сайларга тәкъдим иткән. Икенчеләр пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш иткән. Бу тәкъдимнәр кире кагылган. Өченчеләре исә, беренче ел итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафат булган елны сайларга тәкъдим иткән. Бу фикер шулай ук кабул ителмәгән, чөнки ислам тәкъвимен (календарен) кайгылы елдан башлау дөрес булмас, дип уйлаганнар.

Шунда Гали ибн Әбү Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде) тәкъдиме кабул ителгән: елларны Аллаһның Рәсүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга, дигән фикергә килгәннәр.

Гали (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дип аңлаткан:

«Бу елны Аллаһның рәхмәте белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды».

«Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте»

«Һиҗра» – сүзе гарәп теленнән «бер урыннан икенче урынга күчеп китү» дигән мәгънәне аңлата. Мәккәдән Мәдинәгә күчү вакыйгасында безнең өчен зур сабаклар бар. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырган, әмма иманга килүчеләрнең саны аз булган. Аны һәрдаим төрлечә рәнҗеткәннәр, хәтта үтерергә теләгәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ияргән сәхабәләргә карата да золымлыклар кылынган. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм рөхсәте белән сәхабәләр, йортларын, малларын калдырып, Мәдинә шәһәренә күчкәннәр.

Мәккәдә Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм, гаиләләре белән Әбү Бәкер, Гали ибн Әбү Талиб (Аллаһ алардан разый булса иде) һәм һиҗрәт кыла алмаган сәхабәләр генә кала. Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Миңа һиҗрәт кылырга рөхсәт бир», – дип сораган.

«Ашыкма», – дигән Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Мөшрикләр Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне үтерергә ният кылган булалар. Мөселманнарның дошманы Әбү Җәһел һәр кабиләдән бер егет сайларга һәм һәрберсенә кылыч бирергә тәкъдим иткән. Шулай итеп 10 егет сайланган. Ул: «Таң вакытында Мөхәммәд өеннән иртәнге намазга чыгар. Сез Мөхәммәдне ишек төбендә көтеп торырсыз. Уныгыз да 10 кылыч белән аңа кадарсыз. Мөхәммәдне кем үтергәнен берәү дә белмәс, каны бөтен кабиләләргә дә ятар», – дип әйтә.

Җәбраил галәйһиссәлам бу турыда Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә җиткергән. Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гали, сиңа минем урынга ятарга әмер бирелде», – дигән.

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм «Йәсин» сүрәсенең 9 нчы аятен укып өеннән чыккан.

[Алар, үҗәтлек күрсәтеп, үзләренә бирелгән мөмкинлекләрне аятьләребезне аңлау юлында кулланмаганнары өчен] Без аларның артларыннан да, алларыннан да бер киртә белән уратып алдык һәм аларның [күзләрен] томаладык, шуңа күрә алар [хакыйкатьне һич] күрмиләр.

«Йәсин» сүрәсе, 36:9

Чыкканда һәркемнең башына туфрак сипкән, Аллаһ аларны йоклаткан, алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм чыкканын сизмәгәннәр. Бу вакыйга сәфәр аенда, 622 милади елда була. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл Әкрәм салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде) белән Мәдинәгә һиҗрәт кылган.

Мәдинәнең бөтен халкы, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне каршы алыр өчен, шәһәрнең читенә чыккан. Алар Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм килүенә бик сөенәләр, матур нәшидләр һәм шигырьләр башкарып аны каршы алалар. Бу вакыйга рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә була.

Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән ислам нуры бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә.

Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте. Әлеге вакыйгадан башлап, мөселманнар Һиҗри ел хисабын куллана башлый. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма, ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле, 11 көнгә кыскарак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар