Нияз хәзрәт Сабиров: «Мөхәррәм ае – сугышлар, золымлык катгый рәвештә тыелган ай»
26 июнь көнне мөхәррәм ае башланды, һәм һиҗри ел исәбе буенча яңа ел керде. Әлеге айда Гашура көне, мөселманнар өчен изге көннәрнең берсе билгеләп үтелә. Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров «Интертат»ка мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре хакында сөйләде.

«Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – мөхәррәм ае»
Мөхәррәм – изге ай. Бу ай Коръәндә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрендә искә алына. Мөхәррәм – 4 харам айларының берсе булып санала, ягъни сугышлар, золымлык катгый рәвештә тыелган ай.
Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән:
Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхелмәхфүздә] – 12. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – [рәвешле елның 12 ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйльдән [галәйһимәссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез. Алар сезгә каршы барчасы ничек сугышкан кебек, сез дә [куркуга төшеп качмыйча һәм бер-берегезгә ярдәм кулы сузып] барчагыз мөшрикләр белән сугышыгыз һәм белегез, һичшиксез, Аллаһ – [ярдәме Аның әмерләрен тотып, харамнардан сакланган] тәкъвалык ияләре белән бергә.
«Әт-Тәүбә» сурәсе, 9:36
Әлеге аятьтә зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм һәм рәҗәб айлары турында әйтелгән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәсе Габдулла ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде) әйткән: «Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ 4 ай турында ассызыклап әйтте, начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә».
Хәдис-шәрифтә әйтелгән:
«Айларның саны 12, шул айларның дүртесе харам айлар булып санала, өчесе чиратлашып киләләр: зөлкагъдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм, ә дүртенче ай рәҗәб – җөмәд әл-ахир һәм шәгъбан арасында».
(Бохари)
Икенче хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул мөхәррәм ае».
(Мөслим)
«Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яраткан»
Бу айда бер бик олы көн бар – Гашура көне. Әлеге көн мөхәррәм аеның 10 нчы көненә туры килә, быел милади календарь буенча 5 июльдә булачак. Гарәп теленнән «гашура» дигән сүз «унынчы» дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан (күчкәннән) соң, шушы шәһәрдә яшәүчеләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда алар: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз», – дип җавап биргәннәр.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга:
«Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак», – дип әйткән.
(Әбү Давыд)
Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм шушы көнне мөселманнарга уразада булырга кушкан, шуңа күрә бу көндә ураза тоту хәерле гамәл санала. Сөннәт буенча безгә Гашура көнендә генә түгел, мөхәррәм аеның 9 нчы көнендә яки 11 нче көнендә дә ураза тотарга кирәк, ягъни 2 көн рәттән (9, 10 яки 10, 11 көннәрдә) ураза тоту яхшы гамәл булып санала.
Гашура көнендә күп зикерләр әйтү фазыйләтле. Мәсәлән түбәндәге зикерне 70 тапкыр әйтергә киңәш ителә:
حَسْبُنَا الله وَنِعْمَ الْوَكِيلُ نِعْمَ الْمَوْلىَ وَنِعْمَ الْنَّصِـيرٌ
«Хәсбүнәллаhу вә нигъмәл-вәкил нигъмәл-мәүлә вә нигъмән-нәсыйр»
Тәрҗемәсе: «Безгә Аллаһ җитә. Ул – таяныр өчен иң яхшы Зат һәм Ул – җиңүне бирүче иң яхшы Зат».
Гашура көнендә күп кенә башка бөек вакыйгалар булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яраткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һәм башка олы вакыйгалар булып үткән.

«Татар-информ», Салават Камалетдинов