Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләренә туган көн бүләге ясарга маташкан балалар боз астына төшеп киткән

Малайлар буада балык тотмакчы булган.

news_top_970_100
Әниләренә туган көн бүләге ясарга маташкан балалар боз астына төшеп киткән
https://pixabay.com

Ставрополь шәһәрендә ике малай бозлы суда батып үлә язган. Балалар әниләренә туган көнгә сюрприз ясамакчы була. Алар боз астыннан балык тотарга җыена. Тик бу эш фаҗига белән тәмамлана язган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

15 декабрьдә ике малай буага балык тотарга бара. Бу вакытта елгадагы боз биш сантиметр чамасы калынлыкта була. Балалар бозга басуга ук суга төшеп китә. Алар бозлы судан үзләре чыга алмый.

Ярда торган шаһитлар балаларның тавышын ишетеп ала. Алар ярдәмгә ташлана. Шаһит ир-атлар малайларны таяклар ярдәмендә чыгарып карый, тик файдасы булмый. Шуннан соң алар үзләре суга керә һәм балаларны алып чыгалар. Хәзерге вакытта ике бала да хастаханәдә, алар бик туңган.

«Балаларны вакытында коткарганнар — бу бик зур бәхет инде. Малайларның икенче туган көне бу. Төбәктәге сулыкларда хәзер гаять куркыныч. Бер объектта да боз калынлыгы зур түгел әле, анда керергә ярамый», — дип сөйләгән Тикшерү комитеты вәкиле.

Коткаручылар ата-аналарны балаларын күзәтеп торырга һәм сулык өстенә уйнарга керергә рөхсәт итмәскә өнди, диелә бу хәбәрдә.

Калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз өстенә чыгу тыела. Тимераякта шуар өчен боз калынлыгын кимендә 13 см булырга тиеш. Калынлыгы 25 сантиметрдан арткач кына, боз өстендә берьюлы берничә кеше йөрү рөхсәт ителә.

Боз караңгы-яшькелт төсле булса — ул нык дигән сүз; болганчык һәм саргылт төстәге, тимгелле боз өслеге куркыныч була, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100