Татарстанда боз астына төшеп китүчеләрне ничек коткарганнар? | intertat.tatar

Татарстанда боз астына төшеп китүчеләрне ничек коткарганнар?

Юка боз Татарстан халкын куркытмый — кешеләрнең сулыкларда катып кына килә торган боз астына китүләре турында яңалыклар әледән-әле чыгып тора. Ә ярдәм вакытында килү могҗизага тиң. Кирәкле урында һәм вакытта килеп чыгып, суга батучыларны коткарган кешеләр турында — «Татар-информ» язмасы.

Көймәдән бозлы суга егылып төшкән

Казанда яшәүче Александр Вахромов һәм Сергей Петров бозлы суга төшеп киткән 65 яшьлек аучы янына очраклы гына килеп чыга. Октябрь ахырында Александр һәм Сергей Болгарга ауга һәм балык тотарга китә. Бу вакытта аеруча куркыныч, сулар боз белән каплана гына башлый әле.

«Без көймәдә йөзә идек. Шунда каршыга килгән көймәдәге ир-атның егылып төшкәнен күрдек. Шундук аңа ярдәмгә ташландык», — дип исенә төшерде Александр Вахромов.

Александр сөйләгәнчә, ир-ат утырган көймәне бөтереп кенә алган. Ул кисәк кенә сул якка ауган, күрәсең, егылыр алдыннан балыкчы аңа тотынып калырга теләгән.

«Су бозлы иде, ир-ат бата башлады. Янына йөзеп килеп җиткәч, аны үзебезнең көймәгә менгердек. Соңыннан аның көймәсен тотып алдык, двигателен сүндердек һәм ярга таба киттек», — дип сөйләде Александр.

Балыкчы үзе сөйләгәнчә, башта ир-атның шок булган. Тынычлангач, ул үзен Рәшит дип таныштыра һәм якында гына дуслары да булуын әйтә.

«Ир-ат айнык иде. Ул ниндидер әйбергә үрелгәндә төшеп киткән. Кызганыч, үзебез белән коры киемнәр юк иде. Бәхеткә, ярга таба барганда безнең каршыга көймә очрады», — дип сөйләде Александр.  

Ул көймәдә Рәшитнең танышы булып чыга. Өшегән ир-атны иптәшенә тапшыралар.

«Соңрак уртак танышларыбыз аша Рәшитнең хәлен белештек. Ул бераз салкын тиеп авырып алган, ә болай аның белән бар да яхшы», — дип өстәде Александр.

Александр аучылык һәм балык тоту белән 15 ел шөгыльләнә икән инде, ә мондый хәлгә ул беренче тапкыр тарыган. Александр да, дусты да үзләрен геройлар дип санамый.

«Ул ир-атны судан чыгарырга өлгердек, шуңа шатланабыз», — диде балыкчы.

Чулманга чаңгыда шуарга чыккан һәм боз астына киткән

Чаллыда чаңгы шуарга чыккан ир-атның гомере дә аздан гына өзелми кала. Аны Марсель Ильясов исемле егет коткара. Ир-ат шәһәр пляжы янында Чулман бозында чаңгы шуарга уйлый, ә кайбер җирләрдә бозның ныклы булмавы турында уйлап та карамый. Бер мизгелдә чаңгычы юка бозга керә һәм боз астына төшеп китә.

«Мин шул тирәдә яшим. Берара кемнеңдер кычкырганын ишеттем. Әлбәттә, ярдәмгә ташландым», — дип сөйләде Марсель Ильясов.

Гомерен куркыныч астына куеп, Марсель суга баткан ир-ат янына чаңгыда барып җитә. Аны бозлы судан тартып чыгара һәм ватрушкада ярга кадәр алып бара. Бу вакытта 6нчы эзләү-коткару отряды коткаручылары килеп җиткән була, алар өшегән ир-атның юеш киемнәрен салдыралар һәм аңа коры киемнәр кидертәләр.

«Әлбәттә, курыктым, ул җирдә боз бигрәк юка иде. Нишләп нәкъ шунда баргандыр, белмим», — диде Марсель.

Коткаручылар Марсель белән бергә чаңгычыны отряд машинасына кадәр алып бара, шуннан соң зыян күргән ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.

Марсель әйтүенчә, әлеге чаңгычы Чулман бозын сынап карарга теләгән беренче генә кеше түгел икән. Бер ир-ат балалары белән бозда йөрергә чыккан була. Марсель аны бу вакытта бозга чыгуның аеруча куркыныч булуы турында кисәтә.  

Шулай ук 6нчы эзләү-коткару отряды коткаручыларының Марсельне батырлыгы өчен бүләкләү турында үтенеч язачагы билгеле булды.