«Нигезен башка җирдә күтәрдек» - Питрәч халкы янган мәчет урынында яңасын төзи
Узган елның көзендә Питрәч районында төзекләндерүдән соң яңа гына ачылган мәчет янган иде. Бу җәйдә исә биредә яңа гыйбадәт йортына нигез салганнар, ул Ватанны саклаучылар хөрмәтенә төзеләчәк.
Узган елның көзендә Питрәч районы халкы өчен онытылмаслык, аяныч вакыйга булды. Озак вакыт төзекләндерү, эчке һәм тышкы ягын реставрацияләү эшләреннән соң, бәйрәм төсе алып, кабат ишекләрен ачкан мәчет нәкъ шул көнне, ястү намазына азан әйтелгәннән соң, ут эчендә калып, көлгә әйләнде.
Питрәч халкына әлеге агач мәчет 1995 елдан бирле хезмәт иткән, аны төзекләндерү дә мәхәлләгә йөрүчеләр өчен уңайлыклар тудыру өчен эшләнелә. Биредә мәчет янына тәһарәтханә белән аш-су бүлмәсе дә салынган була. Соңрак Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, янгын мәчет янкормасындагы пешерү бүлмәсендә газ җиһазларының төзек булмавы аркасында килеп чыга.
Быел җәй, 8 июньдә, янган мәчет урынында яңа гыйбадәт йортына нигез салынган. Яңа төзеләчәк мәчетнең үзенчәлеге бар: ул Ватанны саклаучылар – сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар хөрмәтенә төзелә. Мәчетнең имамы итеп махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әтисе – Гыйльман хәзрәт Шиһабетдинов билгеләнгән.
Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сүзләренчә, мәчет төзелешенең тәмамлану вакыты әлегә билгеле түгел.
Янган мәчет тулаем сүтелде, яңа мәчет әлегә салынып килә, урнашуы буенча ул шул ук территориядә, ләкин нигезен башка җирдә күтәрдек, әлегә фундамент эшләре бара. Кайчанга төзелеп бетүе матди мөмкинлекләрдән тора. Акча халыктан җыела, Питрәч халкына һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт әйтәсе килә, барысы да булдыра алганча булыша. Иске мәчет бурадан иде, яңа мәчет таштан салына, ул зуррак, заманчарак булачак. Төзелеш эшләрен район халкы үз көче белән алып бара: кемдер акчалата, кемдер техника яки кул көче белән булыша, – дип сөйләде Наил хәзрәт.
Яңа бина ике катлы, 250 квадрат метр мәйданлы булачак һәм 100 кешене сыйдыра алачак. Бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары, имам бүлмәсе, уку сыйныфлары, тәһарәт алу бүлмәсе һәм кухня булдыру планлаштырылган.
