«Күңел елый»: Питрәчтә ремонттан соң яңа гына ачылган мәчет янган
Кичә кич Питрәч мәчетендә янгын булды. Ястү намазына азан әйтелгәннән соң, мәчеткә ут каба. Намазга килгән 2 кеше зыян күрә, алар хастаханәгә озатылган. Бүген «Интертат» журналисты мәчет янында булды.
Без килеп җиткәндә, янгын урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли иде, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Территория тасма белән уратып алынган, җирдә уттан калган төзелеш материаллары аунап ята, һавада әле дә төтен исе бар.
Янгыннан калган җиһазларны урамга чыгарып куйганнар, алар арасында мөнбәр дә бар, аңа ут тимәгән.
Мәчетнең бер ягына – таштан салынган янкормага аеруча зур зыян килгән. Ул кирәк-яраклар саклау һәм кунаклар каршы алу өчен өстәмә урын буларак салынган. Монда ашамлыклар әзерләү өчен кечкенә генә кухня бүлмәсе һәм газ плитәсе дә булган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, газ җиһазларының төзек булмавы янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта мәчет янында яшәүчеләр дә сөйләде, аларның берничәсе кич белән шартлау тавышы ишеткән. Янгын янкорманың түбәсен тулаем юк иткән диярлек, түбә такталары һәм җылыткыч материаллары бина каршында ята. Такталардагы тырпаеп торган кадакларга һәм өр-яңа шөрепләргә карагач, монда яңа гына ремонт тәмамлануын аңлап була.
Кичә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткәнчә, мәчет ремонттан соң ачылган гына булган.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Килеп җиткәнче үк, ерактан манараның төз торуына игътибар иттек. Ул үзенең ачык зәңгәр төсен югалткан, каралган, ләкин түбәгә зур зыян килүгә карамастан, аумаган, ай да үз урынында. Мәчетнең түбәсе тулаем диярлек янып беткән, карасак, манарага нигез булырлык бер әйбер дә калмаган кебек, өстәвенә, ул төптән салынмаган, түбәгә генә беркетелеп ясалган булган, шуңа да кармастан, ул утка бирешмәгән.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Өйлә намазына мәчет үз ишекләрен ачкан иде»
Әлеге мәчет Питрәчтә ачылган беренче мәчет була. Ул 1995 елдан бирле эшли, соңгы елны монда төзекләндерү эшләре алып барылган. Җомга көнне, ремонттан соң, мәчет ишекләре мөселманнар өчен беренче тапкыр ачыла, ә инде кич әлеге аяныч хәл килеп чыга. Янгын вакытында мәчеттә 2 кеше булуы билгеле, алар икесе дә төрле җәрәхәтләр алганнар. Бу хакта Питрәч районы имам-мөхтәсибе Аббас хәзрәт Шляпошников сөйләде:
Кичә өйлә намазы вакытында мәчет яңадан үз ишекләрен ачкан иде, кич белән шундый хәл. Ястү намазына азан әйтелгәннән соң, шартлау була. Әлеге мәчет 1995 елдан бирле эшли, бина агачтан эшләнгән. Агач булгач, аны һәрвакыт яңартып, карап торырга кирәк. Мәчетнең эчке өлешен дә, тышын да реставрацияләгән иделәр. Кызганыч, хәзер барысын да яңабаштан башларга туры киләчәк. Әлеге хәл барыбызны да шок хәлендә калдырды, бик аяныч, ләкин иң мөһиме – һәлак булучылар юк, бинаны ничек төзекләндерәчәгебез якын арада хәл ителер, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Күңел елады»
Янгын вакытында беренчеләрдән булып ярдәмгә килүчеләр мәчет күршесендә генә яшәүче Сабировлар гаиләсе була:
Ирем шартлау тавышын ишетеп урамга чыкканда, мәчетнең бер як дивары тулаем ишелеп төшкән булган. Ул шунда ук янгын сүндерүчеләрне һәм «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Алар күршеләр белән газны һәм утны сүндергәннәр. Мин кайтканда, янгынның иң көчле чагы иде бугай, без зыян күрүчегә ярдәм иттек, «ашыгыч ярдәм» килгәнче, ул бездә торды. Соңрак кына мәчеттә тагын бер кеше булуын белдек, ул үзе өенә кайтып киткән булган, ләкин соңрак хәле начарланган, аны да хастаханәгә алып киткәннәр, шөкер, алар исән, – дип сөйләде безгә Резеда Сабирова.
Резеда ханым сүзләренчә, авыл халкы мәчетне яңадан торгызуга өметләнә.
Ярты елга якын мәчет эшләмәде, аның элеккеге имамы үз теләге белән вазифасыннан баш тарткан иде. Кичәге сөйләшүләрдән соң, мәчет яңадан эшли башлады. Газ хезмәткәрләре барысын да тикшереп, җылылык җибәргән булганнар, ләкин кич шундый куркыныч хәл килеп чыкты. Без бик авыр хәлдә калдык, күңел елады. Барлык авырлыкларга карамый, мәчетебезне яңадан төзекләндерүләренә өмет итәбез, безгә ярдәм кулын сузучылар табылыр дип ышанабыз, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Үткәндә сокланып карап китә идек»
Янгынны мәчеттән ерак түгел яшәүче тагын бер гаилә күргән. Гаилә башлыгы Иван абый ремонт эшләреннән соң мәчетнең тышкы ягы тагын да матурлануын сөйләде.
Безне күршеләр уятты. Без, картлар, йокларга иртә ятабыз, инде ятарга өлгергән идек. Күршеләр «янгын» дигәч, урамга чыктык. Янгын бик көчле иде, бар җирдә төтен. Без карап кына тордык инде, янгын сүндерүчеләр тиз килде, алар кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр.
Элек мәчет мондый түгел иде, гади бүрәнәләрдән салынган, өй кебек кенә тора иде. Төзекләндерү вакытында аны буядылар, бар әйберне дә яңарттылар, яңа койма белән уратып алдылар, яныннан үткәндә дә сокланып карап китә идек. Агач булгач, ул тагын да матуррак күренә иде кебек, хәзер агач мәчетләр юк диярлек бит. Әле күптән түгел генә, кайтып, хатыныма: «Барып кара, ничек матур эшләгәннәр», – дип әйткәнемне хәтерлим. Бик начар хәл, кызганыч, янгыннар булып тора.
«Мәчетебезне тиз арада кире төзекләндерә алырлар, дип ышанам»
Алмаз Машин да янгынны күргән. Ул да, мәчетне тиз арада төзекләндерә алырлар, дигән өметтә.
Мин, үзәк мәчеткә якынрак яшәгәч, күбрәк анда йөрим, ләкин ремонтка кадәр әлеге мәчеткә дә кергәнем булды. Бу – минем балачак мәчетем, дисәм дә, дөрес булыр. 2000 елларда без монда Коръән укырга өйрәнергә йөрдек, догалар өйрәндек. Монда бик әйбәт остазлар эшли иде. Узган елны рамазан аена да монда җыела идек. Соңрак, төзекләндерү өчен бергәләп акча да җыйдык, садакалар бирә идек. Соңгы вакытта мәчет эшләмәде, шулай да мондый хәл булуына ышанасы килми, бик кызганыч. Мәчетебезне тиз арада төзекләндерә алырлар, дип ышанам. Хәзер кыш җитә бит, бу – хәлне тагын да катлауландыра, барысына да өлгерә алсыннар иде, – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров