Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Небензя Украина белән тынычлык килешүе төзү шартларын атады

news_top_970_100

Киев белән потенциаль тынычлык килешүенең Украинаның законлы җитәкчелеге тарафыннан имзалануы Россия өчен «принципиаль мөһим», ди Россиянең БМО каршындагы Даими вәкиле Василий Небензя. Аның сүзләренчә, Владимир Зеленскийның Мәскәү белән сөйләшүләрне тыю турындагы декреты һәм аның легитим булмавы «сөйләшүләр процессын һәм аның нәтиҗәләрен теркәүне катлауландырырга мөмкин». Бу хакта ул «РИА Новости»га сөйләгән.

Ул билгеләп үткәнчә, Россия диалогка әзер булуын һәрвакыт ассызыклый. Шулай да, Украина сюжеты контекстында караганда, потенциаль тынычлык килешүен кем имзалаячак, ул юридик яктан ничек рәсмиләштереләчәк, дигән сорау туа, ди ул.

Даими вәкил искәртеп узганча, Зеленский үзенең карары белән Россия белән сөйләшүләрне тыйды, ә «Киев режимы башлыгы» вәкаләтләре узган елның маенда тәмамланды һәм, Украина Конституциясе нигезендә, озайтыла алмый.

«Бу факторлар сөйләшүләр процессын һәм аның нәтиҗәләрен теркәүне катлауландырырга мөмкин. Әгәр сөйләшүләр легитим булмаса, димәк, соңрак аларның нәтиҗәләре дә, юридик яктан юк, дип игълан ителергә мөмкин. Тынычлык килешүен имзалаучы кешеләрнең моңа законлы вәкаләтләре булуы принципиаль мөһим», – ди Небензя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100