Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трамп Путин белән телефоннан сөйләшкән

news_top_970_100
Трамп Путин белән телефоннан сөйләшкән
Фото:nypost.com сайтыннан архив фотосы

Америка президенты Дональд Трамп Россия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Бу турыда Америка лидеры New York Post газетасына биргән интервьюсында белдергән. Моның Трамп президент итеп сайланганнан соң ничәнче сөйләшү икәнен сорагач, АКШ президенты: «Мин дәшми калам», – дигән.

Америка президенты әйтүенчә, Путин сугыш кырында һәлак булган солдатларга «чыннан да битараф түгел»: «Ул кешеләр үлемен туктатырга тели». Трамп Россия – Украина конфликтын туктату өчен билгеле бер план барлыгын әйткән һәм аны тизрәк гамәлгә ашырырга өметен белдергән. «Бу – бик тиз булыр. Украинада бик куркыныч сугыш бара. Мин бу шайтан гамәлен туктатырга телим («I want to end this damn thing»)», – дигән Америка президенты.

Трамп Украина президенты Владимир Зеленский белән $500 млн күләмендә килешү төзергә теләвен әйткән. Бу килешү буенча Украинага иминлек гарантияләре биреләчәк, ә АКШ Украинадагы сирәк очрый торган табылма байлыклар һәм газ чыганакларына мөмкинлек алачак.

Трамп илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолтцка мөрәҗәгать итеп: «Бу очрашуларны үткәрик. Алар очрашырга телиләр. Көн саен кешеләр һәлак була. Яшь һәм матур солдатлар һәлак була. Минем улым кебек яшь егетләр», – дип әйткән.

Трамп әйтүенчә, әгәр ул президент булса, бу конфликт булмас та иде. «Минем Путин белән мөнәсәбәтләрем һәрвакыт яхшы булды. Байден – безнең ил өчен хурлык булды. Чын хурлык», – дигән ул.

Америка вице-президенты Джеймс Дэвид Вэнс киләсе атнада (14-16 февраль) Мюнхенда узачак иминлек конференциясендә Зеленский белән очрашачак, дип хәбәр итә «NYP».

Трамп һәм Путин Россия – Украина конфликтын хәл итәр өчен очрашырга әзер булуларын элегрәк тә әйткән иде. «Reuters» мәгълүматлары буенча, Мәскәү, очрашу урыны итеп, Согуд Гарәбстаны яки Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен тәкъдим итә. Кремль әлегә моны инкяр итмәде, Ак йортның да белдерүләре юк. Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, соңгы вакытта ике ил арасында «аерым ведомстволар аша» элемтәләр көчәйгән.

Россия тарафы үз контролендәге җирләрнең Россиянеке дип тануын, Украина гаскәрләренең Донбасс, Херсон, Запорожье өлкәләреннән чыгарылуын таләп итә. Киев Кырымны Россиянеке дип танырга тиеш. Моннан тыш, Россия Украинаның коралсызландырылуын, хәрби блокларга кермәвен, нейтраль ил булуын, атом-төш коралыннан баш тартуын таләп итә. Украина иминлек гарантияләрен алырга, НАТОга өлешчә керергә өметләнә, әмма югалткан регионнарыннан рәсми рәвештә баш тартуны кире кага.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100