Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зеленский Путин белән турыдан-туры сөйләшүләргә әзер булуын әйткән

news_top_970_100

Украина президенты Владимир Зеленский Россия президенты белән турыдан-туры – арадашчыларсыз да сөйләшүләргә әзер булуын әйткән. Аның әйтүенчә, бер шарты бар – Европа һәм АКШ Украинаны ташламаска тиеш. «Комсомольская правда» язуынча, бу хакта Украина президенты ITV News каналына интервьюсында әйткән.

Зеленский әйтүенчә, конфликтны 2025 елда төгәлләр өчен барлык шартлар да бар. АКШ президенты Трамп та вәзгыятьне хәл итүне тели, дигән ул.

Зеленский әйтүенчә, сөйләшүләр вакытында Европа һәм АКШ Украинага иминлек гарантияләре бирергә тиеш.

Украинада президент сайлаулары узмавын ул «Украина халкының конфликт вакытында сайлау уздырырга теләмәве» белән аңлаткан. Аның фикеренчә, хәрби хәл юкка чыгарылса, армия юкка чыга, ә солдатларсыз сайлау уздыру – «гадел түгел».

Украина президенты Россия белән сөйләшүләрне тыю турында канун кабул иткән иде. 5 февральдә ул сөйләшүләргә әзер булуын әйтте.

Гыйнвар азагында Путин Украина белән сөйләшүләрнең мөмкин түгеллеген әйткән иде – чөнки анда сөйләшүләрне тыйган канун бар. Ә канунны Зеленский юкка чыгара алмый, чөнки аның президентлык срогы чыкты һәм ул легитим түгел. «Әмма теләгән очракта юридик теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп була», диде ул. Дональд Трамп Украина конфликтының хәл ителмәвендә Зеленскийны гаепләп, «аның сугышасы килә», диде. Шул ук вакытта ул Украинаның да, Россиянең дә конфликтны хәл итәргә теләвен дә әйтте.

Бүген АКШ президенты Дональд Трамп Путин белән телефоннан сөйләшүе хакында хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100