Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Назлыгөл Сөнгатова: «Татар радиосы»ннан китәргә җыенмыйм, тик эфир сәгатьләрен киметәм»

Радиода акча өчен эшләмим, ди ул.

news_top_970_100
Назлыгөл Сөнгатова: «Татар радиосы»ннан китәргә җыенмыйм, тик эфир сәгатьләрен киметәм»

«Татар радиосы»ның тапшырулар продюсеры Назлыгөл Сөнгатова радиода сигезенче ел эшли. Радиодан китәргә җыенмыйм әле, ди ул. Шулай да эфир сәгатьләрен кыскартырга булган.

Назлыгөл журналистика бүлегендә укыганда ук радиоларга практикага йөргән. Группадашлары «Татар радиосы»на эләгүе бик авыр дип зарланса да, ул куркып калмаган. Шул вакытта ук эшкә керсәм, бары тик «Татар радиосы»на дигән уй белән янып йөргән. 

«Практикага килгәч тә Алмаз Таһирович (авт. – Миргаязов, ул вакытта «Татар радиосы» директоры) янына кердем дә, «Минем эшлисем килә», - дидем. Эфирга чыгардылар. Алмаз Таһирович: «Син әле яшь, сиңа әле үсәргә, камилләшергә кирәк», – дип борып чыгарды. Мин барыбер кире киләчәкмен дип киттем. Бер елмы, ярты елмы узгач килдем һәм шунда эшләп калдым», – дип искә алды ул эшли башлаган вакытын.

Назлыгөл эфир сәгатьләрен киметкән. Шулай да бу радиодан китәргә җыена дигән сүз түгел. Ул яшьләргә юл бирү яклы. 

«Радиода хезмәт хакын әллә ни күп түлиләр дип әйтә алмыйм. Мин энтузиастлар рәтеннәндер. Радиода акча өчен эшләмим, мин радионы үлеп яратам, иң яраткан эшем», – дип сөйләде ул.

Кичә «Татнефть Арена»да «Татар радиосы»ның 20 еллык юбилее узды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100