news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Нәниләрем, тәтиләрем» дип эндәшүе истә калачак»: галимә Флера Ганиева белән хушлаштылар

Татар дөньясы гомере буе үзен татар халкына, теленә-әдәбиятына, сәнгатенә багышлаган кешесен югалтты. Бүген Татар дәүләт гуманитар институтын оештыручыларның берсе, аның ректор урынбасары булган әдәбият галиме, профессор Флера Ганиева белән хушлаштылар. Мәрасимдә журналист Зилә Мөбәрәкшина да булып кайтты.

news_top
«Нәниләрем, тәтиләрем» дип эндәшүе истә калачак»: галимә Флера Ганиева белән хушлаштылар
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Татар мәгарифенә гомерен багышлаган күренекле татар әдәбияты галиме, педагог, профессор Флера Ганиеваны озатырга дистәләрчә кеше килгән иде. Мәрхүмәнең фәндәге, мәгарифтәге мирасы гына түгел, ә аның җылы сүзләре, якты карашы, һәр шәкертенә әнидәй мөнәсәбәте дә күпләрнең күңелендә уелып калды. Озату мәрасимендә аның хезмәттәшләре, шәкертләре бар иде – аларның һәркайсы Флера Әкрам кызына бурычлы, рухи яктан якын кешеләр.

Авырса да, беркемгә дә зарланмаган, һәр көннең ямен, матурлыгын тоеп, күреп яшәргә тырышкан галимәнең гомере шулай кинәт кенә өзелде. Ә бит быел, берничә ай элек кенә, аңа 85 яшь тулды. Шул уңайдан февральдә аның белән күрешеп сөйләшергә дә насыйп булган иде. Ә узган елның декабрь аенда ул Казан федераль университетының Татар халык хоры оештырган концертка кунак буларак чакырылды. Чөнки хор, сәнгать, музыка дөньясы аңа бик якын иде.

2024 ел, декабрь. Флера Ганиева Татар халык хоры белән

Фото: © «Татар-информ»

Иманым камил, Флера Ганиеваның исеме әле озак еллар дәвамында искә алыныр, хәтерләрдә сакланыр.

Айнур Тимерханов: «85 яшьлек юбилеен тар гына даирәдә матур гына үткәрдек»

ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелеге, галимнәре исеменнән, татар җәмәгатьчелегенең тирән кайгысын уртаклашты.

– Күпләребез өчен остаз, якын дус, кадерле кешебезне соңгы юлга озатабыз. Флера Әкрамовна – минем гаиләм өчен бик тә якын кеше, үзе дә безне якын күрде. Татар дәүләт гуманитар институтының беренче көненнән үк кулга-кул тотынып, күп эшләр башкарды. Быел апрель аенда аның 85 яшьлек юбилеен тар гына даирәдә матур гына үткәрдек. Флера Әкрам кызы миңа һәрвакыт зур бурыч йөкләде, ул да булса, мәҗлесне алып бару. Быел да матур гына аралашып, гәпләшеп утырдык. Җыр-бию дә булды. Флера апаның кәефе күтәренке иде. Әле алга таба да күркәм юбилеен үткәрергә сүз куешкан идек. Ләкин тормыш үзенекен ала: кемдер туа, кемдер ахирәткә күчә... Флера Әкрам кызының урыны оҗмахта булсын, дип телибез.

Безне нык якын иткән, дуслаштырган урын – Татар дәүләт гуманитар институты булды. 1995 елда Флера Әкрамовнаның эшкә чакыру турында язылган кечкенә генә кәгазь битен миңа тапшырдылар. Мин шул елны эшкә урнаштым. Флера Әкрамовна белән гуманитар институт ябылганчыга кадәр эшләдек. Аннары да соңгы берничә дистә ел дәвамында һәрдаим аралашып, элемтәдә булдык.

Гуманитар институтта эшләгәндә, коллектив бик яшь иде, шуңа да карамастан, ул безнең арада булды: чаңгы шуу базасына бардык, Мирный бистәсе янындагы урманчыкларда шашлыклар пешердек, футбол уйнадык. Ул безнең белән чыга, дәрте ташып тора иде, кәефе гел күтәренке булды.

Татар милли-мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән кеше, шәхес. Ул эшләгән чорда Татар дәүләт гуманитар институты гөрләп яшәде. Халкыбызны яшәтү өчен кадрлар әзерләү юнәлешендә институт зур өлеш кертте, һәм монда Флера апаның да эшләгән, кылган гамәлләре зур булды. Язган дәреслекләрегез әле күп еллар мәгариф системасын үстерүдә, яшәтүдә саллы нигез булып торачак. Сезнең белән бәйле истәлекләр мәңге күңелдә сакланыр, – диде ул.

Рәмзия Шакирова: «Авырмагыз, дип, кат-кат әйтте»

Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләүче Рәмзия Шакирова Флера Ганиеваның, авыруына карамастан, дәреслекләр язуда киңәшләрен биреп торуын әйтте:

– Флера апа белән эшли башлаганда, ул безгә: «Кызлар, нинди генә соравыгыз бар икән, мөрәҗәгать итегез, сорагыз. Якында яшим бит», – диде. Чыннан да, кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, Флера апа нәшриятка йөгереп килеп җитә иде. Бу – ярты ел элек кенә булган хәл. «Сезгә авыр булса, үзебез дә киләбез», – дип тә әйтеп карадык. Барыбер үзе килә, безнең сорауларны карый, хәл итә иде. Дәреслекне әзерләүдә катнашучы өч авторның да язганнарын карап, тикшереп чыкты. Сорауларны карап бетергәч, әдәбият, тарих турында кызыклы мәгълүматлар, укучылары турында яратып сөйли торган иде. Татар әдәбиятына, тел өлкәсенә җаны-тәне белән бирелгән кеше булды.

Һәрвакыт чиста, пөхтә, матур итеп киенгән булыр иде, үзен карап йөрде, иреннәрен бер дә буямыйча калмады. Нәшриятка соңгы тапкыр август башында килде. Нәкъ шундый ук матур, каралган, «нәниләрем, тәтиләрем» дип эндәшә иде. Шушы сүзләре истә калачак. Изге теләкләрен теләп, «авырмагыз, авырмагыз» дип, кат-кат әйтте.

Бик рәхәт автор булды ул. Тагын эшләрбез, дип уйлаган идек, әмма кызганыч... Олы яшьтә булса да, күңеле яшь иде. Төрле өлкәдә булган киңәшләрен бирде. Тормышның ямен, тәмен тоеп яшәгәне сизелә иде, – диде ул.

«Арыйм, беркемгә дә сиздермим, дип әйтә иде»

Галимә, педагог Лена Таҗиева Флера Ганиеваның әдәбият өлкәсендә бик яратып эшләвен әйтте, аны «алтын багана» дип атады.

Казан дәүләт педагогика институтында озак еллар укыткан доцент, хәзерге көндә лаеклы ялга чыккан Роза Асылгәрәева Флера Ганиеваның әнисен дә искә алды:

– Флера белән безнең танышлык бик күптәннән – 1963 еллардан. Мәймүнә апаның кызы буларак та аның белән таныш идек, чөнки Мәймүнә апа гомере буена Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиевның секретаре булып эшләде. Мин инде Мирфатыйх абыйның кафедрасында эшләдем. Мәймүнә апа белән дә аралаша, бик яратыша идек. Флера белән беркайчан да бәйләнешне югалтмадык. Мәймүнә апа – балалары турында бик тә кайгырта торган кеше, ә Флера әнисе турында кайгыртып яшәде. Мәймүнә апа эштән лаеклы ялга киткәч тә, Флера Әкрамовнаның телендә: «Әни, әни», – дигән сүзе иде.

Гомере буена дәреслекләр язды. «Флера, дәреслек язып, тикшереп арыгансыңдыр бит», – дип сорадым берара. «Аруын арыдым да, Сездән дә җайлырак кеше юк, кешене хәзер тыңлатып булмый бит, килегез инде, диләр», – диде. Соңгы вакытта чыккан дәреслекләргә дә тотынды, бик тырышып эшләде, әмма аңа шактый авыр булды. «Арыйм, беркемгә дә сиздермим», – дип әйтә иде, – диде Роза Асылгәрәева.

Ләйлә Минһаҗева: «Беркайчан да «хәлем начар» димәде»

КФУ профессоры, әдәбият галиме Ләйлә Минһаҗева Флера Ганиеваны акыллы, кешелекле, белемле, гадел галим, шәхес дип атады:

– Флера Әкрам кызы белән ул Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында эшләгәндә таныштык. Диплом яклаганда, мине еш кына рецензия язарга чакыра иделәр. Шул вакытта Флера апа үзенә эшкә дә чакырып йөрде.

Без аның белән күршедә яшәдек. Кибеткә барганда, балалар белән йөрергә чыкканда, һәрвакыт аралашып тора идек. Соңгы вакытта күрешкәндә, хастаханәдән чыккан вакыты – шактый ябыккан, тиз генә аралашып алдык. Ләкин беркайчан да «хәлем начар» димәде. «Бар да әйбәт», – дип кенә әйтте. Аңа хөрмәтем һәрвакыт зур булды. Урыны җәннәттә булсын, – диде ул.

Васил Гарифуллин: «Безнең өчен мәңге үрнәк булырлык шәхес»

КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы вазифаларын башкаручы, Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин Флера Ганиеваның шәкерте булган:

– Флера Әкрам кызы минем дә яраткан укытучым иде. Бик озак еллар ул журналистика бүлегендә студентларга әдәбият белемен укытты. Алар арасыннан язучылар, шагыйрьләр, әдәбият белгечләрен әзерләргә тырышты. Ышанычын акладылар, дип уйлыйм.

Безнең факультетта ул үзешчән сәнгать өчен җавап бирә иде. Шул өлкәне үстерүгә өлеш кертте, үзе дә җырлап, үрнәк күрсәтте. Шуның нәтиҗәсендә бик күп студентларга ул татар сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләде, сәнгать дөньясына да алып килде.

Моннан 10 көн элек телефоннан аралашканда да: «Татар әдәбиятыннан дәреслекләр басылып чыкты, өегезгә алып килеп тапшырыйм әле», – дигәч: «Мәшәкатьләнмә, нәшриятка көн саен йөрим, үзем кереп алырмын», – диде. Гомеренең соңгы көненә кадәр мәктәп дәреслекләре белән шөгыльләнде, зур эшләр эшләп калдырды. Безнең өчен мәңге үрнәк булырлык шәхес, – диде ул.

Данис Шакиров: «Бөтен гомерен соңгы көненә кадәр милләткә хезмәт итүгә багышлады»

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров галимәнең хезмәтләре киң колачлы булуын билгеләп үтте.

– Игътибар итегез: көн кояшлы, күк тә аяз. Һава торышы да нәкъ Флера Әкрамовнаның үзе кебек. Ул яхшы кеше иде, бөтен гомерен соңгы көненә кадәр милләткә хезмәт итүгә багышлады. Биредә фикердәшләре, хезмәттәшләре, соңгы көнгә кадәр аның белән аралашып йөргән кешеләр җыелган. Ул хезмәтләр милләт язмышында тирән, саллы эз калдырачак.

Үзе әйткәнчә, ул беркайчан да ялгыз калмады. Аның янәшәсендә дуслары, шәкертләре, җәмәгатьчелек булды. Милләт язмышына битараф булмыйча, һәрдаим Бөтендөнья татар конгрессы белән дә, читтә яшәүче милләттәшләребез белән дә аралашып, күрешеп яшәде, – диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов: «Уку-укыту эшләре буенча зур белгеч иде»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов 1990 еллар уртасыннан алып бүгенге көнгә кадәр Флера Ганиева белән һәрдаим элемтәдә булганын искәртте:

– 1990 еллар уртасында уку-укыту эшләре буенча декан урынбасары вазифаларын башкардым. 2006 елда Татар дәүләт гуманитар институты белән гуманитар-педагогик институты кушылгач, без тагын да тыгыз элемтәдә булдык. Ә инде соңгы елларда ветераннарыбыз институтка килеп, студентлар белән очрашып торды, фикер-теләкләрен барыбызга да әйтеп торды.

Уку-укыту эшләре буенча зур белгеч иде. 1990 еллар уртасында федераль үзәк белән шактый кыенлыклар булган заманда аның белән бергәләп уку планнарын үзгәртеп эшләдек. Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетына студентларны алып килгәч, уку-укыту программаларын үзгәртеп эшләү буенча зур эшләр башкардык. Барысы өчен зур рәхмәт Сезгә, – диде ул.

Илгиз Халиков: «Без Флера апа кебек булырга тиеш, үзебезгә шундый максат куйыйк»

Филология фәннәре кандидаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков татар дөньясы, фән дөньясы, мәгариф системасы өчен зур югалту булуын билгеләп үтте.

– Арабыздан милләтпәрвәр шәхесебез китеп барды. Безгә Флера апа кебек кешеләр үрнәк булып торды, без аның кебек булырга тиеш, үз алдыбызга шундый максат куйыйк. Соңгы көненә кадәр күп дәреслекләр белән шөгыльләнде. Эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкарды. Үзеннән соң да шундый шәкертләрне калдырырга тырышты. Аның эше дәвам итәргә тиеш. Ул әйтеп калдырган безгә куйган бурычларны үтәргә тиешбез, – диде ул.

Хатыйп Миңнегулов: «Гомерен, яшәешен татар теле, әдәбиятка биргән кеше»

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов Флера Ганиева белән 1959 елдан бирле таныш булуын әйтте.

– Ул миннән 1 яшькә кече булса да, 2 ел алдан укырга кергән иде. Шул вакыттан бирле без аның белән бер чорда укыдык, ярты гасырдан артык бергә эшләдек. Флера ханым лаборант, ассистент-укытучы иде, аннан соң Татар дәүләт гуманитар институтының җитәкчеләренең берсе дә булды. Чын мәгънәсендә уңган-булган хатын. Нәрсәгә генә тотынса да, аны башкарып чыга. Студентларын да тәртипкә өйрәтте – таләпчән дә иде.

Икенчедән, ул бик матур җырлый иде. Тәрбия бирүгә, студентларны сәнгатькә-мәдәнияткә әзерләүдә аның өлеше зур булды. Оештыру ягыннан да осталыгы бар. Мин аны хөрмәт иттем. Татар теле, әдәбияты бүлеге факультеты шактый гына эшләр башкарган икән, кадрлар әзерләүдә Флера Әкрам кызының өлеше гаҗәеп зур булды. Гомеренең ахырына кадәр дәреслекләр әзерләүдә, материаллар туплап, халыкка җиткерүдә үзеннән зур өлеш кертте.

Аның безнең арабыздан китүе – бик зур югалту. Исән вакытта кадерен дә белмәдек бугай... Минем бер, иркенләп, Флера Әкрамовна белән сөйләшеп утырасы килә иде, ләкин, нишләтәсең, һәрвакыт үкенечкә кала.

Без аңа рәхмәтле. Гомерен, яшәешен татар теле, әдәбиятка биргән кеше. Аны онытырга тиеш түгелбез. Татар теле, милли мәгариф хәзер авыр хәлдә, без аннан үрнәк алып, алга таба да шул юнәлештә эшләргә, куйган максатларыбызга ирешергә бурычлы, – диде ул.

«Язучы Мәхмүт Галәүнең әсәрләрен кире кайтаруда хезмәте зур булды»

Әдәбият галиме, КФУ профессоры, диктор Фоат Галимуллин Флера Ганиеваны, әдәбият белеме өлкәсендә нәтиҗәле эшләгән иң зур галимнәребезнең берсе, дип атады:

– Азат абый Әхмәдуллин белән бергәләп, алар әдәбият теориясе буенча студентларыбыз өчен дәреслек әзерләү юнәлешендә бик тырышып, булсын, дип эшләделәр. Чөнки әдәбият теориясен студентларга рус әдәбияты нигезендә эшләнгән дәреслекләр буенча укыта идек. Ә Флера Әкрамовна – шушы эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе.

Язучы Мәхмүт Галәү 1930 елларда һәлак ителгән, аның әдәби әсәрләре юкка чыгарылган булган. Шул язучыны кире кайтаруда, аның әсәрләрен тәгаенләп укучыларга тәкъдим итүдә Флера Әкрамовнаның хезмәте зур булды. Шуның нигезендә ул «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә яулау өчен диссертация дә язды.

Кеше буларак та бик гади, самими иде. Аның белән без 30 ел буена – Азат Әхмәдуллин, Флера Ганиева һәм тагын берничә әдәбият белгече мәктәпләр өчен дәреслекләр төзедек. 1980 еллардан алып 2010 елга кадәр шушы дәреслекләр буенча балалар укыды. Татар әдәбияты буенча бик тә әзерлекле буын тәрбияләнде. Шуңа күрә аның эшләре озак еллар буена яшәячәк, яңа буыннар белән бергә булачак, – диде ул.

«Безнең хәтердә ул якты кеше булып калыр»

«Безнең мирас» журналы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Ләбиб Лерон Флера Ганиеваның шәкерте булуын әйтте.

– Без журналистика бүлегендә укыдык. Каләм әһеле – язучы булып китүебездә Флера Әкрамовнаның өлеше бик зур дип саныйм. Хәзер дә искә алам: беренче дәрестә ул Хәсән Туфан турында бик яратып, җылы итеп мәгълүматлар биргән иде. Җыр белән хисләнеп яшәгәнен беләм – бу тикмәгә генә түгел, без филармония, Камал театрында очраша идек. Бик яратып йөрде.

Якты, матур йөзле булды. Безнең хәтердә ул якты кеше булып калыр. Эш аты була торган шәхесләр бар, Флера апа – эш өчен янып яши торган күренекле галимәбез иде, – диде ул.

Илдус Заһидуллин: «Колледжга да, гуманитар институтка да университет рухын кертте»

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин Флера Ганиеваның күп кешеләр өчен фикердәш, хезмәттәш, остаз һәм җитәкче булуын ассызыклады:

– Эшкә урнашырга килгән яшьләр аның бүлмәсеннән ныклы адымнар белән басып, күтәренке рух алып чыгалар иде. Ул яшьләргә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Менә шушы яшь коллектив искиткеч зур эшләр башкарды. Ул кешеләргә киң күңелле булганга, кирәк вакытта яхшы сүзләр әйткәнгә күрә һәр кеше эшкә сөенеп килә иде, шуңа да уңышлар да зур булды.

Ул колледжга да, гуманитар институтка да университет рухын кертте. Гуманитар фәннәрдән, педагогика, психологиядән һәрвакытта яхшы, хәзерлекле галимнәрне чакырды. Колледж һәм институтта милли рух булды. Моны да ул алып килгән иде. Татар факультетыннан килгән шушы сыйфатлар, минемчә, безнең институтны аякка бастырырга һәм үстерүгә нык ярдәм итте, – диде ул.

***

Флера Әкрам кызы Ганиева – үзеннән соң йөзләгән, меңләгән шәкертләр калдырган остаз. Аның белән бер мохиттә эшләгән кешеләр, укытучылар, студентлар, хәзер инде республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыткан буын вәкилләре – барысы да бүген аның васыяте белән яши. «Тәрбияле кеше белемле кешедән дә көчлерәк», – дип әйткән сүзләре аның педагогик фәлсәфәсенә әйләнде, дисәм, ялгыш булмас.

Татар дәүләт гуманитар институты кыска гомерле булса да, анда салынган рух, белем һәм милләткә хезмәт итү идеясе – озын юлга сузылган мирас булып калды. Татар дөньясында андый кешеләр сирәк туа. Флера апа шуларның берсе булды. Хуш, остаз. Сез салган сукмакны дәвам итүчеләр киләчәктә дә булып торсын.

Җеназа намазын Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров укыды. Флера Ганиева Кадыш бистәсендә әнисе кабере янында җирләнде.

  • Флера Әкрам кызы Ганиева – 1940 елның 25 мартында Татарстанның хәзерге Арча районы Шура авылында туа. 1958 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керә. 1962 елда югары уку йортын тәмамлап, аспирантурада укуын дәвам итә. Казан дәүләт (соңрак федераль) университетында татар әдәбияты профессоры, 1992-2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында проректор булып эшли.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар