Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Намаз укыганда күзне йомарга ярыймы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап биреп бара.

news_top_970_100
Намаз укыганда күзне йомарга ярыймы?
Михаил Захаров

Бу юлы аннан Телеграмда намаз укыганда күзне йомарга ярыймы дип сораганнар.

«Җавап — юк. Пәйгамбәребез (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) „намазны күзләрегезне ачып укыгыз“ дигән. Кемдер „мин шулай итеп игътибарымны туплыйм“, дип әйтергә мөмкин. Тик бу — бу үз-үзеңне алдау. Без барысын да яхшы аңларга тиеш. Без Аллаһы Тәгаләне берничек тә күз алдына китерә алмыйбыз. Җирдә дә, күктә дә Аңа охшаш берни дә юк. Без аны ачык күз белән дә, йомык күз белән дә күз алдына китерә алмыйбыз. Без Аның карашын үзебездә тоябыз. Иман шушы була инде. Күз йомарга ярамый. Сәҗдә кыла торган урынга карыйбыз, уңга, сулга карап, самолетлар, йолдызларны күзәтмибез. Җиргә иелеп, баш ия торган урынга карыйбыз. Бу вакытта да күз йоммыйбыз. Йоммаска тырышыгыз. Шулай яхшырак булыр», — дип киңәш итә хәзрәт.

Хәзрәт түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100