Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗип Бәдретдиновның 18+лы концерты: «Барлык катламнарга да кызык булган әсәрләр кирәк»

Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы, татар җырын пропагандалаучы музыкант Нәҗип Бәдретдиновның иҗат кичәсеннән «Интертат» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
Нәҗип Бәдретдиновның 18+лы концерты: «Барлык катламнарга да кызык булган әсәрләр кирәк»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татар тамашачысы өчен беренче чиратта «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы буларак билгеле, татар җыры һәм музыкасын пропагандалаучы музыкант һәм баянчы Нәҗип Бәдретдиновның Тукай клубында иҗат кичәсе узды. Әлеге концерт соңгы 20-25 ел эчендә язылган җырларын аранжировка ясап халыкка күрсәтү максатыннан оештырылды, ди ул.

Телевидениедән киткәнче минем вакытым булмады. Хәзер 20-25 ел эчендә язылган җырларны туплап, аларга аранжировка ясап, үземнең сольный программаны эшләдем. Үземнең җырларым, такмакларым аша фикеремне әйтәсем килә. Минем, стандарт җырлардан аермалы буларак, социаль темага багышланган, тәнкыйди җырлар да бар. Мәсәлән, пенсия реформасы, туган тел, ЛГБТ турында. Җырларның бүгенге көнгә кадәр җыелып килүенең сәбәбе – минем аларны газетада да, журналда да бастырылуын, китап буларак чыгарылуын да күрмәүдә. Мин аларны фәкать сәхнәдән башкарылуын гына күрәм. Мин үзем җырчы да, шагыйрь дә түгел, әмма, бәлки, кемгәдер ошап китәр, һәм ул аларны җырлый башлар, шул стильдә язучылар килеп чыгар, – дип аңлатты Нәҗип абый бу концертына алынуын.

ЛГБТ, пенсия реформасы һәм татар теленең бетүе турындагы җырлар

Концерт сәламләү җырыннан башланып китте. Алга таба җыр белән стендап, шигырьләр үрелеп барды. Шуны да әйтергә кирәктер, Нәҗип абый үзе генә түгел, ә иҗатташ дусты Алсу Хаерова белән чыгыш ясады. «Мин эшләгән хорга килгән иде ул, музыкага сәләтен күреп, мин аңа үземнең җырларны башкарырга тәкъдим иттем», – диде ул аның турында.

Мин 1968 елның октябрендә Саба мәдәният йортында баянчы-аккомпаниатор булып эшли башладым. Мәдәният йортына эшкә алганчы, талантлы яшьләрне каядыр укырга җибәрәләр, мине дә җибәрделәр – кибеткә. Беренче хезмәт хакын алгач, өлкәнрәк хезмәттәшләрем: «Энекәш, син эшкә урнашуыңны безнең белән әйбәтләп «юмасаң», безнең кеше була алмыйсың», – диделәр. Мин инде сөенеп чаптым кибеткә: бер бардым, бераз салгач, мактап җибәрделәр, аннары тагын бер чаптым. Ничә тапкыр барганмындыр, ул көнне кич кемнәр кайтарып аткандыр – белмим. Ләкин икенче көнне иртә белән мин үземне чын мәдәният хезмәткәре итеп хис иттем, – дип, шаярту сүзләре белән башлап җибәрде ул иҗат кичәсен.

Нәҗип абыйның җырлары үзгә, ул татар халкы арасында киң таралмаган стильдә һәм жанрда иҗат итә, әмма аның һәрбер җыры ниндидер проблемага, дөньяда булган гаделсезлеккә һәм негатив күренешләргә багышланган. Мәсәлән, татар теленә булган мөнәсәбәт темасы.

Татар теленә каршы сәясәт ул электән булган. 20нче гасырда гына да татарның алфавитын 3 тапкыр үзгәрткәннәр: башта әби-бабайлар гарәп хәрефләре белән яза торган булганнар, аннары әти-әниләргә инде латин графикасы эләккән, безнең вакытта исә кириллицага күчерделәр. Бу – халык үзенең тамырларын, тарихын белмәсен, данлыклы шәхесләр белән горурлана алмасын өчен эшләнелә.

1945 елда американың ЦРУ башлыгы Аллен Даллес СССРны эчтән таркату өчен махсус директива яза. Анда шундый сүзләр бар: «Россиядә хаос чәчеп, без аларның кыйммәтләрен сиздермичә генә ялган кыйммәтләргә алыштырачакбыз. Без үз фикердәшләребезне Россиянең үзендә табачакбыз». Кыйммәтләрне алмаштыру безнең күз алдында, үзгәртеп кору чорында булды. Мин үз өлкәм турында әйтәм инде: халык фәрештәгә тиңләгән Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичевлар беркемгә кирәксез булып калдылар. Аларның җырларын «неформат» дип, радио-телевидениедән алып аттылар. Һәм аларның урыннарын кемнәр алуын сез үзегез дә беләсез инде, – дип, борчулары турында сөйләде ул.

Шул борчулар шигъри юлларга да салынган. Бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын күтәргән шигырьдән өзекне сезгә дә тәкъдим итәбез:

Көннән-көн ярлыланабыз, сизеп торам мин моны.

Җуябыз рухи байлыкны: сәгадәтне, моңны.

Тәүлек буе чүп-чар җырлар, мәгънәсез сүз сөйлиләр...

Тукай әкиятләрен тыңлап үсәр иде нәниләр,

Эх, татарча сөйләшми шул күп әтиләр-әниләр.

Түрәләр кирәк тапмады туган телне яклауны,

Өстен күрделәр урланган байлыкларын саклауны.

Чыннан да, нигә соң ул тел, аңа күпме көч китә?!

Аңлашу өчен урысның ике-өч сүзе җитә.

Китапларны яндырырбыз, укуларны ташларбыз,

Өч сүгенү сүзе белән аралаша башларбыз.

Менә шулай тормышка аша Аллен Даллес планы...

Шулай ук Нәҗип абыйның җырларында яктыртылган тагын бер тема – ул гаилә институты җимерелү, ЛГБТ. «Күреп торабыз: Европа, Америкада ирләр белән ирләр, хатын-кызлар бер-берсе белән гаилә кора. Безгә шуны үрнәк итеп күрсәтергә тырышалар һәм пропагандалыйлар. Бу өлкән яшьтәгеләргә кагылмый, әмма яшьләрне әлеге яман чирдән сакларга кирәк», – дип, ул шул проблемага багышлап язылган җырын башкарды.

18+ концерт: формаль булмаган җырлар һәм җенси мөнәсәбәтләр турындагы мәзәкләр

«Сез мине гел ямьсез күренешләр турында гына җырлый дип уйлыйсыздыр. Юк, матурлары да бар, ләкин мин аларны үзем җырламыйм, чөнки минем тавыш үзенчәлекле. Аның үзенчәлеге – ямьсезлегендә», – дип, Нәҗип Бәдретдинов сәхнәгә Алсу Хәерованы чакырды.

Нәҗип абыйның үзенчәлеге тавышында булса, Алсу Хәерованыкы – күлмәкләрендә иде. Залда утыручы апалар һәрбер яңа күлмәккә: «Кара әле, күлмәкләрне алмаштырып кына тора», – дип, комментарийларын бер дә кызганмадылар.

Алсу Хаерова башкарган җырлар арасында Нәҗип Бәдретдинов аеруча ялгыз аналарга багышланган җырның мөһимлеген билгеләде. Аның сүзләренчә, әлеге җырны башкарырга беркем дә теләк белдерми. «Алсу хорга йөри башлагач, мин аңа әлеге җырны тәкъдим иттем. Ул карап торды да: «Мин бит – бу образның киресе, мин бөтенләй икенче кеше», – дип, җавап кайтарды. Чыннан да, аның бик матур гаиләсе: улы, кызы, хәтта 3 оныгы да бар, бер генә китек ягы – 3 ел элек ире вафат булды», – дип таныштырды ул дусты белән.

Илһам биреп торучы вакыйгалар чыгып тора, ди Нәҗип абый. «Шундыйларның берсе – хөкүмәтнең пенсионерларны кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә чыккан пенсия реформасы. Бу җырым пенсионерлардан һәм 60 яше тулып та пенсиягә чыга алмаучылардан рәхмәт сәламе булып яңгырасын», – дип, ул үзенең «Ой, беля-сезме, юкмы?» җырын башкарды.

Концертның афишасында 18+ дип күрсәтелгән иде, шуңа күрә сәхнәдән сүгенү сүзләре кулланылган, ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы җырлар һәм җенси тормышка кагылышлы мәзәкләр дә яңгырады. Мәсәлән, «Бер тоттырып карадың» җыры шундыйлардан.

«Халыкның бөтен катламына да кызык була торган әсәрләр кирәк»

Соңыннан Нәҗип абый Бәдретдинов белән җырлары, «Җырлыйк әле» тапшыруы турында, татар эстрадасының халәте турында да сөйләшеп алдык.

Нәҗип абый, сез стандарт җырлар гына түгел, ә шулай ук мәзәк рәвешендә язылган, социаль проблемаларны күтәргән җырлар да башкарасыз, рэп жанрындагы җырларыгыз да бар. Әлеге җырларны язганда сезнең өчен үрнәк булып торучы кумирларыгыз юкмы?

Минем кумирым юк, андый жанрлар русларда бар, әмма бездә үсеш алмаган. Аны «музыкаль фельетон» дип атарга була. Шул жанр ярдәмендә җитәкчеләрдән дә көләләр, ул «безобидныйрак» кабул ителә. Язып чыккан тәнкыйтьне яратмыйлар бит инде, ә моны халык та җиңелрәк кабул итә, ул демократиялерәк тә.

Сез җырларыгызда сүгенү сүзләре дә кулланасыз. Моның өчен тәнкыйть сүзләре ишеткәнегез булмадымы?

Беләсезме, алар булмаса, җырның төсе бөтенләй бетә, «неформат» сүзләр аерым бер көчкә ия. Әлеге сүзләр әдәбиятта кулланмаса да, халык арасында киң таралган. Аннан соң мин бит аны телевидениедә яки радиода чыгармыйм, ә үземнең социаль челтәрләрдә генә урнаштырам. Яратмаган кеше керми генә инде. Тәнкыйтьләсәләр дә мин каршы түгел. Һәрбер кешенең үз фикере бит.

Аннан соң минем текстларда бернинди уйдырма да юк, бары тик фактлар гына. Гел мактап кына торырга кирәкми, чынбарлыкны сәхнәдән дә әйтергә кирәк. Ләкин татарлар «кайтавазы» булыр дип куркалар. Мәсәлән, пенсия реформасын каршы бөтен халык чыкты бит инде, әмма бер генә язучының да, башкаларның да әйтер фикере юк.

Сез, татарның да формаль булмаган җырлары, җәмгыятьтә төрле мөнәсәбәт тудырган юнәлешләре булырга тиеш, дигән фикерне хуплыйсызмы?

Матур әдәбиятта, һичшиксез, андый сүзләр булырга тиеш түгел. Осталыгы җиткән кеше гомуми сүзләр белән дә әйтеп бирә ала. Аннары хәзерге вакытта дин дә үзенең көчен җыеп бара, ул инде анда бөтенләй кабул ителми. Ләкин халык бит бер генә төрле түгел, төрлесе бар. Шуңа күрә халыкның бөтен катламына да кызык була торган әсәрләр кирәк, дип саныйм мин.

Хәзерге вакытта татар эстрадасының халәте турында нәрсә әйтә аласыз?

Мин үзем татар музыкасын тыңламыйм, чөнки без, музыкантлар, җырның сыйфатына карыйбыз. Вакыт булганда чит ил музыкасын тыңларга тырышам. Татар музыкасына бик нык кына үсәргә кирәк.

Аннары мине музыка белән профессионалларның түгел, ә очраклы кешеләрнең шөгыльләнүе борчый. Җыр яздырып, фонограмма ясыйлар да шуны җырларга тотыналар. Эстрада дигәндә, мин җырчы тере тавышка ансамбль белән бергә башкарган җырларны гына кабул итә алам. Фонограммага яки «минус»ка чыгып, күлмәк күрсәтү – ул, минем фикеремчә, «резиновый» хатын-кыз белән ятып йоклаган кебек, аңардан эффект булмый.

Яшьләрне татар җырына җәлеп итү өчен, заманча, яшь башкаручылар барлыкка килде. Мәсәлән, Усал, Гауга, Илгиз Шәйхразиев, Фәүзия һәм башкалар. Сезнең алар турында фикерегез нинди?

Алар эзләнәләр. Эзләнү – иҗат кешесенә хас әйбер, дөрес эшлиләр, бәлки, аларның юнәлешләре дөрес үк тә түгелдер. Мин бер көнне Гауганы тыңлап утырган идем, ләкин аның образын, басып торуларын бик аңлап бетермәдем. Безнең халыкка хасмы икән андый әйбер? Яшьләр тыңлыйлар инде...

Мин 23 ел «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бардым, һәм халык күңеленә нәрсә якын булуын чамалыйм. 70-60нчы елларда язылган җырлар бүген дә яшиләр, һәм алар халыкның күңелендә. Радио-телевидениедән аларны күптәннән бирмиләр, ләкин уйнап җибәргәч, халык кушылып җырларга тотына.

Мин үземнең концертта да рэп стилен кулланам. Ләкин татар җырының нигезендә барыбер көй ята. Хәзерге күпчелек җырларның сүзен алып атсаң, аның татар җыры булуын аңлап булмый. Ә татар көен бернинди сүзсез, гармунда уйнасаң гына да аңлап була.

Сез, 23 ел дәвамында «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бардым, дидегез. Бу проектны халык бик җылы каршы алды һәм үз итте. Кабат шундый проект башлап җибәрү теләге юкмы?

Юк, аны мин Интернетта да эшли алам. 2005 елдан мин тапшыруларны үзем җыеп бара башладым, минем хәзерге вакытта 400ләп дискым бар. Аның буенча халыкның яшәеше турында кандидатлык диссертациясе якларга була. Җыры нинди – чоры шундый бит инде.

Берничә тапшыруны мин инде социаль челтәрләргә урнаштырдым. Халык бик зур кызыксыну белән карый. Калганнарын да куярга ният бар. Әлегә телевидение белән кайбер мәсьәләләрне чишеп бетерергә кирәк әле.

Сез хәзерге вакытта нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

Мин 3 клубта эшлим: аккомпаниатор буларак, бер җирдә – хор җитәкчесе. Аннары шулай очрашулар белән чыккалыйбыз, кайвакытта чакырып алалар.

Сезне борчыган тагын нинди мәсьәләләр бар?

Татарның профессиональ музыкасы 90нчы елларда бетте, дип уйлыйм мин. Сара Садыйкова, Яхиннар киткәннән соң... Милли традицияләргә нигезләнеп язучы бер композитор калкып чыккан иде – Луиза Батыр-Болгари, ләкин аңа ярдәм итмәделәр, «башына суктылар». Югыйсә «милләт» дип сөйләгән кешеләр, ярылып яткан талантлы композиторны күтәрергә, аңа шартлар тудырырга тиешләр иде.

Ә башкалар... Резедә Ахиярова Европа стилендә яза, ә Эльмир Низамов укыган, белемле, ләкин минем аның бер җырын да мәҗлестә яки «Җырлыйк әле»гә килеп җырлаганнарын ишеткәнем юк. Димәк, җыр халык күңеленә барып җитми, ә халык күңеленә барып җитмәгәч, халык өчен эшләнелмәгәч, композитор нәрсәгә кирәк соң ул?!

Рәхмәт җавапларыгыз өчен, Нәҗип абый!

Концерт кичәсеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100