Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәҗип Бәдретдинов: «Бервакытта да үземне башкалардан югары куярга теләп йөрмәдем»

Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов татар тамашачысы өчен «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы, мөхәррире, музыкант буларак таныш. Нәҗип абый белән бүгенге көндә баянчыларның роле, эстрадага карашы һәм шәхси тормышы турында сөйләштек.

news_top_970_100
Нәҗип Бәдретдинов: «Бервакытта да үземне башкалардан югары куярга теләп йөрмәдем»
Абдул Фархан

«Табигый талантым аркасында гына сәнгатькә килеп эләктем»

– Нәҗип абый, Сез музыкаль гаиләдә туып үстегезме, әллә музыкаль мохиткә килеп эләктегезме – ничек итеп сәнгать юлыннан китәргә уйладыгыз?

– Чордашларым кебек үк, минем язмышым да балачактан ук музыка белән бәйле булды. Мин музыкаль гаиләдә үстем. Әти, минем кебек үк, музыканы ярата торган кеше иде. Яшь вакытында ул үзенә гармун сатып алырга хыялланган булган. Эшли башлагач, хыялын тормышка ашырган: беренче хезмәт хакына авылдашыннан гармун сатып алган.

Мин кечкенә булганда ук, бездә Вена гармуны һәм баян бар иде. Әти, гармунның мөмкинлекләре чикле булуын аңлап, мине баянда уйнарга мәҗбүр итте. Шуңа күрә мин дә яшьтән үк әти белән бергәләп, ул – гармунда, мин баянда уйнап үстем.

Аннан соң, мине мәктәп күләмендәге чараларда аккомпаниатор итеп файдаланалар иде. Саба урта мәктәбендәге бөтен музыкаль чараларда баянчы буларак чыгыш ясап кына калмыйм, ә яшьтәшләремә аккомпаниатор буларак ярдәм итә идем. Аңларга була, ул вакытта музыка мәктәбе юк иде, шуңа да баянчылар да әлләни күп булмады. Бишенче сыйныфка баргач кына музыка мәктәбен ачтылар. Кыскасы, әти-әнинең музыкага мәхәббәте һәм мәктәп елларында ук алган тәҗрибә аркасында мин баянчы булып киттем.

– Музыка мәктәбенә йөрдегезме?

– Юк, мин анда йөри алмадым. Миннән 5 яшькә кече энем бу уку йортын тәмамлап, баянчы булып китте. Аннары мәктәптә уйнап йөрүемнең нәтиҗәсе шул: укытучылар әти-әнигә «бу малайны музыка юнәлеше буенча җибәрергә кирәк» дип әйтә килгән.

1967 елда 8 классны тәмамлап, 15 яшем тулуга, Казан музыка училищесына барып кердем. Шунысы бар: музыкаль белеме булмаган кешене училищега алмыйлар, мине укырга алдылар. Радиодан ишеткән көйләрне уйнап күрсәттем һәм кабул иттеләр. Нота, музыка теориясен белмибез инде... Алга таба укый алмадык, әлбәттә, чөнки әзерлек юк иде. Аннан соң музыка училищесы директоры Ильяс Әүхәдиев та үлеп китте. Ул мине бер елга әзерлек курсына алдырмакчы иде... Шуннан соң мине училищедан чыгардылар.

Сабага кайтып, мәдәният йортында баянчы булып эшли башладым. Җыеп кына әйткәндә, мин үземнең табигый талантым аркасында гына сәнгатькә килеп эләктем. Уку йортлары аша түгел.

– Аннан соң, эшли башлагансыз...

– Әйе, аннан соң армиягә хезмәт итәргә киттем. Кайтканнан соң, мәктәптә ун классны тәмамлап, аттестат алып, Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга кердем. Ул вакытта параллель рәвештә мәдәният йортларында эшләдем. Укуны тәмамлагач, очраклы рәвештә, Татар дәүләт филармониясенә лекторий бүлегенә килеп эләктем. Бер баянчыны армиягә алдылар, аның урынына мин калдым. Ике көн эчендә репетиция ясап, Наҗия Теркулова, Рәшит Гобәйдуллиннар белән Чаллыга 24 концерт куярга чыгып киттек. Шуннан соң, артистлар филармония җитәкчелегенә кереп: «Бу егетне безгә алырга кирәк», – дигәннәр. Кыскасы, 21 елга мин филармониядә калдым. 1979 елдан 2000 елга кадәр филармониядә эшләдем.

«Баянчылар, музыкантлар һәрвакыт бер-берсенә ярдәмчел, бер-берсен хөрмәт итеп яши»

– Сез килгән вакытта коллективта инде исемнәре билгеле булган оста баянчылар эшләгәндер. Коллективта Сезне ничек кабул иттеләр? Конкурентлык булмадымы?

– Мин килгәндә барлык татар баянчылары шунда эшли иде: Рамил Курамшин, Ирек Галимов, Фәнис Гыйльметдинов, Фаил Исхаков, Илфират Гыйззәтуллиннар һ.б. Гомумән, шуны әйтмәкче булам: шоу-бизнеста җырчылар арасында ниндидер көндәшлек, үзара ярышу күренеше бар. Ә баянчылар, гомумән музыкантлар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәмчел, бер-берсен хөрмәт итеп яши. Моның сәбәбе дә аңлашыла, чөнки сәхнәгә чыгып баянда уйнар өчен күпме хезмәт куярга кирәк! Алай гына да түгел, без, баянчылар, баянны күтәреп, концертлардан концертларга шәһәр буйлап йөри идек.

Хезмәтнең тәмен белгән кешеләр башка кешенең хезмәтенә дә хөрмәт белән карый. Без, шул буын баянчылар, хәзерге көндә дә аралашып, бер-беребезнең хәлен белеп торабыз һәм дустанә яшибез.

«Филармония» дигәч, һәрчак Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларны искә төшерәләр. Әйтергә кирәк, әдәби-музыкаль лекторий музыка сәнгатен пропагандалый торган бүлек иде, һәм анда минем белән бергә бик зур шәхесләр эшләде: нәфис сүз остасы Айрат Арсланов, җырчылардан Венера Шәрипова, Әлфия Заһидуллина, Эмиль Җәләлетдинов, Гали Ильясов, Наҗия Теркулова һ.б.

Бүлекнең үзенчәлеге турында да сөйләп үтәсем килә. Мәсәлән, бер ай «Салих Сәйдәшев җырлары» дигән темага эшлибез, икенче айны Исаак Дунаевскийның җырларына багышлыйбыз. Бу – татар музыкасын гына түгел, ә дөньякүләм музыканы пропагандалый торган бүлек иде. Әйтик, «Чайковский һәм музыка», «Тукай иҗаты музыкада ничек чагыла?» дигән темалар булырга мөмкин. Тәрбияви концертлар иде ул. Анда музыка белгечләре, нәфис сүз осталары катнаша иде. Бу бүлектә эшләү миңа бик зур тәҗрибә бирде. Ай саен темалар, артистлар алмашынып торды, бик күп эшләргә туры килде. Шуңа күрә, минем бервакытта да югалып калганым булмады.

Бүгенге көндә дә мине бик күп җиргә чакырып торалар. Чакырган җиргә барам. Аерым, бик күп көч куеп, әзерләнеп ятасы юк. Күп нәрсәне беләм.

«Баянчылар мәктәбе Башкортстанда көчлерәк, чөнки бездә баянчылар күбесенчә икенче планда тора»

– Татар халкында баянчылар мәктәбе көчлеме?

– Беренчедән, мин үземне «баянчы» дип батырып әйтәсем килми. Чөнки мин баянда уйнап, солист-инструменталист буларак чыгыш ясаганым юк. Андый теләгем дә булмады. Мин җырчылар белән эшләдем, аларга аккомпанемент уйнадым. Ул – үзенә күрә катлаулы әйбер. Син җырчының сулышын тоярга тиешсең.

Баянчылар мәктәбенә килгәндә, бездә бик оста баянчылар бар иде: Ильяс Шәрипов, Марс Макаровлар безнең буынга үрнәк булып торды. Аннан соң, Рамил Курамшин баян өчен әсәрләр, концертинолар язды, шуларны үзе башкарды.

Башкортстан белән чагыштырсак, анда баянчылар мәктәбе күпкә көчлерәк. Безнең заманнарда баянчыларга игътибар җитенкерәмәгән. Ул заманда ук Башкортстан баянчылары Ридик Фәсхетдинов һ.б. иң дәрәҗәле кешеләр исемлегендә иде. Бездә, кызганыч, алай булмады.

Күп баянчылар акыллылыгы, тыйнаклыгы белән аерылып тора. Беренче планда торган җырчылар, солистлар аларны күтәрергә тиеш иде, ләкин бездә алай булмады. Арттагы планда ничек басып торганнар, шулай басып калдылар. Аларны күтәреп чыгучы булмады. Мәсәлән, Илһам Шакиров бригадасында эшләүче бик талантлы Ирек Галимов дигән баянчы бар иде. Аның хезмәтен вакытында бәяләмәделәр, дип саныйм. Гомумән, безнең буын баянчыларының күбесе ничек тыйнак яшәсәләр, шулай тыныч кына китеп тә бардылар.

Рөстәм Вәлиев, Ринат Вәлиевлар зур исемнәргә лаек булды.

– Сезнең мактаулы исемегез бар, әйе бит.

– Әйе. Ул – бик кызык нәрсә. Мин, 50 еллап шушы өлкәдә эшләгән кеше буларак, фикеремне әйтә алам. Ничек инде бер көн дә артист булып эшләмәгән кеше «атказанган артист», йә «халык артисты» була ала? Шул ук вакытта театрда иртәдән кичкә кадәр репетицияләрдә тир түгеп, унар ел эшләгән кешеләр «атказанган» исемен ала алмыйлар.

Минемчә, республика җитәкчелегенең әлеге мәсьәләгә башбаштаклыгы бу. Шунысы кызганыч, күп кеше үзен җыр-музыка өлкәсендә белгеч итеп саный һәм, дәрәҗәле исемнәр биргәндә дә, бу өлкәдә компетентлы булмаган җитәкчеләрнең сүзе зур роль уйный. Бу исемнәрне раслаганда, әлбәттә, профессионаллар булырга тиеш. Мәсәлән, театр артистына исем бирәсең икән – дәрәҗәле артистларның фикеренә таянырга, музыка өлкәсендә икән, музыкантлар, композиторларның фикерен тыңларга кирәк. Шулай булганда гына без үзебезнең халык артистлары белән горурлана алырбыз. Ә бүгенге көндә аларның кайберләре өчен оялып утырырга туры килә.

«Хәзерге заманда баянчы – фонограмма өстеннән уйнап, концертны бизәп торучы гына»

– Хәзерге вакытта ситуация ничек: әйтик, Сезнең кебек талантлы баянчылар чыгамы яки аларга кытлыкмы?

– Хәзерге баянчыларның функциясе бөтенләй башка. Безнең заманда баян тулы оркестрны алмаштыра иде. Мәсәлән, Илһам Шакировның концертлары ике баянчы белән уза иде. Хәзерге заманда баянчы әзер фонограмма өстенә уйнап, концертны бизәп торучы гына. Тулаем бер җырны баянчыларга кушылып башкару – хәзер сирәк күренеш. Шуңа да заманча коцертларда аларның роле зур түгел. Әле кайбер очракларда башка кеше язмасына да басып торучы баянчыларны күрергә туры килә. Бу инде – безнең буын музыкантлары фикеренчә, бик зур түбәнчелек. Аяныч, елдан-ел музыка училищесында да, консерваториядә дә музыка белән кызыксыну кими бара, дип әйтә укытучылар. Мин баянда уйнап кына да тормышымны алып бара алдым. Хәзерге баянчыларга күпкә авыррактыр, дип уйлыйм.

– Димәк, баян белән генә тамак туйдырып булмый?

– Бөтенесе ихтыяҗдан килә. Баянчыларны да, музыкантларны да хәзер банкетлар туйдыра. Ә банкетта, югары сәнгатькә караганда, күпләргә аңлаешлы такмаклар үтемлерәк. Шуңа да шоуменнар гына түгел, чын музыкантлар да мәҗлес тамашачысына яраклаша.

«Татарча сөйләшә торган профессиональ композиторлар юк»

– Нәҗип абый, сәнгать өлкәсендә тагын нинди күренешкә күңелегез әрни?

– Бездә татарча сөйләшә торган профессиональ композиторлар юк. Үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм: чын татарча музыка иҗат итү өчен, фәкать татар мохитендә яшәү кирәк. Шәһәр җирендә яшәгән егетләр-кызлар, туган телне белмәгән кебек үк, татар рухына туры килә торган итеп көй яза алмый.

Консерваториядә композиция бүлегенә музыка мәктәбен һәм музыка училищесын тәмамлаган кешеләрне генә алалар. Димәк, безнең авыл җирлегендә, авыл мохитендә яшәгән талантларыбыз «консерватория», «музыка училищесы» дигән уку йортына керүдән мәхрүм кала, чөнки башлангыч музыкаль белемнәре юк. Мәсәлән, 80 нче елларда Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Илһам Хисмәтуллин, Фирзәр Мортазиннар җыр яза башлады. Әгәр алар композиция бүлегендә укып чыксалар, матур көйләр нигезендә зур күләмле музыкаль әсәрләр туар иде. Бәлкем, алар иҗат иткән балет, опера, симфонияләр бүгенгеләреннән миллилеге, чын татарча булуы белән аерылып торыр иде... Алар, бу өлкәдә белемнәре булмавы аркасында, көй язудан артык китә алмый. Менә бу – безнең халыкның, милләтнең музыка сәнгате ягыннан бик зур югалтуы.

Гомумән, җитәкчелекнең музыка сәнгатенә «бармак аркылы» гына каравы сизелә. Безнең Президент симфоник концертларга йөрсә, аңа ияреп, башка чиновниклар да барыр иде. Концертлар тулы аншлаг белән узар иде. Ә бездә андый хәл юк. Алар, әнә, ат чабышына бара. Бүгенге көндә профессиональ татар музыкаль сәнгате юк, дип әйтергә була.

«Фонограммага җырлау – резина хатын-кыз белән йоклау белән бер»

– Фонограммага авыз ачып торучыларны телгә дә алырга кирәкмидер...

– Концертка килгән тамашачы шушы мизгелдә музыкаль авазның тууына шаһит булырга тиеш. Җырчы чыгып баскач, ансамбльдәге музыкантлар бер-берсен тоемлап уйный башлый. Хәзер исә фонограмма җибәрәләр дә, шуңа җырчы (яхшы очракта) үзе җырлый. Бу, барыбер, резина хатын-кыз белән йоклау шикелле. Мин аны үземчә «онанизм» дип әйтәм. Ул әсәрне өйрәнү процессында гына булырга мөмкин.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина, Нәҗип Бәдретдинов Мехчылар клубында.

Акча түләп билет алып килгән кеше чын сәнгатьне күрергә тиеш. Ә ул фәкать тере башкаруда гына була ала: музыкантлар, җырчылар бергә ансамбль булдыра алганда гына уңышка ирешү мөмкин. Ә ул бик күп хезмәт сорый. Тере музыка булмаганда, исемен «концерт» дип атау дөрес түгел. Ул ниндидер «шоу»дыр инде. Һәм аның бәясе дә икенче булырга тиеш.

Мәсәлән, Филүс Каһировны алыйк. Ул «Мирас» ансамбле егетләре белән 2 сәгать буе тирләп-пешеп чыгыш ясый. Ә шул ук вакытта кемдер чыгып, фонограммасын куя, шуңа биеп йөри. Ничек итеп икесенә дә бер үк төрле бәя булырга мөмкин? Шунысы аяныч: теге концертка да, бу концертка да шул ук бәя. Ә халык аны аңламый. Аңа чикләүләр куярга кирәк. Фонограммага эшли икән, аның бәясе 50 сум, күп дигәндә 100 сум булырга тиеш. Кино караган шикелле. Үзе җырлап, тере уен коралларына чыгыш ясаучы икенче төрле бәяләнсен иде.

«Филармониянең төп бурычы – дөньякүләм музыка сәнгатен халыкка пропагандалау»

– Әйтсәм, әйтим инде, – дип дәвам итте Нәҗип абый. – Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинны шелтәләп язган хатын укыдым. Иң беренче туган сорау: җәмгыятьтә музыка сәнгате турында фикер тудырырга аның ни хакы бар? Музыка турында фикер йөртү өчен, бар фәндәге кебек, нигезле белемең булырга тиеш. Филармониянең төп бурычы – дөньякүләм музыка сәнгатен халыкка пропагандалау.

Профессиональ татар музыкасы Совет хакимияте урнашканнан соң, 20 нче елларда гына барлыкка килгән. Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхиннар бер чор иҗат иткән. Әйе, без аларның иҗаты белән горурланабыз һәм шул ук вакытта татар музыка сәнгатенең дөньякүләм мәйданда нинди дәрәҗәдә икәнен дә аңлыйбыз. 20 елдан артык шушы оешмада эшләп киткән музыкант буларак шуны әйтә алам, филармониянең репертуары бик бай һәм кызыклы.Тик моны Рифат кебекләргә аңлату мөмкин түгел.

Әгәр без, филармониядә күбрәк татар музыкасы яңгырасын, дибез икән, аның профессиональ дәрәҗәсен үстерергә кирәк.

Җиһановлардан соң Россия күләмендә генә булса да танылган композиторларыбыз бармы?

– Эльмир Низамов?

– Аңа бик зур өметләр баглыйлар. Аның «Алтын Казан» дигән мюзиклын баштан ахырга кадәр тыңладым. Мәскәүләрнең бәясен дә карадым. Аларның фикеренчә, Россия күләмендә игътибар җәлеп итәрлек әсәр түгел. Әгәр кызык булса, минем үз фикерем бар. Минемчә, бу әсәргә әлеге дә баягы миллилек җитми. Һәм бу очракта композиторны гаепләп тә булмый. Әйткәнемчә, чын милли көй иҗат итү өчен татар мохитендә тәрбияләнү, яки халык иҗатын бик нык өйрәнү кирәктер.

«Татар балеты, татар операсына йөрер өчен, халыкта башта милли горурлык тәрбияләргә кирәк»

– Остазыгыз яки кумирыгыз дип кемне атар идегез?

– Аерып әйтә алмыйм. Педагогия институтында баян «общий» гына керә иде. Ишеткән әйберне баян аша тамашачыга җиткерә торган сәләтем булды. Ул елларда радиодан яңгыраган татар җырларының музыкаль бизәлеше әле дә хәтеремдә. Шулай ук Мөслим Магомаев, Эдита Пьехаларның җырларын тыңлап, аккомпанементын баянда уйнарга азапланып үстем. Өйдә пианино булса, пианист булыр идем, бәлки. Миңа баянда уйнарга туры килде.

Кумир дип, миңа Марс Макаровның һәр язган көе, эшкәртмәсе ошый. Баянчылар өчен шулкадәр камил итеп, профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән! Ул бит – заманында Александр Ключаревлар белән эшләгән кеше. Татарның баян мәктәбен шулар башлап җибәрде, дип әйтәсем килә. Әлбәттә, без аларның уйнауларына соклана идек. Ул заманнарда Марс Макаров Арам Хачатурянның «Танец с саблями» әсәрен сәхнәдә уйный иде. Ул бит татар әсәре дә түгел, шуны халык «бис»ка чыгара иде. Халык нинди зәвыклы булган! Шул ук опера театрларында да элек аншлаглар булган. Сәйдәшевларның музыкаль драмаларын тыңларга йөргәннәр. Хәзер инде башка заманда яшибез.

– Татар әсәре булгач, аңа йөрүче аз булыр дип, шуңа куймыйлар, дип аңлаталар...

– Әлбәттә, тамашачы аз була. Татарча сөйләшүләр азайгач, татар музыкасы кемгә кызыклы инде? Татар музыкасына караганда, дөньякүләм камилрәк музыка бар инде ул. Вердиның опералары югары дәрәҗәдәдер. Ләкин татар балеты, татар операсына йөрер өчен, халыкта башта милли горурлык тәрбияләргә кирәк. Менә шул юк. Милли горурлыгы булган кеше татарча да сөйләшә, татар әдәбиятын да укый. Үз милләтен һәрвакыт хөрмәт итә, талантлы шәхесләре белән горурлана, аларны үстерә.

Менә сиңа бер мисал: бервакыт Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык музыка уен кораллары оркестрына бер язучы шелтә язган. «Шутиков оркестры татарча уйнамый, русча гына уйный», – дигән. Бу – 2000 еллар башында булган хәл. Шуннан соң Шутиков концерт ясады: Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Рөстәм Маликов һ.б. татарның иң «элитный» җырчылары җырлады. Мин дә бардым бу концертка. 20 билет сатылган иде. Шушы шелтәне язган язучы да килмәгән, Язучылар берлегендә булган 300 язучының берсе дә килмәгән.

Музыка белән бәйле күпме уку йорты бар: консерватория, музыка училищесы, мәдәният институты, музыкаль факультет... Ә нибары 20 билет сатылган!

– Буш зал идемени?

– Халык белән тутырдылар: пенсионерлар килгән иде. 20 кешенең 12се – чит илдән килгән аспирант булып чыкты. Концерт беткәч, алар сәхнәгә менеп, уен коралларын тотып карады, кызыксындылар. Менә шундый хәл. Шулай булгач, татар музыкасы татарның үзенә кирәк булмагач, кемгә кирәк булсын соң? Шул ук татар теле кебек. Без татарча сөйләшмәсәк, ул кемгә кирәк, кем ул телдә сөйләшсен?

«Хәзерге заманда язылган җырларның җырларлыклары бик сирәк»

– Зәйнәп Фәрхетдинова күптән түгел безгә килгәч мондый фикерен әйтте: «Яшьләр ягыннан җырларга яңача сулыш кертергә кирәк, әмма кайбер җырчыларыбыз якты дөньядан китсәләр дә, аларның җырланып һәм тыңлап туймаган җырлары бар. Кайбер җырчыларның аларны алып, яңача тавыш белән башкаруларын кабул итә алмыйм. Чөнки әле алар тыңланып туелмаган», диде.

Сез аның белән килешәсезме?

– Тыңлап туелмаганны хәзер тыңлап туеп була инде. Интернеттан Таһир Якуповның, Әлфия Авзалованың, Илһам Шакировның язмасын тыңлап була. Тыңла да туй.

Мине иң борчый торган әйбер – көйне бозып җырлау. Бу бит – бөтенләй башка сыймаслык әйбер. Әле аны «профессор»лар бозып җырласа, аларга ияреп, халык та шулай җырлый башлый. Шелтә ясасаң, «теге шулай җырлый бит» дип җавап бирәләр.

Элекке җырларны җырлыйм дисәң, оригиналын яхшылап өйрәнергә кирәк. Нотасын табып, кемнәр язганын белеп, нәрсә турында икәненә төшенеп, нинди стильдә җырланганын аңлап, югары дәрәҗәдә башкару мөмкин. Илһам Шакировның җырларын Филүс Каһиров җырлый. Аның ул бик матур килеп чыга. Бу очракта хуплыйм гына. Булдыра алмаган кешеләрнең җырлавы күңелне тырный гына. «Эх, нишләп җырлый икән бу моны?» – дип уйлыйсың.

Хәзер бит җырны теләсә кем яза. «Шыңшып» күрсәтә дә, аңа музыкант аранжировка ясый да, шуны «җыр» дип тәкъдим итәләр. Менә шундыйлардан котылу чарасын табарга кирәк. Массакүләм чаралар аларны бирмәсен иде, дигән теләк бар. Ләкин алар шул юл белән акча эшли. Димәк, Татарстан хөкүмәте өчен милли җырларыбыз белән халыкны тәрбияләүгә караганда әрсез җырчыларның ротация өчен түләгән тиеннәре кыйммәтрәк булып чыга.

Тагын бер ямьсез күренеш – җырны сатып алу. Җыр чыккан, халыкка кергән икән, син аны бернишләтә алмыйсың, ул – халыкныкы. Аны чыгарган авторларга һәм беренче башкаручыларга рәхмәт әйтеп, аны алга таба яшәтергә кирәк. Җырны сатып алу – булдыксыз кешенең эше, дип уйлыйм. Мәсәлән, «Миләшләрем» җыры тирәсендә чыккан ыгы-зыгы. Мин җырның авторы Зөфәр урынында булсам, Лэйнага бу җырны җырлауны тыяр идем. Чөнки ул аны беренче башкарган Алсу Хисамиевадан нык түбән дәрәҗәдә җырлый.

Акча эшләү юлы белән, җырларны сатып алып, аларны башкаларга җырларга тыю – дөрес әйбер түгел. Руслар һәм башка милләтләр белән чагыштырганда, татар халкы күпсанлы түгел, үзебезнең җырларны тыйган булып, низаг оештырып, талашып яту безне бер дә бизәми.

«Халык җырларын симфоник оркестр белән дөнья күләмендә күрсәтерлек дәрәҗәдә итеп эшләнгән эш юк»

– Халык арасында югалып калган җырларны эзләргә кирәкме?

– Ул өлкәдә кем күпме эшләде соң? Хәмдүнә Тимергалиеваны әйтер идем. «Җомга» дигән җыр юк иде, Хәмдүнә чыгарды аны. Айдар Фәйзрахманов бик күп җырлар чыгарды. «Сагыну» җырын («Бездә биек таулар бар ла...») иң беренче Айдар белән без яздырдык, мин аңа баянда уйнаган идем. Айдар да халык иҗатыннан бик күп җырлар чыгарды, чөнки ул эзләнә, нота китапларын алып утыра. Бездә «Халык җәүһәрләре» һ.б. төрле фольклор китаплары бар, җырланмаган җырлар бик күп. Аларга үзеңчә аранжировка эшләргә була. Ләкин яшьләр аларны актарып утырырга теләми. Һаман да шул Салават җырлаган җырларны җырлыйлар. Китап ачып, эзләп утырырга аларның вакыты юкмы, теләге юкмы, әллә белеме юкмы?

Иҗат ул – сәхнәгә чыгып җырлау гына түгел, эзләнү дә әле. Эзләнеп, үзеңә кирәкле җырларны табарга кирәк, үзеңнең халәтеңә туры килә торган репертуар булдырырга кирәк. Шул вакытта гына чын иҗади шәхес була аласың.

– Димәк, татар халык авыз иҗаты инде өйрәнелеп беткән, дип әйтә алабызмы?

– Ул өйрәнелеп бетмәгән һәм бетмәячәк тә. Чөнки аның яңалары чыгып тора. Өйрәнелеп, ноталары белән китапларга язылганнары да калын-калын язма китапларда ята. Мәхмүт Нигъмәтҗановларның китаплары бар. «Җырчы» дигән бәндәләр нота да белмәгәч, ничек өйрәнелеп бетсен инде ул?

Радио фондында Илһам Шакировның симфоник оркестрга кушылып башкарган «Бер алманы бишкә бүләек», «Бик еракта идек без», «Сәфәр» кебек җырлары бар. Әнә нинди шедеврлар бит! Милли музыка үрнәкләрен сорасалар, мин нәкъ шушы әсәрләрне күрсәтер идем. Илһам абыйдан соң күпме халык җырлары чыкты, шуларны симфоник оркестр белән бергә дөнья күләмендә күрсәтерлек дәрәҗәдә итеп эшкәрткән кеше юк. Югыйсә дөнья күләмендә танылган җырчыларыбыз Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина, Рузил Гатиннарыбыз бар. Халык җырлары симфоник оркестр белән алар дәрәҗәсендә башкарылса, бу гамәл татарны дөньякүләм танытуга зур этәргеч булыр иде.

 

«Ленин исән булса, «...бугай»ны да яратыр иде!»

– «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барганчыга кадәр, Сез филармониядә эшләгәнсез. Шундагы истә калган вакыйгаларны тыңлап үтәсе килә.

– Истәлекләр күп… Апрель аенда – совет халкы өчен бөек Ленинның туган көне, һәм шуңа да безнең бүлек әзерләгән барлык программалар да Ильич исеме белән бәйле булырга тиеш иде.

Язның шушы матур көннәрендә без Гали Ильясов белән «Любимые песни Ильича» дигән әдәби-музыкаль темада бер төркемгә туры килдек. Гали, башка җырчылардан аермалы буларак, темага карап тормый, Ильич яраткан «Есть на Волге утёс», «Дубинушка»лардан соң, үзе иҗат иткән «Оныттың бугай»ны да «сылый». Бөек юлбашчының яраткан җырларыннан оеп утырган тамашачы гөрләтеп кул чаба, Галигә рәхмәтләр әйтеп, башка җырларын да җырлавын үтенәләр. Шулай итеп «Любимые песни Ильича» әдәби-музыкаль композициясе, әкренләп, Гали Ильясовның иҗат кичәсенә әйләнә.

Әлбәттә, бу хәлне кичәне рус телендә алып барган нәфис сүз осталары җитәкчелеккә җиткерәләр. Җыелышларның берсендә Гали әфәндегә шундый сорау бирәләр: «Гали Ганиевич, әйтегез әле, ни өчен Сез Ленинга багышланган җитди кичәнең эчтәлеген юкка чыгарып, үзегез иҗат иткән «...бугай»ны башкарасыз?»

Гали: «Ә сез беләсезме, әгәр Ильич исән булса, ул бу җырны, һичшиксез, яратыр иде!» – диде.

Икенче истәлек: 1980 елларда без – филармония артистлары – нефть төбәкләренә, хәтта Чаллыга да һава транспорты белән бара идек. Ул елларда әле аэропорт шәһәрдә, самолетлар сәгать саен. Кунакханәгә барып урнашу өчен 2-3 сәгать вакыт җитә. Дөрес, һава шартлары начар булу сәбәпле, өчәр тәүлек кайта алмый яткан чакларыбыз да булгалады.

Безнең арада замананың бу уңайлыкларыннан файдаланмый торган бер кеше бар. Ул – баянчы Фәнис Гыйльметдинов. Әлмәткә барасы булса, Фәнис бер атна алдан әзерләнә башлый. Башта филармониягә барып самолет билетын ала, аны авиакассага илтеп тапшыра, аннары тимер юл вокзалына барып поездга билет ала һәм башкалардан ике көн алда сәфәргә кузгала. Шулай итеп, минем коллегам, филармониядә эшләү дәверендә, үзенең газиз гомерен куркыныч астына куймый, Җир-анадан нык аерылмый гына гастрольләргә йөрде. Чөнки самолетка утырырга курка.

Шулай беркөнне Әлмәткә очарга дип аэропортка җыелдык. Ни сәбәпледер, бу юлы, баянын асып, Фәнис тә безнең арада йөри. Әлеге гадәти булмаган очракның сәбәбен аңларга теләп, Айрат абый Арсланов аңа сорау бирә:

– Фәнис, ничек әле син, үзеңнең газиз гомереңне зур куркыныч астына куеп, безнең белән самолетка утырырга булдың?

– Мин бу очышка озак әзерләндем, Айрат абый, бик күп уйландым, ә тәвәккәллегемнең сере бик гади: Сездәй бөек шәхесләр белән бергә үлеп, тарихка кереп каласым килә. Мондый мөмкинлек тагын кайчан туры килә әле, – дип җаваплады.

«Авторлык тапшыруларына читтән кысылу булырга тиеш түгел»

– Хәзер «Җырлыйк әле» тапшыруына күчик. Сез – аның авторы. Бу тапшыруны булдыру кемнең идеясе иде?

– Минем идея иде, әлбәттә. «Җырлыйк әле» тапшыруы 2000 елда башланып китте. Мәскәү каналларында «Угадай мелодию», «Два рояля» кебек музыкаль тапшырулар бара иде. Уйладым да, татар музыкасына нигезләнгән уен уйлап чыгарып булмасмы, дидем. Фикеремне җитәкчелеккә тәкъдим иттем. Ул вакытта Илшат Әминовның урынбасары Айрат Сибагатуллин иде, алар хуплап алды. Тапшыруны алып барырга Айдар Фәйзрахмановны чакырдым.

«Җырлыйк әле» баштан ребуслар форматында барды. Хәрефләр ачылып, шул хәрефкә җыр җырларга кирәк иде. Аннан соң үзгәрешләр керттек, чөнки «а» хәрефе ачылса, бөтенесе «Алмагачлары»н җырлый башлый. Яңа формалар эзләдек.

Тапшыруны 12 ел Айдар алып барды. Тапшыру популяр булгач, күрәсең, тапшыруны алып барырга теләүчеләр артып киткәндер. Айдар янына Зәмирәне китереп бастырдылар. Аның бернәрсәгә кирәге юк иде, ул җыр өлкәсендә беркем түгел.

Мин һәр эштә профессиональлекне яратам. Профессионал булмаса, кеше белән сөйләшәсе дә юк. Аннан соң, очраклы кешеләр «алып бара» башлады. Ул минем фикер белән түгел иде. Шушы мәсьәләдә үземнең сүземне әйткәч, конфликт та булды... Алып баручыларны җитәкчеләр куйды, алардан нинди файда булгандыр? Анысын белмим.

Каршылыкларның нәтиҗәсе буларак, 2015 елда тапшыру ябылып торды. Җитәкчелек алышынгач, мине яңадан чакырдылар. «Җырлыйк әле»не яңадан башлап җибәрергә тәкъдим иттеләр. Үземнең шартларымны әйттем. Алып баручы итеп башка кешене куйганнар иде. «Ул булса, мин эшләмим. Теләсә нишләгез», – дидем. Азат – Алинә Кәримовларны тәкъдим иттем, хәзер алар эшли.

«Җырлыйк әле» – җыр турындагы тапшыру, шулай булгач, анда җырчылар булырга тиеш. Һәр тапшыруның максаты була. Безнең тапшыруның максаты – онытылган җырларны яңадан халыкның исенә төшерү. Менә, мәсәлән, мин хәзер программа төзим. Кунаклар бөтен җырны да белеп бетерми. Алып баручылар аларга булыша, бергә җырлыйлар. Тамашачыларга кеше аңларлык дәрәҗәдә тәкъдим итәләр.

Кызганыч, тапшыруны аена ике тапкырга гына калдырдылар.

– Авторлык программаларына үзгәреш кертүләренә ничек карыйсыз? Аны ничә еллар буе Айдар Фәйзрахманов алып барды. Аннан соң Эльвира Мадиярова белән Равил Галиев та алып бара башлады. Айдар абыйның алып баруы халык хәтерендә күбрәк истә калды кебек.

– Тапшыруның 90 процентын җыр биләп тора. Алып баручы гел экранда булса да, аның роле – язып биргән текстны укып чыгу, үз-үзен тотышы, осталыгы һ.б. Авторлык тапшыруларына читтән кысылу булырга тиеш түгел. Автор нәрсә әйтергә тели, нинди фикер җиткерергә тели – шулай булырга тиеш. Хәзер миңа «менә шул-шул алып барсын» дип әйтәләр икән, күңелемә ятмый торган булса, мин аны эшләмим генә. Чөнки текстны мин язып бирәм, алып баручыларның ничек итеп әйтәсен дә күз алдында тотам.

Бүгенге көндә бөтен дөнья музыка белән тулган. Хәтта кирәгеннән артык. Шуннан иң лаеклыларын сайлап алу – радио-телевидениенең эше. Бүгенге көндә кеше көй яза, өйрәнеп бетермичә, компьютердан сүзен карап, укып, җырлап, клибын күтәреп телевидениегә бара. Аны бер музыкаль рецензентлар карамый, чөнки анда музыка да юк. Ярар, музыкасы аңлашылмаса да, җыр текстын караучы да юк. Акча түләсәләр – әйләндерәләр инде. Әмма халыкның рухи байлыгы булган җырларны бер якка куеп, эфир вакытын экран аша танылырга теләгән әрсезләргә сатуны дөрес түгел дип саныйм. Рухи байлык матди байлыкка караганда күпкә кыйммәтрәк. Һәм аны яңадан булдыру – еллар гына түгел, гасырлар таләп итә торган авыр, четерекле эш.

Мәсәлән, «Җырлыйк әле»гә килгән кайбер кунаклар үзләре иҗат иткән җырны башкармакчы. Җырың начар, нәрсәгә язасың, дип кешегә әйтеп булмый бит... «Җырыңны 20 елдан соң минем урынга килгән кешеләр бирер, хәзергә теге вакытларда чыккан, халык күңеленә кергән җырларны җырлыйк», – дим. Үз агымына куйсаң, һәркем үзенең җырын җырлаячак. Кеше үз-үзенә бәя бирә белми. Бигрәк тә акылга саераклар шулай була. Акыллы кеше беркайчан да үз-үзен мактап йөрми.

«Филүс Каһировның концертын сәнгать дип атарга була»

– Эстраданың бүгенге халәтеннән канәгатьме Сез? Эстрадага нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

– Эстрада сәнгате дип әйтәләр, аның «сәнгать» дигән өлеше бик аз. Мәсәлән, Филүс Каһиров чын күңелдән эшли, аның концертын сәнгать дип атарга була. Музыкантлары, үз төркеме бар. 10-15 кешелек ансамбле, оркестры булса, күпкә дәрәҗәлерәк булыр иде, сыйфаты да икенчерәк булыр иде. Шундый кешеләрне үстерергә кирәк.

Элвин Грей бар. Ул да – талантлы малай. Чыгышын караганда, аның музыкант икәнен аңлыйсың. Һәр адымы, һәр хәрәкәте табигый. Аның жанры икенче, ул эстрада түгел, ә «дискотечный» – төнге клублар стилендә җырлый. Анда торып бии башлыйлар, ул – бөтенләй икенче нәрсә, аны эстрада белән бутамасыннар иде. Эстрада – сәхнәдән башкарылган сәнгать әсәре булырга тиеш. Фонограммага басып торучылар турында сөйләп маташу да кирәкмәс.

Гомумән, музыкант булган җырчылар талантлы була. Мисал итеп, шул ук Мөслим Магомаевны атау да җитәдер. Альбина Шаһиморатова да, Аида Гарифуллина да – пианистлар. Алар музыканы бөтен нечкәлекләре белән тоя. Кечкенәдән музыканы сеңдереп үскәннәр һәм шул мохиттә тәрбияләнгәннәр. Әлбәттә, һәр кеше үзенең хисләрен җыр аша белдерергә хокуклы, тик аны, «җыр» дип, телеэкраннар аша миллионлаган тамашачыга тәкъдим иткәнче, кемдер бәя бирергә тиештер бит.

Эстраданы мин дә, башкалар да «чистарта» алмаячак. Аның бер генә үкенечле ягы бар: әйтеп үткәнемчә, татар халкының татарча сөйләшә торган өлеше музыкаль белемсез, авылда үскән кешегә музыкаль белем алу мөмкинлеге юк. Музыкаль белеме булмаган кешеләр музыкаль «халтураны» ашата, туендыралар. Алар аның аермасын аңлап бетерми.

Ә менә музыка мәктәбен бетергән кеше татар концертына йөрми, чөнки анда музыка белән бәйле әйбер юк. Монда Филүсләрне әйтмим инде мин.

«Бервакытта да үземне башкалардан югары куярга теләп йөрмәдем»

– Нәҗип абый, Сезнең теге яки бу вакыйгага атап язылган пародия-җырларыгызның видеоязмалары халык арасында бик күп таралды. Бу Сезнең репутацияне төшермиме? (Роликларда Нәҗип Бәдретдинов кайчак оятсыз сүзләр дә куллана, алай да карыйсыгыз килсә, сылтамага кереп карый аласыз – Интертат)

– Башка килгән әйберне рифмага салып, көйләп йөри торган гадәтем бар. Мин ул язмаларны баштан дусларга гына җибәрә идем. Аның беренче тыңлаучылары да – үзем белән эшләүчеләр, җырчылар, музыкантлар. Алар тыңлыйлар да, «шәп чыккан» дип, миңа дәрт биреп торалар. Берзаман, ул видеолар, «дөньяларны» әйләнеп, кире үземә кайта башлады.

Шуларны туплап, «Музыкаль мәзәкләр» дигән бер бит ачып, шунда урнаштырырга исәп бар. Шушы юнәлештә эшләүчеләр булса, алар да кушылыр, дип уйлыйм.

Миңа репутация нәрсәгә кирәк? Бервакытта да үземне башкалардан югары куярга теләп йөрмәдем, җитәкче булырга да кызыкмадым. Баян белән тормышымны алып бара алдым, үземә җитәрлек эшли алдым – шуның белән бәхетле дә инде мин.

Быел миңа 70 яшь тулып китте. Һаман да әле ихтыяҗ бар, бөтен җиргә чакырып торалар. «Юность» мәдәният йортына ветераннар хорына да, музыка мәктәбенә дә, телевидениегә дә чакыралар.

«Аллаһы Тәгалә нәрсә бирә, ничек язган – шуңа риза булырга кирәк»

– Юбилеегыз турында да әйтеп үттегез. Сез туган көннәрне зурлап уздырасызмы? Әйтик, аерым концертлар оештырып, җырчылар чакырып...

– Концерт куярга була иде. Дуслар да, җырчылар да күп. Мин күп кеше белән эшләдем. Концерт үткәрүнең кызыгын тапмыйм мин. Баштан якташларым – Сабалар килеп, «горурланабыз!» дип мактар иде. Буш сүзләр бит инде ул. Миңа андый нәрсә кызык түгел.

2002 елда 50 яшь тулгач, шул ук Айдарлар, Фирзәрләр: «Әйдә, үткәрәбез, юбилей бит», – диделәр. Анда да «кирәкми» дигән идем. «Җырлыйк әле» форматында сәхнәдә концерт куйган идек.

Үзен үзе рекламалаган кешегә икенче төрле карыйм. Үзләре турында китап чыгаралар, китаплары фото, мактау сүзләре белән тулган! Алай итеп тарихка кереп калып булмый. Кемдер синең хезмәтләреңне күреп, кирәк дип тапса, шул вакытта гына тарихка керә аласың. Анысын вакыт билгели.

– Тормышыгыз, гаиләгез турында да сөйләсәгез иде.

– Фәрит һәм Ильяс исемле бертуган энеләрем бар иде. Фәрит Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләде. Кызганыч, кисәк кенә йөрәк белән үлеп китте шул.

Без хатыным Гөлчирә белән икәү генә, бала-чагалар юк. Хатыным белән, музыкантлар булып, филармониядә бергә эшләдек. Аннан соң мин телевидениедә эшли башладым, ул административ эшкә күчте. Хәзер дә, колл-центрда эшли, концертлар турында мәгълүмат бирә. Икебезнең дә буш вакыт юк диярлек. Шәһәр кырыенда йортыбыз бар, күбрәк шунда яшибез. Дуслар белән аралашабыз.

Гөлчирәнең, музыкант булгач, татар җырларына үз карашы бар. Шуңа бакчада да, машинада да күп вакытта әкрен генә Релакс FM эшләп утыра.

Хатыны Гөлчирә Бәдретдинова белән 

– Балаларыгыз булмаганга үкенмәдегезме?

– Юк. Кабул иттем. Аллаһы Тәгалә нәрсә бирә, ничек язган – шуңа риза булырга кирәк. Һәр гаиләнең проблемасы була. Балалары булып та, уртак тел таба алмыйча, авыр тормышта яшәүчеләр бар. Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк.

– Икенче гомер бирелсә, шулай ук сәнгать юлын сайлар идегезме?

– Мәктәптә «өчле»сез укыдым. Төгәл фәннәрне сайлау мөмкинлегем дә бар иде. Әйтик, мин, рәхәтләнеп, инженер булып эшли алыр идем. Баянда уйнавым карьера үсешенә уңай тәэсир итәр иде. Ләкин холкым шундый инде: лидер булырга бервакытта да кызыкмадым, куштаннардан, яраклашучылардан көлеп йөрдем һәм үзем шикеллеләр белән аралашып яшәдем.

Әти гомере буе балта остасы булды, «үз һөнәре белән дөнья күргән кеше – иң бәхетле кеше» дип әйтә иде. Күп акча алу да әллә кайдан килми, кул астында эшләүчеләреннән акча ала ул. Ведомостьтә күренмәсә дә, халыкны талый, дигән сүз.

Ә болай җаным тыныч минем. Мин үз хезмәтем белән эшләп алган бөтен нәрсәм бар, хәзер мине ул кадәр акча да кызыксындырмый. Булганы җиткән, дигәндәй. Әле шулай да, дуслар чакыруы буенча эшләп йөрергә туры килә.

«Татар» дигән милләт бар икән, аның барысы да булырга тиеш: теле дә, мәктәбе дә, университеты да»

– Журналистларга әйтер сүзегез нинди?

– Кайчак Интернетны, газетаны ачып җибәрәсең – бер белмәгән фамилия янына «халык арасында популяр җырчы», «халкыбызның яраткан җырчысы» дип язалар. Популяр, яки халыкның яраткан җырчысы, дип бәя бирергә журналистларның нинди хокукы бар икән? Җырчыларга карата үзеңнең фикереңне белдерергә була, ләкин аны халык исеме белән әйтү дөрес түгел.

Җырчыларга фәкать профессионаллар, музыкантлар гына бәя бирә ала. Без бит берничек тә табибларның эшенә бәя бирә алмыйбыз. Ә музыка өлкәсендә, ни өчендер, һәркем үзен «профессор» дип саный. «Әй, ул начар җырлый», – дип әйтәләр. «Аңлап бетермим» яки «миңа ошамый» дип әйтергә булыр иде.

– Татар халкына, тамашачысына нәрсәләр теләр идегез?

– Телебезне онытмаска кирәк. Мәктәп, балалар бакчасы дип күпме генә сөйләсәләр дә, телне белү ата-аналардан килә. Ата-ана татарча аралашса, балалары татар теленә битараф булмый. Милли традицияләрне, җырларыбызны саклап калырга кирәк. Сүздә генә түгел, фәнни дәрәҗәдә булсын иде. Халык җырларын училищеларда да, музыка мәктәпләрендә дә өйрәнсеннәр иде. Халык җырларына игътибар консерваториядә дә булсын иде, бигрәк тә татар балалары өчен.

Милли университет турында күпме сөйләделәр... «Татар» дигән милләт бар икән, аның барысы да булырга тиеш: теле дә, мәктәбе дә, университеты да. Хәзер мәктәпләр дә юк, бөтенесе сүздә генә кала.

Иң мөһиме – безнең халык үзенең татарлыгыннан оялмасын, татарлыгы белән горурланып яшәсен иде. Башка халыклар алдында да дәрәҗәле булсын иде. Моның өчен татарның бөтен сәнгатен үстерергә кирәк: музыкасын да, рәсем сәнгатен дә, әдәбиятын да, мәдәниятен дә. Милләтнең нинди дәрәҗәдә булуы мәдәният, сәнгать өлкәсендәге дәрәҗәле шәхесләр исеме белән билгеләнә. Ә бездә аңа игътибар соңгы вакытларда кимеде. Шуның югарырак булуын теләр идем.

  • Нәҗип Бәдретдинов — баянчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең аккомпаниатор-концертмейстеры, җырлар авторы, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын оештыручы, Татарстанның атказанган артисты (1992). 1952 елның 15 апрелендә Байлар Сабасында туган.
  • 8нче сыйныфны тәмамлагач, Казан музыка училищесына укырга керә. Ильяс Әүхәдиев вафат булгач (1968), авылдан әзерлексез килгәннәрне (музыка мәктәбендә укымаганнарны) укудан чыгаралар. Егет, Байлар Сабасына кайтып, мәдәният йортына баянчы булып урнаша.
  • 1975 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Студент елларында да мәдәният сарайларында эшләвен дәвам итә: Бауман урамындагы Горький клубында, Киров мәдәният сараенда баянчы булып эшли.
  • Укуын тәмамлагач, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториендә концертмейстер булып эшли башлый. 1989-2000 елларда филармониянең эстрада бүлегендә хезмәт куя. Бу елларда төрле төркемнәрдә оештыручы, музыкаль җитәкче буларак та эшләргә туры килә. Төрле елларда Рәшит Сабиров, Рабига Сибгатуллина, Хәнәви Шәйдуллин, Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Асаф Вәлиев, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов белән концертлар куеп йөри.
  • 2000 елда Татарстан телевидениесендә «Җырлыйк әле» дигән тапшыру ачып җибәрә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100