«Мөхәммәдия» тирәсендәге низаг төбендә ни ята?
Мәдрәсә тирәсендәге гауга икенче яссылыкка күтәрелде.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тирәсендәге гауганы ватсап һәм Телеграм төркемнәрдән ачык инфокырга матур бер эпизод итеп профессиональ режиссер Әминә Миндияр чыгарды: Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында откан 80 мең сумлык грантыннан баш тартты.
«Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертләре исеменнән белдерү ясарга телим. Мин моны хәзер эшләмәсәм, үземне кичерә алмам. Хәзерге вакытта мәдрәсәдә барган вазгыятькә протест йөзеннән мин гранттан баш тартам. Мин Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны беренче урынбасар вазифасында калдыруларын телим. Без булганны саклый алмаганда мин ниндидер проектлар эшли алмыйм...», диде ул.
Видеодан күренә: оештыручылардан берәү – ТР Диния нәзарәтенең Яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Айгөл Биктимерова – Әминәнең микрофонын алып чыгышын өзәргә мәҗбүр булуын әйтә. «Гранттан баш тартырга кирәкми. Зөлфәт хәзрәт «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең проректоры булып эшләвен дәвам итә. Ул эшләячәк. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентларның барысы да тулай торак белән тәэмин ителәчәк», – ди ул.
Әминәнең грантка бирелгән проекты «разОблачение» дип аталган булган. Шулай итеп Әминә Миндиярнең хиҗап турындагы спектакль проекты, исеменә тагын да ярашып, икенче бер «спектакльгә» әверелде. Әлеге гамәле белән яраткан «Мөхәммәдия»сен коткарып кала алырмы Әминә?
Мәскәүгә китәр алдыннан Әминә Миндияр редакциягә килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе тирәсендәге вазгыять белән таныштырды.
Хәер, башта Әминәнең үзе белән таныштырыйм. Әминә – Казан кызы. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм Казан Мәдәният институтында укыган. Бездә ул «Шәһәрчеләр» рубрикасы герое буларак чыгыш ясаган иде. Менә аның интервьюдагы бер җөмләсе: «Минем өчен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – җирдәге оҗмахка тиң, ул гайбәт булмаган җир, ниндидер ярышулар булмаган җир, золымлык булмаган җир, күңел тынычлыгы таба торган җир. Әтигә килгәндә, ул бик милли җанлы, милләтче кеше, үз вакытында «Азатлык» хәрәкәтенә күп йөрде. Татарстан суверенитеты турындагы ниндидер китапта әтинең фоторәсемен дә очраттым: алар туксанычны еллардагы болганышта бер дусты белән ниндидер дәүләт учреждениесе түбәсенә Россия флагы янына Татарстан флагы кадап торалар. Безнең әти өйдә русча сөйләшергә рөхсәт итми иде, музыка тынларга да бик ярамый иде».
Мөгаен, шушы цитата аның ни өчен көрәшкә чыгуын яхшы аңлатадыр. Шулай да сүзне үзенә бирик:
27 июль көнне «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җитәкчелеге алышыну мөмкинлеге турында хәбәр таралды. Бу хәбәрне беренче кем чыгарганын белмим – мин аның башын, ягъни, «Нулевой пациент»ны таба алмадым. Моңарчы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректорының бердәнбер урынбасары Зөлфәт хәзрәт иде. Ә ректор мөфти үзе – беләсездер (2016 елда республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен үзе җитәкләячәге турында әйтте. Мәдрәсә ректоры Наил хәзрәт Яруллин үз теләге белән вазифасыннан китте. Авт). Мөгаен, башта урынбасарны алыштыру турында сүз баргандыр. Хәбәр таралуының икенче көнендә ниятне үзгәртеп куйдылар – янәсе, бер вазифаны ике кеше бүлә: Зөлфәт хәзрәт уку-укыту ягыннан, Рөстәм хәзрәт финанс ягыннан җитәкчелек итә. Өченче көнне яңа хәбәр килеп иреште – Зөлфәт хәзрәт үз вазифасында кала, аңа беркем дә тими. Әмма мәдрәсәдә ректорның беренче урынбасары барлыкка килә – бу вазифага Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләнә. Янәсе, Камил хәзрәт Сәмигуллин өлгерә алмый, аңа беренче урынбасар кирәк. Ягъни, Зөлфәт хәзрәт урынында кала, әмма аның өстеннән начальник барлыкка килә.
Ике урынбасар параллель булмыймыни?
Моңарчы Зөлфәт хәзрәт ректор белән турыдан-туры сөйләшә алса, хәзер мөфти белән урынбасар арасында тагын бер катлам барлыкка килә. Моңарчы ул мәдрәсә исеменнән хатлар яза алса, хәзер Зөлфәт хәзрәт юридик хокукларны югалта, аның имза хокукы булмаячак.
Аның финанс хокуклары болай да юк иде инде, элек мәдрәсәнең үз бухгалтериясе булса, 2016 елда ректор булып Сәмигуллин килгәч, кайсыдыр елны ул үзәкләштерелде.
Диния нәзарәте «Мөхәммәдия»нең акчалы урын икәнлеген аңлап алды булса кирәк. Мәдрәсәдә гомер-гомергә уку түләүсез булды. Кеше хәленнән килгән кадәрен түли иде. Мин укыганда елына 3-5 мең түләгәнбез. «Күпме түли идегез?» дип әнидән дә сорадым әле. Мин бит күп балалы гаиләдә үстем. «Түли алганда түләдек, түли алмаганда сорамадылар», диде. Хәзер «Мөхәммәдия»дә укуны түләүле итәргә җыеналар - елына 20 мең сум. Тагын 20 мең сум - тулай торак өчен. Бу күп акча дип саныйм. Мин укыган заманда шундый акчалар соралса, әти: «Акча юк, кызым, пешерүче булырга укы», дияр иде, мөгаен. Кемдер бюджетта укый ала дигән сайлау хокукы да калдырылмый – бөтен кеше түләргә тиеш.
Димәк, быел күп студентлар укырга керә алмаячак. Чөнки бу зур акча. Мин бит Казан кызы була торып та ерактан килеп йөрисе булгач тулай торак бирделәр. Хәзер ашауны да түләүле итергә мөмкиннәр дигән сүзләр йөри. Безгә көнгә өч тапкыр бушка итле ризык ашаталар иде. Нурия апа мәдрәсәдә мөселман товарлары кибете тота һәм бар керемен мәдрәсә ашханәсенә студентларны ашатырга бирә иде.
Минемчә, Нурия апа да Әсгать Галимҗанов кебек безнең заман герое. Яше олы булса да, әле дә эшли.
Димәк, җитәкчелек алыштыруның төп сәбәбе мәдрәсәдә укуны түләүле итүгә бәйле, әйеме?
Бу төп сәбәп. Башка сәбәпләр дә бар. Әмма аларына минем дәлилләрем юк. Ә түләүле уку мәсьәләсе хәл ителгән. Моңа Зөлфәт хәзрәт каршы. Аны җиңеп булмаячагын аңлагач, Рөстәм хәзрәтне куярга уйлаганнар.
Сез Рөстәм хәзрәткә каршымы?
Аңлатам. Аның үз мәчете һәм үз мәдрәсәсе бар. Ул «Гаилә» мәчете имамы – беләсездер. Бөтен эшне берьюлы эшләп булмый.
Камил хәзрәт 2016 елдан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең ректоры булды. Башта бик күп нәрсә вәгъдә ителгән иде. Хәзер, Рәфикъ Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, өлгерә алмый икән. Өлгерә алмаса, ул килгәнче ректор булган Наил хәзрәт Яруллинны тагын бер урынбасар итеп куегыз! Ул шунда бит. Аны эштән алганда да без – шәкертләре - кузгалмакчы идек. Наил хәзрәт безне тыеп калды: «Мин монда ишегалды себерергә дә риза, диде. Шауласак, мәдрәсәне бөтенләй югалтуыбыз мөмкин, шауламагыз», диде ул. Диния нәзарәте «Мөхәммәдия» эшенә тыгылмый иде. Мәдрәсә аңа карый иде, ләкин һәрберсе үз тормышы белән яшәде. Чөнки мәдрәсәдә ышанычлы кешеләр эшләде. Анда сектантлар булмады. 2016 елда беренче тапкыр ул шулай тупас итеп тыкшынды. Мөфти ярты елга бер күренеп китә иде, диләр. Бу – нормаль хәл. Аның вакыты юк, бу табигый. Наил хәзрәт кебек, Зөлфәт хәзрәт кебек көне-төне мәдрәсәдә ятмас бит инде.
Биш-алты ел узды. Хәзер инде димәк Камил хәзрәтнең өлгермәве ачыкланган да, аңа ярдәмгә кеше куймакчы булалар. Рөстәм хәзрәт беркайчан да «Мөхәммәдия»дә укымаган. Ни өчен Наил хәзрәт түгел? Аның дөньяви белеме дә, дини белеме дә бар, тәҗрибәсе дә җитәрлек.
Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Монда өч пункт бар. Берсе – түләүле укыту. Икенчесе – без Рөстәм Хәйруллинга каршы, ул «Мөхәммәдия»неке түгел, ул монда укымаган, ул мәдрәсәне белми. Аның үз мәдрәсәсе бар. Ул өлгерә алмаячак. Өченчесе – кызларга үз тулай торакларын кайтарсыннар.
Кызлар өчен «Зәңгәр мәчет»тә тулай торак бар иде. Без укыганда Галиев мәчетендә яшәдек, аннары анда мәчет ясап, безне Зәңгәр мәчеткә күчерделәр. Ләкин ниндидер кимчелекләр табылды да, кызлар монда яши алмый диделәр. «Кызыл Кокшай урамындагы бинада урын бирдек», диләр. Анда зур бина бар: ике блогында егетләр яши/, өченчесен кызларга бирмәкчеләр. Димәк, малайлар янына кызларны кертмәкчеләр. Без укыганда малайлар белән кызлар төрле биналарда идек, барыбер, аралашырга мөмкинлек таба идек. Ә монда корпуслар арасында иркен йөрергә була, караңгы почмаклар да күп. Бинада әле ремонт бара. Кайчан өлгерәсе билгесез.
Бу тулай торак турындагы мәгълүмат дөресме?
Форумда чыгыш ясагач миңа Айгөл: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентларның барысы да тулай торак белән тәэмин ителәчәк», диде. Мин белештем ул тулай торакның кайдалыгын. Кызыл Кокшай урамында дигәч, барып карарга булдым. Анда 40 кешелек ике бүлмә - баракка тиң. Монда тумбочка куяр урын да юк. Юка гына стена аша «ач малайлар» яши – күз алдына китерә аласызмы? Кызларның да төрлесе була. Кыскасы, анда «яратышырга» почмак җитәрлек.
Нигә шулай итәләр соң? Синең аңлатмаң бармы?
Урындыкка утырмыйсың икән, нигә урындык ясарга? Безгә дә нигә кызларны укытырга, янәсе? «Мөхәммәдия» үз игътибарын имамнар укытуга бирергә – дини кадрлар әзерләргә тиеш, диләр. Бу – мәдрәсенең максаты, ә кызларны укыту максатка ярашлы түгел.
Кем сүзләре бу?
Мин кем сүзләре икәнен әйтә алмыйм. Ләкин бу сүзләрне Диния нәзарәте вәкиленнән ишеттем.
Киләчәктә кызларны укытмаска да мөмкиннәрме?
Әйе дип уйлыйм. Зөлфәт хәзрәт, моңа каршы булып, кызларны алуын дәвам итте. Камил хәзрәт башка юл сайлады – тулай торак яшәргә яраксыз, янәсе. Димәк, баерак кызлар фатир ялларга тиеш була, минем кебекләр укый алмаячак. Ел дәвамы укый торган унбиш кызны да тулай торактан чыгардылар. Алар хәзер гаиләләрдә яши. Кызларга каршы көрәш бара кебек.
Мәдрәсәнең сәясәте – кем килә, шуны алу. Моның өчен килгән берәүне алып ресурсларыгызны түгәсез дип гаеплиләр. Әйе, дөньяви караштан чыгып, акыллыларны, башлыларны алырга кирәк. Ләкин мөселманнарда бөтен кешегә дә мөмкинлек бирелергә тиеш. Мәдрәсәдә укуы бик авыр – урамнан кергән кеше укырга теләмәсә, төшеп кала. Әмма без бөтен кешегә дә – баена, ярлысына, тәртипсезенә, тәртиплесенә шанс бирергә тиеш.
«Мөхәммәдия» – җирдәге җәннәт, оазис, иң чиста урын. Бирегә эләкмәсәм, белмим, нинди юлдан киткән булыр идем икән?! Бу – гайбәтсез матур урын.
Әминә, сиңа нәрсә җитми? Нишләп көрәшкә күтәрелдең син?
Ә сез нәрсә өчен булса да үләр идегезме?
Юк, нидер өчен үлмәс идем.
Мәдрәсә – мин аның өчен үләргә дә риза булган урындыр, мөгаен. Бу минем бар булмышым. Мин Мәскәүдән чемоданым белән туп-туры мәдрәсәгә кайтам. Мин теләсә нинди эш алдыннан мәдрәсәгә шалтыратып фатиха алам.
Миңа бу гамәлләрне 2016 елда эшләмәгәнем өчен уңайсыз. Наил хәзрәт киткәндә үк шауларга кирәк иде.
Ни өчен бездә ирләрне дә хатын-кызлар яклап йөрергә тиеш соң ул? Ни өчен син? Ни өчен алар үзләре түгел?
Яхшы сорау! Миңа егетләр яза «Син Жанна д’Арк» дип. Нигә үзегез чыкмыйсыз, дим.
Ә ул хәзрәтләр үзләре?
Белмим... Мин бу сорауларга җавап бирә алмыйм. Алар шауласа, куарга мөмкиннәр. Аларга мәдрәсәдән китәргә ярамый. Барудидан килгән мәдрәсә аларга тотынып тора. Алар китсә, мәдрәсә икенче РИУна (Россия ислам университеты) әверелә...
Ә моның нәрсәсе начар? Гафу ит, Әминә, бүген син теманы бик начар белгән журналист белән сөйләшәсең. Ләкин минем кебекләр бик күп. Аңлат, зинһар.
Безнең мәдрәсәдә чиста гарәп телендә традицион ислам укытыла. Мәдрәсәгә нигез салган Баруди мәдрәсәнең бүгенге торышы күреп сөенер иде. Кайсыдыр елны Россия ислам университетына һәм «Мөхәммәдия»гә дәүләт үрнәгендәге диплом бирәбез, сез кайбер дини предметлар урынына дөньяви фәннәрне куярсыз, диделәр. «Мөхәммәдия» баш тартты, «Әлхәмделиллаһи, үз көчебез белән тырышабыз», диде. РИУ ризалашты. Алар стипендия дә ала, дәүләти диплом да бирелә. Ләкин аларның укучылары аз, бөтенесе безгә килә. РИУның тулай торагы да бар, югыйсә.
Синең фикердәшләрең күпме?
Мин ялгыз түгел. Минем фикердәшләрем бар. Шул исәптән ДУМның үзендә дә. Мин гайбәт җыймыйм.
Форумдагы гранттан баш тарткан чыгышың эмоцияләрдән тудымы, әллә уйлап эшләндеме?
Бу уйламыйча кычкырыну түгел иде. Мин барысын да алдан уйлап чыгыш ясадым. Әйткәнемчә, фикердәшләрем арасында Диния нәзарәте кешеләре дә бар. Алар бу үзгәрешләргә каршы. Чыгышымның һәр сүзен киңәшеп яздык.
Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы – искиткеч форум. Безне анда бик күп нәрсәгә өйрәттеләр. Мин хиҗап турында «разОБЛАЧЕНИЕ» дигән спектакль ясау проектын яздым. Ул проект башымда бер ел йөри иде инде. Форумда 91 проект катнашып, 17се финалга чыкты. Минем проект та финалда иде. Шунда җиңсәм, үз сүземне әйтеп, гранттан баш тартам дигән идея туды. Чөнки мәдрәсә буенча фикерләремне үз аккаунтымда язсам, аны миңа язылган 50 кеше күрер иде, ә форумда кеше алдында протест белдерсәм, күбрәк кеше беләчәк. Җиңәсемне белми идем, ләкин җиңәм икән – әйтәм, димәк, шулай язган.
Минем әйтүем татарга, мөселманга зыян була икән, җиңмәячәкмен дип фаразлап куйдым. Хәерлесе, дип дога кылдым. Минем шанслар зур түгел иде, хәтта куркып, җиңмәсәм ярар иде, дип утырдым. Җиңдем. Әйттем. Әмма миңа әйтеп бетерергә бирмәделәр, микрофонны алдылар. Бу зур гауга чыгарды. Телеграм каналларгаа «Мәскәү кызы артында качмагыз», дип тә яздылар инде. Мин – Казан кызы, ирекле режиссер. Мин ике шәһәргә яшим, ике шәһәрдә эшлим. Ә ул грантны алмаячакмын. Шунысын ассызыклап әйтәм – мин үз исемемнән сөйлим, кеше сүзен сөйләмим. Мин әйткән сүзләрне бары тик минеке дип кабул итегез!
ххх
Без бу низаг уңаеннан сорауларыбызны ТР Диния нәзарәтенә юлладык:
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә уку яңа уку елыннан түләүле булачакмы һәм күпме? Тулай торакта яшәү һәм туклану түләүлеме?
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укучы кызлар яңа уку елында кайда яшәячәкләр? Тулай торакта ничә кыз балага урын каралган?
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә кадр үзгәрешләре булуы хәл ителгән мәсьәләме? Ни өчен беренче урынбасар итеп нәкъ менә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сайланды?
Диния нәзарәтенең Матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Закирова соңгы елларда укуның болай да түләүле булуын әйтте. Читтән торып укучылар 8 мең түли диде ул. Торып укучылар өчен төгәл сумманы әйтә алмады. Аның сүзләренчә, бөтенләй түләүсез була алмый. Чөнки зур биналарны тотарга кирәк. Әмма түләү «символик бәя», диде Резеда Закирова. Аның сүзләренчә, Камил хәзрәт Сәмигуллин укуны бөтенләй түләүсез итү мәсьәләсен дә карый. «Республикада 1500ләп мәчет булып, аның 700ләбендә мәдрәсә бар. Анда һәр теләгән кешегә өч ел дәвамында түләүсез уку мөмкинлеге тудырылган. Ә «Мөхәммәдия» профессиональ имамнар әзерли», дип ассызыклады әңгәмәдәшем.
ТР Диния нәзарәта җавабына караганда, кызлар өчен тулай торак Казанның Кызыл Кокшай урамында булачак. Бу аерым бина. Анда ремонт 10 августка төгәлләнә. Моңарчы кызлар яшәгән Зәңгәр мәчеттәге шартлар кызлар яшәрлек түгел.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үзгәрешләр булачак, яңа укытучылар да киләчәк. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәсьәләсендә бүгенгә төгәл җавап юк. Чөнки бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мәсьәләсендә җыелыш көтелә. Ул ябык җыелыш булачак.
Без Рөстәм хәзрәтнең үзенә чыктык. Аңа «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә сез чыннан да беренче урынбасар булып киләсезме? Бу кемнең тәкъдиме? Мәдрәсәдә килеп чыккан конфликт уңаеннан ни әйтә аласыз? Сезгә мәдрәсә шәкертләре каршы чыга икән, бу ни сәбәпле? Мәдрәсәдә торак һәм түләү проблемаларын ничек хәл итәргә уйлыйсыз?» кебек сораулар бирәсе идек.
Әмма ул әлегә бу сорауларга җавап бирә алмавын әйтеп трубканы куйды.
Интернет киңлекләрендә Зөлфәт хәзрәтнең аудиоязмасы да йөри. «Соңгы вакытта мәдрәсәгә караган төрле имеш-мимешләр йөри. Алар чынлыкка туры килми. Мин Зөлфәт хәзрәт мәдрәсәдә шул ук дәрәҗәдә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып калам. Бу хакта мөфти хәзрәтебез раслады. Төрле фетнәләргә бирешмик. Уяу булыйк!» – дигән ул.
ТР Диния нәзарәте карамагында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен «билгесез кешеләрнең явызлыгыннан» яклап имза куючылар исемлеге дә бар. Исемлек Резеда Закированың үзеннән башлана – анда барлыгы 185 фамилия тора.
«Кызларның тулай торакта егетләр янында яшәве өчен «кайгыручылар» аларның мәдрәсәдә дәресләр вакытында бергә укуына ник аптырамый икән?» – дип гаҗәпләнүен белдерде Резеда ханым.
Белешмә: Беренче мәдрәсә 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә шәкертләр укытып чыгара. 1918 елда ябыла. Бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елдан мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Ачтырган вакытта зур гауга куба – Габдулла Галиулла, Исхак Лотфуллин, бер төркем шәкертләр белән мәдрәсә бинасына керә дә, чыгудан баш тарта. Шул вакыттан бирле мәдрәсә статусында эшли.
Тукай урамында 34нче йортта урнашкан.