«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә гауга: директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт үз вазифасында каламы?
«Мөхәммәдия» шәкертләре: «Зөлфәт хәзрәтне вазифасыннан азат итүгә без катгый каршы»
Интернет киңлекләрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә инде 23 ел дәвамында директор урынбасары булып эшләүче Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны вазифасыннан азат итәләр, аның урынына яңа кандидат та билгеле дигән хәбәр таралды.
Ватсап буенча яшен тизлегендә кешедән кешегә күчеп йөргән әлеге хәбәр уку йортының шәкертләре һәм киң җәмәгатьчелектә ыгы-зыгы уятты. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең студентлары, Зөлфәт хәзрәтне урыннан алуга кискен каршы булуларын белдереп, «Мулла из-за угла» телеграм төркемендә күмәк язылган хат урнаштырды. Аның эчтәлеге болайрак:
«27 июль «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентлары өчен хәлиткеч, бик үк күңелле булмаган, хис-кичерешләр тудырган көн.
Бүген, 2022 елның 27 июлендә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 23 ел дәвамында директор урынбасары булып эшләгән Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны вазифасыннан алырга җыеналар һәм хәзерге вакытта аның урынына башка кандидатны килештерәләр.
Зөлфәт хәзрәтнең тырышлыгы белән мәдрәсәбез бүгенге көнгә кадәр эшләп килә. Ул аңа күпме хезмәт, тәҗрибә, вакытын сарыф иткән, мәдрәсәдә тәүлекләр буе эшләп, аның аякка басуына, лаеклы яшәешенә бөтен көчен салган кеше.
Мәдрәсәбездә бер генә секта да, бер генә хәрәкәт тә тамыр җәймәде. Бу - Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның турыдан-туры казанышы. Бар да тырышып карады, әмма барып чыкмады.
Челтәрдәге ирекле мәгълүматларга караганда, яңа кандидатны администрация аша килештерергә китерәчәкләр (бәлки китергәннәрдер дә инде).
Мондый хәл, мәдрәсәнең эчке җитәкчелеген, ягъни мәдрәсә директоры урынбасарын шундый югары дәрәҗәдә килештерү, Татарстандагы заманча Ислам тарихында беренче тапкыр күзәтелә.
Без, Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертләре һәм мөгаллимебезне хөрмәт итүче һәм яратучы Зөлфәт хәзрәтнең студентлары буларак, аның вазифасыннан алынуына катгый рәвештә каршы киләбез. Безнең тавыш бирү һәм сайлау хокукыбыз бар. Бүгенге көнгә кадәр мәдрәсәбезнең директор урынбасары итеп Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны сайладык һәм алга таба да сайлаячакбыз», - дип яза алар.
Дөрес, әлеге хат каналда озак тормады, аны ни сәбәпледер алып аттылар.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: «Төрле фетнәләргә бирешмик»
Әлеге сүзләргә ачыклык кертергә теләп, Зөлфәт хәзрәт Габдуллинга шалтыраттым. Кесә телефоны тотмагач, эш телефонын җыйдым. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Зөлфәт хәзрәтнең әлеге җәйге ялда булуын, эшкә бары тик дүшәмбе көнне генә чыгачагын әйттеләр. Зөлфәт хәзрәт, чыннан да, Свердловски якларында сәфәрдә булып чыктык. Интернет начар булу сәбәпле, аның белән ватсап аша языштык.
Зөлфәт хәзрәт үзенең вазифасыннан алынуы турындагы хәбәрнең бары тик гайбәт сүзләр генә булуын искәртеп, барлык дин кардәшләребезгә үзенең үтенечен җиткерде.
«Хөрмәтле дин кардәшләрем. Соңгы вакытта мәдрәсәгә караган төрле имеш-мимешләр йөри. Алар чынбарлыккаа туры килми. Мин, Зөлфәт хәзрәт, мәдрәсәбездә шул ук дәрәҗәдә (укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары) булып калам. Моны мөфти хәзрәтебез раслады. Төрле фетнәләргә бирешмик», – диде ул.
Зөлфәт хәзрәт сүз таралуга «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәбәпче булуын әйтте. «Мин мөфти хәзрәт белән элемтәгә чыктым. Ул бу сүзләрнең хаклыгын расламады», – диде ул.
Шушы урында Зөлфәт хәзрәт белән элемтәбез тагын югалды. Рөстәм хәзрәткә кагылышлы өлешенә ачыклык кертеп бетерергә өлгермәгәч, Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның үзенә шалтыратырга булдым.
Рөстәм хәзрәт: «Барлык сорауларыгызга Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җавап бирер. Мин әлегә бу турыда сөйләргә теләмим», - диде.
Диния нәзарәте матбугат хезмәте: «Зөлфәт хәзрәт эшли һәм эшләвен дәвам итәчәк»
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова да сорауларыбызга җавапны кыска тотты.
«Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Зөлфәт хәзрәт эшли һәм эшләвен дәвам итәчәк», - диде ул. «Бер гайбәтнең дә нигезе булмый калмый. Каян чыккан сүзләр соң бу?» - дигән соравыбызга да: «Нигезсез», - дип кенә язып җибәрде.
«Мөхәммәдия» студентлары күктән алып язмаган бит инде бу хатны. Утсыз төтен булмаган кебек, моның ише имеш-мимешләр дә буш урында чыкмый ул. Рөстәм хәзрәт белән диния нәзарәте бу теманы шулай тиз генә ябып куйсалар да, гауга социаль челтәрләрдә дәвамлы булды.
«Мулла бабай» каналы: «Зөлфәт хәзрәт үзе үк бу гайбәтләрнең чынга әверелүеннән куркып тора»
«Мулла бабай» телеграм каналы, «Мулла из-за угла» каналын гайбәтләрдә «махсуслашуда» гаепләде. «Гайбәтләр шул дәрәҗәдә күперде ки, Зөлфәт хәзрәт әлеге сүзләрне кире кагып, мөрәҗәгать белән чыгарга мәҗбүр булды», – ди алар.
Канал язуынча, Зөлфәт хәзрәт үзе үк әлеге гайбәтләрнең чынга әверелүеннән куркып тора һәм үзен яклап язган телеграм каналлар «тырышлыгы» белән мәгълүмати гауга оештыручы интригант булып күренә. Әлеге пост аша болытларның ни өчен Рөстәм Хәйруллин фонында куера башлавы да азмы-күпме аңлашыла башлый.
«Элекке җитәкчелек вакытында кечкенә генә иске бинада эшләгән мәдрәсә бүген чын-чынлап чәчәк ата. Мәдрәсәгә ТР мөфтие Камил Сәмигуллин килгәч, уку йортына капиталь ремонт ясалды, ул иркен тулай торакка ия булды, заманча техника белән җиһазландырылды. Сәмигуллин уку йортына яңа кадрларны да тарта. Шулай ук мәдрәсә үзен төрле урыннарда яхшы яктан күрсәткән, ә хәзер мәдрәсәнең хуҗалык өлеше өчен җаваплы Рөстәм Хәйруллин тырышлыгы белән дә алга бара.
Әлбәттә, аның күптән түгел генә бу вазифага билгеләнүе дә бәхәсләр тудырган иде.
Шулай итеп, Габдуллинны яклап язган каналлар, чынлыкта, аңа ярдәм күрсәткән булып, хәзрәтне бу мәгълүмати гауганы оештыручы интригант итеп күрсәтергә тели. Зөлфәт хәзрәтне эштән куарга беркем дә җыенмады, ул үзе дә яңартылган мәдрәсәдәге урынын бирергә ашыкмый.
Ләкин хәзер директор урынбасары үзенең җитәкчелегенә каршы астыртын сугыш алып барган кебек күренә. Пычрак сәхнә арты уеннары уйнаучыны янәшәдә тотарга кирәкме икән, без мөфти урынында булсак, бу турыда ныклап уйланыр идек», - дип яза алар.
Блогер Рәсүл Тавдиряков: «Әлеге хәзрәткә карата, чыннан да, ниндидер капкын корылган»
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең студентлары язган хатны урнаштырган «Мулла из-за угла» телеграм каналын алып баручы блогер Рәсүл Тавдиряков исә бу тавыш болай гына чыкмаган дигән фикердә. Ул «Мөхәммәдия» шәкертләре юллаган хатны телеграмнан тиз арада алып атуының сәбәбен дә күрсәтә.
«Миңа кичә төнлә белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ниндидер проблемалар булуы турында унлап хат килде. Янәсе анда директор урынбасарын куарга җыеналар, тулай торак белән ниндидер кыенлыклар бар. Уку йортының студентлары минем бу проблеманы яктыртуымны сорап язды. Минем каналым альтернатив фикерләр мәйданы булып санала. Мин биредә барлык кешеләргә дә үз сүзен әйтү мөмкинлеге бирәм. Шуңа күрә мин әлеге хатны каналымда урнаштырдым», - дип сөйли ул.
Рәсүл сүзләренчә, иртә белән аңа Диния нәзарәте вәкилләре шалтырата башлаган.
«Барысы да интригантлар, бу сүзләр гайбәт дип әйттеләр. Янәсе болар барысы да спекуляция һәм мин дә шушы тикшерелмәгән мәгълүматны таратуда катнашам икән.
Яхшы, мин хаклы түгелдер дип, видеоны алып аттым. Ләкин, уйлап карасаң, бу да фикер иде, һәр кешенең үз сүзен әйтергә хакы бар.
Ә Диния нәзарәте чит фикерне кабул итми торган, аны тамырдан кисә торган ниндидер дәүләт органына әверелгән. Без барыбыз да чиновникларның альтернатив фикергә карата нинди карашта булуын беләбез.
Мин видеоны алып аттым. Ә хәзер башка, нәзарәткә якынрак телеграм каналлар «гайбәтләрдә махсуслашкан каналлар ялган мәгълүмат тарата», дип язып чыкты. Ләкин мөфтигә мондый хәзрәт кирәкме икән дигән булып, үзләре үк шушы хәзрәт ягына таш аталар. Утсыз төтен булмый, димәк әлеге хәзрәткә карата чыннан да ниндидер капкын корылган.
Бурның бүреге яна ди. Мине гайбәт таратуда гаепләүчеләр, бу сүзләрнең гайбәт булмавын үзләре үк раслады. Бу хәлләр нигезсез килеп чыкмаган», - дип сөйләгән Рәсүл.
Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин: «Мөхәммәдия» директорына тагын бер урынбасар алу турында сүз барды»
Бу вакыйгага Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин ачыклык кертте.
«Зөлфәт хәзрәт Габдуллинны вазифасыннан азат итү турында сүз алып барылмады. «Мөхәммәдия»нең яңа тулай торагы төзелеп бетә, тагын бер зур яңа бинасы булачак. Әлбәттә, алар белән идарә итү өчен мөфтиебезгә тагын бер ярдәмче кирәк. Мәдрәсәбезнең директоры булып мөфти үзе тора, ә Зөлфәт хәзрәт аның урынбасары. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тагын урынбасар кирәк булуы турында сөйләшендек. Бәлки бу вазифага Рөстәм хәзрәт Хәйруллин куелыр дигән сүз булды. Ләкин бу әле тәгаен хәл ителеп бетмәгән. Сүз Зөлфәт хәзрәтне эшеннән азат итү турында бармады.
Рөстәм хәзрәт «Гаилә» мәчетенең имамы. Ул мөфтинең урынбасары булган кеше. Шуңа күрә аның оештыру эшләре буенча тәҗрибәсе зур. Ул да мәдрәсәгә килеп эшли башласа, моның файдасы зур булыр дип уйлыйм. Чөнки мәдрәсенең форматы бераз үзгәрәчәк, биналары да артачак. Аның белән идарә итү өчен өстәмә бер кадр булу комачауламас.
Студентлар хәзер каникулларда, уку йортында беркем дә юк. Телеграмда сарафан радиосыннан чыккан сүзләр таралган», - диде ул.
Мәдрәсәне тәмамлаган бер ханым (исемен күрсәтмәүне үтенде) әйтүенчә, җәйге отпуск вакытында Зөлфәт хәзрәтне беренче урынбасар вазифасыннан гади урынбасар итеп күчергәннәр. Шул рәвешчә, ул мәдрәсә эшчәнлеге буенча карар кабул итү хокукына ия булмый. 2016 елда шушындыйрак вакыйга булган иде инде, диде безнең чыганак - Наил хәзрәт Яруллин отпуск вакытында вазифасыннан китә. Моны ул вакытта Феофан православ академия директоры булды, мөфти мәдрәсә директоры булырга тиеш дип аңлаталар. Хәзерге вакытта кызлар яшәгән тулай торактан кешеләрне чыгардылар, ни өчен шулай икәнен белмибез, диде шәкерт.
«Интертат» әлеге вакыйганы күзәтүен дәвам итәчәк.