Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мотоциклда бәрелеп үлгән Альбина Сәфәрова турында: «Күтәрә алмаслык фаҗига... Кызы калды»

Рэп җырлап танылган Альбина Сәфәрова төнлә фаҗигале рәвештә һәлак булды.

news_top_970_100
Мотоциклда бәрелеп үлгән Альбина Сәфәрова турында: «Күтәрә алмаслык фаҗига... Кызы калды»

Төнге 12дә Казанның Совет районында, төгәлрәк – Нагорный бистәсе белән Дәрвишләр торак массивы арасында Тынычлык урамында автоягулык салу станциясе янында мотоцикл һәм җиңел машина катнашында юл фаҗигасе була. Opel автомобиле йөртүчесе ике тоташ сызык аша ягулык станциясенә борылганда Suzuki мотоцтиклы белән бәрелешә.

Мотоцикл йөртүче исән калган, ә пассажиры үлгән. Ул – 32 яшьлек рэп башкаручы Альбина Сәфәрова. Мотоцикл белән 28 яшьлек егет – Альбинаның йөргән егете идарә иткән. 

Альбина Сәфәрова «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтына мотоцикл белән фотолар керткәләгән булган. Мотоциклларны яратуы күренеп тора.

Альбина Сәфәрова исеме 2010 елларда интернет киңлекләрендә чәчрәп чыкты. Машинада утырган кызның рэп башкарган видеосы вируслы ролик булып таралган иде. Альбинаның дусты Интернетка, кызык өчен генә дип, аның рэп укыган видеоязмасын урнаштырган булган, шуннан кыз ул вакытта популяр булган Гуф, Птаха кебек рэперлар дәрәҗәсенә җитә диярлек. Видеода ул «АК-47» төркеменең «Тем кто с нами» дигән җырын башкара.

Фото: © скриншот

Аннан соң гади генә Казан кызы Альбина Россия клубларында чыгыш ясый башлый, «YouTube» йолдызына әйләнә. Йолдыз булып киткән Альбина турында «Әсгать Сәфәров кызы» дигән сүзләр дә чыга – имеш, ул Эчке эшләр министры кызы булганга танылган. Аны кемнеңдер сөяркәсе булуда да гаеплиләр. «Чынлыкта һич тә алай түгел. Мин барысына да үз көчем белән ирештем һәм моның белән горурланам», – дигән булган Альбина 2012 елда «Интертат»ка биргән интервьюда.

Ул үзенең хулиганнарча тормыш рәвеше алып баруы турында сөйләгән. Альбина әни кызы түгел, ә әтисенең «малае» булып үскән.

Мине яхшырак аңлар өчен, әтинең гаиләдә малай тууын теләгәнен әйтергә кирәктер. Шуңа күрә 5 яшьтән үк ул мине үзе белән балыкка йөртте. Без аның белән машина капоты астында да бергә казындык, мылтык та сүтеп җыйдык... Мондый тәрбия алгач, аңлашыла инде, мин күбрәк малайлар белән дус идем. Кызлар өчен әни иң якын дус, дип әйтәләр, миңа исә киресенчә. Әтигә бөтен серләремне дә сөйли алам, – дигән ул.

Фото: © Альбина Сәфәрованың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтыннан

Балачакта әнисе бик кырыс тотса да, кыз 15 яшендә клубта гоу-гоу бии башлый. Аның кар яуганда урамда биегән видеосы да чыккан иде.

«Минем һәм әти-әнием фикеренчә, инсафлы кыз – тулы иректә булып та, билгеле бер кысалардан чыкмаучы кыз ул. Әни баштарак артык ирек биреп, бозылып китүемнән, наркоман яисә фахишәгә әйләнүемнән курка иде (көлә). Ләкин әти һәрвакыт: «Минем кызым андый булмаячак», – дип әйтә килде. Мин чаманы беләм», – дип аңлаткан булган ул интервьюда.

Ул вакытта Альбинаның ярымшәрә кыяфәттә муенына ярымай таккан килеш гоу-гоу биегәндә төшкән фотоларын тәнкыйтьләүчеләр дә күп булган. Ул үзенең, гаиләсенең дингә карашы турында: «Без дингә ышанабыз, ләкин аның кануннарын үтәмибез», – дигән. Шулай да мәчеттә еш булуын да, үзендә Аллаһы Тәгалә белән аралашу ихтыяҗы булуын да әйткән булган.

Намаз укырга өйрәнеп карадым, догалар да таптым, тик үзем аңламаган текстны укыйсым килмәде. Шуңа күрә Аллаһы белән рус телендә сөйләшәм. Безнең аралашу дусларча. Кешеләр Аллаһыга үзләренә авырлык килгән чакта гына мөрәҗәгать итә. Мин тормышымда барысы да яхшы вакытта да аның белән сөйләшәм, чын күңелдән рәхмәт әйтәм, – дигән Альбина. 

Рэпны ул 14 яшендә үк укый башлаган. Видеосы таралгач, Казан рэперлары үзләре белән эшләргә дә тәкъдим иткән. Иң беренче таралган видеода кызның тәмәке тартканы күренә, ул үзе дә бу гадәтен кире какмаган булган. «Үзем тәмәке тартам, ә менә исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллануга карата мөнәсәбәтем тискәре», – дигән булган 21 яшьлек кыз.

Соңрак, «Ютуб»та җанатарларының сорауларына җавап биргәндә, ул бу гадәтен дә ташлавын әйтә. 

10 ел элек киләчәккә планнары турында ул: «Алда нәрсә буласы үземә дә кызык. Планнар корырга яратмыйм, чөнки нәрсәдер барып чыкмаса, борчыла башлыйм. Мин, гадәттә, уйлыйм да, тиз генә эшләп тә ташлыйм, шундый чакта барысы да уңышлы килеп чыга. Якын арада үз альбомымны яздырасым килә. Шуның өчен бөтен көчемне куячакмын… Аллаһы миңа көч бирде, калганын инде үземә эшләргә кирәк», – дигән булган.

Шуннан бер-бер артлы җырлары чыгып тора. Үз стиленә тугры калып, машинада җыр башкарган видеоларны урнаштырып барган.

Мин аның җырларын белмим, дип уйлаган идем. Яңадан тыңлап чыккач, кайбер җырлары таныш булуын аңладым, ул елларда аның җырларын ишетмичә мөмкин булмагандыр.

Баштарак чыккан җырларында сүгенү сүзләре еш очраса, соңгыларында ул инде бераз тынычланган кебек. «Дилер» дип аталган соңгы җыры март аенда чыккан булган, ә аңа кадәр 2022 елның азагында «Домой» дигән җыры чыккан булган. «Барысы да яхшы булачак», – дип башлана ул. «Өйгә кайт, исән кайт», – дип кабатлана җырда. Бәлки, ул мобилизацияләнүчеләргә багышланган булгандыр, бәлки, шулай туры гына килгәндер. 

Альбина Сәфәрова шәхси тормышын социаль челтәрләрдә күрсәтмәгән. «Интертат»ка интервью биргән вакытта, «йөргән егетем бар» дигән булган. Бу фаҗига белән бәйле хәбәрләрдә дә аның йөргән егете булуы аңлашыла. Альбинаның социаль челтәрдәге аккаунтында бәләкәй бала белән төшкән фотолары бар. Ул фотоларны 2016 елда керткән булган. Альбинаның фотолары астына язылган комментарийлардан аның кызы калуы аңлашыла. Хәзер ул балага 6-7 яшьләр тирәседер.

Фото: © Альбина Сәфәрованың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге аккаунтыннан

«Искиткеч кеше иде»

Альбина Сәфәрова «квартал кызы» буларак билгеле булган, чөнки ул Яңа Савин районында яшәгән, 143нче мәктәпне тәмамлаган. Аннан КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтын тәмамлый (ул вакытта КГФЭИ булган). Альбинаның курсташы Альбина Гатауллина бергә укыган елларны искә алды. 

Бу хәбәрне ишеткәч, гомумән ышанмадым. Дөрес түгелдер, дип, интернетны ачып карадым… Без аның белән бергә 5 ел КГФЭИда укыдык. Ул күз явын алырдай матур, сөйкемле, ачык күңелле иде. Соңгы курсларда укыганда рэп җырлый башлады. Ул матурлыкны ярата иде. Берсендә лекциядә утырабыз: «Аблинка (ул гына миңа шулай дип эндәшә иде), иртәгә бизәнгечләр алып кил. Мин синнән курчак ясыйм», – диде. Икенче көнне ул мине бизәндереп куйды. Хатын-кыз матур булырга тиеш, ди иде…

Искиткеч кеше иде. Әти-әнисенә нинди тирән кайгы… Минем сүзем юк, бу бит – күтәрә алмаслык фаҗига. Альбинаның кызы калды… – диде курсташы. Ул да, кызына 6 яшьләр тирәседер, дип фаразлады. 

Альбинаның курсташлары аны соңгы юлга озатырга барырга җыенган булган, тик өлгермәгәннәр. Альбинаны бүген төш вакытында җирләгәннәр. 

«Казанские Ведомости» Альбинаның продюсеры белән элемтәгә кергән. «Аның мирасы дөньядагы күп кешеләрне илһамландырыр, дип ышанам», – дигән Андрей Демитриев.

Мин аның эш сөючәнлеген һәм яхшы мәгънәдә үзсүзлеле булуын әйтә алам, бу сыйфатлар аңа карьерасында уңышка ирешергә ярдәм итте. Музыкадан тыш, ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен психолог иде. Ул кеше белән сөйләшә һәм проблемаларны чишә белә иде. Альбина – җырлар авторы, һәм бу аның гениальлеге булды, ул кирәкле сүзләр белән текстны секундлар эчендә уйлап таба, – дип сөйләгән ул. 

Альбина Сәфәрованың социаль челтәрләрдәге фотолары астында күпләр кайгы уртаклаша. 

«Аның җырларын бөтен район белән тыңлый идек. «По Казани» җыры һәрвакыт хәтердә булачак. Бик яшь, матур килеш китте», «Альбина минем беркайгысыз яшьлегем белән күз алдына килә иде», «Балачак өчен рәхмәт», «Мәктәптә укыганда тыңлый идек», «Якты елмаюыңны безгә калдырып киттең. Синең тавышың, елмаюың, «эләктереп ала» торган сүзләрең, көлүең һәрвакыт безнең белән булачак», – дип язганнар. Күпләр бер сүз белән генә: «Легенда», – дип язып куйган. 

Альбина аклы-каралы соңгы сторисны кичә керткән булган. 

Продюсерының хатыны Алисә Дмитриева бүген Альбинаны соңгы юлга озатырга баруларын әйтте. Ул тормыш иптәшенең Альбина белән 2020 елларда эшли башлавын искә алды.

Ул искиткеч кеше иде. Ирем белән яңа җырлар чыгардылар. Бүген дә Альбинаның әнисе Әлфия апа иремә рәхмәт әйтте. «Кызым иҗат, җырлары белән яшәде. Иҗатка кайтуына бик сөенде, күзләре яна башлады. Безгә кызыбызның тавышы калды», - диде.

«Мин Альбина һәм аның кызы Айза белән Милли китапханәгә барган идек. Якын аралашканда, Альбина Сәфәрова бөтенләй башка кеше. Анда бернинди пафос юк, ул бик изге күңелле, елмаючан, кояш нуры кебек кеше иде. Ул кызын бик яратты, бер-берсенә бик якын иделәр. Китапханәдә мин аның ни дәрәҗәдә укымышлы булуына шаккаттым. Ул классик әдәбиятны бик яхшы белә. Күп укыганга, сүзләр агымын рэпка сала башлагандыр, дип уйлыйм. Ул әдәбиятны бик ярата иде, кызына да китаплар алдылар», - дип искә алды ул.

Алисә Альбинага беренче тапкыр кадакларга басарга ярдәм иткән булган.

«Кызлар белән бергә җыелган идек. Кадакка басар алдыннан һәр кызның ниндидер нияте, теләге «запрос» бар иде, ә ул кадакка дөньяга рәхмәт әйтеп басты. Мин аны кулыннан тотып тордым, озак кына күзгә-күз карашып тордык. Күзләренең тирәнлеген мәңге онытасым юк.

Бик кызганыч, шундый көчле кеше иде. Аның көчле булуы һәм үз-үзенә ышануы башкаларны куркыткандыр, бәлки, читтән карагач пафослы кебек тоелгандыр. Чынлыкта ул бик ихлас кеше иде. Ул һәркөнне төнгә кадәр эшли иде, аның бер генә ял көне бар иде. Тырыш булды. Музыкага кичен яки төнлә генә вакыты кала иде, җырларны да шул вакытта яздырдылар.

Әти-әнисе аны бик ярата иде, белүемчә, ул гаиләдә бердәнбер бала. Әнисенә көчле булырга кирәк, чөнки оныгын да тәрбиялисе бар. Альбинаның кызы әнисен озатырга килгән иде. Чәчәкләр тотып килгән бала, әнисе белән сөйләште... Хушлашырга Айзаның әтисе дә килгән иде. Бик үп кеше җыелган иде, машиналар да күп булды, ир-атлар күп җыелды», - дип сөйләде ул.

Альбина Сәфәрованың туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100