Гади Казан кызы Интернет йолдызы булып китәр дип кем уйлаган, 21 яшьлек Альбина Сәфәрова моны үзе дә аңлый алмый. Бу кыз халык мәхәббәтен ничек яулаган дисезме? Рэп укып, ул бу жанрның «ветераннары» Гуф һәм Птаха белән бер дәрәҗәдә популярлык казанды. Бер-ике ел элек Альбинаның дусты Интернетка, кызык өчен генә дип, аның рэп укыган видеоязмасын урнаштырган. Хәзер инде Альбина Россия клубларында чыгыш ясый, «YouTube» сайтында аны миллионлаган кеше карый. Интернетта «Альбина» дип эзләсәң, шунда ук «Сәфәрова» килеп чыга. Үзенең тормышы, мәхәббәте һәм киләчәккә өметләре турында рэп укучы кыз безгә менә ниләр сөйләде.
Көндәлек тормышта Альбина камера алдындагы кебек кыланмый. Тәкәббер дә түгел. Аңа балаларда була торган оялчанлык хас. Минем белән очрашкач та, башта ул күзгә туры карый алмый утырды, бераздан үзенә берни янамавын аңлагач, тынычланып калды. Без аның белән өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Сөйләмендә җырларындагы кебек урам интонациясенең эзе дә юк.
- Тормышта син бөтенләй башка, - дидем мин Альбинаның самими йөзен күз төшереп.
- Бүген бизәнмәдем шул, - дип көлде ул.
- Кулыңда нинди зур җәрәхәт эзе бу?
Сөйләсәң озакка китә. Хулиганнарча тормыш рәвеше алып баруның эзләре бу... Мине яхшырак аңлар өчен, әтинең гаиләдә малай тууын теләгәнен әйтергә кирәктер. Шуңа күрә биш яшьтән үк ул мине үзе белән балыкка йөртте. Без аның белән машина капоты астында да бергә казындык, мылтык та сүтеп җыйдык... Мондый тәрбия алгач, аңлашыла инде, мин күбрәк малайлар белән дус идем. Кызлар өчен әни иң якын дус дип әйтәләр, миңа исә киресенчә. Әтигә бөтен серләремне дә сөйли алам.
Альбина, син 15 яшьтә гоу-гоу биюче булып эшли башладың. Әти-әниең кая карады?
Әйтсәм ышанмассың, ләкин минем әни бик кырыс кеше. Балачакта ирек бөтенләй юк иде. Мин әнидән: «Нигә башкалар урамда теләгән кадәр йөри, ә миңа 15 минут кына ярый?» - дип сорый идем. Ул: «Син - башкалар түгел», - дип җавап бирә иде. Шулай да өлкән сыйныфларда «XL»га дискотекага җибәрә башладылар. Хәзер әни Интернетта минем турыдагы барлык яңалыкларны да күзәтеп бара. Минем иҗатыма тыныч карый. Бары тик усал фикерләр ишетсә генә борчыла. Нигә кешеләр сине фахишәгә тиңли, ди? Мин алар көнләшкәнгә шулай язалар, дип җавап бирәм. Күпләр бит әйләнә-тирәдәгеләрнең фикереннән курыкмыйча, үзе теләгәнне эшләргә җөрьәт итми.
Димәк, син ике төрле тормыш алып бармыйсың: «Интернеттагы Альбина» белән «өйдәге Альбина» - икесе дә бер кеше?
Минем һәм әти-әнием фикеренчә, инсафлы кыз - тулы иректә булып та, билгеле бер кысалардан чыкмаучы кыз ул. Әни баштарак артык ирек биреп, бозылып китүемнән, наркоман яисә фахишәгә әйләнүемнән курка иде (көлә). Ләкин әти һәрвакыт: «Минем кызым андый булмаячак», - дип әйтә килде. Мин чаманы беләм.
Интернетта синең ярымшәрә кыяфәттә муеныңа ярымай таккан килеш гоу-гоу биегәндә төшкән фотоларыңны тәнкыйтьләп чыктылар. Дингә карашың нинди?
Туганнарым дин тота - намаз укый, ураза тота. Ләкин әти-әниемнең дингә мөнәсәбәте башкачарак: без дингә ышанабыз, ләкин аның кануннарын үтәмибез. Шулай да мин мәчеткә еш йөрим. Аллаһы белән аралашу ихтыяҗын сизәм, бу миңа җиңеллек китерә. Намаз укырга өйрәнеп карадым, догалар да таптым, тик үзем аңламаган текстны укыйсым килмәде. Шуңа күрә Аллаһы белән рус телендә сөйләшәм. Безнең аралашу дусларча. Кешеләр Аллаһыга үзләренә авырлык килгән чакта гына мөрәҗәгать итә. Мин тормышымда барысы да яхшы вакытта да аның белән сөйләшәм, чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Тормышыңда рэп кайчан пәйда булды?
Рэпны мин 14 яшьтән укый башладым, башта көзге каршында – үземне сәхнәдә чыгыш ясаган кебек күз алдына китерә идем. Минем Андрей исемле дустым бар, аның белән инде өч ел аралашабыз. Ир-егетләр белән хатын-кызлар арасында дуслык булмый диләр, бу дөрес түгел. Бервакыт Казанда «Парк Хаус» бинасы янында утырганда, ул миңа камерага рэп укырга тәкъдим итте. Соңыннан, минем ризалык белән, аны Интернетка урнаштырды. Берникадәр вакыттан соң әлеге ролик бөтен Интернетка таралды. «Вконтакте»дагы битемә халык кереп тулды. Бераздан миңа Казан рэперы Сквозның дусты диджей Бази «ЦАО Казан» студиясендә трек яздырырга тәкъдим итте. Без Сквоз белән «Казан буенча» исемле трек яздырдык, рэп-карьерам шуннан башланып китте.
Интернетта урнаштырылган видеороликларыңны мактаучылар да, тискәре фикер белдерүчеләр дә җитәрлек. Әллә нәрсәләр язып бетерәләр. Моңа ничек карыйсың?
Башта кайгыра идем. Хәзер тыныч калырга тырышам. Һәркем үз фикерен әйтергә хаклы. Иң ачуны китергәне шул: минем әти-әнием турында начар сүзләр язалар. Андый кешеләргә мин: «Үзең белмәгән кеше турында ничек шулай дип әйтергә хакың бар?» - дип җавап язам. Ә алар моңа шатланып: «Йә, Алла! Син миңа җавап бирдең! Мин чынлыкта алай уйламыйм бит, синең моңа мөнәсәбәтеңне генә тикшереп карыйсым килдем...», - дип язалар. Моңа ни әйтәсең инде? Аллаһы үзе кичерсен.
Андый тискәре фикерләрне уңышсызлыкка дучар булган кешеләр яза. Аннан соң озак еллар рэп укып та минем кебек таныла алмаганга күрә эчләре поша. Шуңа күрә минем йә акчам күп, яки арттан этүчем бар («ул бит Әсгать Сәфәровның кызы»), яисә «ул берәрсенең сөяркәседер» дип әйтәләр... Чынлыкта һич тә алай түгел. Мин барысына да үз көчем белән ирештем һәм моның белән горурланам.
Күп кешеләр озак еллар омтылган әйбергә шулай бик тиз ирешүемә оялып та куям. Мине «велосипедта атланган аю» рәвешендәге феномен дип атыйлар, чөнки рэпны җиренә җиткереп укучы кызлар сирәк очрый.
Иҗатыңа кемнәр мөкиббән китүен беләсеңме?
Хатларга караганда, төрле кешеләр: хәрбиләр дә, өйдә бала карап утырган әниләр дә яза. Шулай да күпчелеге - 12-13 яшьлек балалар. Аңлавымча, мине илдәге наркоманнарның яртысы тыңлый, үзләренә тиңлиләр булса кирәк. Мондый популярлык белән горурланырга кирәк микән дип уйлыйм? Әгәр инде хирург булып, 10 мең кешенең гомерен саклап калсам, горурланыр идем! Кайвакыт концертларда кызлар залда «Альбина Сәфәрова, без сине яратабыз!» дигән плакатлар күтәреп чыга. Кайберәүләр мине күргәч, шашына башлый. Минем сәхнәгә чыгуым тамашачыда нинди хис-тойгылар уятуын күргәч, нишләргә дә белмичә аптырап калам…
Үзеңне балалар да тыңлавын белә торып, ни өчен җырларыңда наркотикларны пропагандалыйсың?
Жанрның таләпләре шундый, ләкин мин аннан качарга тырышам. Үзем тәмәке тартам, ә менә исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллануга карата мөнәсәбәтем тискәре.
Ә сәясәт белән кызыксынасыңмы?
Телевизор карамыйм, чөнки ул кешене юкка чыгара торган әйбер. Дөреслек булмаган әйберне кабул итә алмыйм.
Синең иҗатың белән кызыксынучылар шәхси тормышың турында берни дә белми…
Йөргән егетем бар, исемен әйтмим, без аның белән бер-беребезне «Иркәм» дип атыйбыз. Минемчә, чын ир кеше: «эшлибез», «барабыз», «сатып алам» дип әйтергә тиеш. Егетем шундый. Минем белән мөнәсәбәтләр кору җиңел түгел. Мин йолдызлыгым буенча - Кучкар. Минем үз теләкләрем беренче урында тора. Дөреслекне яратам. Ә сине яратмасыннар дисәң, өч төрле эш эшләргә кирәк: беренчедән, дөресен әйтергә, икенчедән, ешрак әйтергә, өченчедән, бөтенесенә әйтергә.
Шушы көннәрдә генә КДФИИда диплом якладың…
Ул өйдә тузан җыеп ятар, мөгаен. Пластик хирург булырга хыялланган идем, тик мәктәптә химия укытучысы мине яратмады, химияне яхшы билгегә тапшыра алмаячагымны аңладым. КДФИИга мин әнием кушканга бардым. Ул 30 елдан артык икътисадчы булып эшләде. «Тормышта икътисадчы һөнәренең кирәге чыкмый калмас», - диде. Хәзер күпләр нәкъ шулай эшли: диплом алу өчен генә укый.
Киләчәктә нишләргә уйлыйсың?
Шушы минутта өздереп кенә берни дә әйтә алмыйм. Алда нәрсә буласы үземә дә кызык. Планнар корырга яратмыйм, чөнки нәрсәдер барып чыкмаса, борчыла башлыйм. Мин, гадәттә, уйлыйм да, тиз генә эшләп тә ташлыйм, шундый чакта барысы да уңышлы килеп чыга. Якын арада үз альбомымны яздырасым килә. Шуның өчен бөтен көчемне куячакмын… Аллаһы миңа көч бирде, калганын инде үземә эшләргә кирәк.