«Мөселманның Аллаһтан ялварып сораганы буш калмас»
Бүген Зөлхиҗҗә аеның унынчы көне - мөселманнар өчен иң зур бәйрәм - Корбан гаете.
Татарстан мәчетләрендә Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары 2 сәгать 30 минутта башланды. Республикакүләм гает Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан Галиев мәчетендә узды. Бәйрәм хөтбәсен һәм намазын Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел бәйрәм чараларын хаҗ сәфәрендә уздыра.
Республикакүләм Корбан гаете бара иртәнге намаз һәм Коръән хафиз Сәидкамал Сөеновнең сүрәләр укуы белән башланып китте. Сәидкамал Сөенов – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәкерте. Ул Коръәнне 15 яшьтә яттан өйрәнгән. Мисырның Әл-Әзхар университетында һәм Төркия мәдрәсәләрендә белем алган.
Галиев мәчетендәге бәйрәм намазына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Илфар хәзрәт Хәсәнов барлык мөселманнарны әлеге изге бәйрәм белән тәбрикләп, Корбан гаетенең тарихына мөрәҗәгать итте һәм әлеге бәйрәмнең асылы хайван чалуда түгел, ә диндарлыкта һәм тәкъвалыкта икәнен аңлатты.
«Корбан чалуның мәгънәсе - хайванда һәм аның итендә түгел, күндәмлек күрсәтү, тәкъвалык һәм диндарлыкта. Ел да корбан чалу - Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну ул. Корбан чалып без Аллаһыбызга тугрылык күрсәтәбез, аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнлегебезне дәлиллибез», — диде ул.
Илфар хәзрәт Хәсәнов корбан итенең кемнәргә таратылырга тиеш икәнлеген аңлатты. Бүгенге вазгыять кысаларында Корбан бәйрәменең аеруча әһәмиятле булуын, аның кешеләрне бер-берсенә якынайтуын билгеләп үтте.
«Корбан бәйрәме, корбан чалып, үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару - кешеләр арасындагы аермалыкны бетерә. Аларны берләштерә, тигезли, үзара кардәшлек, дуслык җепләрен ныгыта. Шушы изге бәйрәм көннәрендә ниятләребезне дөресләп, әлеге йоланы кимчелексез итеп тапшыру мөмкинлеге насыйп булса иде», - диде ул.
Илфар хәзрәт корбан итенең өч өлешкә бүленергә тиеш икәнлеген сөйләде.
«Чалыначак малларыгызның итләре өч өлешкә бүленә. Аның бер өлешен гаиләгезгә калдыру хәерле. Корбан шулпасын авыз итәргә кирәк дигән сылтау аша балаларыбыз, әни-әниләребез белән җыелышып, бер өстәл артында ризыкланырга насыйп булсын. Моның мәгънәсе - гаиләбезне искә алу, әһәмиятен аңлау.
Итнең икенче өлешен күршеләргә, туганнарга таратырга кирәк. Без бүген шундый вазгыятьтә яшибез - уң һәм сул якта яшәгән күршеләребезне дә белмибез», - диде ул. Илфар хәзрәт Корбан бәйрәмен күрше хакын хаклауга сәбәп дип атады.
Хәзрәт әйтүенчә, итнең өченче өлеше ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, фәкыйрьләргә, авыруларга таратылырга тиеш. «Шушы изге көндә иттән өлеш чыгарып, аларның күңелен күреп, бөек Раббыбызның рәхмәтенә ирешсәк иде», - диде ул.
Илфар хәзрәт Хәсәнов халыкка Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.
Ул вәгазендә барлык мөселманнарны сабыр булырга, авыр вакытта Аллаһы Тәгаләгә сыенырга һәм аннан ярдәм сорарга чакырды.
Илфар хәзрәт Аллаһы Раббыбызның кешелекне барлык золымнардан коткару кодрәтенә ия булуын әйтте. Түземлек, Аллаһы Тәгаләгә тугрылык үрнәге итеп үзенең иң авыр минутларында да иман ныклыгын югалтмаган Ибраһим галәйһиссәламне китерде.
«Аның Раббыбызга мәхәббәте шуның кадәр көчле була ки, ул һәр эштә үз-үзен аямыйча, аның васыятьләренә таяна. Бер генә ярдәмчесе булмаса да, Аллаһының кодрәтенә ышану, ныклы иман аның тугры юлдашына әверелә», - диде ул.
Илфар хәзрәт сүзләренчә, хәтта җәзага тартылганда да Ибраһим галәйһиссәламнең иманы какшамый. «Тау хәтле биек учак ягып, пәйгамбәрне катапульта белән шунда ташлап яндырмакчы булалар. Пәйгамбәрнең Аллаһ ярдәменә ышануы бу уттан да көчлерәк була. «Аллаһы Тәгаләм генә бердәнбер ярдәмчем», - дип кабатлый ул. Раббыбыз аны ишетә, учакка очкан мәлдә Ибраһимгә ярдәмгә килә», - диде ул.
Хәзрәт авырлыклар килгәндә, сынаулар чорында Раббыбызга тугры булып, Аллаһым иң хәерле саклаучым дип аннан ярдәм сорарга кирәклеген искәртте.
«Кешеләр вакыйгаларны ашыктыра, кечкенә авырлыкларны да җиңә алмыйча, Раббыбыздан тиз арада ярдәм көтә. Ибраһим мөэминнәр өчен чын сабырлык үрнәге булып тора. Ул төрмәгә ябыла, үлем җәзасына тартыла, кул-аяклары бәйләнгән килеш, катапультага терәлеп торганда да аңа ярдәм килеп җитми. Аллаһы Тәгаләбез аңа утка таба очкан мизгелдә генә булыша. Аллаһыбыз хәтта пәйгамбәрләргә дә үзенең ярдәмен сабыр иткәннән соң гына күрсәтә», - дип билгеләп үтте Илфар хәзрәт бәйрәм хөтбәсендә.
Хәзрәт барлык мөселманнарны Аллаһы Тәгаләгә итәгать кылырга, иманнарыбызны ныгытырга , күркәм матур сабырлык күрсәтергә өндәде.
***
Казанның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Корбан бәйрәме уңаеннан сөйләгән вәгазендә мөселманның Аллаһтан ялварып сораганы буш калмас дип белдерде һәм теләгән әйберләрне Ходайдан сорарга өндәде.
Бүген таң атканда мөселманнар Татарстанның 1,5 меңнән артык мәчетенә Корбан бәйрәме уңаеннан гает намазына җыелды. «Татар-информ» хәбәрчесе бәйрәм намазына Казанның иң борынгы гыйбадәт йортларының берсе «Мәрҗани» мәчетенә килде. Гает вәгазен мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләде.
Хәзрәт сүзләренчә, Адәм баласы бу дөньяга сынау узу өчен килә.
«Аллаһы Тәгалә безне төрлечә сыный. Артык яңгырын бирсә дә, артык карын бирсә дә – сынау. Пандемия зәхмәте дә безнең өчен сынау иде. Аллаһ байлык белән дә, ачлык белән дә сынар. Сынауны узучыларга җәннәт капкалары ачылыр. Тормыштан зарланып яшәүчеләргә Ходай тагы да начаррагын, ә булганына сөенә белүчеләргә тагы да яхшырагын күрсәтер», - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.
Хәзрәт корбан чалу йоласының килеп чыгу тарихын искә алды, корбан чалу тәртибе белән таныштырды, мөселманнарга фарыз гамәлләр турында сөйләде, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды, үз исеменнән дә мөселманнарны бәйрәм белән котлады.
Мәчеттә вәгазь сөйләнгәннән соң бар кеше намазга басты. «Мәрҗани» мәчетенә сыймаганнар намазны ишегалдында укыды.
Бәйрәм намазыннан соң «Мәрҗани» мәчете янындагы махсус урында корбан чалу башланып китте. Казанда корбан чалу өчен 17 махсус мәйданчык булдырылган. Башка шәһәр һәм районнарда 22 урын каралган. Барлыгы – 39 урын.
Корбан чалу өч көн дәвам итәчәк. «Мәрҗани» мәчетендә сарыклар өч көнгә калмас дип фаразладылар. Халык чират торып корбан чалдыра. Биредә сарык бәясе 10 мең сумнан 16 мең сумга кадәр куелган. Малны эшкәртеп һәм тураклап бирү бер мең сумга бәяләнгән.
Казан казые, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков сүзләренчә, 36 мең сумнан артык акчасы булган кешеләргә корбан чалу мәҗбүри санала. Корбан нисабының күләме — 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин котлавыннан:
«Планетаның бар континентларыннан төрле кыйтга һәм милләт мөселманнары Изге Мәккәгә хаҗ кылып, Аллаһның Рәсүле юлын кабатлый. Хаҗиларның күңеле Раббыларына, аның мәхлүкатына бернинди аерма ясамыйча, ярату белән тулган. Йә, Аллаһ, хаҗиларыбызның догаларын кабул кыл, аларга көч, догаларында ихласлык бир һәм ватаннарына имин рәвештә кайтар…
Бәйрәм намазында йөзләгән һәм меңләгән дин кардәшләр белән иңгә-иң торып, күршеләр һәм туганнарны нигъмәтләр белән сыйлап, кайсы милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карамастан, ярлыларга һәм мохтаҗларга корбан итләрен өләшеп, үзебездә кардәшлек мәхәббәтен ныгытабыз һәм шул рәвешле иманыбызны куәтлибез.
Бөек бәйрәм көннәрендә без Аллаһы Тәгаләдән гомумкешелек туганлыгын ныгытуын, һәртөрле фетнә һәм низаглардан саклавын, йөрәкләребезне үзара мәхәббәт һәм мәрхәмәт хисе белән тулыландыруын, бар дөньяга тынычлык һәм иминлек иңдерүен сорыйбыз».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавыннан:
"Корбан ул – Аллаһның әмеренә буйсыну, без аның нигъмәтләренә шөкер итәбез. Коръән Кәрим Раббының ризалыгына ирешергә, ата-аналарыбызга, газиз туганнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга, әйләнә-тирәдәге һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Хәзерге четерекле заманда бу сыйфатлар кешелек өчен аеруча мөһим һәм тансык.
Үзенең бик борынгы шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләре белән дан тоткан Корбан гаете – республикабызда иң зур һәм иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бөтен Россия күләмендә уздыру белән бәйле рәвештә ул быел аеруча зур тантана төсен ала.
Күбебез бу юбилей уңаеннан мәйданга килгән тарихи вакыйгаларның шаһиты булдык, аларда катнаштык. 922 елда борынгы бабаларыбызның дәүләт дәрәҗәсендә Ислам динен кабул итүе күпчелек очракта Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләре бергә үрелгән үзенчәлекле Россия цивилизациясе барлыкка килүнең, безнең гаять киң мөселман дөньясының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итүебезнең алшарты булды".
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлавыннан:
«Бу бәйрәм традицион исламның күп гасырлык кыйммәтләрен, борынгы тарихны һәм мөселман дөньясының бөек мәдәниятен гәүдәләндерә, дин тотучыларның йөрәкләрен игелекле һәм якты хисләр белән тулыландыра.
Башкортстанның мөселман җәмгыяте республикабызның төрле халыклары һәм конфессияләре вәкилләренең дуслыгын һәм хезмәттәшлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Яңа мәчетләр төзелә, булачак муллаларны әзерләү эшләре бара. Яшьләрне рухи яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бүген катлаулы сынаулар вакытында мөселманнар, башка конфессияләр вәкилләре кебек үк, бердәм рәвештә Донбассның тугандаш халкына ярдәм итәләр.
Бу изге бәйрәм безне игелекле эшләр башкаруга, көндәлек тормышыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек һәм тәүфыйклылык күрсәтүгә юнәлдерсен.
Сезгә сәламәтлек, тынычлык, татулык һәм бердәмлек, Ватаныбыз хакына хезмәтегездә уңышлар телим!»
- Казанда корбан чалу урыннарын кабат искәртеп китәбез:
«Казан нуры» мәчете (Фатыйх Әмирхан ур., 3);«Салихҗан» мәчете (Бестужев ур., 66);«Фатиха» мәчете (Кадыш бистәсе, Рихард Зорге ур., 4а).
Мәрҗани мәчете (Каюм Насыйри ур., 17);Апанай мәчете (Каюм Насыйри ур., 27);«Тынычлык» мәчете (Тынычлык бистәсе, Мелитополь ур., 15);«Гадел» мәчете (Оренбург тракты, 193);«Ризван» мәчете (Хөсәен Мәүлетов ур., 48а);«Корбан-бәйрәм» корбан чалу комплексы (Бертуган Петряевлар ур., 6).
«Рамазан» мәчете (Окольная ур., 25б);«Мәүлид» мәчете (Залесный бистәсе, Селянская ур., 23);«Әхмәдзәки» мәчете (Залесный бистәсе, Осиново тыкрыгы, 16а);«Рәҗәп» мәчете (Энгельс ур., 20/39).
«Билал» мәчете (Вознесение бистәсе, Иркен ур., 29);«Куддус» мәчете (Карьер бистәсе, Яснополянский тыкрыгы, 16);«Иман нуры» мәчете (Нагорный бистәсе, Дорожная ур., 32а);«Бистә нуры Габделгалләм» мәчете (Пионер ур., 5).