Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны операциядән соң хәлен сөйләде

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның хатыны операциядән соң хәлен сөйләде
социаль челтәрләр

Артист Мөнир Рахмаевның хатыны, блогер Илсөяр Рахмаеваның маммопластика ясатуы хакында язган идек. Берничә көн элек блогер сторисларында күкрәкләрен зурайту буенча операциянең нечкәлекләрен сөйләде. Илсөяр Рахмаева бүген дә язылучылары белән элемтәгә чыкты һәм тернәкләнү процессының ничек баруы хакында әйтте.

«Корсет тәнемне кырмасын өчен салфеткалар куярга мәҗбүрмен. Эзләре калды инде.

Шешләремне магнит ярдәмендә киметергә тырышам. Әни магнит терапиясе аппараты бирде. Көнгә 2 тапкыр куям.

Инде тизрәк үземне рәткә китерәсе, чәчләремне, кашларымны, тырнакларымны, керфекләремне буйыйсым килә. Әлегә мин «больничный»да һәм үземә барысын да рөхсәт итәм. Ирем белән тәмлүшкәләр ашыйбыз һәм тернәкләнәм», – дип язды блогер.

Илсөярнең сүзләренә караганда, операция үзе дә, аннан соң аякка басуы да бик авыр. «Авыртуны баса торган дарулар да ярдәм итә алмады. Бөтен тәнем шешенде. Әле тагын ай дәвамында шешенгән килеш йөриячәкмен», – дигән иде ул.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100