Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны кайсы җиренә операция ясатканын әйтте

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның хатыны кайсы җиренә операция ясатканын әйтте
социаль челтәрләр

Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөяр Рахмаева катлаулы операция кичерүе хакында сөйләгән иде. Блогер үзенең сәхифәсендә операцияне кайсы җиренә ясатуын әйткән.

«Борчылдым, бу операциягә озак кыймыйча йөрдем. Әйе, күпләрегез инде аңлагандыр. Мин маммопластика ясаттым (күкрәкләрне зурайту буенча операция).

Бәби тапканчы, күкрәкләрем белән нәрсә дә булса эшләү уемда да юк иде. Әмма кызымны табып, имезгәннән соң, аларның формалары бик үк яхшы хәлдә түгел иде.

Операция 4 сәгать тирәсе барды. Бу – минем өченче гомуми наркозым. Наркоздан җиңел чыктым, башым гына әйләнде.

Ә менә шуннан соң минем өчен иң авыры башланды – мин бик озак тернәкләнәм. Хәтта авыртуны баса торган дарулар да ярдәм итмәде. Бөтен тәнем шешенде. Әле тагын ай дәвамында шешенгән килеш йөриячәкмен.

Икенче көнне табиб миңа күкрәкләремне күрсәтте, һәм мин бәхеттән елап җибәрдем. Әмма шул дәрәҗәдә авырта иде, аларга, хәтта, карыйсым да килмәде. Хәзер дә ташбака кебек кенә йөрим, хәлем юк.

Мин мондый операция ясаткан кызларның видеоларын күп карадым. Мин дә, алар кебек, икенче көнне кафега каһвә эчәргә барырмын, дип уйлаган идем. Әмма бу дәрәҗәдәге авыртуларны күз алдына да китерә алмадым», – дип сөйли блогер.

Илсөяр Рахмаеваны хастаханәдән чыгарганнар инде. Әмма аны әле озакка сузылачак тернәкләнү процессы көтә. Блогерга хәзер тормыш иптәше ярдәм итә икән. Ул иренең янәшәсеннән китеп тә тормавын, көндәлек эшләрне эшләвен, ашарга пешерүен, кызларын каравын сөйләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100