Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев үзен һәм хатынын тәнкыйтьләүчеләргә: «Дәшми кала алмыйм!»

news_top_970_100
Мөнир Рахмаев үзен һәм хатынын тәнкыйтьләүчеләргә: «Дәшми кала алмыйм!»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Мөнир Рахмаев бу көннәрдә гаиләсе белән диңгез буенда ал итә. Ялдан алар социаль челтәрләргә «кайнар» фотолар да кертә. Күрәсең, яшь гаиләнең ярымшәрә төшкән сурәтләре барлык язылучыларына да ошамый, тискәре комментарийлар язучылар байтак икән. Мөнир аларга үз сүзен болай дип җиткергән.

– Аллага шөкер, гаиләм белән бергә үткәрергә буш атнам булды. Гаилә белән ял итәбез. Монда гаҗәеп атмосфера... Сүз уңаеннан, бер момент турында язып китәм, чөнки дәшми кала алмыйм! Барлык «подписчик»ларыма да кагылмый бу, ә кайберләренә генә.

Безнең гаиләбезне мәсхәрәләп нәрсә генә язмыйлар. Ул комментарийларны бетерергә, кайбер кешеләрне «блокировать» итәргә туры килә. Чөнки ялыбызны «негатив» белән бозасым килми. Дөресен әйткәндә, безнең турында нәрсә сөйләсәләр, язсалар да – безгә барыбер инде. Ләкин кайбер «особа»лар бездә аеруча шок тудыра!

Мин үзем беркайчан да беркемгә дә начарлык теләмим һәм сезгә дә шуны киңәш итәм. Белмим, нишләп шулай, ләкин, кешеләр, тормышка җиңелрәк карагыз әле! Бер генә яшибез бит! Һәр мизгелнең, яшьлекнең кадерен белегез! Узган гомерне дә, яшь вакытны да киредән кайтарып булмый. Бүгенге көннең кадерен белеп яшәгез, хатыным белән безнең кебек. Тормышыгызда уңышлар, сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек телим. Язмагыз безгә теләсә нәрсәләр! Алайса миңа сезне «блокировать» итәргә туры килә. Күзгә карап әйтә алмыйлар, язырга дисәң, ирек кенә бит! Мин тискәре комментарийларга болай да игътибар итмәскә тырышам, ләкин хәзер дәшми кала алмыйм. Үзегезне, якыннарыгызны яратыгыз, шул чагында сезгә дә тартылырлар.

Аңлыйм, безнең ялда төшкә фотолар кайберәүләрнең ачуын чыгара. Мондагы табигатьнең бар матурлыгын, мондагы тормышны гына күрсәтәсе килә бары. Ялның рәхәтен. Тормыш шулай корылган, күрәсең, кешеләр башкаларның уңышларына, шатлыгына беркайчан да шатланмый икән, – дигән Мөнир.

Әлеге «пост»ы астында җырчы белән килешкәннәр. «Кешеләр сездән көнләшә», «Кеше бәхетенә кеше шатланмый хәзер», «Кеше сүзләрен игътибар итмәгез», «Башкаларны белмим, ләкин мин сезнең гаиләгезне бик яратып күзәтеп барам», – ише комментарийлар калдырганнар.

Сүз шушы «Вконтакте»га куелган фото турында бара, дип уйларга кирәктер.

Бу исә Мөнир Рахмаевның сайтка куярга яраклы дип табылган фотосы:

Фото: Мөнир Рахмаевның шәхси аккаунтыннан

 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 17 май 2023
    Исемсез
    пучтэк жыр жырлап, ялан эми , шэрэ кут белэн генэ шакатыралмассыз татар халкын.
  • 16 май 2023
    Исемсез
    Татарларым,буржуаз һәм урыс дөньясының гореф-гад әтләрен сөрмик әле! Үзебезнең татарларыбызның күркәм тыйнаклыгын үрнәк итеп яшик! Югисә,дөньяның бөтен әшәкелегенә ияреп,татар икәнебезне дә онытабыз бит,мәсхәрәгә калганчы,күркәм үрнәк булыйк! Шәрә фотоларыгыз үзегез өчен генә булсын,бөтен дөньяга селкемәгез инде!
  • 16 май 2023
    Исемсез
    не раскрыта тема сисек
  • 15 май 2023
    Исемсез
    Бик матурлар, имеют право отдыхать, как хотят! На то это и отдых! Завистн ки, стремитесь хоть на берег речки своей сходить со всей семьёй! Будет вам респект!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100