MOÑда премьера: Нурбәк идән юа, яки Грант булса – җыр да була
Милли китапханәдә урнашкан MOÑ театры «Әңгәмә» премьерасын – авторларның үзләренчә әйтсәк, спектакль-инсталляция, гади генә итеп әйткәндә, Нурбәк Батулла белән моноспектакль чыгарды.
«Әңгәмә» – Нурбәк Батулланың әтисе – халык язучысы Рабит Батулла белән эчке әңгәмәсе. Нурбәк әтисенә бәйле балачак хатирәләрен сөйли, һәр ике якның да үтәлмәгән вәгъдәләрен дә ишетәбез. Соңгысы турында ачыклык кертеп әйтсәк, Рабит ага улын очарга өйрәтмәгән, гәрчә вәгъдә итсә дә, ә улы әтисе пьесасы буенча спектакль куймаган, шулай ук вәгъдә итсә дә.
Бу спектакль үз алдына Рабит ага Батулланы ачу максатын да куймаган, ата белән улның мөнәсәбәтләренә дә таянмаган. Бу – Нурбәк һәм аның командасының спектакле. Без Рабит ага Батулланы Нурбәк аша күрәбез. Әмма бөтен уңай һәм тискәре сыйфатлары тупланган шәхесне түгел, ә Нурбәк белгән һәм яраткан Рабит аганы күрәбез. Ә чынлап торып әйткәндә, бу спектакль Нурбәк турында. Әтисе призмасы аша күрсәтелгән Нурбәк турында.
Спектакль Нурбәкнең ачык яшел төстәге чиләк һәм шундый ук төстәге чүпрәк белән идән юуыннан башлана. Җентекләп, чистартып юды ул идәнне. Аннары идән юышырга дуслары кушылды. Эшен бетергәч, кулларын юды, тәһарәт алды. Аннары, чиста куллары белән, ашъяулыкка төрелгән әйберне (Коръән дип уйладык) өскә менгезеп куйды. Төргәктә ни булуын әйтмим – спойлер булмасын!
Спектакльнең буеннан-буена, болар барысы да нәрсә аңлата, дип уйлап утырырга һәм үзең өчен ниндидер чишелешләр табарга мөмкин. Мондый эш өчен безнең профессиональ театр тәнкыйтьчеләре бар – карарлар, аңлатырлар. Шәхсән мин бу спектакльне карарга килгәндә, Нурбәкнең 3 ел элек әйткән «сәнгатьтә аңлау лазем түгел» дигән киңәшен истә тоттым.
«Әгәр тою аппаратың эшләми икән, син аңлау аша керә аласың. Аңлау – ул логос, безнең хәятебезнең бер өлеше генә. Аңламыйсың икән, башка кораллар бар. Иркенәеп утырасың, үз тәнеңне сәхнәдәге актер белән тоташтырасың – бу бер корал. Икенчедән, син аның пространствода ничек хәрәкәт иткәнен карыйсың. Хәрәкәтләре өчпочмак ясыймы, түгәрәк ясыймы, яки хаосмы – бу очракта заманча театр рәсем сәнгатенә якынрактыр. Монда композицион фикер йөртү булса, ниндидер тоемлау да килә. Миңа калса, аңламаудан курыкмаска кирәк. Аңлашылмый торган өлкәләргә керергә кирәк», – дигән иде ул «Татар-информ»да узган фикер алышуларның берсендә.
Шуңа да мин аңлау аппаратын «сүндереп», тою аппараты аша карарга булдым. Әмма аңлау аппаратын сүндерү җиңел эш түгел икән ул, гел «автоматом» кабына да китә.
Аңлау аппараты белән карасаң, спектакльне ребус итеп күзалларга да мөмкин. Һәр хәрәкәттән һәм һәр сүздән мәгънә чыгарырга мөмкин. Иң гадие – Нурбәкнең безне үзенең тормыш баскычлары буйлап алып китүе. Менә нәни Нурбәк әтисе белән яшел бака карарга бара. Телевизордан Батулла әкиятләрен караган балачакка кайтып килдек – Нурбәк белән бергә. Аннары тел темасы, Рудольф Нуриев... Нурбәк басмалар буйлап өскә күтәрелә. Ул, тормыш баскычлары аша үтеп, Рабит агага әйләнә бара кебек.
Спектакльнең финалы җырлап-биеп яки соңгы сүзне әйтеп баш ию белән төгәлләнми, әлбәттә. Юк, спойлер булмасын, язмыйм.
Ә менә Нурбәкнең әтисе пьесасы буенча спектакль куярга грант алалмавы турында 4 минутлык җырын телефоныма төшереп алдым.
«Бу спектакль-перформанста бер эпизод булачак – «Куялмаган спектакль турында җыр». Чөнки минем әтинең бер пьесасын куясым килгән иде – әтинең спектаклен куя алмавым турында «җырлыйм». Ирония инде. Чыннан да, андый проект бар иде. Ничектер килеп чыкмады. Бәлки, әти аны көткәндер дә. Әмма ул аны башкача күрәдер. Без – башка буын кешеләре – үзебезчә эшлибез. Ләкин ул канәгатьтерме, юктырмы безнең иҗатыбыздан – анысын әйтүе кыен», – дигән иде Нурбәк әлеге проект турында сөйләшкәндә.
Җырны, нигә русча, дип аптырамагыз – җыры гына русча, спектакль үзе русча түгел, ә татарчалы-русчалы. Татарча өлеше күбрәк иде шикелле. Синхрон тәрҗемәдә шагыйрә Йолдыз Миңнуллина үзе утыра. Бу инде – әлеге спектакльне 2 тапкыр карарга кирәк дигән сүз: башта бер килеп Нурбәкне карыйсың һәм тыңлыйсың, аннары икенче кат килеп Нурбәкне карыйсың, ә Йолдызны тыңлыйсың (наушниклар бирелә).
Дөрес, Нурбәк русча сөйләгәндә, Йолдыз ял итә. Мин соңыннан, Йолдыз янына килеп, килешмәвемне әйттем. Татарча сөйләгәндә русча тәрҗемә бар икән, Нурбәк русча сөйләгәндә, нигә ул татарчага тәрҗемә итми? Монда сүз принципларда һәм милләтчелектә түгел, ә Йолдыз тавышының магиясендә – башлаган икән, кеше азакка кадәр тыңлап бетерергә тиеш бит инде. Колакчын киеп-салып торган арада, спектакльнең шигърияте дулкыныннан чыгасың – димәк, Нурбәк әйткән «тою аппаратыңа» зыян килергә мөмкин. Аңлата алдыммы?
Сүз уңаеннан, Нурбәккә әтисе пьесасы буенча спектакль куярга грант бирмәсәләр дә, әтисе белән «әңгәмәләшергә» грант биргәннәр: «Әңгәмә» спектакль-перформансы «Россия мәдәният фонды» гранты ярдәмендә куелган.
Спектакльнең режиссеры – «Алтын битлек» лауреаты Роман Феодори. Драматург – «Алтын битлек» лауреаты Динә Сафина. Хореограф – «Алтын битлек» лауреаты Владимир Варнава. Әлеге спектакльдә «Алтын битлек»нең дүртенче лауреаты – Нурбәк Батулла үзе. Рәссамы – Василина Харламова. Ут куючы рәссам – Ләйлә Мөхәммәтгалиева – Камал театры артистлары Ләйсән Рәхимова белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиевларның кызы. Тәрҗемәдә һәм шигърият өлешендә катнашкан Йолдыз Миңнуллина да – язучы, тәрҗемәче һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Фәрваз Миңнуллин кызы. Музыкантлар – Ислам Вәлиев, Сүгдәр Лудуп.
Тывадан килгән музыкант Сүгдәр Лудупның әтисе – язучы, будда монахы. Нурбәк аның күп еллар параличланган килеш ятуын, һәм Сүгдәр үзендә аңа карата үтәлмәгән бурычы булуын тоюын әйткән иде. Ислам Вәлиев – танылган баянчы Рөстәм Вәлиевның улы. «Аңа да ата белән бала мөнәсәбәтләре якын, ул – әтисе иҗатын онытмаучы итагатьле бала – Рөстәм абый иҗатын өйрәнеп үзенә илһам таба», – диде Нурбәк.
Бу спектакльдә алар музыкантлар гына түгел, ә артистлар да – Нурбәк белән идән дә юалар, үз әтиләрен искә алып темага да кушылалар, финалын да тәшкил итәләр.
Ххх
Рабит ага үзе дә үзе турында карап кына утырды. Рузия апа белән икесе бергә ахыргача карап утырдылар да, тәмамлангач та, яшьләргә үзара аралашырга мөмкинлек биреп булса кирәк, чыгып киттеләр, фикер алышуларга калмадылар. «Кайткач Рабит ага фикерен әйтәчәкме?» – дип сорадым Нурбәктән. «Ошады» дип әйтә инде ул», – диде Нурбәк.
Спектакльне карар алдыннан Нурбәк Батулла белән шушы әңгәмәне укырга киңәш итәм.
Проект Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән тормышка ашырылган. Грант «Россия Мәдәният фонды» иҗтимагый дәүләт оешмасы тарафыннан бирелгән.