Нурбәк Батулла: «Әти йогынтысыннан арынсам, миннән нәрсә калыр иде икән?»
Татарстан халык язучысы Рабит Батулланың улы, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты, хореограф Нурбәк Батулла, командасы белән, Милли китапханә эчендәге MOÑ театраль мәйданчыгында «Әңгәмә» дип аталган спектакль әзерли, чөнки данлыклы щепкинчыларның берсе – күренекле язучы, режиссер, җәмәгать эшлеклесе Рабит агага киләсе елның мартында 85 яшь тула.
Пафослы итеп әйтсәк, әлеге спектакль – улыннан әтисенә генә түгел, Нурбәктән һәм театрдан татарга бүләктер.
Спектакльгә анонс буларак башланган сөйләшүебез кызыклы темаларын үз эченә алган тулы бер интервьюга әйләнде.
Бу спектакльнең мәгънәсе – минем белән әти арасындагы мөнәсәбәтләр турындадыр, әтине яңа яктан ачу максаты куелмады, – дип сүз башлады Нурбәк.
Димәк, төп герой – син үзең – Рабит аганың улы.
Шулай булып чыга. Ихлас иҗат белән шөгыльләнсәң, үзеңнән ерак китеп булмыйдыр. Шәхеснең үсеше ниндидер сорауларга җавап эзләүдән башлана: «Кем мин?» «Ата-анам белән нинди мөнәсәбәтләр?» Бу – үсеш өчен кирәкле төп сораулардыр... Без режиссер Роман Феодори белән башта башка бер темага алынган идек: Әлфия апа Авзаловага багышлап нәрсәдер эшләргә теләгән идек. Роман белән февральдә очрашкач, лаборатория форматын күз алдында тотып, шул хакта сөйләштек. Эшли башлагач, мине, Әлфия ападан бигрәк, әти белән мөнәсәбәтләр борчый булып чыкты.
Ягъни, Әлфия апа аша әтиеңә кайттың?
Әйе. Миңа бит Әлфия апа иҗатына булган кызыксыну да әтидән кергән инде ул. Нинди генә темага алынсам да, «Бөтен юллар Римга илтә» дигән шикелле, мине кызыксындырган темалар әтигә алып килә.
Димәк, әлегә Әлфия апа калып тордымы?
Әйе. Билгесез вакытка кадәр. Роман – кешене үтәли күрә торган режиссер. Эшли башлагач, ул миңа: «Сине бит Әлфия апа борчымый», – диде. Мин кыенсынып куйдым. Ә сине нәрсәдер уңайсызландыра икән, димәк, шуны эшләргә кирәк.
- Белешмә: Роман Феодори – Красноярск ТЮЗының сәнгать җитәкчесе. Дүрт мәртәбә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты (шуның икесе – махсус премия). MOÑ театраль мәйданчыгында аның бер спектакле бара. Аны тагын чакыргач: «Нурбәк белән эшләсәм, килермен», – дигән.
Монда – һәр кешенең үз мәнфәгатьләре. Ул уңышлы режиссер бит инде. Мин элек уңыш турында – тамашачының ничек кабул итүе турында уйламый идем. Ә биредә, беренчедән, тамашачы турында уйлый белә торган кеше белән эшләп карау мөмкинлеге туды. Икенчедән, локаль теманы – Әлфия апаны – читтән килгән мәшһүр һәм уңышлы режиссер ничек ача алыр иде икән? Бу проект башында минем мәнфәгатем шундый иде. Романның үз мәнфәгате – минем белән эшләп карау. Мәйданчыкның мәнфәгате – атаклы режиссерны чакыру. Монда өч якның да мәнфәгатьләре туры килде.
Без сәхнәдә нәрсә күрәчәкбез?
Аны тәгаен гына әйтеп булмый. Мине инде – әйе!
Рабит абыйны?
Әлегә... ара-тирә андый идеяләр дә туып тора. Ләкин тәгаен ул була, диялмим.
Катнашуы соралса, риза булыр идеме икән?
Риза, бик рәхәтләнеп. Русча әйтсәк, ул «за любой кипиш, кроме голодовки». Әле бит җәй көне Байбулатның киносында да төште. «Моң»да аның белән очрашу форматында «Батулла киче» була. 26-27 ноябрьдә шушы «Әңгәмә» спектакль-перформансы чыга. Аның жанрын да төгәл генә әйтеп булмый.
Уллары иҗат кешесе булгач, рәхәт Рабит агага – төрлечә «дөньяга чыгарып» кына торалар үзен.
Бу спектакль-перформанста бер эпизод булачак – «Куялмаган спектакль турында җыр». Чөнки минем әтинең бер пьесасын куясым килгән иде – әтинең спектаклен куя алмавым турында «җырлыйм». Ирония инде. Чыннан да, андый проект бар иде. Ничектер килеп чыкмады. Бәлки, әти аны көткәндер дә. Әмма ул аны башкача күрәдер. Без – башка буын кешеләре – үзебезчә эшлибез. Ләкин ул канәгатьтерме, юктырмы безнең иҗатыбыздан – анысын әйтүе кыен.
Сиңа аның йогынтысы зурмы?
Бик зур. Нинди темага кагылма – әтигә килеп чыгам.
Аның йогынтысыннан арыну турында уйлар буламы?
Әтинең йогынтысыннан бөтенләй арынып бетсәм, иркенәйсәм, МИН дигән әйбер калыр идеме икән? Кем була ул МИН? Эчтәге бәйләнешләрдән, шартлы әйберләрдән арына башласак, нәрсә кала? Әйтик, милләт – шартлы әйбер, каннан күчми, ул – кеше уйлап тапкан мәдәни әйбер, ул – тәрбия.
Бәхәсле сорау.
Юк инде. Чегән баласын алып, татар итеп үстерсәң, үзен татар дип санаячак. Синең белән минем ДНКны тикшерсәң, бөтенләй икебез ике төрле милләт булып күренүебез бар. Ләкин без татар – безне бер мәдәният, бер тел, бер үк кыйммәтләр, «татар» дип янып йөргән уртак хыяллар берләштерә. ДНК тикшерә торган оешмаларга анализ бирсәң, кызык әйберләр ачыла. Милләт – бик шартлы әйбер, һәм без шушы шартлы әйбер өчен бер-беребезне үтерергә әзер. Бүгенге көн хәлләре дә шуны исбатлыйдыр инде. «Сак-Сок» темасы. Шушы шартлы әйберләрдән арына башласак, «мин» нәрсә булып кала? Мансур Гыйләҗевның бер сүзе истә калган: «Безнең максатыбыз – әтиләребезнең иҗатын ачу», – дигән иде.
Килешәсеңме?
Белмим.
Сез бит кушымта түгел. Үзегез шәхесләр. Син дә, Мансур да кушымта булудан туктадыгыз кебек.
Белмим. Кушымтамы, юкмы – анысы да мөһим түгел, МИН дигән әйберне аңлау кызык.
Әтиең йогынтысына каршы күтәрелгәнең булдымы?
Булды. Питерга укырга китү – шул иде. Аталар белән балалар темасы бар бит инде ул. Безнең әти белән мөнәсәбәтләр камил: җәберләүләр, ирексезләүләр кичермәдем. Театрда шундый закон бар бит – спектакль өчен конфликт табарга кирәк. Без бу очракта конфликт табалмыйча азапланабыз. Монда ике вариант: яки ул минем тирән яшерелгән – чыгарырга оялам, куркам, чыгара алмыймдыр; яки ул юк. Без команда белән күп аралашабыз, бер-беребезгә кыен сораулар бирәбез. Безнең аша, бәлки, тамашачы да шул рольгә күчәр – минем аша үз-үзенә сораулар бирә алыр. Шулай булса, безнең өчен идеаль булыр иде – максатыбызга ирешкән булыр идек. Максатыбыз бит минем проблеманы гына хәл итү түгел.
Ягъни, тамашачы нинди дә булса форматта ата белән бала әңгәмәсенең шаһиты булачак?
Бу – үз-үзем белән әңгәмә булырмы, тамашачы белән минем әңгәмә булырмы, әти белән минем әңгәмәме – төрлечә аңларга була. Үз-үзем белән сөйләшкәндә дә, ул минем башымда әңгәмә булып бара.
Ә өйдә әңгәмәләр буламы? Сез әтиең белән сәгатьләр буена сөйләшеп утыргалыйсызмы?
Була. Була... Ләкин бу – кыен сорау. Формаль яктан була, әлбәттә. Алар, чыннан да, ихласмы икән? Мин аларда күбрәк тыңлаучы ролендә. Ике кешенең үзара сөйләшүе һәрвакытта да әңгәмәме икән? Ике кешенең һәрберсе үзенекен сөйләп утырса, ул әңгәмә буламы? Синең сораулар миндә тагын да күбрәк сораулар тудыра, һәм бу – бик яхшы билге.
Әтиең белән сөйләшүдән ләззәт аласыңмы, әллә бу туйдырамы?
Төрлечә була. Ләззәт алган чаклар да була. Кайчагында әңгәмә тере түгелдер кебек тоела башлый. Әти бит инде ул күп тема турында ныклап уйланган, укыган, язган. Гомере, Аллага шөкер, озын бит инде, минем кадәр өч тапкыр яшәгән, димәк, спираль рәвешендә, шул ук темаларны тагын бер кат уйланган. Мин күңелемдә нинди генә тема тапсам да, әти инде ул турында уйлангандыр, укыгандыр һәм язгандыр. Шуңа да ул сөйли башласа, формалаштырылган әзер фикерләре яңгырый, алар камил. Ул өч тапкыр үткән боҗраны мин беренче тапкыр гына үтеп барам.
Димәк, сиңа уйланырга да урын калмый. Барысы да әзер.
Димәк, ничек бер урында тапталмаска, алгарак китергә, дигән сораулар туа.
Ә фикерләр гел туры киләме?
Юк.
Талашасыз, кычкырышасыз дамы?
Андый хәлнең беркайчан да булганы юк.
Фикер каршылыгында да дәшми каласыңмыни?
Мин әйтергә тырышам. Кайвакыт әйтеп тә булмый инде.
Тыңлыймы соң ул сине? «Син, малай актыгы, тик кенә тор», – димиме?
Алай дими инде. Монда аталар һәм балалар мөнәсәбәте – ниндидер киртә бар. Өлкән буын режиссерлар белән эшләгәндә дә күренә ул.
Мәсәлән, бер мисал. Кайвакытта шундый ризасызлыклар туа – ни өчен безнең язучыларыбыз, ул исәптән әти дә, Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларның сыйфаты белән ризалаша? Сүз кәгазь сыйфаты турында түгел, ә бизәлеш турында бара. Без өлкән буынга моның болай булырга тиеш түгеллеген аңлатып җиткереп бетерә алмыйбыз. Бәлки, җиткереп бетерә алмавыбыз да дөрестер. Чөнки без булган әйберне җимерербез дә, яңасы төзелмәс – соңгы вакытта шулай уйлый башладым. Бөтенләй чыкмый калганчы, ул китаплар шушы сыйфатта булса да чыксын инде алайса, дип уйлыйсың. Минем дә эчке трансформацияләр бара бит – ир уртасына якынлашабыз – радикаль уйламый башлыйсың.
Әмма кайвакыт шундый «бунт» туа. Ничек инде әсәреңне шулай чыгарганнарына ризалашасың?! Аннары, бөтенләй чыгарылмый калганчы чыгарулары да әйбәт инде, дип тынычланасың. Күп еллар үткәч, начар сыйфатлысын булса да, китапханәләрдән, архивлардан табып булачак.
Әти социаль-сәяси-фәлсәфи эчтәлекле текст биргән. Атамасы – «Йөрәк тибеше». Дизайнерның атамасын гына укыганлыгы күренеп тора: алсу төстәге йөрәкләр ясаган – хатын-кыз романы жанры дип уйлаган булса кирәк.
Ә редактор нәрсә караган?
Белмим. Әйтә алмыйм. Монда бунт күтәрә башласаң... Кире каксаң, үзеңнекен тәкъдим итәргә кирәк бит. Димәк, мин дизайнер табу, акча табуны яки башка нәшрият табуны үз өстемә алырга тиеш булам. Сайларга туры килә: яки син шыпырт кына утырасың, яки үз өстеңә аласың. Бөтен әйберне үз өстеңә дә алып булмый бит инде – һәр кешенең үз эше. Мин моны буыннар арасындагы аралык, киртә дип аңлыйм. Дизайнга игътибар итмәү – олы буын режиссерларында бар әйбер, бу – әтинең генә үзенчәлеге түгел, әтидән яшьрәкләр дә аңламый. Бүгенге көндә андый китаплар аша узып кына китәсең, алу теләге уянмый.
Килешәм. Роман Феодори татар менталитетын аңлыймы? Аның күңелендә татарларны тасвирлаганда каршылыклар тумыймы? Безнең өчен табигый булган, аның өчен гаҗәеп булган гамәлләр булырга мөмкин.
Миңа калса, ата белән бала мөнәсәбәтләрендә тирәнгәрәк төшсәң, менталитетның катнашы юктыр. Безнең максатыбыз – милли киртәләрдән узып тирәнгәрәк төшү. Ул Мәскәүдә дә, Парижда да, Токиода да аңлаешлы булсын! Әлбәттә, анда безнең динне, мәдәниятне белмәгән кеше өчен таныш булмаган ниндидер детальләр булачак. Ләкин төп мәгънә өчен детальләр тими. Мәсәлән, Корея фильмын карыйсың һәм аны үзенчә аңлыйсың. Мин аңламаган әйберләр бардыр, ләкин мин нәрсә аңламаганымны аңламыйм, фильмны үземчә аңлап, кызыксынып карыйм. Без дә сәнгатебездә шундый дәрәҗәгә күтәрелә алсак, тере милләт булыр идек.
Мин үз-үземә каршы киләм бугай: бер яктан милләт кысаларыннан чыгарга телим, икенче яктан «милләт» дип сөйлим. Бәлки, ул – дөньяга чыгарга баскычтыр. Бу мәсьәләдә дә без әти белән фикердәш түгелдер дип уйлыйм. Мин аңа фикерләремне әйтәм...
Ә ул?
Кабул итмәгәнен сизәм. Аңлап кабул итмиме, аңламыйча кабул итмиме... Бәлки, кабул итмәгәнгә аңламыйдыр...
Безнең анда Коръән, дин турында эпизод булачак. Коръән тәфсирен тәрҗемә итү – аның төп эшләренең берсе бит инде. Безнең дингә мөнәсәбәтләребез дә аерыла. Без бик якын, әлбәттә, беребез дә радикаль түгел, уртаклыклар күбрәктер дә. Ләкин карашлар төрле, мәсәлән, әти... әти генә түгел, ул буын күңеленнән христиан дине белән полемикада. Мине бу шаккатыра. Чагыштырулар бара. Нишләп христианлык белән генә чагыштыралар икән? Нишләп буддизмны өйрәнмибез?
Ничек аңламыйсың инде, Нурбәк: христиан дине янәшәдә – ул бит күршедәге Иван дәдәй, мәсәлән. Ә буддистлар әллә кайда.
Менә шундый әңгәмәләр минем башымда. Бәлки, мин боларны әтигә сөйли дә алмыймдыр.
Синең өчен әтиеңнең абруе бер тигезлектәме? Әллә кардиограмма күрсәткечләре кебек үзгәреп: төшеп-менеп торамы?
Аның абруе минем алда берничек тә төшә алмыйдыр. Елдан-ел мин аны ача барачакмын. Нинди дә булса фикер килсә, мин аны, барыбер, әтидә табачакмын. Ул бит инде бу фикергә күптән килгән икән, диячәкмен.
Нурбәк, әтиеңнең күп томнарының күпмесен беләсең?
Әйтә алмыйм. Физик яктан минем аларны укып чыгалмавым да бар. Кеше үз гомерендә шулкадәр күп язган – аны хәтта укып бетерү дә мөмкин булмаска мөмкин. Алдыма андый максат куяргамы икән? Бәлки, язучыны бер әсәре аша да тулысынча ачып буладыр.
Ә ул әсәрне табу өчен башта томнарны укып чыгарга кирәк булса...
Әйе. Әле бит дөньяда Батулладан башка язучылар да бар.
Әйе, контекстта белү өчен аларын да укыйсы була.
Дөньяда язылган бөтен китапны укып чыгу мөмкин түгел инде. Әбугалисина мәгарәдә көне-төне бер ел укыган.
Аның заманында китабы да азрак булган. Аннан соң күпме язылды.
Әйе, безгә катлаулырак.
Командаң турында да әйтеп кит инде.
Режиссер – Роман Феодори. Драматург – Динә Сафина, «Алтын битлек» лауреаты. Хореограф – Володя Варнава. Рәссам – Василина Харламова. Ут куючы рәссам – Ләйлә Мөхәммәтгалиева – Камал театры артистлары Ләйсән Рәхимова белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиевларның кызы. Музыкантлар – Ислам Вәлиев, Сүгдәр Лудуп. Тывадан килгән музыкант Сүгдәр Лудупның да әтисе – язучы, будда монахы. Ул күп еллар параличланган килеш ята. Сүгдәрнең аңа карата үтәлмәгән бурычы бар кебек – кыен мөнәсәбәтләр. Безнең командада ул очраклы түгел. Ислам Вәлиев – Рөстәм Вәлиевның улы. Аңа да ата белән бала мөнәсәбәтләре якын, ул – әтисе иҗатын онытмаучы итагатьле бала – Рөстәм абый иҗатын өйрәнеп үзенә илһам таба. Ислам бер кызык фактны ачты: Рөстәм Вәлиевның «Ак калфак» аранжировкасында музыка минорда бара, музыка беткәндә яңгырый торган соңгы аккорд – мажор. Миңа калса, шул аккордта бөтен Рөстәм абый, аның рухы ачыла. Ул үзенә шушы аккорд аша шундый һәйкәл салып калдырган, ләкин Ислам булмаса, без аны күрмәс идек. Бәлки, Мансур абый әйткән фикергә («Безнең максатыбыз – әтиләребезнең иҗатын ачу») кайтып, без шушы асылташларны күреп, кешеләргә күрсәтү өчен яшибездер.
Белешмә: «Әңгәмә» спектакль-перформансы «Россия мәдәният фонды» гранты ярдәмендә куела.