news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Монда Мәһдиев юк! Булмаса соң! Насыйбулла абый да юк! Булмаса соң...

news_top
Монда Мәһдиев юк! Булмаса соң! Насыйбулла абый да юк! Булмаса соң...
фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Һөнәр» яшь режиссерлар фестиваль-лабораториясе кысаларында бер кызык кына бәхәс булып алды. Татар әсәренә бәйле бер эскизга бәйле әлеге бәхәс – варислар белән иҗатчылар арасында була торган традицион бәхәснең гап-гади бер үрнәге. Ике як та үзенчә хаклы, ә зыян күрүче кем яки нәрсә булачак – иң мөһиме шунысы. Шуңа да бу бәхәсне матбугатка чыгарырга кирәк таптым.

Лабораториядә куелган эскизларның берсе Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» әсәре буенча иде. Аның режиссеры – быел гына ГИТИС (Россия театр сәнгате институтын) тәмамлаган Кәрим Вахитов. Ул Сергей Женовач курсыннан һәм аның остазларының берсе Айдар Җәббаров булган.

Эскиздан соң ипле генә башланган фикер алышулар кинәт кенә көтелмәгән юнәлеш алды – чөнки микрофон халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы, филология фәннәре кандадиты Гәүһәр Хәсәнова кулына күчте.

Гәүһәр Хәсәнова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гәүһәр Хәсәнова: Монда Мәһдиев юк! Мин – аның кызы! Мин әтинең архивын саклыйм, аның китапларын чыгарам, әсәрләрен тәрҗемә итәм – ягъни, мин язучыны беләм, ышаныгыз! Монда берничә сүз һәм кайбер эпизодиклар гына аныкы.

Алты еллар элек әтинең «Торналар төшкән җирдә» әсәре буенча кино төшерергә тендер уйнаттылар. Тендерны отучылар Татарстаннан бик ерак торган кешеләр иде, мин алар белән килешү төзүдән баш тарттым. Мин алдан ук белә идем: алар моны эшли алмаячак, әтинең әсәрләрен аңламаячаклар иде. «Торналар төшкән җирдә» – минем әтинең иң камил һәм иң матур әсәре. Анда – этнография, халык йолалары, җырлар, холыклар... Кемдер ниндидер эпизодларын куллана икән, бу мөмкин.

Эскиздагы детальләргә күчик. Лирик геройның образына килгәндә, башта үземне тынычландырып утырдым: бу автор түгел – Мәһдиев түгел, бу – лирик герой. Ул Мәһдиев булып чыкты. Шәхеснең концепциясе дөрес түгел. Әти андый түгел иде һәм ул китапта да андый түгел. Мәһдиевны дөрес укырга кирәк!

Икенче ялгыш – Насыйбулла агай. Ул повестьта хөрмәтле кеше – авылның энциклопедиясе, ул бөтен нәрсәне белә! Ә монда ул карт җүләр булып күренде: аның сүзләрен ишетмәс өчен төп герой колакларын томалый. Мин Насыйбулланы яклап чыгам.

Җырлар искиткеч һәм эскизда бердәнбер уңай әйбер – җырлар гына искиткеч. Гафу итегез, мин инде уйлаганымны әйтә алырлык яшьтә.

Ренат Әюпов

Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: Кәрим зур эш эшләде. Татар егете татар әдәбиятының югары ноктасында торган татар әсәренә ишек ачты. Мин үзебез артистлар – Илфат Камалиев һәм Илназ Хәбибуллин аша татар кешенең җанын күрдем. Эскиз өчен рәхмәт!

Театр тәнкыйтьчесе Татьяна Тихоновец: Театр тәнкыйтьчесе әзер булып килергә тиеш – әсәрне укып чыктым. Повесть миңа бик ошады. Моңарчы авторның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәрен генә белә идем.

Минемчә, монда әтинең образы юк, дип катырак әйттегез. Әлбәттә, юк һәм була да алмый. Герой сезнең әтиегез образына охшарга да тиеш түгел. Шәхес концепциясенең дә әтиегезнеке белән тәңгәл килүе мәҗбүри түгел. Кемгәдер шәхес концепциясе кирәк икән – китапны ача да укый, театрга йөрисе дә юк.

Театр – ул интерпретация генә түгел. Театр – ул текстның иллюстрациясе түгел. Авторның якын кешеләре моны аңлый алмый – мин моны еш күрәм. Алар авторга якын, ә театр авторга якын түгел һәм шәхес концепциясе белән алар тәңгәлләшә алмый.

Без театрга режиссерның бу материал турында нәрсә уйлавын карарга киләбез. Әйе, сез каршы килә аласыз. Әмма театр үзенчә күрергә хаклы. Театр белән әдәбиятның карашы тәңгәл килә алмый. Театр өчен иң авыр тамашачы – филологлар. Мин моны элеккеге филолог буларак әйтәм. Мин хәзер үзгәрә алдым һәм андыйларга шуны гына әйтә алам: сезгә үзегез белгән автор кирәк икән – ачыгыз да укыгыз! Театр күптән инде әдәбиятның иллюстрациясе түгел, ул мөстәкыйль сәнгать төре.

Нияз Игъламов

Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: Бу әсәрдә өлкән буынга күчеп баручы актерның – төп геройны уйнаган Илфат Камалиевның яңача ачылуы әһәмиятле – шуның өчен генә булса да, эскизга тотыну кирәк иде.

Гәүһәр, бу очракта компромисс табарга кирәк. Мөхәммәт Мәһдиевны азрак күрсәткән саен, азрак укылачак та – ни кызганыч, шундый бәйләнеш, бу шулай эшли, башкача түгел. Мирасыбызны саклау өчен без спектакльләр куярга, кино төшерергә тиешбез. Бу юл һәрвакыт гөлчәчәкләргә күмелмәячәк, энәләр дә булачак. Ә инде иҗат кешесенең әсәргә алыну теләген яр буенда ук туктатсак, ул иҗат кешеләре Шекспирны гына куячак.

Насыйбулла абзыймы, Насыйбулла түгелме – урбанизацияләнгән кеше аны уйлап торамыни?! Без шуларга гына тотынып торсак, үз әсәрләребезнең таралу мөмкинлеген үзебез киметәбез.

Мин Гәүһәрне дә аңлыйм, чөнки танылган кешенең варисы булу җаваплылыгын үзем дә кичерәм.

Миңа калса, Кәримнең берничә лабораториясе булып, ул әсәрне үзе аша үткәрергә өлгермәгән. Мөгаен, тел факторы да комачаулагандыр, чөнки без татар телендәге әсәрнең рус теленә тәрҗемәсен алдык. Кәрим аны укыды да, инсценировка ясады һәм ул инсценировканы кабат татарчага тәрҗемә иттек. Әйе, авторның мантыйгы максималь саклана, әмма инсценировка ясалган авторның һәр хәрефе сакланмавын аңлыйсыздыр, рух саклануы әһәмиятле. Әдәбиятта, театрдан аермалы буларак, хәреф рухка караганда әһәмиятлерәк. Театрда 20 процент текст әһәмияткә ия булса, 80 процент – образ, интонация, визуаль рәт, актерлар арасындагы энергия.

Бу театрда варислар катнашу нәтиҗәсе булган спектакль тәҗрибәсе бар – Роберт Миңнуллин биографиясенә багышланган спектакль. Шагыйрьнең варислары оригиналь пьесага кагылдылар һәм аның бар драматизмы төшеп калды. Чөнки варислар әтиләрен уңай итеп кенә күрергә һәм күрсәтергә тели. Ә бит театрда уңай кешеләргә карау кызык түгел. Изге кешеләрне карарга теләүчеләр театрга килми, храмга бара.

Алга таба болай барса, татар сәхнәсен милли классикларыбызның әсәрләре түгел, гулливерлар-лилипутлар һәм башкалар басачак. Театрларга варисларның хокукларын кысмас өчен шундый юлга күчәргә кала. Мондый үрнәкләр бар: дөнья тарихында – Брехт варислары, Россиядә – Булгаков варислары. Гәүһәр Хәсәнова очрагында аның максаты – әтисенең чиста исемен саклау булса, варислар катнашкан күп очракларда акча турында сүз бара. Театрлар хәзер Булгаков әсәрләреннән баш тарта башлады, чит илләрдә Брехт та куелмый башлаган...

Бу очракта эскиз буенча спектакль куеласы булса, әлбәттә, консультантлар белән киңәшләшенер дә. Шунысын тәгаен күрәм – монда усаллык юк, бу ихлас куелган эскиз, текстка сак кына кагылырга тырышу күренә».

Гәүһәр Мәһдиева: Барысы да минем Мәһдиев кызы булуыма гына басым ясый, ләкин бит мин – филология фәннәре кандидаты. Әйе, мин – филолог. Мәһдиев урынында башка классикның әсәре булса да үземне шулай тотар идем. Шуңа күрә «Дочурка недовольна» дип кенә карамагыз. Автор нәрсә әйтергә теләде – минем бу бик примитив сорауга җавап ишетәсем килә.

Нияз Игъламов: «Бу әсәрнең атмосферасы бар һәм без аның сәхнә эквивалентын таптык, әлеге этапта калганы безнең өчен әһәмиятле түгел» – миңа калса, автор шулай дигән. Үпкәсез туй булмый...

Режиссер Кәрим Вахитов: Ышанычыгыз һәм кунакчыллыгыгыз өчен рәхмәт. Артистларның тырышлыгы өчен рәхмәт. Ә дискуссия сорауларына килгәндә, сүз сәнгатьнең төрле төрләре турында бара. Композицион ягына килсәк, формасы буенча бу – спектакль-концерт – авторның хатирәләре концерт булып дөньяга чыга.

Монда артистларның персонажларга бүленеше дә юк. Барысын да музыка итеп башкаручы артистлар ансамбле генә бар. Ә композиция барышы – пальто өстендә хатирәләргә бирелеп утырган ике кеше. Әйе, әсәрдә алар 4 кенә ел аерылып торган, ә без 20 итеп алдык. Мин режиссер буларак 20 ел дип үзгәрттем!

Ричард III үзе турында Шекспирның нәрсә язганын белсә, чәчләре үрә торыр иде...

Әйе, без 3 көн эчендә әсәрнең бөтен килеш ала алмадык. Бәлки, бу эскиз да түгелдер, бу – музыкаль-драматик этюдтыр. Без үзебезне новаторлар дип тә атамыйбыз. Лабораториянең темасы – класстан тыш уку да түгел. Мәктәп укучылары аңлыймы икән әле әсәрдә күтәрелгән хәтер темасын?! Ә аларны бу әсәргә ничек тартырга соң – мин шул хакта уйландым. Минем алда мәктәп укучысын кызыксындыра алу бурычы тора иде...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар