Фестивальне дә, Булатны да «отменили». Вакытлыча... Ә эскизлар шәп!
Кариев театрының «Һөнәр» яшь режиссура бөтенроссия фестивале белән интегүен күптән күзәтә идек: тоткасыз чемодан инде менә – тегеләй дә тарткалады, болай да эткәләде аны театр директорлары. Кариев театры директоры булганда Гүзәл Сәгыйтова да, Луиза Янсуар да тырыштылар. Яңа директор Илнур Гайниев та тырышып карады – алай итте, болай итте... һәм форматын үзгәртеп лабораториягә әйләндерде.
Гади генә әйткәндә, бу беркемгә кирәкмәгән фестиваль форматын әлегә вакытлыча сүндереп тору дигән сүз. Дөрес, әлегә яртылаш кына – быелга шулай. Ә лаборатория театр репертуары өчен бик кирәкле нәрсә – ул режиссерларны һәм алыначак әсәрләрен сынап карау.
Илнур Гайниевка бу батырлыгы өчен рәхмәт кенә әйтәсе. Кирәге беткән әйберне архивка күчерү өчен дә батырлык кирәк.
Кариев театры директоры Илнур Гайниев:
«Без быел башка форматта – лаборатория итеп ясадык. Хәтерлисездер – театрда байтак еллар «Тамга» лабораториясе эшләп килде һәм соңгы берничә елда ул булмады. Без быел шушы ике чараны берләштереп «Һөнәр» лабораториясе ясарга булдык. Киләсе елга масштаблы фестиваль булыр.
Лабораторияне артистларыбыз да сагынган иде – без аны җирләргә тиеш түгел. Хәзерге вакытта аның исеме «Тамга» булмаса да, ул безнең күңелләрдә сакланган чара. Казан театр училищесына һәм Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесына рәхмәт әйтәсем килә – Зөлфәт Закиров курсы студентлары да, Сергей Скоморохов остаханәсе студентлары да өч төркемгә бүленеп безгә булыштылар.
Лабораториянең безнең өчен зур мәгънәсе – шушы эскизлардан киләчәктә репертуарга алырлык әсәр булсын иде. Хәтерләсәгез – без былтыр Фәрит Хәбибуллин исемендәге премия булдырган идек. Аны фестивальдә катнашучы режиссерларның берсенә – Дамир Сидеевка тапшырдык. Быел премияне, экспертлар белән киңәшеп, эскизларны ясаучылар арасыннан берсенә бирәчәкбез».
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов:
«Лабораториянең төп максаты – безнең өчен яңа булган авторларны, яңа темалар һәм актер уенының яңа манераларын табу. Яңа әсәрләр табыла икән – димәк, безнең репертуар театрының портфеле ныгый. Репертуар – театрның нигезе. Аллага тапшырдык!»
«Һөнәр» фестивале-лабораториясенең кураторы, театр белгече Нияз Игъламов:
«Лабораторияне «Тамга» исеме белән Гүзәл Сәгыйтова башлап җибәргән иде – рәхмәт аңа! Бәлки, театр алга таба «Һөнәр»нең элеккеге форматына да кайтыр. Лабораторияләрдә бәхәсләр дә туарга мөмкин – ул шуның белән кызыклы».
Шулай итеп «Һөнәр» XVIII бөтенроссия яшь режиссура фестивале дүрт көн эчендә өч яшь режиссер өч театраль эскиз ясаган иҗади лабораториягә әверелде.
Иҗади лаборатория кысаларында бер дөнья классикасы («Гулливер маҗаралары», Джонатан Свифт), бер рус классикасы ( «После бала», Лев Толстой) һәм татар классикасы – «Торналар төшкән җирдә» (Мөхәммәт Мәһдиев) тәкъдим ителгән.
Гулливер һәм лилипутлар тарихы яшь режиссер Дарья Левингерга тапшырылган, Иван Васильевичның мәхәббәте һәм нәфрәте тарихы яшь режиссер Дмитрий Лимбоска тәкъдим ителгән. Ә инде чакырылган режиссерлар өчен иң катлаулысы – татар классикасы – быел гына ГИТИС тәмамлаган яшь режиссер Кәрим Вахитовка бирелгән.
Яшь режиссерлар Дарья Левингер, Кәрим Вахитов, Дмитрий Лимбос
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев
Режиссерлар инсценировканы үзләре ясаган. Беренчесен - театр артисты Айрат Шамс, икенчесен шагыйрь Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткән, өченчесен – Мәһдиев әсәрендә Айрат Шамс белән Кәрим Вахитов бергә иҗат икәннәр.
Шунысы да игътибарга лаек: театр яшь артистлар – Казан театр училищесы студентларын да чакырган. Шулай итеп, Зөлфәт Закиров остаханәсе егетләре-кызлары өч эскизга бүленеп, Кариев театры артистлары белән бергә сәхнә тотты.
Эскизлар театрның зур һәм кече залларында күрсәтелде. Лаборатория финалында кайчандыр аны башлап җибәрүчеләрдән Гүзәл Сәгыйтова да, Ләйсән Фәизова да бар иде.
«Гулливер маҗаралары»
«Гулливер маҗаралары» эскизы
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев
Режиссер сәхнәне лилипутлар белән тутырган (әлеге эскизда катнашучылар барысы да Лилипутлар иле халкы, аларның императоры - Илнар Низамиев) һәм Гулливерның тырнагы күренә. Бөтен бер Гулливер да бар, анысы сәхнә читендә утыра. Бик якты буяулы, күңелле спектакль эскизы барлыкка килгән.
Казан ТЮЗының директор урынбасары Ләйсән Фәизова:
«Гаҗәеп кызыклы булып күренә хәзер бу материал. Серне ачам – без дә аны рус ТЮЗында куярга теләгән идек. Мин аның сездә барлыкка килүенә бик шат булачакмын. ТЮЗда курчак театры элементлары кызыклы күренә - Дарьяның курчак театры режиссеры булуы да бик уңай тәэсир иткән...»
Сәхнә теле белгече Илсөяр Шиһапова:
«Минем тәрҗемәгә сорауларым бар – татарча яңгырамаган җөмләләр очрый. Театрда да татарча булмаса, ничек була инде ул. Бүгенге көндә театр - телне саклый торган урын. Сөйләм теленә килгәндә, тәҗрибәле артистлардан башкаларның бер дә әйбәт түгел – мин моны сезне яратып әйтәм.
Сәхнә теле – ул әдәби тел. Мин монда 4 кенә көн эшләгәннәр дип ташлама ясарга җыенмыйм. Чөнки сөйләм ул авырлы булу кебек – йә бар, йә юк. Сөйләм мантыйгы бозылган урыннар күп. Сүз ахыры – соңгы иҗекләр юк – алар булырга тиеш. Ә спектакль миңа ошады».
Ренат Әюпов: «Минемчә, эскиз килеп чыкты. Әлегә аның репертуарда булу-булмавын төгәл әйтә алмасак та, мин аны көчле заявка дип саныйм. Масштаблар, фактура белән эшләү күренеп тора, минем бернинди претензияләрем дә юк».
«Балдан соң»
«Балдан соң» эскизы
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев
Лев Толстойның бу әсәрен хәтерләсәгез анда бал һәм икенче көннең иртәсендәге экзекуция сурәтләнә. Балдагы хөрмәтле әфәнде дә, татарны кыйнаган әфәнде дә шул бер үк кеше – полковник (Фирнат Насыйбуллин).
Гүзәл Сәгыйтова эскизга соклануын белдерә
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев
Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова:
«Бу эскизда Казанның һәр кешесенә таныш чын тарих – чөнки «После бала» әсәре Казанга бәйле. Толстой аны Ясная полянада язса да, Казан вакыйгалары сурәтләнә. Бу Толстойның абыйсы тарихы дип тә әйтәләр. Без беркөнне генә Толстой һәйкәленә чәчәкләр салганда да шушы әсәрне искә төшердек. Элек Арча кыры дип аталган урында булган вакыйгалар ул.
Мин балны ничек күрсәтерләр икән дип уйлаган идем. Анда бит инде кадриль, мазурка, вальс булгандыр, заманча бию аша күрсәтү шулкадәр заманча яңгырый. Монда тән метафорасы ачык күренә – башта бию аша, аннары тәнне рәхимсез суктыралар. Булатның башта мәхәббәт белән тулган йөзенең үзгәрүе... ә Альбина... әсәрдә Варенька чиста кыз бала булып тасвирлана, ә Альбина «роковая женщина» булып килеп керә – ул барысына да әзер.
Миңа калса, мондый спектакльләр өчен Камалда элек булган «Яшьләр сишәмбесе» кебек проект ясарга кирәк. Барыгызга да рәхмәт – лабораторияне торгызуыгыз өчен аерым рәхмәт!»
Ренат Әюпов: «Мондый формат безнең театрда да була ала. Барыгызны да котлыйм!»
Театр тәнкыйтьчесе Татьяна Тихоновец:
«Мин бу әсәрнең Казан тарихы икәнен белми идем. Мин башта ни өчен барысының да кинәт кенә «После бала» әсәренә тотынуын аңламадым. Ул мәктәп программасында бар икән. Ә мин башка планетада кебек берни белмичә яшим икән. Аннары кабат укып чыктым да: «Дима, нәрсәгә моңа алындың син?» дидем.
Хәзер күрдем – ул аңа ачкыч тапкан. Бик дулкынландыргыч, тере әсәр килеп чыккан. Алар туктый алмыйча бииләр. Мазурка да, полонез да түгел, алар хәлдән тайганчы бииләр. Монда сексуальлек тә юк, аларның аңа да вакыты юк, алар котырган кебек сикерәләр...»
«Котырган кебек сикерүче»ләрнең берсе Булат Гатауллин, икенчесе Альбина Ногманова иде.
Булат Гатауллинның «Мөгаллим» фильмында төшеп йөргәндә тезләре авыртуы, дәваланып йөрүе, театрдагы кайбер рольләрен башкара алмавын ишеткән идем. Соңыннан: «Терелеп беттеңмени?» – дип сорадым. «Юк», – диде ул. «Ә нишләп биедең?» – дидем. «Дурак булганга», – дип җавап бирде ул.
«Торналар төшкән җирдә»
«Торналар төшкән җирдә» эскизы
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев
Өченче эскизны Чиләбе ягында туып, быел ГИТИСта Сергей Женовач курсын тәмамлаган Кәрим Вахитов әзерләгән. Эскизны карарга Айдар Җаббаров та килгән иде, болай гына йөрүе түгел иде, әлбәттә, Айдар ГИТИСТа Кәримнең укытучыларының берсе булган икән.
Эскиз драматик концерт форматында куелган. Әсәр кешенең өенә кайту юлы турында. Сәхнәдә - Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев башкаруында Мәһдиев персонажы һәм оркестр.
Гүзәл Сәгыйтова:
«Бу – чын эскиз! Әле, татарлар әйтмешли, спектакльгә оеткы салынган гына. Беренче эскиз тулысынча фикер әйтү булса, монда әле башы гына. Мин аның дәвамын күрергә теләр идем. Бу Илфат Камалиевның 55 яшьлеге өчен искиткеч эш булыр иде. Мин аның көчле актер булуын һәрвакыт белдем, ләкин аны мондый рольдә күргәнем булмады. Монда уен юк иде, сез чын идегез. Сезне шундый рольләрдә күрәсебез килә».
Ә хәзер бер интрига. Шушы урында әлеге эскизга бәйле бәхәс тә булып алды – ләкин ул аерым тема, шушы көннәрдә сез ул бәхәс турында укырсыз. Әлегә лабораториянең йомгаклау өлеше. Һәм ул йомгаклау матур сюрпризлы иде.
«Барыгызга да бик зур рәхмәт! Даша, Дима, Кәрим, без алга таба сезнең белән хезмәттәшлек итәргә теләр идек. Бәлки ул быел гына да, бәлки, киләсе елга да булмас, бәлки соңрак, ләкин андый теләк бар», – диде театр директоры Илнур Гайниев һәм, алдан килешенгәнчә, өч режиссерның берсенә Фәрит Хәбибуллин премиясен тапшырды.
Әйе, былтыр «Һөнәр» фестивале кысаларында Кариев театрына нигез салган күренекле режиссер Фәрит Хәбибуллин исемендәге премия гамәлгә куелды. Ул яшь режиссерларга тапшырыла.
Премия «После бала» эскизын эшләгән Дмитрий Лимбоска тапшырылды. Алты эксперт бик каты бәхәсләшеп шушы кандидатурага тукталган ди.
Илнур Гайниев Дмитрий Лимбоска Фәрит Хәбибуллин исемендәге премияне тапшыра
Фото: © Кариев театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотосы
Шушы урында фестиваль/лаборатория тәмамланды. «Һөнәр» фестивале турындагы репортаж шушы урында туктала ала. Әмма мин «картларча» мыжгып алырга булдым – димәк, тема белән кызыксынган кешеләр алга таба тагын берничә абзац укый ала.
Кариев театрында баш режиссер Ренат Әюповтан тыш ике яшь режиссер эшли. Аларны туганлык җепләре бәйләмәсә дә, икесе дә Гатауллиннар. Булат Гатауллин – театрның танылган артисты, театр репертуарындагы өч спектакльнең режиссеры («Гөлчәчәк», «Шайтан. Егет. Кыз», «Отменили, дустым, спектакль отменяется»), аңлавымча, ул артист штатында.
Эльдар Гатауллин – театрның чибәр актерларының берсе, дөрес, рольләре күп түгел, чөнки ул театрда куючы режиссер штатында. «Габдулла – яктылык», «Яшәү моңы» кебек яңа куелган спектакльләр, шулай ук, театрның Яңа ел әкиятләре аның эше.
Игътибар итсәгез, Булат Гатауллин быел Фәрит Хәбибуллинга багышланган спектакль чыгарды. Театрга нигез салган шәхеснең юбилее уңаеннан тулы бер спектакль куелды, ә шушы шәхеснең исемендәге премияне бүлгәндә режиссерның исеме хәтта каралмаган да. Каралыр иде, премиянең шартлары буенча приз фестиваль/лабораториядә катнашучы режиссерларга бирелә. Ә лабораториядә театрның үз режиссерлары катнашмый, чөнки театрның максаты читләрне җәлеп итеп, театрга яңа сулыш өрү.
Шулай итеп, Кариев театрының «йолдызы» бии-бии башка режиссерга премия алырга ярдәм итте. Ә үзеңне әлегә отменили, дустым...
Татар гаиләсендә кунак килгәндә гомер-гомергә балаларны чаршау артына куып керткәннәр – барыбыз да үткән моның аша, гаҗәп түгел.