news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мөгаллим»: яшь Мәрҗани тормышыннан кайбер эпизодлар. Җитми калды - дәвамын көтәбез

news_top
«Мөгаллим»: яшь Мәрҗани тормышыннан кайбер эпизодлар. Җитми калды - дәвамын көтәбез
Фото: © "Алтын мөнбәр" кинофестиваленең матбугат үзәге

Быел «Алтын мөнбәр» халыкара фестиваленең иң төп чаралары, мөгаен, Равил Гайнетдин белән эксклюзив очрашу һәм Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган «Мөгаллим» фильмының премьерасы булгандыр.

Оештыручылар әлеге фильмны бәйгеләрдән өстен санап булса кирәк (бәлки, алар хаклыдыр), фестиваль ачылу фильмы итеп куйдылар һәм аны төрле мәйданчыкларда (фильмнар өчен төп мәйданчык булган «Корстан» кинотеатрында, «Мир» кинотеатрында һәм фестиваль ачылышыннан соң Камал театрының зур залында) карау мөмкинлеге тудырдылар. Дөрес, фильмга карата «Ибн Фадлан»дагы кебек дини аудиториянең ажиотажы булмады һәм бу табигый. Шунысын да искәртеп китик: фильмга билетлар сатылган һәм залдагы аншлагны нәкъ менә билет алып килүчеләр тудырган иде – бу бик мөһим, минемчә.

Мәрҗани тормышына һәм бөеклегенә багышланган фильмның тарихы болай башлана.

  • 2022 елда Үзбәкстан кинематографлары Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узган питчингта Татарстан белән берлектә татар дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерү теләген белдерде. Дөрес, 2022 елда питчинг призы Әмир Галиәскаровка бирелде, гәрчә аның «Алюминиевая лихорадка» фильмының чыгу-чыкмавы турында төгәл мәгълүмат юк.
  • 2024 елның мартында кинорежиссер Салават Юзеев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан Казан дәүләт мәдәният институтында үткәрелгән «Киноиндустрия үсешенең драйверы буларак копродукция» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында Шиһабетдин Мәрҗани турында Татарстан һәм Үзбәкстан арасында копродукция буларак күзалланган тулы метражлы нәфис фильм проекты тәкъдим итте. «Фильмның слоганы – «Авыр юлда үзеңне табасың». Фильмның стилистикасы – шәрыкъ притчасы. Дин эшлеклеләре турындагы фильмнарда баштан ук изге кешеләр күрсәтелә. Бездә алай түгел. Шиһабетдин Мәрҗани яшьлегендә шаян-шук егет булган. Дин эшлеклеләре турындагы фильм күңелсезрәк була һәм киң аудиториягә адресланмый. Без кул сугышлары, атышлар һәм матур мәхәббәт күрсәтелгән фильмны прокат перспективасын күздә тотып эшләргә телибез», – дип таныштырып үтте ул. Режиссер аңлатуынча, фильмның беренче бүлегендә төп геройның туган йорты һәм дуамал яшьлеге күрсәтелә. Әтисе аны Сәмаркандка һәм Бохарага озата. Биредә ул күренекле остазлардан белем ала, дуслар таба, үзен мөгаллимлек эшендә сынап карый.
  • Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган әлеге чаралар кысаларында «Узбеккино» белән «Татаркино» арасында Мәрҗани турында копродукция фильмы төшерү турында меморандумга кул куелды.
  • Салават Юзеевның Шиһабетдин Мәрҗани темасына беренче тотынуы түгел иде. Аның «Шиһаб хәзрәт» дип аталган документаль фильмы 2019 елда Камал театрының Кече залында күрсәтелде һәм фильмның рус телендә генә булуы җәмәгатьчелектә сорау да кузгаткан иде.
  • 2024 елның декабрендә Россия Мәдәният министрлыгы милли фильмнар төшерү өчен субсидия алачак проектлар питчингы нәтиҗәләрен чыгарды. Исемлектәге «Учитель» фильмы («Фильм Фьюжн Про» ҖЧҖ) – безнең «Мөгаллим» фильмы инде. Фильм өчен федераль акчалардан 40 миллион сум субсидия бирелә.
  • Көтмәгәндә фильмның режиссеры үзгәрә – проектның чакырылган режиссеры итеп Рамил Төхфәтуллин билгеләнә.
  • 2025 елның җәендә «Татаркино» директоры Милүшә Айтуганова һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин күренекле дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм төшерү идеясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга тәкъдим итә.
  • Мәрҗани роленә зур кастингларсыз гына Булат Гатауллин билгеләнә. Аның «Фильм Фьюжн Про» кинокомпаниясе белән беренче эше түгел, Салават Юзеев төшергән «Гашыйклар тавы» фильмында төп геройның яшь чагын уйнаган иде.

Былтыр проект мөфтигә тәкъдим ителсә, бер ел дигәндә әзер фильм тамашачы хозурына чыгарылды. Фильм Татарстанда (мәсәлән, Татар утарында) һәм Үзбәкстанда (Бохара белән Сәмаркандта) төшерелә. Фильм төшерү эшендә 1000нән артык кеше катнашкан ди.

Фильм премьерасыннан соң иҗат командасы белән очрашу

Фото: © «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең матбугат үзәге

Дөрес, фильмның прокат язмышы бүген-иртәгә башланмас әле. Чөнки хәзергә фильмны фестивальләр маршруты көтә – беренчесе Англиягә булырга мөмкин, чөнки быел кинофестиваль кунаклары арасында SIFFA Англия-Россия халыкара кинофестивален гамәлгә куючы Любовь Балагова-Кандур да бар иде һәм ул фильмның премьерасыннан соң аны «үтереп мактап» фестиваленә чакырды.

Любовь Балагова-Кандур: «Сез миңа бүген Россия-Үзбәкстан-Татарстан киносы бүләк иттегез һәм ул шулкадәр көчле эшләнгән – сезгә плюс белән «5»ле. Актерлык уены гына ни тора! Ә музыка! Мин, тәнкыйтьләрлек әйбер табарга тырышып, бик игътибар белән карадым – бер кимчелек тә тапмадым. Сез ничек булган – шулай күрсәттегез. Без барыбыз да бар, без бер-беребезнең кисәге. Сезгә субсидия биреп дөрес эшләгәннәр – рәхмәт Министрлыкка. Мин сезне фестивальгә чакырам – Лондонда көтәм. Сезне чын күңелдән котлыйм!»

Фильмның иҗат коллективы белән киновремьерадан соң булган очрашуда яңгыраган тагын бер фикерне китерәм:

Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова: «Бөтен дөнья ясалма фәһем маниясеннән интегә. Бу притча белемнең илаһи чыгышлы икәнен күрсәтте, белемнең чыганагы булып илаһи белем белән кушылган кеше тора. Сезгә безнең дини тәгълиматчыга хөрмәтегез өчен рәхмәт әйтәм, сез бу чорның салкын җилләренә бирешмичә, айдан таплар эзли башламагансыз, «сарылык»ка да егылып төшмәгәнсез, Казанны мөселман белеме чыганагына әйләндерә алган кеше турында хәтерне мыскыл итмәгәнсез – бу бик әһәмиятле.

Сез командага балаларны алып традицияләрне күрсәтә алгансыз. Сез Курсавины искә төшердегез, Казан артын фәлсәфи белем үзәге итеп күрсәтә алдыгыз. Безгә үз Кантларыбыз барлыгын күрсәтә алган, гомерен шушы мирасны кайтаруга багышлаган кешеләребез бар – үзе монда булмаса да, Айдар Юзеевны алкышлыйк әле. Аның ике томлыгы изге исемнәрне кайтарды, бу команданы эчтәлекле сценарийга әзерләде. Сезгә Коръән символикасы өчен рәхмәт! Бу гади күгәрченнәр яки Метерлинкның зәңгәр кошлары түгел, бу – Коръән. Сез безгә белем чыганагын күрсәтә алдыгыз! Мәдрәсәнең схоластика түгел, ә әдәби белем булуын күрсәттегез.

Без тарихыбызны аз беләбез. Миңа Нәкый Исәнбәтнең белем мәгарәсендә булу бәхете насыйп булды. Мин Казан артында астрономнар, математиклар булуын белдем. Мәрҗани Европа белемнәреннән дә баш тартмаган, татарлар дөнья буйлап иркен атласыннар, дигән...»

Премьерадан соң Мәрҗани исеменә якын торган шәхесләрнең фикерен сораштым:

Тарихчы Илнур Миргалиев: «Тарихчы буларак, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме буларак, Мәрҗани турында берничә мәкалә язган кеше буларак, аның «Мөстәфадел-әхбар...» хезмәтенең фәнни редакторы буларак, миңа аз инде, күбрәк ачасы килә. Әмма фильм болай да 90 минутлык, барысын да кертеп тә булмый. Без, татарлар, бу фильм өчен рәхмәт әйтергә тиеш, чөнки тарихыбыз зур, шәхесләребез күп – алар бик аз ачылган. Без Мәрҗани танылган дип сөйлибез, ә татарларның күпмесе белә икән аны? Телне, мәдәниятне генә түгел, шәхесләрне дә белмибез. Шуңа мондый фильмнарның булуы бик яхшы.

Шунысы гына бар: төшерүчеләр үз алдына «Моны кем карар?» дигән сорау куймаган ахрысы. Бәлки, мондый киноны теләсә кемнең каравы кирәкмидер дә. Монда диалоглар бик тирән, бигрәк тә, вафаты алдыннан әтисе улына бик акыллы киңәшләр бирде. «Гыйлем белән горурланма, үзеңә түгел, милләткә хезмәт итәргә уйласаң, сыгылмалы бул, үзеңнекен алып бар», ди. Бу безнең татар халкына килешә торган сүзләр. «Любовь-морковь»лы җиңел кино, блокбастерлар, чүп-чар карыйсы килгән кеше өчен монда кызык булырмы икән – килергә-килмәскә икәнен үзе карасын. Чын сәнгатьне, мәгърифәтлелекне күрәсе килгән кеше моны карарга тиеш, минемчә. Минем дустым Рамил Төхфәтуллин тарих фәнен, шәхесләрне, татар мәдәниятен яхшы белә – бу киноны нәкъ менә аның төшерүе дөрес булгандыр. Киноның дәвамы да булсын, башка шәхесләребез турында да булсын».

Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов: «Рамил Төхфәтуллин: «Хәзрәт, Мәрҗани турында фильм төшерәбез», – дигәч, шулкадәр кинәндем, ниһаять, безнең Мәрҗани турында фильм була икән дип шулкадәр шатландым. Үзегез беләсез – Мәрҗани мәчетендә эшләгәндә мин аның мәдрәсәсен дә кайтарырга, урамына исем бирергә, һәйкәлен дә булдырырга, йортын да каратырга тырыштым, хәзер фильмы да бар - халыкка аның кем булуын күрсәтәбез. Әмма тема ачылып бетмәгән, дәвамы булса, иншаллаһ ачылыр. Әле бит аның укуы гына күрсәтелде, ул әле шәкерт кенә иде, имам булмады. Фильмның дәвамын көтеп калабыз».

Мондый шәхесләрнең фикереннән соң нидер өстисе дә кыен. Шулай да фильмга соклануларымны һәм кайбер ризасызлыгымны да әйтмичә калу дөрес булмас.

Әйе, безнең шәхесебезне копродукция итеп төшерелгән кино аша күрсәтү бик яхшы – чөнки Мәрҗани бөтен мөселман дөньясы өчен кадерле шәхес.

Дөрес, Миләүшә ханым премьерадан соң: «Казан артын фәлсәфи белем үзәге итеп күрсәтә алдыгыз», дисә дә, мин моны күреп бетерә алмадым. Шиһабетдин Мәрҗанинең атасының нинди гыйлемле кеше булуын Бохара белән Сәмаркандта сөйлиләр, ә без авыл мулласының зур гыйлемле булуын күрмибез, аның каравы Казан артында шаманнар да булганлыгын, нардуганы да булганын тәгаен күрәбез: белми идем, булган икән – булган инде, әгәр моны һичшиксез җиткерелергә тиешле әһәмиятле факт дип санасагыз. Әтисе Баһаветдин аганың гыйлемле, затлы тирәлеген дә күрмибез, чөнки оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, Шиһабетдин шушы гыйлемле тирәлекне сеңдереп үскәндер ләбаса.

Баһаветдин ролендә – Татарстанның халык артисты Ирек Хафизов, аның чәпчеп йөри торган икенче хатыны ролендә кем дисез? Әлбәттә, Ирекнең хатыны Гөлчәчәк Хафизова. Ирек Хафизов – шәп артист. Тик гримердан гына уңмаганнар – җитди генә эпизодны караганда да, Ирекнең ипсез ябыштырылган сакалын күргән саен көләсе килде. Үз сакалыңны гына үстергән булсаң соң! Мәрҗани атасын уйнау хакына андый гына уңайсызлыкларга түзәр идең әле.

Яшь Шиһабетдин ролендә – җырчы Асыльярның улы Әмир Сәгъдиев. Уйнау куәте әллә ни сизелмәсә дә, күзләрендә гамь бар малайның, гыйлем чаткылары бар – Шиһабетлин роле өчен бу бик әһәмиятле, әлбәттә.

Татарстан ягында төшерелгән кадрларда Татарстан театрлары артистлары төшсә, Үзбәкстан ягында күренекле үзбәк артистлары төшкән – акча түгеп туда-сюда артист ташымаганнар.

Кечкенә генә бер техник искәртү: биографик чыганакларга карасаң, Мәрҗани Бохарага май аенда чыгып китә. Фильмның кадр артындагы тавышы да 7 ай юлда булып декабрьдә килеп җитүен әйтә. Алай булгач, нигә салкын кышта чыгып китте дип күрсәттегез соң инде? Ниндидер мәгънәви мәгълүмат бирмәгәч, җитмәсә биографик мәгълүматка каршы килгәч, нигә төшереп тордыгыз ул кадрларны?

Тагын бер техник аптыраш: ясалма фәһем белгечләрегез бик сыйфатсыз эшләгән – Миләүшә ханым мактаган кошлар эчтәлеге ягыннан фильмның бизәге булса да, визуаль яктан бик ясалма чыккан бит әле.

Салават Юзеев тәкъдим иткән беренчел вариантта шәрыкъ притчасы булырга тиеш булса да, Рамил Төхфәтуллин вариантында ул фәлсәфи якка басым ясап, сюжет бөтенлегенә зыян китереп булса да, фикер мозаикасы тезгән. Болар барысы да Шиһабетдин Мәрҗанинең... шушы урында Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнеп, диссертация яклаган, аның фәнни эшләрен тәрҗемә иткән философия фәннәре докторы, профессор Айдар Юзеевның әлеге дин галименә багышланган лекциясендә әйткән сүзләре искә төште: «Теолог белән имам-хатыйбны алсак, мәдрәсәләрдә без имам-хатыйбларны күрәбез, ә теолог ул Аллаһ турында, дөнья яралуы турында фикер йөртүче кеше. Фикер йөртү өчен үз нигезләреңне һәм дин тотынып торган классикларны белү кирәк – Мәрҗани боларның бөтенесен яхшы белгән». Режиссер шул якка басым ясаган.

Шунысы ачык, «Мөгаллим» – логик финалы булган фильм түгел, бу һичшиксез дәвамы соралган фильм. Бу фильмнан күренгәнчә, җитлеккән Шиһабетдинны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистфы Рамил Төхфәтуллин үзе уйнаячак. Чөнки режиссер нәни генә эпизод белән үзен җитлеккән Мәрҗани ролендә күрсәтеп алды.

Азактан әйтеп куйыйм әле: Үзбәкстан белән кинематографик багланышлар дәвам итә, быел «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында үткәрелгән халыкара питчингта «Галия» исемле Үзбәкстан проекты җиңү яулады – бу Томскида татар гаиләсендә туган һәм Үзбәкстанның күренекле балеринасы булган Галия Измайловага багышланган тарихи драма булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар