Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мисс Татарстан»: 14 яшьлек кызның сәхнәдә купальниктан йөрүен кем ничек кабул итә?

Матурлык бәйгесе финалының бер этабы – купальниктан дефиле. Ел саен «Мисс Татарстан» бәйгесеннән соң татар җәмәгатьчелеге бер шаулап ала. Быел 14 яшьлек кыз баланың ярымшәрә кыяфәттә сәхнәдә йөрүе күпләрне гаҗәпкә салды. «Интертат» бәхәс куптарган мәсьәлә турында конкурс дирекциясе, җиңүче кызның әти-әнисе, башкалар белән сөйләште.

news_top_970_100
«Мисс Татарстан»: 14 яшьлек кызның сәхнәдә купальниктан йөрүен кем ничек кабул итә?
Фото: © Рамил Гали

Казанда «Мисс Татарстан-2024» региональ бәйгесенең финалы узды. Ул 14 яшьлек Яр Чаллы кызы Эвелина Габитовага җиңү алып килде. Бәйге тарихында җиңүче таҗы беренче тапкыр бу дәрәҗәдә яшь кызга кидерелде.

Финалда шулай ук «Мисс Казан» һәм «Беренче вице-мисс» титуллары да өләшелде. «Мисс Казан» титулын 16 яшьлек Александра Кочергина яулады. Ә «Беренче вице-мисс» исемен 17 яшьлек Альберта Абдрахманова үзенеке итте.

Матурлык бәйгесендә 14 яшьтән алып 23 яшькә кадәр 30 кыз көч сынашты. Конкурсның традициясе буенча, җиңүчегә Бөтенроссия «Мисс Россия» бәйгесендә катнашу хокукы бирелә. Әмма быелгы «мисс»ның гаять яшь булуы сәбәпле, җиңүче кыз республикабызны федераль дәрәҗәдә әлегә тәкъдим итә алмаячак.

«Мисс Татарстан» бәйгесе кагыйдәләре буенча, бәйгедә 14-23 яшьлек кызлар катнаша ала. Ә «Мисс России»да – 18-23 яшьлекләр.

Фото: © Рамил Гали

«Мисс Татарстан-2024» Эвелина Габитова: «Мәктәпне тәмамлагач, журналист булырга хыялланам»

«Мисс Татарстан-2024» титулын үзенеке иткән Эвелина Габитова Яр Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбендә 8нче сыйныфта укый. Ул – 6 яшеннән модель. 14 яшьлек Эвелина инде «Мисс Челны-2023», «Первая Вице-юная Гранд Королева России-2023», «Юная Королева зрительских симпатий-2023», «Вторая Вице Мисс Grand Podium-2023», «Мисс Очарования-2022» һәм узган атнаның якшәмбесеннән «Мисс Татарстан-2024» титулларына ия.

Фото: © Рамил Гали

«Мисс Татарстан» республика бәйгесенең нәтиҗәләре турындагы матбугат конференциясендә Эвелина Габитова үзенә җиңү китергән финалдан соң кичергән хисләре белән бүлеште. «Мин бүген бик бәхетле! Шундый хисләр кичерәм...» – диде җиңүче.

Эвелина элегрәк сыйныфташлары тарафыннан озын буеннан (кызның буе 1 метр да 78 сантиметр) көлештерүләрен ишетергә туры килүе хакында да әйтеп үтте. «Элегрәк ишетергә туры килә иде. Артык озын, дип төртеп күрсәткәннәре булыштырды. Әмма вакыт белән үтте, ияләнделәр», – диде кыз.

«Мисс Татарстан» исеме иясе мәктәпне тәмамлагач нинди һөнәр үзләштерергә, тормышын нинди профессия белән бәйләргә планлаштыруы турында да әйтте. «11 сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, журналист һөнәрен үзләштерергә телим», – диде ул.

Фото: © Эвелинаның шәхси архивыннан

«Дөнья кая тәгәри?»

Матурлык бәйгесе финалының бер этабы купальниктан дефилены күздә тота. Җәмәгатьчелекне социаль челтәрләрдә тарала башлаган фото һәм видеолар хафага салды: 14 яшьлек кыз балалар ярымшәрә кыяфәттә сәхнәдә йөри. «Кая тәгәри дөнья… 14 яшьләрендә 25кә күренәләр», «Бу кызларга чыннан да 14 яшьме?!», «Балаларны чишендереп чыгару – дөрес хәлме ул? Бу кызларның әти-әниләре нормаль микән?», «Башка сыймаслык хәл инде бу... Татарстанның «иң-иңе» дип танылган кыз шәрә бот һәм күкрәк белән сәхнәдә йөри», «Мондый конкурсларда бала-чаганы катнаштырып, аннан ары – җиңдереп, бөтен дәрәҗәсен төшереп бетерделәр, шәрә килеш сәхнәдә «курчаклар» йөри торган бер чара булып кына калды...» ише тәнкыйди фикерләр көннән-көн арта тора.

Иң элек, бәхәсле мәсьәләгә карата «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарованың фикерен белешергә булдык.

Изольда Сахарова: «Бу – ризасызлык түгел, соклану тудырырга тиеш»

– Бәйгенең шартлары буенча кызлар 14 яшьтән катнаша алалар. 14 яшьлек кыз бала – ул инде бәби түгел. Ул – җитлеккән кыз. Аларның кулларында инде паспортлары бар. Кызлар рәсми рәвештә модель булып эшлиләр. Эш буенча чит илләргә йөриләр. Ә матурлык конкурсында катнашыр өчен алар, янәсе, әле кечкенә?! Мантыйк кайда?

«Мисс Татарстан» бәйгесенең нигезләмәсе

– Яшь чикләре һәрвакыт 14 яшьтән иде. Былтыр, юбилей елы булганга гына, 16 яшькә күтәрдек, чөнки анда башка төбәкләрдән дә катнашучылар килде. Быел без үзебезнең форматка кайттык. Модель карьерасына балаларны 12 яшьтән әзерли башлыйлар, 14 яшьтән алар профессиональ дәрәҗәдә эшлиләр. Күп кенә модельләрнең карьерасы иртә тәмамлана. Бу өлкә шундый, – диде бүген «Мисс Татарстан» республика бәйгесенең нәтиҗәләре турындагы матбугат конференциясендә Изольда Сахарова.

– Кызларның купальниктан сәхнәгә чыгуларына «үртәлә» торган кешеләрдән шуны сорыйсым килә: спортсмен, биюче кызларның кием формасы сезне борчымый, ә «Мисс Татарстан» сәхнәсендәге кызларныкы тынгы бирмиме? Әйтик, гимнастлар, балериналар шундый ук киемнән, купальниктан чыгыш ясый. Спортта да кызлар бик кечкенәдән карьера кора. Моны бит без норма дип кабул итәбез. Ә матурлык бәйгесендә катнашучы кызлар спортчылардан кай җире белән аерыла? Монда да кызлар сынашалар: талантлылыкта, тапкырлыкта, нәфислектә, матурлыкта. Мин купальникка бәйләнүчеләрне һич аңламыйм! Кызлар бит ниндидер «түбән эшләр» белән шөгыльләнмиләр...

– Купальниклар турында сөйлиләр. Нигә спортчылар турында сөйләмиләр? Әйдәгез, спортчылар турында сөйләшик. Нигә гимнасткалар купальниктан чыгыш ясый? Төрле спорт төрендә мисаллар табарга була. Кыз кешенең подиумга купальниктан чыгуы, һәм безнең аның фигурасына каравыбыз оятмы? Нәрсәсе оят соң? Чибәр кызның гәүдәсе дә матур була. Без спорт, дөрес туклану яклы. Югары уку йортларына керәсең, анда бургерлар рекламасы бара. Без шуңа өндибезме? Без спорт, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз.

– Матур кызның фигурасы яхшы физик формада булырга тиеш. Ул, әйтик, целлюлитлы була алмый. Матур кыз ахмак та була алмый. Бу да – матурлыкның бер үлчәме. Безнең финалисткаларның шушы яшьләрендә карап кына торырлык матурлыклары, нәфис буй-сыннары бар икән – бу ризасызлык түгел, соклану тудырырга тиеш. Бу тормышта матур кешегә һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Ә матур дигән сүз – ул тышкы купшылык турында гына түгел.

– Әгәр кызларның купальниктан йөрүе ошамый икән – игътибар итмәгез, килмәгез, карамагыз. Без бит мәҗбүр итмибез. Һәркем үзе сайлый. Без, мәсәлән, яулыктан йөри торган кызларга катнашырга тәкъдим итмибез бит. Чөнки без аларның сайлавын хөрмәт итәбез. Алар башкача киенә. Һәм бу – аларның эше. Ә безнең кызларны тәнкыйтьләргә – сорап тормыйлар. Пляжда барыбыз да купальниктан йөрибез. «Ярымшәрә» кешеләрне күрәсе килмәгән кеше пляжга йөрми.

«Мисс Россия» бәйгесендә катнашу шартлары

– Дөрес, «Мисс Татарстан-2024» титулын яулаган кызыбыз Эвелина Габитова әлегә «Мисс Россия» титулы өчен көрәшә алмаячак. Чөнки катнашу өчен кызның 18 яшен тутырган булуы шарт. «Мисс Россия» брендының «хуҗасы» – «Русский стандарт» холдингы. Ә «Русский стандарт» алкоголь җитештерә. Шул сәбәпле, «Мисс Россия»дә 18 яшькәчә кызлар катнаша алмый. Эвелинага әлегә 14 кенә яшь. Ләкин бу – Эвелина бөтенләй катнаша алмаячак дигән сүз түгел. Ул 18ен тутыргач та, шундук көч сынаша алачак. Мәсәлән, безнең узган елда «Мисс Татарстан-2023» исемен үзенеке иткән Казан кызы Рамина Пронинаны быел инде «Мисс Россия» титулы өчен көрәшергә кабул итәргә әзерләр.

«Мисс Татарстан-2024» титулы иясе Эвелина Габитованың әнисе Эльмира Габитова: «Кызым белән горурланам»

Фото: © Эльмира Габитованың шәхси архивыннан

– Эвелина – 6 яшеннән модель. Ул кечкенәдән сәнгать театрында шөгыльләнде. Мин кызыма һәрвакыт булышлык күрсәттем, шөгылен хупладым. Аның «Мисс Татарстан» таҗына ия булуына миннән дә шат кеше юк. Әни буларак, мин баламның уңышы өчен бик куанам.

Эвелина «Мисс Яр Чаллы» титулын да йөртә. Ул бәйгедә купальниктан дефиле ясамаганнар иде. «Мисс Татарстан» сәхнәсендә аның мондый кыяфәттә беренче чыгуы булды. Әлбәттә, бөтен нәрсә безнең ризалык белән эшләнде. Без, ризалыгыбызны белдереп, документларга кул куйдык. Әгәр асты белән өсте аерым купальниктан чыгасы булса – мин бераз икеләнгән булыр идем, ә кушма купальниктан чыгу өчен мин бөтенләй каршы төшмәдем.

– «Кызлар «ярымшәрә» сәхнәдә йөрергә бәләкәй» дип язучыларга бик исем китми. Без беренче түгел һәм без соңгы түгел. Тәнкыйтьле фикерләр белән килешмим. Кызымның бу чыгышын ямьсез күренеш дип тапмыйм. Әле ул үз яшеннән өлкәнрәк тә күренә бит. Кыяфәткә дә, акылы буенча да. Минем кызым – бик акыллы, фикерле, талантлы бала. Кызым белән бик горурланам.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец 14 яшьлек кызларның матурлык конкурсларында купальниктан йөрүе турында: «Закон белән тыярга кирәк»

– «Мисс Татарстан» – Республикада гына түгел, илдә танылу алган иң зур тарихлы бәйгеләрнең берсе. Аннан соң тарихта кияүдәге хатын-кызлар өчен «Миссис Татарстан» конкурсы да оешты. Ул исә – чагыштырмача күбрәк рухи, сәнгати һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалый торган бәйге. Анда катнашучы кызлар республикабыз өчен файдалы социаль проектлар тәкъдим итәләр, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр. Ул бәйгенең идеясе югарырак.

Матурлык бәйгеләренең эшчәнлеген канун тәртипкә салмый. Балигъ булмаган балаларны матурлык конкурсларында катнаштыру закон тарафыннан тыелмаган. Бу 18 яше тулмаган баланың законлы вакиле – әти-әнисе ризалыгыннан эшләнелә. Әмма, күргәнебезчә, җәмагәтьчелекне мондый нәрсә бик каты хафага сала, борчый. Кызларның 14 яшьтә купальниктан сәхнәдә йөрүенә карата бик күп тәнкыйди төстәге фикерләр яңгырый. Күпләр моны «дөрес күренеш түгел» дип саный.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак, мин, Ирина Волынец, законга матурлык конкурсларында балигъ булмаган балаларны катнаштыруны тыюны күздә тоткан төзәтмә кертү турындагы тәкъдим белән чыгыш ясыйм. Бәйгеләребез балаларның рухи кыйммәтләрен формалаштырсын, дип тырышкан чакта, купальник киеп сәхнәдә йөрү кебек әйберләрдән тыелырга кирәк, дип уйлыйм. Безнең Татарстанда – мөселманнар өстенлек иткән җәмгыятьтә яшәвебезне дә онытырга ярамый.

Бүгенге көндә 18 яше тулмаган кечкенә кызларны мондый бәйгеләрдә катнаштыруны җайга салучы закон юк. Шуңа күрә «Мисс Татарстан» бәйгесенең оештыручылары тарафыннан ниндидер кыек эш эшләнелә, диеп әйтеп булмый. Алар закон кысаларында эш итә. Әмма җәмәгатьчелекнең реакциясе законга төзәтүләр кертү зарурлыгын ассызыклый, миңа калса.

Мин кыз балалар үстерүче әни кеше буларак та шул ук фикердә. Үземнең кызларның купальниктан сәхнәдә йөрүен хупламас идем.

Шул ук вакытта мин «Мисс Татарстан» бәйгесенең оештыручылары һәм катнашучы кызларга карата тәнкыйть атудан тыелырга чакырам. Кызлар бик яшьләр, каты сүзләрнең аларны яралавы ихтимал. Аларның бер гаебе дә юк.

Быел «Мисс Европа» халыкара матурлык бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк Азнакай кызы Роза Гадиева: «Мин купальниктан чыкмас идем»

– Бәйге гарәп иле Ливанда узачак. Анда купальниктан дефиле булмаячак. Бәйгедә милли гореф-гадәтләргә җитди караш булуы күңелемә һуш килде. «Мисс Татарстан-2024» исемен яулаган яшь җиңүче кыз мәсьәләсенә килгәндә, мин үземнән чыгып кына әйтә алам: 14 яшьтә купальниктан чыкмас идем. Бездә дини тәрбия дә бар. Минем әтием, абыем намаз укый, мин дини гаиләдә үстем, шуңа мондый күренешкә караш икенчерәк. «Мисс Европа»да купальниктан чыгулар булмавы ошады.

Бик күп матурлык бәйгеләрен фотога төшергән профессиональ фотограф, Татарстан фотографлары берлеге рәисе Рамил Гали: «Татарстанда 14 яшьлек кызның җиңүче булуы – искиткеч!»

– Татарстандагы беренче матурлык бәйгесен мин төшердем. Аннан Мәскәүдә 15 ел «Мисс Россия» бәйгесен фотога төшердем. Аңларга кирәк, бу – тулы бер индустрия. Беренчедән, дефиле ясарга, гәүдәне дөрес тотарга, дөрес йөрергә балаларны 6 яшьтән өйрәтәләр. Икенчедән «мисс»ларга тегелә торган киемнең лекаласы бар. Аларга махсус костюмнар тегелә, шуңа кызларның параметры, гәүдә төзелеше туры килергә тиеш. Җиңүче булган 14 яшьлек кыз барлык параметрлар буенча да туры килә. Мода, матурлык индустриясен карасак, күп кенә билгеле хатын-кызлар карьераны 13-14 яшендә башлаган.

«Яшь кыз купальниктан олы ир-атлар алдына чыккан», – диләр. Бәйгегә алай карарга кирәк түгел. Бу – дөрес кабул итмәү. Монда матурлык күрсәтелә. Мәсәлән, гимнаст кызлар, фигуристкалар бар, алар да ачык киенә, һәм бу – сорау тудырмый.

Татарстанда 14 яшьлек кызның җиңүче булуы – искиткеч! Бөтен залны үзеңә каратып тору сәләте дә бар ул кызда. Ул үзен бала кебек күрсәтмәде. Башкалар арасында аерылып тора иде ул. Бездә шундый перспективалы яшь кызларның булуына без шатланып кына торырга тиеш, дип саныйм.

«Идел» яшьләр журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова: «Мин, әни кеше буларак, үземнең кызымны андый бәйгедә катнаштырмас идем»

– Бүгенге чынбарлыктан чыгып карасак, 14 яшьлек кызның «Мисс Татарстан» исемен алуында бернинди начарлык та юк сыман. Бәйге нигезләмәсендә дә күрсәтелгән. Кечкенәдән үк кыз баланы модель мәктәбенә бирүче ата-аналар бар, алар төрле «показларда» катнаша. Бала шул юлны үзе сайлый икән, профессия итеп карый икән, бу кызның җиңүендә бернинди начарлык юк, дип саныйм. Чөнки ул бу һөнәрне сайлаган.

Бала бу юлны кечкенәдән сайламыйча, хәзер генә катнашырга теләгән булса, сәер булыр иде. Мәсәлән, мин, әни буларак, үземнең кызымны андый бәйгедә катнаштырмас идем. Жюридагы чит кешеләр, шул исәптән ир-атлар да минем баламны бәяли. Бу – күп очракта субъектив фикер, дип уйлыйм. Хатын-кызның белеме, фигурасына бәя бирү сәер сыман. 14 яшьлек баланың психикасына начар тәэсир итәргә дә мөмкин.

Дөрес, кечкенәдән бу юлны профессия итеп сайлаган бала өчен бу – нормаль күренеш. Шулай да бездә татарлык көчле, шуңа шәхсән минем өчен бу – сәер күренеш.

Язучы-сатирик Камил Кәримов: «Мин кыз балаларны сәхнәгә, татар сәхнәсенә ярымшәрә чыгаруларына рәнҗеп карыйм!»

– Мин мондый күренешкә катгый рәвештә каршы! Чөнки үземнең ике оныгым үсеп килә. Мин матурлык конкурсларында «матурлык»ка тамаша кылынырга тиеш диеп уйларга күнеккән. «Матурлык» төшенчәсе астында кызның чәч толымнарын, аның киемнәрен, атлап йөрешен аңлыйм. Нигә мондый бәйгеләрдә кыз баланың төп горурлыгы итеп аның ялангач ботларын, кулларын, иңбашларын күрсәтәләр?

Урманның яфрагы коелып бетсә – ул шыксыз була. Яфраклы урман – матур. Шулай бит? Мин кыз балаларны сәхнәгә, татар сәхнәсенә ярымшәрә чыгаруларына рәнҗеп карыйм! Милли бәйге түгел, димәсеннәр дә, алай булмый. Татар баласы чыккач, милли була инде ул! Татар кызы катнашсынмы, урысныкымы, чувашныкымы – мөһим түгел. Кем генә катнашмасын, ул да бит – кемнеңдер баласы. Ник кемнеңдер карыныннан чыккан газиз баласын 14 яшендә «показ»га чыгаралар алар, кыз балага шушы яшендә ирләр күзе төшерергә юл куялар? Алай ярамый.

Үсмер яшьтә кыз баланың тәне сак астында, яшерен булырга тиеш. Ә 20дән узгач, теләсә кайсы җирләрен күрсәтсеннәр шунда. Карыйсы килгән кеше карасын. Ләкин без үсмер кызлар турында сөйлибез. Ул яшьтә кыз баланың матурлыгын сакларга кирәк. Һәм бу – безнең бурыч! Мин хәтта, балигъ булганчы чишенмәсен, аннары чишенер, дип тә әйтә алмыйм. Чөнки 18дә әле кешенең акылы формалашып бетмәгән була. Ул чишенер дә, аннары үкенер. 18дә ялангач йөргәне, фотосурәтләргә төшкәне өчен үкенер. Кыз балага акыл гомумән соңрак керә бит ул. 14тә аның акылы бөтенләй оешмаган була әле. Нигә аның бөтен матур җирләрен җәмәгатькә, залга чыгарып күрсәтергә? Мин бик каты каршы мондый нәрсәгә!

«Мисс Татарстан» бәйгесеннән Рамил Гали фоторепортажы:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100