«Өлүф», яки Акча барына да хуҗа: Минзәлә театры беренче татар детективын сәхнәләштерде
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 87нче театр сезонын Заһир Бигиевның «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәре нигезендә куелган спектакль белән ачты. Режиссер Ренат Әюпов язучы Заһир Бигиевның 1887 елда язган «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» әсәрен сәхнәләштерде.
«Өлүф (Меңнәр), яки гүзәл кыз Хәдичә» – татар әдәбиятындагы беренче детектив әсәр. Аның авторы – тумышы белән Ростовтан, чыгыш белән Пенза губернасы Кикин авылыннан булган Мөхәммәдзаһир Бигиев. Язучы бу әсәрне үзенә 17 яшь булганда – 1887 елда яза.
Әсәр мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Төп герой – мәшһүр Казан бае Муса Зөләйха исемле Кырым кызын үтерүдә гаепләнә. Бу кызның үлемендә Мусаның, турыдан-туры булмаса да, гаебе бар. Алар Зөләйха белән таныш була, әмма геройларның тормыш тәҗрибәсе түбән булу һәм очраклылык сәбәпле, бер-берсен аңлап бетермиләр. Зөләйха, әнисен ташлап, Муса янына килә һәм, кырыс чынбарлыкка дучар булып, үзен үзе үтерә. Ә дәлилләр Мусаны гаепле итеп күрсәтә, җәмгыятьтәге тәнкыйтькә дучар булмас өчен, егет тә дөреслекне яшерергә мәҗбүр... Тагын бер персонажның кулы уйный башлый. Муса үзенең дусты дип санаган Габденнасыйр – тискәре персонаж. Алар икесе дә Хәдичә исемле кызны зур бирнәсе белән хатынлыкка алырга тели, шушы кызның акчалары өчен көрәш бара. Габденнасыйр ялган юл белән Мусаны төрмәгә утыртуга ирешсә дә, азактан дөреслек тантана итә. Шул сәбәпле, автор әсәрне «Меңнәр...» дип атаган.
Режиссер – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры баш режиссеры Ренат Әюпов. Бу – аның Минзәлә театрында сәхнәләштергән 8нче әсәре икән инде.
Бу әсәр татар сәхнәсендә әле беренче тапкыр куела. Премьерада зал шыгрым тулы иде. Детектив булгач, бу әсәр тамашачы өчен авыр булмасмы, күңелдә тискәре хисләр калдырмасмы, дигән уй бар иде. Әмма алай булып чыкмады.
Режиссер тамашачыны «кызганган»: әсәр шомлы детектив түгел, урыны-урыны белән ул хәтта комедия булып та тоела, мондагы төп юнәлеш – җинаятьчене эзләү икәне дә онытылып китә, тамашачылар рәхәтләнеп көлеп карады. Заһир Бигиевның бу әсәрендә диалоглар көлдергеч түгел, шуңа да монысы – режиссерның казанышы. Ул аны актерларның уены, символик элементлар, киемнәр – гомумән, режиссура аша биргән.
Классик әдәби әсәрләр соңгы елларда шактый куелды. Әмма әле күз алдында ятып та, кул җитмәгән дигән кебек әсәрләр шактый. Заһир Бигиев әсәренә шундый яңа сулыш бирү ул – бу язучыга гына түгел, татар классикасына игътибарны тагын да арттырыр, мөгаен. Пьесаларыбыз, әсәрләребез юк, диләр, нигә булмасын? Менә бит, Заһир Бигиев бер дигән әсәр язган! Яхшы инсценировкалар булса, алар алга таба да куелыр. (Моның инсценировка авторы – режиссер Ренат Әюпов үзе).
Әсәрнең азагында Заһир Бигиев Габденнасыйрны үтерә. Режиссер бу урынны үзгәрткән. «Ике үлем күп булыр, дип уйладым», – ди Ренат Әюпов. Спектакльдә бөтенләй башка чишелеш, һәм, минем фикеремчә, ул тормышчанрак та килеп чыккан. Заһир Бигиев әсәрендәге чишелеш күпмедер дәрәҗәдә дөрес түгел дә кебек тоела. 17 яшьлек егет бит, тормыш тәҗрибәсе дә җитәрлек булмаганмы, чишелешне «начар» геройны үтереп хәл итә – оятыннан үзенә кул сала ул. Андый җинаятькә барган кеше, гадәттә, оят булу аркасында агу эчеп үлүгә бармый – безнең инде андый очраклар турында ишеткән бар, беләбез… 37 яшендә язса, Заһир Бигиев та җинаятьчене, оялып, үзенә кул сала, дип язмаган булыр иде...
Минзәлә театры спектаклен үзләренең театрында беренче тапкыр карадым. «Иблис»не уйнап, алар бер тапкыр Татарстанны дер селкетеп алган иде инде. Минемчә, бу әсәр дә югары кимәлдә килеп чыккан. Минзәлә театры актерларының сөйләм теле, уенына сокланып карап утырдым. Бик үзенчәлекле һәм матур театр төркеме.
Спектакль башында бик күп егетләр-кызлар чыгып: «Гәҗит сатам, гәҗит сатам! Бәясе өч тиен!» – дип кычкыра башлагач, шом кергән иде күңелгә. Бик күп кеше катнашкан спектакльләрдә еш кына геройлар ачылып бетми, буталчыклык башлана. Мин аны үзем «бака туе» дип атыйм – менә шул башланмагае дип шикләнгән идем. Шикләрем юкка булды. Бик шәп спектакль булып чыккан бу.
Актерларның уены – искиткеч. Муса (Ильмир Кашапов) – очраклы рәвештә шушындый матавыкларга эләккән бизнесмен ролен бик оста башкара. Иң кульминацион моментларның берсе – Габденнасыйр (Илдар Халиков) Мусаның маңгаена пистолет төби... Мусаның күз карашын күргәч, мин шаккаттым: бу егет – искиткеч талант! Чарасызлык, курку, шул ук вакытта нәфрәт һәм батырлык – барысы да йөзенә чыккан иде аның.
Спектакльдә биюләр бик кызык итеп куелган. Биюләр аша геройларның характерын бирү – еш очрый торган күренеш түгел. «Санаулы кичләр»дә ялгыз хатын биюен Люция Хәмитова шулай оста биргән иде. Монда ике биюне атап китәр идем. Алар икесе дә – җиңүче егет биюе. Беренчесе – Хәдичәне аласы билгеле булгач, Муса биюе. Икенчесе – дошманын (Мусаны) төрмәгә утыртып, Хәдичәне үзенә бирәчәкләре билгеле булгач, Габденнасыйр биюе. Менә бу биюләрдә ике геройның да характеры ачылган кебек тоелды. Муса чын күңелдән шатланып, үзен дөньяның хуҗасы тоеп бии. Ә Габденнасыйр биюе – астыртын җинаятьче биюе. Аның шушы холкы хәтта биюенә дә чыккан.
Полицейскийның (Индира Гайфуллина) хатын-кыз булуы да бик уңышлы дип таптым. Аның киеме генә дә ни тора! Ир кеше булса, ул кадәр кызык булмас иде. Әхмәди бай (Нәфис Гайфуллин), Нигъмәтулла (Фоат Зарипов), Сөләйман морза (Рифат Хафизов) – төрле дәрәҗәдәге татар байлары образын бик оста гәүдәләндергән. Һәркемнең үз дәрәҗәсе, һәркайсының үз сөйләме һәм һәркайсы үзенең кем икәнен белеп эш итә. Хәдичә (Зөлфирә Гәрәева) акчасы өчен төрле якка тарткаланган кызның йөзен шактый озак күреп булмады. Куркынган да, борчылган да, әмма берни эшләргә дә кулыннан килмәгән бичара кыз ролен бик оста итеп уйнады.
Җинаятьне тикшерүче Шубинны (Азат Җиһаншин) комик герой дияргә була. Әсәрдә ул җитди бер персонаж булса, монда – бер шаян егет. Алай булуы бик уңышлы килеп чыккан. Шубин килеп чыгуга, залда җанлану башлана, бу егет тагын ни кыланыр икән, дип көтәләр. Ул – җитди тикшерүче дә, үзен яраткан кыз янында эре булып кыланган егет тә, трактирда исерек тә, җыештыручы кыз булып киенеп кунакханәгә кергән оста шымчы да.
Спектакльдә символлар бик күп. Мәсәлән, Хәдичәнең төп байлыгы – акчалары икәне аның «йөзенә язып куелган» дип әйтеп була. Аның битен алтын тәңкәләр каплап тора. Ул аларны бик сирәк кенә күтәрә – бу аңлашыла да, көрәш бит акча тирәсендә бара.
Бөтен нәрсәне дә акча белән хәл итәләр монда. Дөреслек өчен тырышу да, «ялган җиңсен» дию дә – барысының да артында акча ята. Юк кына әйбер өчен дә бар да кулын сузып тора һәм шул акча өчен әллә нинди рәвешләргә керергә әзерләр. Кыен хәлгә калгач, берсе дә гаделлек эзләми, ә дөреслекне сатып алмакчылар. Алар әллә инде гаделлеккә бөтенләй кул селтәгән, әллә инде бу мөмкин хәл түгел – дөреслек турында монда авыз ачып сөйләүче дә юк.
Сәхнәнең түшәменә йомгаклар эленгән. Шушы йомгакларны сүтә дә бит инде геройлар. Ә кемдер ул йомгакларны, киресенчә, чорнарга тырыша.
Әсәрнең шактый урынын суд алып тора. Спектакльдә бу күңелсез күренеш бөтенләй юк. Аны режиссер әйләнеп уза алган. Суд үзе юк, әмма аның карары ачык күрсәтелгән. Җинаятьчене фотога төшерә һәм аны төрмәгә алып китә торган фотоаппарат та – бик кызыклы символ. Фотоаппарат килә, черт итеп фотога төшерә һәм кешенең язмышын хәл итеп куя.
Әсәрнең төп идеясе – җинаять җәзасын табачак. Спектакльдә дә бар ул идея. «Дошман – аяктан, дус баштан йөри» дигән татар халкы гыйбарәсе дә бар. Габденнасыйрның дус түгел икәнен Муса күрми, аңа эч серләрен сөйли. Хәтта өлкәннәр, күпне күргән туганнары, танышлары «ул – астыртын» дисәләр дә, соң чиккәчә ул моңа ышанмый. Ышанганда инде – соң була... Дөрес, тәмам соң булып чыкмый, ул котылып кала ала әле.
Спектакльдә бик күп геройлар катнаша һәм аларның күпчелеге эпизодик роль генә түгел, тулысынча ачыла. Әсәрдә төп герой булмаган Зөләйха спектакльдә тулы герой булып катнаша. Әмма монда Зөләйха (Илсинә Миңнемуллина) образы аша башка идеяләр дә үтеп кергән.
Зөләйханың өен ташлап китүе – кызганыч та, гыйбрәтле дә. Әллә бу заманда юкмы «гашыйк булдым» дип, бөтен дөньясын онытып, каядыр атылып чыгып китүчеләр? Кыз үзенең беркатлылыгы, башсызлыгы белән кызгандыра да... Егетне дә гаепләп бетереп кенә булмый – ул бит инде кызның шул дәрәҗәдә үзенә гашыйк икәнен күзаллый да алмаган, Зөләйхадан бернинди хәбәр-хәтер булмагач, үзенең тормышын аннан башка гына корырга булган... Кыз белән егетнең мәхәббәт тарихы бик матур итеп тәкъдим ителгән, детектив әсәр түгел, мелодрама булып, шушында матур итеп төгәлләп куясы, аларны бергә калдырасы килә башлый... Бу – бик матур мәхәббәт сценасы. Ләкин юк – кыз һәлак була, ә егеткә шушының белән әле яшисе... Әмма инде җинаятьтән котылып калган егет бу хакта уйламый да, аның алдында – зур юллар, ул дошманнан котыла, матур, акчалы кызны ала… Бу фикерләр, бу уйлар әле аңа соңыннан киләчәк.
Тәэсирләнгән тамашачылар залны алкышларга күмде.
«Безнең максатыбыз – шушы авыр заманда кеше, ике сәгатькә генә булса да, спектакль караганда гына булса да, онытылып торсын», – диде театрның директоры Илнур Гайниев. Минемчә, ул максатына ирешкән.
***
Режиссер Ренат Әюпов бу әсәргә алынуының сәбәбен театрның классик әсәр соравы белән аңлатты. «Классик әсәр кирәк, дип әйткәннәр иде. Мин гадәти булмаган әсәр, аның да әле яшь кеше язганын эзли башладым. Һәм мәктәп программасындагы шушы әсәр искә төште. Ул – кеше үлеме белән башланып китә. Гадәти булмаган әсәр. Яшь кешенең – 17 яшьтә язган бит! – дөньяның аңлавын күрергә тырыштым. Ике кыз арасында буталган егет тарихыннан чыгып, ул дөньяны ничек ача? Ул шушы каршылыкларны күрсәтә. Тормышында шушындый каршылыклар булмаса, Муса ул Муса була алмас иде. Кеше абынганнан соң нәтиҗә ясый. Заһир Бигиев әсәрендә шушы әйбер бар».
Театрның баш режиссеры Булат Бәдриев:
«Безнең артистларыбызны Ренат Әюпов гел икенче яктан ачты. Һәрберсенең үз образы ачылды. Премьераны карарга килгән артистларның укытучылары үз укучыларын «танымадылар». Алар бөтенләй башка төрле итеп ачылды».
Театрның директоры Илнур Гайниев ни сәбәпле бу әсәргә алыну турында: «Минем эшли башлаганга 2 ел. Бер ел элек, коллектив белән җыелышып, нинди әсәрне куярга, дип сөйләштек. Артистлар: «Милли рухны аңлый торган режиссер белән эшлисе килә, Ренат Хәсәнович белән моңа кадәр дә «Сөннәтче бабай» кебек матур спектакльләр чыгардык, аның белән эшлик», – диделәр. Мин, «Бердәм Россия» партиясе кысаларында спектакль чыгару мөмкинлеге булгач, Ренат Хәсәновичка тәкъдим иттем. Без, шул әсәрне куегыз, дип шарт куймадык, бер генә әйбер бар иде – «татар классикасы булсын». Ул үзе теләгән әсәрне тәкъдим итте. Күптән кызыгып йөри идем шушы «Өлүф...»не куярга, диде. Баш режиссер белән киңәшләшеп, кабул иттек.
Бу – беренче татар әсәре, «тапталмаган» – бер дә куелмаган. Аннары – роман, аны эшләү җиңел түгел, «театр өчен эксперимент» дип тә кабул иттек.
Реакциясе ничек булыр, дип борчылган идем. Фикерләр әйбәт. Бер тында карадык, тагын бер карыйсы килә, диләр.
Режиссерның постановка төркеме бик уңышлы эшләде. Пластика буенча режиссер Марат Казыйханов бик уңышлы биюләрне куйды, төрле күренешләр шул рәвешчә бәйләп җибәрелде, бар да шома гына кереп китте. Композитор Фәрит Бикчәнтәев улы Йосыфның музыка буенча чишелеше әйбәт. Утны үзебезнең егет Денис Иванов куйды. Музыка, пластика бизәлеш белән бик әйбәт үреп бирелгән. Монысы инде – рәссам Булат Гыйльванов тырышлыгы».
***
Минзәлә театрының үз традицияләре бар. Сезон ачылганда, алар узган сезондагы иң яхшы актерларга диплом-бүләкләр тапшыра. Шулай ук театрга яңа эшкә алынган хезмәткәрләргә иң өлкән актерлар символик бүләк – грим тапшырды. Матур традицияләрнең сакланып калуы – зур казаныш.
Ә акча темасы – мәңгелек. Унтугызынчы гасырда 17 яшьлек егет тарафыннан язылган әсәрдәге проблемалар бүгенге көндә дә шул дәрәҗәдә актуаль икән – менә бу инде чыннан да классика. Мин үзем шуны да уйладым – Ростов шәһәре шундый язучы бирә алган татарга ХIХ гасырда. Ул 17 яшьлек егет гасырдан артык вакыт узгач та тарихта калырлык әсәр язган. Акча өчен дусны сату, «башы китеп гашыйк булган» кызның каядыр чыгып чабып харап булуы – булыр ул 100 елдан соң да. Ә менә хәзер дә 17 яшьлек егетләр тарафыннан шундый мәңгелек әсәрләр – 100 елдан соң режиссерлар куярлыклары язылыр микән?