Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә районы Җәмәк авылын су баскан, кешеләр терлекләрен ат арбасында күчерә

news_top_970_100
Минзәлә районы Җәмәк авылын су баскан, кешеләр терлекләрен ат арбасында күчерә
Видеодан скриншот

Социаль челтәрдә Минзәлә районы Җәмәк авылын су басуы турында видеолар таралды. Бу авыл урамнарында су тездән югары күтәрелгән. Авыл апаларының «аккошлар булып йөзүен» видеога төшереп алганнар.

«Аккошлар йөзә менә монда – Җәмәк кызлары», – дип шаярта видеоны төшерүче. Язгы суны ерып йөрүче авыл апалары да: «Кыт-кыт-кыт, кыйгак-кыйгак», – дип кушыла бу шаяртуга.

Бу видеоны «ВКонтакте»да «Буа кызлары» төркеме урнаштырган. Төркемдә Минзәлә елгасының ярларыннан чыгуын язалар.

Бу видеоларны караучылар су баскан Җәмәк авылы халкына сабырлык тели, алар өчен борчыла.

«Бу йортларга хәзер яңа ремонт кирәк була. Бөтен җиһаз тарала. Техникалар эштән чыга. Алла ярдәм бирсен бу кешеләргә. Су киткәч әле өй эченнән ничаклы ләм түгәсе була. Мондый хәлне күрергә язмасын, диегез», – дигән берәү.

Икенче берәү бу авыл кешеләренең күңел көрлегенә сокланган: «Күңелләре күтәренке, су басса да».

«Безнең якта ел да шушындый хәл. 3 көн буе бара, калган пычракны җыеп чыгару үзе – бер әҗәл», – дип уртаклаша Питрәчтән Елена апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100