«Минтимер Шәрипович: „Рәкыйп белән Рәшит көрәшмәсә, нинди көрәш инде ул“, — дигән»
Көрәшнең төп кагыйдәсе – келәмдә көндәш булып, келәм читендә дуслар булып калу. 1994 елгы Чаллы Сабан туенда абсолют батыр исеме һәм Volvo машинасы өчен көрәшенә Рәкыйп Хәмитов белән Рәшит Сәмигуллин бу кагыйдәгә тугры калган. Утыз елдан соң да алар бергә – көрәш мәйданында.
Эпиграф
Мөслимдә узган федераль Сабантуйда абсолют батыр Муса Галләмов бүләксез кайтып киткән иде. Президент куйган машинаны җирәбә белән Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов отты. Бер атнадан Мусага да машина тапшырдылар. Яңаны. Президент биргән. Федераль Сабантуйның кайтавазы шундыйрак булды.
Җирәбә дигән нәрсә җиңел үлчәү авырлыгында көрәшүчеләр дә машиналы булсын дип уйлап табылган иде. Шушы адым белән абсолют батыр калган көрәшчеләрнең дәрәҗәсе генә төште. Ә гадел көрәшеп алган Volvo машинасы тәрәзәсеннән кулын болгый-болгый мәйданнан чыгып киткән абсолют батырларның исеме тарихка уеп язылган.
Рәкыйп Хәмитов белән Рәшит Сәмигуллин: 1994 елгы гасыр көрәше ничек булган?
«Әй, гомерем, нишләвең бу? Ашыгасың кайларга?» — дип Салават җырлый бит әле. 1994 елгы Чаллы Сабан туенда абсолют батыр исеменә көрәшкән легендар көрәшчеләрнең архив видеоны елмаеп карап утыруларын күргәч, шул җыр искә төшкән иде. 1994 елның 19 июнендә җир җимертеп көрәшкән 105 кг авырлыктагы Рәкыйп Хәмитов белән 115 кг авырлыктагы Рәшит Сәмигуллин атлы легендар баһадирлар да 62 белән 69 яшьлек аксакаллар инде хәзер.
Миңгәрдә узган көрәш буенча дөнья чемпионатында икәүләп гәпләшеп утыра иде алар, күрәсең, яшьлекләрен искә төшереп. Миңгәрдә узган Сабан туенда 1994 елгы Чаллы Сабан туендагы көрәшне «гасыр көрәше» дип игълан иткәч, тәннәр чемердәп куйган иде.
1994 ел, Чаллы Сабан туе. Кызу кояш һәм меңләгән халыкның күз алдында — мәйданның тач уртасында ике ир бил алыша. Сөлгеләрне бәйләмичә — биш минут, бәйләп тагын биш минут тартышалар бахырлар. Берсе дә алга ыргылмый, арттка да калмый. Әле бүләге дә бүләге бит — чия төсендәге өр-яңа Volvo машинасы. Бер яктан «Рәшит! Рәшит!» дип җан атсалар, икенче яктан: «Рәкыйп, машинаңа бензин сала торам. Хәзер китәбез икәүләп», — дип шаяртып та алалар.
Бирелгән ун минут эчендә исәп ачылмыйча кала. Җиңү бик татлы нәрсә бит ул, беркемнең дә бүлешәсе килми җиңү белән. Берсе алып китәрдәй булып күтәрә, тик икенчесе күтәреп салырга хут бирми. Кулларындагы мускуллары Урал тауларын хәтерләтеп торучы ике ир тартыша мәйдан уртасында.
Кызыл сөлге белән Казан көрәшчесе Рәшит Сәмигуллин, зәңгәр сөлге белән Чаллыдан Рәкыйп Хәмитов көрәшә.
Хөкемдарлар, киңәшләшеп, өстәмә биш минут вакыт бирәләр. Унбиш минут буе халык белән әйләндереп алынган көрәш мәйданы кызган табаны хәтерләтә. Өстәмә вакытта гына Чаллы көрәшчесе Рәкыйп Хәмитов алга ыргылып, бер баллык алым ясый. Аннары Рәшит күтәреп сала, соңыннан кабат Рәкыйп. 2:1 исәбе белән отып барган Рәкыйпкә Чаллы халкы бөтен тавышка кычкырып, көч биреп тора. «Рәкыйп, «не расслабляться!», «Рәкыйп, бер минут!» дигән сүзләр аермачык булып ишетелә. Вакыт бетәргә берничә секунд калгач, берсе: «Булды, Volvo калды», — дип иркен сулап куя.
Гасыр көрәше — Рәкыйп Хәмитов белән Рәшит Сәмигуллинның «образцово-показательный» көрәшендә Чаллыдан Хәмитов абсолют батыр булып кала. Мәйдан уртасына халык тулып, батырны күккә чөяләр. Ул замандагы милиция абыйлар гына куып тарата барысын. 115 кг лы тәкәне муенна салып, чия төсле өр-яңа Volvo машинасының тәрәзәсеннән кулларын болгап, 1994 елгы Чаллы Сабантуе батыры мәйданнан чыгып китә.
Ул заманда җирәбә дигәннәре булмый шул.
«Рәшит килде дә: „Егам мин сине“, — диде»
Рәкыйп абый белән Рәшит абыйны бергә күргәч, мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамаганлыгын аңладым. Тере легендалар утырсын әле каршыңда! Өч дистәгә якын ел үтсә дә, кичәге кебек хәтерли алар ул көрәшне.
Рәкыйп Хәмитов:
— Ничек булды дип, Рәшит килде дә: «Егам мин сине», — диде (көлә). Ә чынлап сөйләгәндә, миңа «Сәмигуллин килде» дип әйттеләр. Мин бит инде Рәшитнең кем икәнен беләм (көлә). Миңа ул вакытта 42 яшьләр булгандыр. Элек шундый закон бар иде: 40 яшьтән узгансың икән, син ветераннар категориясендә көрәшәсең. Рәшит янына килдем дә: «Рәшит, ты уж извини, мин ветераннарга керәм, аннары гына синең белән көрәшергә чыгам», — дидем. Рәшит: «Шайтан алгыры», — диде дә китте (көлә).
Рәшит Сәмигуллин:
— Юк, юк, юк. Миңа беркем дә Рәкыйп ветераннар арасында көрәшә дип әйтмәде. Көрәште анысы, бер проблема да юк. Мине сорагыз сез кем белән көрәште дип (көләләр). Ул, молодец, ике ветеранны отты да чыкты. Ә мин Габбас Әхмәдиев, Фәрит Шәрипов, Марат Вәлиев һәм башкаларны — барысы алты кешене отып чыктым. Аннан соң калганы видеода инде.
Чаллыда ул вакытта читтән килгән кешегә бик сирәк бирәләр иде. Рәкыйпнең дә көчле вакыты.
Рәкыйп Хәмитов:
— Бөтен халык минем өчен җан ата.
Рәшит Сәмигуллин:
— Бөтен халык, хөкемдарлар… (көләләр). Минем бернинди үпкә юк. Көрәш көрәш инде ул. Чаллыга барырга бер теләгем юк иде, дөресен әйткәндә. Олы кешеләр килүемне сорадылар. Менә чынлап әйтәм: күрәсең, Минтимер Шәрипович сораган көрәш буламы дип. Була, дигәннәр. Көрәшләрме? Көрәшәләр. Кемнәр көрәшә? Менә күп инде көчле көрәшчеләр. Рәшит киләме? Юк, килми. Шунда Минтимер Шәрипович әйткән: «Рәкыйп белән Рәшит көрәшмәсә, нинди көрәш инде ул» дигән. Шуның өчен барырга туры килде.
Бернинди үпкә юк, бернәрсә юк. Ходай ул тырышсаң, бирә. Иң кыйммәте, минемчә, көрәштән соң исән-сау булып, киләчәк тормышыңны алып баруны булдыру. Менә хәзер еллар узгач аңлыйсың. Көрәш — ул бер мизгел, бер халәт. Кемдер ун ел көрәшә, кемдер — бер ел, кемдер — унбиш. Аннары гаилә корып, балалар, оныклар үстерү, исән булып, үз тормышыңны алып бару — көрәштә отудан бер дә ким түгел. Шуңа күрә мин тормышның кадерен беләм. Ул мизгелнең дә, хәзерге мизгелнең дә. Бөтен көрәшчеләрне дә хөрмәт итәм. Кемгәдер оттырдым, кемнедер оттым, хөкемдарлар белән дә алай бәхәсләшү юк иде ул заманда. Чөнки ул — хезмәт. Ул хезмәткә түләп бетерә торган түгел. Көрәш кешегә күпме тәрбия бирә.
Минемчә, хәзер көрәшне дөрес бәяләп бетермиләр. Ә бүген исән-сау, утырабыз менә. Икебез дә әйбәт көрәшкән. Нәтиҗәсе — «Вольво» Рәкыйптә калды, әлбәттә (көлә).
— Келәмнән читтә дә дус булып калгансыз, димәк?
Рәшит Сәмигуллин:
— Күрешеп, сөйләшәбез. Безнең дошман булган юк.
Рәкыйп Хәмитов:
— Без аның белән гел аралышабыз. Менә аз гына да дошман булган юк.
«Безнең чорда мондый ярышлар булса, без дә дөнья чемпионы булган булыр идек»
— Хәзерге көрәш белән сезнең замандагы көрәшне чагыштырып карасак, нәрсәләр үзгәргән?
Рәшит Сәмигуллин:
— Менә Рәкыйп әйтә: Безнең заманда мондый ярышлар булса, без синең белән бер тапкыр булса да дөнья чемпионы булган булыр идек дип әйтә (көләләр).
Нинди генә булса да көрәш — ул көрәш, ул спорт. Ул егетләрнең тырышып әзерләнеп, дулкынланып, шуңа килүе. Минемчә, кеше көрәштә, беренче чиратта, бүләккә түгел, ә җиңүче булыр өчен омтыла. Аннары соң бәясе күренә аның. Ул бит чит илдә дә баштан ук миллионнар отмыйлар. Әкрен-әкрен генә килә ул.
Рәкыйп Хәмитов:
— Кемдер әйбәтрәк тә көрәшә аладыр, «массивно» итеп. Кемдер көчсезрәк тә. Чыгып кеше белән көрәшеп карамыйча аны әйтеп булмый.
— Чыгып көрәшердәй булып утырасызмы?
Рәкыйп Хәмитов:
— Мин Рәшиттән дә олырак. Әле Рәшитнең дә чыгып көрәшәсем килә дип утырганы юк, мин бигрәк тә инде (көлә).
Рәшит Сәмигуллин:
— О, юк (көлә). Чынлап әйткәндә, сәламәт ягына файда бирми инде ул. Сыгылмалык юк, мускуллар башкача эшли. Дәрт бар, дәрман юк, кыскасы. Йөрәк омтыла ала. Кайвакыт: «Мин моны җиңәр идем», — дип уйлап куясың. Җиңә алмыйсың. Күптән алай көрәшәсе килгән юк инде. Чыксаң ватыласымны белеп утырам чөнки. Кайвакыт хыялланып кына утырасың инде ул.
— Көрәштән киткәч тә тормышыгыз көрәш белән бәйлеме?
Рәкыйп Хәмитов:
— Элдар Хәмитов (Чаллы көрәшчесе, 2021 елда Чаллы Сабан туеның абсолют батыры — ТИ) — минем энекәш. Аны йөрергә мин өйрәттем. Хәзер дә мине тыңлый ул. Киңәшләремне бирәм мин аңа.
Рәшит Сәмигуллин:
— Беркөнне санап утырдым. 2000 еллардан бирле районнарда 27шәр кешегә ярты ставкага хезмәт хакы түләп тора идем. Хәзер дә ай саен тренерларга материаль ярдәм күрсәтеп торам. Рәкыйп бер энекәшенә булышса, мин үз гомеремдә ул откан машиналарның бәясен берничә мәртәбә чыгардым. Мин, гомумән, күпләтә кайтардым көрәшкә бурычымны.
«Бер күрешү — бер гомер»
«Келәмдә көндәш булсагыз да, келәм читендә дуслар булып калырга кирәк», — дип юкка гына әйтмиләр шул инде. Көрәш мәйданы — сугыш кыры түгел. Хәләл көч белән көрәшү, көчләрне сынашу гына бер милләт, бер дин кешеләреннән дошман ясарга тиеш түгел. Утыз елдан соң да «Әнә шулай итеп көрәшеп йөргән идек бит, ә», — диярлек булсын ул. Балаларның, оныкларның йөрәкләре горурлык хисеннән ныграк тибәрлек, тамашачыларның да тәннәре чемердәрлек булсын. Бу урында Хәния Фәрхинең «Гомерләрне үлмәс җыер итәек, үкенмәслек итеп китәек», — дигән җыры туры килеп тора.
«Үзем белгән генә 35 машина оттым. Үзем чутын төгәл белгәне. Бәлки күбрәк булгандыр, тик әзрәк булмады», — ди Рәкыйп абый. Рәшит абый исә: «Минем алай ук түгел. Мин азрак та көрәштем. Мин пенсиягә чыккач көрәшермен дигән идем бит, — дип көлә.
Ике чордаш, ике баһадир, татарның ике батыр улы яшьләрнең көрәшкәнен карап, елмаеп, гәпләшеп утыра. Үткән, үткән инде ансы, киләчәкләр хәерле булсын. «Менә рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз әле, кайчан утырыр идек тагын. Бер күрешү — үзе бер гомер бит ул», — ди ике чордаш, ике баһадир да.