Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жирәбә белән отучыга гына түгел, Баш батырга да - Муса Галләмов та машиналы булды!

Мөслимдә узган федераль авыл Сабан туенда абсолют батыр булып Муса Галләмов калса да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге - машина аңа эләкмәде. Жирәбә белән уйнатылган автомобильгә 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында батыр калган Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов ия булган иде.

news_top_970_100
Жирәбә белән отучыга гына түгел, Баш батырга да - Муса Галләмов та машиналы булды!
Instagram: halil_shayhutdinov

Берничә ел дәвамында федераль Сабантуйларда абсолют батырга тиеш машинаны үз үлчәү авырлыгында батыр калган көрәшчеләр арасында уйнаталар.

Быелгы җирәбә бераз күңелсезрәк тә узды. Чөнки Муса Галләмов та, тамашачылар да мондый гаделсезлек белән килешергә теләмәде. Муса үзе: «Мондый Сабантуйларда башка көрәшмим», — дип тә әйткән булган.

Ә бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васыйл Шәйхразиев белән Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Галләмовка машина тапшырганнар. «Муса Галләмов — Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры. Машина хуҗасын тапты. Игелеге булсын», — дип язган Хәлил Хәмитович үзенең инстаграм битендә.

Сабантуйда машинаны җирәбә белән уйнатачакларын көрәшчеләр көрәшеп туктагач кына белә. Абсолют батыры да билгеле, машинаны гына кемгә бирергә белмиләр. «Машина үз хуҗасын тапты» дигән сүзләрдән Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов откан машинаны кире Мусага кайтарганнар дип уйларга да мөмкин. Юк, Татарстан президенты яңа машина бирү турында указ чыгарган икән. Җирәбә уйнатылган машина — Раниска, яңа машина — абсолют батыр Мусага була.

Без хәбәргә чыкканда Муса яңа «Лада Гранта» машинасында үзе рульдә кайтып бара иде.

— Миңа: «Президент яңа машина бирергә дип указ чыгарган», — дип әйткәннәр иде. Кичә Хәлил Хәмитович: «Сиңа иртәгә машина бирәбез. Шундый-шундый вакытта кил», — дип шалтыратып әйтте. Күңелле булды инде, күңел күтәрелде. Күңелле инде, сүз дә юк. Мин бит аны карта уены уйнап отмадым. Күпме көч-тир түгеп, көрәшеп откан идем. 

Җирәбә уйнатулар бу хәлләрдән соң булмастыр дип уйлыйм инде. Уйнатасылары килсә, берне батырга бирсеннәр, берсенә җирәбә уйнатсыннар. Икенче җирәбәгә батырны кертмәсеннәр. Бик каты уйнатасылары килсә дим инде. Мин үзем җиңел үлчәү авырлыгында булганда да олылар белән көрәшә идем, — дип сөйләде ул.

«Мондый Сабантуйларда башка көрәшмим», — диюе турында ул: «Алга таба да җирәбә уйнаталар икән, көрәшәсе килми. Мин Нижневартовскта лотерея булмагач, монда да лотерея булмас дип барган идем», — дип җавап бирде. 

— Чувашиядә федераль Сабантуйны оттым, шулай ук лотерея уйнаттылар мин откач. Хәзер монда да. Ике тапкыр шулай туры килде менә. Берничә ел эчендә шундый хәлгә калдым. Башка төрле фикерләр керә инде, — дип сөйләде ул «теория заговора» турында.

Сүз уңаеннан, Марий Иленнән булган көрәшче күп еллар Теләче районы өчен көрәште. Ә быелдан башлап ул Лаеш районы данын яклаячак. «Федераль Сабантуйда да Лаеш өчен көрәштем. Киләчәктә дә тырышачакбыз, Алла Боерса», — диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100