«Нурания киносы»: «Минтимер һәм аның дуслары» яки «татар бәхетенә туган Нурания Җамали»
Кинорежиссер Нурания Җамалиның «Минтимер һәм аның дуслары» фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш, «Казан премьералары» программасында күрсәтелде. Фильмны безнең хәбәрчебез дә карады.
«Минтимер һәм аның дуслары» фильмының исеменә карап, ни өчен Минтимер дисәгез, фильмда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев турында сүз бармый, фильмның төп герое – Минтимер исемле үсмер малай. Әле фильмда Рөстәм исемле малай да бар, бик беләсегез килсә!
Нурания Җамали исемнәр тарихын болай аңлатты: «Башта төп геройны Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда» герое кебек Тимур итмәкче идем, аннары татарча Тимер булсын, дип уйладым. Аннары: «Тукта әле, нишләп Тимер? Минтимер булсын әле», – дидем. Ә Рөстәм? Анысы – әйе. Барысы да уйланылган. Юкка гына түгел. Минтимер Шәймиев «Адымнар» мәктәбенә килде фильмны карарга. Бик ошатты. Без фильмны аңа туган көнендә күрсәтмәкче идек, ул вакытта килә алмады. Ә 1 июньдә килде. Аның белән бергә Марат Әхмәтов та, Айрат Зарипов та карады. Алар шулай итеп 2 тапкыр карады, алдарак та караганнар иде. Чөнки фильм Марат Әхмәтов җитәкләгән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән төшерелде. Халык бик ярата. Продюсерым әйтә: «Иң яраткан фильмым шушы», – ди.
Фильмның эчтәлеге гади. Шәһәрдә яшәүче Булат исемле эшмәкәр үсмер улын авылга – әти-әнисе янына татар теле өйрәнергә кайтарып куя. Чөнки яхшы укучы малайның татар теленнән генә «3»ле чыга икән. Авылда яшәүче карт белән карчык малайны алып калалар. Арслан бабай, онык гел телефонга багынып утырмасын дип, малайның телефонын да яшереп куя. Әби, күршеләргә күчтәнәч керттерү сәбәбе белән, оныкны күршегә кертеп җибәрә. Малай шулай итеп күрше кызы Әминә белән дуслаша. Алар авылдагы бала-чаганы җыеп, ялгыз карчыкка булышалар. Монысы инде – «Тимур и его команда»ның заманча/татарча варианты. «Классика жанра»: Әминә өчен ике малай – авыл һәм шәһәр малайлары бәхәскә керә. Ахырда барысы да әйбәт – «хиппи энд», кыскасы.
Бу – наив жанрның кызыклы бер үрнәге, супернаив жанр. Блокбастерлар, триллерлар, вестерннар, фэнтези, детектив һәм трагедияләр карап арыган күзегезне шундый гади вә беркатлы фильм карап ял иттерә аласыз.
Фильмны карап бетергәч, танылган җырчыбыз Гөлзада Сафиуллина: «Нурания Җамали – татарның бәхетенә туган режиссер», – диде.
Фильм ниндидер бөек фикерләр әйтү максатыннан куелмаган. Татар дөньясында еш әйтелә-языла торган һәрберебезгә таныш гадәти проблемалар – малайның татарча сөйләшмәве проблемасы, балаларының картайган әниләрен карамавы (балалары аны шәһәргә алып китергә теләмиләр), авылларның бетеп баруы, яшьләрнең авылда калырга теләмәү проблемасы.
Фильмда бер генә кире герой да юк. Барысы да берсеннән-берсе яхшы. Минтимерне кабул итергә теләмәгән авыл малае Рөстәм дә гаҗәеп яхшы егет – авылны саклап калырга, биредә атлар үрчетергә тели. Авылга кайтарылган Минтимер дә – бик шәп егет, әле ул татарча белә булып чыкты – сөйләшмәгән генә икән.
Шулай итеп күзләребезгә «алсу күзлекләр» киябез дә, Нурания Җамалиның фильмын карап, «бар да яхшы, яхшы булып бетмәсә дә яхшырачак» дип, шөкер итеп, тарала алабыз.
Фильмда әби белән бабайны Әзһәр Шакиров белән Дания Нуруллина уйный. Алар күршесендәге икенче бер әйбәт әби ролендә – Зөлфирә Зарипова. Минтимер ролендә – быел Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин курсын тәмамлаган Камил Сәйфуллин. Рөстәм ролендә – Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров белән Артем Пискунов курсында укучы Айрат Шамс. Әминә ролендә – Казан театр училищесы студенты Гөлинә Алиева. Минтимернең әтисе ролендә – кайчандыр Тинчурин театрында уйнаган, аннары күңел ачу бизнесына китеп барган Эдуард Үтәгәнов. Әнисе ролендә – җырчы Алсу Әбелханова. Алсу ханымның Дания Нуруллина янәшәсендә затлы макияжы, аерым алганда, кызыл иреннәре белән камыр җәеп торуы – үзе бер күңелле күренеш.
Фильм Балык Бистәсе районының Күки һәм Балтач (Юлсубино) авылларында төшерелгән.
Фильмнан соң Айрат Шамс янына килдем. Бүгенге яшь кешегә мондый тәрбияви һәм позитив, әмма гаять наив һәм бер конфликтсыз фильмнар ошыймы?
Айрат Шамс: «Минем өчен бу – мелодрамаларга тиң фильм. Безнең яшьләр анимацион фильмнар һәм фэнтези карый – аларга шул кызык. Көнкүреш темалар белән яшьләрне шаккатырып булмый. Хәзерге вакытта минем героем кебек «авылда калам» дип яшәүчеләр дә бик сирәк. Мин үзем дә авыл малае.
Фильм төшерү барышында төрле хәлләр килеп чыкты. Монда миңа бераз һавада «очып йөргән» малайны уйнарга туры килде. Мин режиссер кушкан белән укытучыларым өйрәткәннең аралыгын сакларга тырыштым. Рөстәмне яхшы яктан күрсәтәсем килде. Килеп чыкты кебек», – диде ул.
Фильм хакына Айрат беренче мәртәбә атка атланган. Ул фильмның буеннан буена атта йөрде.
ххх
Татарстанның кинематография буенча уңышларын санаганда, бәлки, зур трибуналардан Нурания Җамалиның бу һәм башка фильмнарын әйтеп тормаслар. Зур кино һәм зур кинофестивальләргә, киң прокатка чыгарга кинорежиссерларыбыз Илдар Ягъфәров, Илшат Рәхимбайлар омтыла. Татар классикасы белән копродукция ясап, халыкара аренага чыгарга Миләүшә Айтуганова омтыла. Ә иң гади тамашачы өчен иң гади киноны Нурания Җамали төшерә. Күпме кино төшергәнен үзе беләме икән – әмма төшереп кенә тора. Казан мөселман киносы фестивалендә иң аншлаглы фильмнар да аныкы.
Язучылар «зур әдәбият» дип сөйләнгәндә, татар китап укучысы Зифа Кадыйрованы укый. Кинематографистлар «зур кино» дип сөйләнгәндә, тамашачы Нурания Җамали киноларын карый.
Татар киносының киләчәктә ничек буласын фаразлый да алмыйбыз. Әмма татар кинематографиясе тарихында «Нурания киносы» дигән термин булмый калмас. Ул тарихны татарлар язса инде…