news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мине котларга була» - Эльвира Фазлыевага тәкъдим ясаганнар

news_top

«Аида» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы һәм ТНВ телеканалы алып баручысы Эльвира Фазлыева шәхси тормышындагы матур вакыйга белән уртаклашты. Аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Ул бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язды. «Мине котларга мөмкин!» – дигән ул, йөзек фотосы урнаштырып.

Җырчының бу постыннан соң сәхнәдәш дуслары һәм иҗатын яратучылар күпләп тәбрикли башлаган. Комментарийларда аңа гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тигез тормыш телиләр. Эльвира аларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Узган ел җырчы Казаннан Мәскәүгә күченгән иде. Күптән түгел биргән интервьюларының берсендә Эльвира үзеннән олы яшьтәге ир-ат белән очрашуын һәм бик бәхетле булуын сөйләде.

Эльвира Фазлыеваны тормыш бик сынады. Биш ел элек аның кечкенә кызы Аида фаҗигале төстә вафат булган иде.

Фото: © Эльвираның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар