Җырчы, тапшырулар алып баручы Эльвира Фазлыева социаль челтәрдә шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап биргән.
Эльвира Фазлыева моннан бер ел чамасы элек Мәскәү шәһәренә күченеп киткән иде. Ул анда ышанычлы, үзенә терәк булырлык ир-ат белән танышты. Артистның сүзләреннән аңлашылганча, аларның мөнәсәбәтләре бик җитди/
Җырчы сөйләвенчә, пар аэропортта, очраклы рәвештә танышкан. Эльвира сөйгәне белән яшь аермасы булуын да яшерми. Ләкин төгәл саннарны атамыйча: «Ул миннән өлкәнрәк», – дип әйтү белән генә чикләнә. Эльвира әйтүенчә, аның янәшәсендәге ир-ат татар кешесе түгел.
Эльвираны күпләр инде кияүгә чыккан дип аңлаган иде. Ләкин, җырчы сүзләренчә, алар әлегә өйләнешергә өлгермәгәннәр. «Сезгә язмыш тарафыннан билгеләнгән кеше беркайчан да авыр вакытларыгызда калдырмаячак», – ди ул, һәм якын киләчәктә кияүдә булырга өметләнүен дә әйтә.
«Ирегезне күрәсегез килә бит», – дип язган язылучысына җырчы: «Әйдәгез, мин сезгә аны туйдан соң күрсәтермен», – дип җавап биргән.
