news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Эльвира Фазлыева: «Юлымда күңелемне аңлый торган яхшы кеше очрады»

Алып баручы, җырчы Эльвира Фазлыева “Интертат”ка фаҗигале һәлак булган кызы истәлегенә уздыра торган “Аида көне”нең матур традициягә әверелүе хакында сөйләде. Шулай ук Эльвирадан Мәскәүгә күченүенең сәбәпләрен һәм шәхси тормышында булган үзгәрешләр хакында да сораштык.

news_top
Эльвира Фазлыева: «Юлымда күңелемне аңлый торган яхшы кеше очрады»
Фото: Эльвира Фазлыева архивыннан

«Үз алдымда торган зур бурычымны үтәдем»

Эльвира, сез инде берничә ел рәттән мәрхүмә кызыгыз истәлегенә «Аида көне» уздырасыз. Быелгы бәйрәм күңелегез теләгәнчә үттеме?

Әйе, мин инде менә дүртенче ел рәттән «Аида көне»н уздырам. Быелгы бәйрәм дә искиткеч дәрәҗәдә узды. Чарада бик күп волонтерлар катнашты. Бик күп татар эстрадасы артистлары миңа теләктәшлек белдерде, бәйрәмдә җырларга берсүзсез ризалык бирделәр. Алып баручылар, ди-джейларыбыз булды. Шулай ук ел саен бәйрәмне үзләренең чыгышлары белән бизәүче балалар командасы бар. Бер тапкыр бәйрәмебездә катнашкан кешеләрнең, алдагы елларда инде чыгыш ясарга теләк белдерүләре аеруча да шатландыра. Аны үткәрүгә үз өлешен кертергә теләүчеләр күп булу, шундый зур команда җыелу – зур бәхет. Шулай ук «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Габдрахмановка рәхмәт инде. Ел саен ул безгә әлеге бәйрәмне комплекс территориясендә уздыру мөмкинлеге бирә.

Әлбәттә, «Аида көне»нең кунаклары да елдан-ел арта бара. Һәр кеше бирегә күчтәнәчләр, бүләкләр белән килә. Без аларны сабыйларга өләшәбез. Кайбер сабыйлар моның нинди бәйрәм икәнен аңламый. Туган көн уздырабыз дип кабул итәләр, күңел ачалар, уйныйлар, сөенәләр. Шулай ук безнең бәйрәмебездә «кояшлы» балалар да кунак була. Быел да чарага 30дан артык шундый бала килгән иде.

«Аида көне»нән соң матур кайтавазлар килү әле дә дәвам итә. Башка елларда барыбер нәрсәдән дә булса кәнәгать булмаган кешеләр очрый иде. Быел исә, Аллаһка шөкер, барысы да яхшы.

Фото: © Эльвира Фазлыева архивыннан

Аидага бүләкләр дә алып киләләрдер.

Ел саен балалар Аидага чәчәкләр, уенчыклар алып киләләр. Быел бер кыз зур картина, икенчесе исә уч төбе хәтле генә кечкенә рәсем ясап алып килгән. Аида өчен шулай тырышуларын күреп, күңелем тула. Әлеге бүләкләрнең барысын да Аиданың кабере янына алып барып куйдым.

Аида үзе дә мондый чара уздыруыгызга шатланып ятадыр.

Интуитив рәвештә мин бу бәйрәмнең Аидага бик ошаганын тоям. Ул да бәхетледер дип уйлыйм. Бәлки, мин үземне шулай дип ышандырам гынадыр, әлбәттә. Ләкин ел саен «Аида көне»н уздырып, башка балаларны сөендереп, күңелемә тынычлык табам. Әзерлек мәшәкатьләре белән, елап, ямансулап утырырга да вакытым калмый. Беренче тапкыр мин әлеге бәйрәмне бераз онытылып тору максаты белән дә уздырган идем. Ул чакта миңа чыннан да җиңел булып китте. Кызым да сөенеп ятадыр дип уйладым. Үз алдымда торган зур бурычымны үтәдем сыман.

Фото: © Эльвира Фазлыева архивыннан

Кызыгыздан нинди дә булса билгеләр килмиме? Төшләрегезгә керәме?

Бу арада төшләремә керми шул. Соңгы тапкыр 3-4 ай элек кергәндер. Без аның белән кочаклаштык. Мин инде каберенә баргач: «Аида кызым, кил инде яныма, сөйләшеп алыйк инде», - дип тә әйттем.

Вакыт узса да, яралар төзәлми, әйеме, Эльвира?

Юк инде, бу үтә торган әйбер түгел. Ләкин мин хәзер бу фаҗигане башкача, аңлабрак кабул итәм дип әйтимме соң… Берничә стадия була дип әйтәләр бит. Мин, күрәсең, хәзер шундый кабул итү стадиясенә килеп җиткәнмендер. Тик шушы алты ел эчендә Аида хакында уйламыйча калган бер генә көнем дә булмады. Кайвакыт миннән: «Син бу кайгыны ничек җиңеп чыга алдың?» - дип сорыйлар. Җиңә торган кайгы түгел бу, шул килеш яшисең. Аллаһка шөкер, хәзер минем янәшәмдә минем әлеге халәтемне аңлап кабул итә торган кешеләр бар. Мин бит гел бәхетле, шат күңелле түгел. Көн саен диярлек мин кызым турында сөйлим. Гаиләмнең минем бу халәтемне нормаль кабул итүе зур бәхет.

Мин элек Аиданың әтисе белән булганда гына кояш кебек балкып тордым, күңелем шат иде. Ә менә бу бәхетсезлек очрагы килеп чыгу белән җан әрнүләрем башланды. Мин инде ул кешегә шатлыклы мизгелләр бүләк итә алырлык хәлдә түгел идем.

Фото: © Эльвира Фазлыева архивыннан

«Мин зур гаиләгә килеп кердем»

Инде күпмедер вакыт Мәскәүдә яшисез. Ияләшеп буламы? Мәскәүгә күченүегез шәхси тормышыгыздагы үзгәрешләр белән бәйле булдымы? Әллә инде үз парыгызны күченгәч кенә очраттыгызмы?

Чираттагы борчуларым башлангач, үз-үземне кая куярга белмичә, Мәскәүгә китеп бардым. Бер чемодан белән чыгып киттем, бүлмә арендаладым, эш эзләдем. Мәскәүдә бер искиткеч гаилә белән таныштым. Аллаһы Тәгалә мине менә шундый гаиләгә алып керде. Аллаһка шөкер, алар шундый киң күңелле, яхшы кешеләр. Инде менә икенче ел рәттән миңа «Аида көне»н уздырырга да ярдәм итәләр, миңа һәр яктан терәк булып торалар.

Ә шәһәргә ияләшүгә килгәндә, без Мәскәү читендә яшибез. Монда матур табигать, бик тыныч, рәхәт урын. Мәскәүгә барып-кайтып кына йөрибез.

Сез кияү чыктыгызмы?

Әйе, шулай дип әйтсәк тә була. Юлымда күңелемне аңлый торган, яхшы кеше очрады. Миңа аның белән бик рәхәт. Мин зур гаиләгә килеп кердем. Безнең гаиләбездә балалар бик күп. Бергә яшәмәсәк тә, күп вакытыбызны бергә үткәрәбез. Күрәсең, Аллаһы тәгалә минем җанымны дәвалау өчен юлыма шундый гаилә китереп чыгаргандыр.

Элекке ирегез тормышыгызга кысылып, комачаулык итәргә тырышмыймы?

Юк, бер яклап та кысылмый. «Аида көне»н уздыруымны яхшы белә бит. Ләкин ярдәм итәм дип әйткәне юк. Беренче ике елда мин бу бәйрәмне үзем оештырдым. Фатирымны арендага бирдем, үзем бүлмәдә яшәдем. Барысына да берүземә тырышырга туры килде. Ул бит аның да кызы… «Эльвира мондый карарга килгән икән, димәк Аидага шулай яхшырактыр», - дип ярдәм итә ала иде бит. Бу аңа кызык түгел, күрәсең.

«Хәзер якыннарым белән күрешүләр сирәк була»

Туган якларыгызга да кайтып килдегез. Әниегезнең хәле ничек. Хәзер еш очраша алмыйсыздыр инде.

Кызганыч, хәзер якыннарым белән күрешүләр сирәк була. Казанда булганда мин барыбер гел кайтып-китеп йөри идем. Мәскәүдән еш кайтып булмый. Ләкин әни гаепләп калмый. Әле бу кайтуымда зурлап әнинең юбилеен уздырдык. Барлык якыннарыбыз бергә җыелдык. Бәйрәмне Алсу Фаракшина алып барды, Рифат Зарипов, Рамил Галимҗановлар үзләренең җырларын бүләк итте. Әлеге игътибардан әнигә бик рәхәт булды, Аллаһка шөкер. Шулай итеп, кыска вакытка гына кайтсам да, «Аида көне»н уздырырга да, әнинең юбилеенда булырга да җитештем.

Әниегез ялгыз түгелдер? Ялгышмасам, абыегыз аның янәшәсендә яши бугай.

Әйе, абыем әнидән ерак түгел яши. Ул гаиләсе, балалары белән гел аның янына барып йөри. Әнигә күңелсезләнергә ирек бирмиләр, бакчасында да булышып торалар.

«Ирем минем җырлавыма каршы түгел»

Үзегез Мәскәүдә ниләр белән шөгыльләнәсез, Эльвира? Яңадан телевидениегә урнашу теләге булмадымы?

Монда ул өлкәгә керү бик авыр. Шуңа кастингларда да йөрмәдем. Бәлки, минем хәзер андый теләгем дә юктыр инде. Әлбәттә, балачактан диярлек телевидениедә эшләгәнгә, мин үз эшемне бик ярата идем. Хәзер инде минем өчен иң мөһиме - гаиләм. Шулай ук бала турында хыялланам.

Иҗатка ныгытып керешеп китү ниятегез юкмы?

Үзем өчен генә җырлыйм. Ирем минем җырлавыма каршы түгел. Әле миңа яңа җыр да бүләк итте. Тиздән аны яздырып, радиоларга бирәчәкбез.

Ә болай минем җырларым күп түгел бит. Кайвакыт, үземне җырчы дип әйткәч уңайсыз булып китә. Әйе, берничә матур җырым бар, шуларны җырлап йөрим. Әле менә Мәскәү Сабан туенда җырларга чакырдылар. «Банкетларда җырламыйсызмы?» - дип тә күп язалар. Күңелем өчен генә бу өлкәдә алга таба барасым, җырлар яздырасым килә.

Миңа калса, һәр хатын-кызның нинди дә булса иҗади сәләте була. Кемдер тегә, кемдер бакчада чәчәкләр үстерә, кемдер җырлый, кыскасы, һәр кешенең үз эше.

Ирем җыр бүләк итте дидегез. Татарча җырмы?

Әйе, ирем татарча белмәсә дә, аңа татарча җырлар бик ошый. Минем җырлавымны да бик ярата.

Әлбәттә, үзеңне төрле яклап сынап карарга кирәктер. Ләкин мин гел татарча җырладым, шуңа рус эстрадасына керү омтылышым юк. Безнең халкыбыз шундый киң күңелле, җырларыбыз да бөтен милләт вәкилләре дә яратып тыңларлык матур. Казаныбызны алсак та, аның елдан-ел чәчәк атуын күрәбез. Казан турында бөтен җирдә беләләр, бик сокланып сөйлиләр. Шуңа безгә туган телебездә җырларга һәм Татарстанда тууыбыз белән горурланырга кирәк дип саныйм.

Рәхмәт, уңышлар телим сезгә!

Фото: © Эльвира Фазлыева архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар