5 яшьлек «СалаваTikлар» хыялы: «Мин яратам сине, Татарстан»ны балалар белән яздырасы иде»
«Салават күпере» журналының балалар өчен эшләп килә торган «СалаваTikлар» проектына 5 ел тула. Бу уңайдан без басманың баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина белән әңгәмә корып алдык. Очрашуга шулай ук проектта катнашучы Сәидә һәм аның әнисе Айсинә Гарифуллина да килде.
«СалаваTikлар» видеопроекты балаларның күңеленә үтеп керә алды. Хәзер аның нигезендә бакчаларда һәм мәктәпләрдә төрле чаралар, сценарийлар әзерлиләр, ә видеоларын дәресләрдә кулланалар. Әледән-әле яңа җырлары, биюле клиплары чыгып тора.
Проектның үз товарлары (бренды) да барлыкка килде. Балалар хәзер «СалаваTik»лар төшерелгән әйберләрне үзләре сорый. Сатуда инде көндәлекләр, альбомнар һәм төсле кәгазьләр бар. Алай гына да түгел, мемнар, җырлар һәм аларга ноталар җыентыгы да чыгарырга ниятлиләр. Шулай ук, республикакүләм видеопроект фестивале дә планлаштырыла.
Студия арендалау, клиплар төшерү, җырларны яздыру һәм аранжировка ясау — болар барысы да бик кыйммәткә төшә. Журнал редакциясе генә мондый чыгымнарны күтәрә алмас иде.
«СалаваTik» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның идея авторы – «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, җитәкчесе – Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTikлар»ны белмәүче татар гаиләсе юк»
Зилә ханым, һәр татар баласының җанына үтеп кергән проект ничек башланган иде? Гомумән, бу проект журналны популярлаштыру юлын күзаллыймы?
Әлбәттә, шулай. Әлегедәй исемдә, биш ел элек «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Мөхәммәтович Садыйков, безне – «Ялкын», «Идел» һәм «Салават күпере» журналлары баш мөхәррирләрен җыеп алды. Ул, балалар һәм яшүсмерләр өчен видеопроектлар булдырыйк, дигән идеяне бирде. Камераны кулда да тотып карамаган басма матбугат хезмәткәрләре видеопроект эшли башладык. Иң башта безгә бу бик олы авырлык булды. Ничек инде журналны укысыннар өчен түгел, ә карасыннар дип эшли башлыйбыз? Ләкин, вакыт узу белән никадәр мөмкинлекләребез ачылганын аңладык! Аудиториябезне арттыра алдык.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«СалаваTikлар» исемен ничек уйлап таптыгыз?
Шамил Мөхәммәтович: «Кукутиклар» дигән русча мультипроект бар, телләре ачылган бөтен балалар, шуларга ияреп җырлый», – дип мисал китергән иде. Ә татарча андый проект юк бит инде. «Салават күпере» журналы каршында булганга ул «СалаваTikлар» булды. Шулай итеп, «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшләп килүче Казан шәһәре филармониясенең вокал җитәкчесе Гөлназ Җәмил кызы Гафурова белән элемтәгә чыгып, аңардан 5-6 җырлаучы баланы сорадык. Алга таба без бу балаларга образлар уйлый башладык. Бала күңеленә барып җитү өчен иң җайлысы – әкияти образлар, җәнлекләр һәм хайваннар образлары. Без дә шул юл белән киттек. Бер базардан костюмнар алдык та, проектны башладык. Иң башта халык авыз иҗатына мөрәҗәгать иттек. Алар бик яратып кабул ителде һәм әлегә кадәр шул җыр-моңнардан киткән юк.
Видеопроектны төшерү өчен үзебезчә хромокей – яшел тукыманы үтүкләп бауга элгәннәрне мәңге онытасы юк… Ә хәзер без профессиональ студияләрдә төшерүгә килеп җиттек.
Биш ел – аз вакыт түгел.
Биш елда, бу видеопроект кысаларында, 93 җырга видеоклип ясадык. Балалар үсә бара һәм составлар алмашына тора. Хәзерге көндә «СалаваTikлар» сафында 15 бала. Әйтергә кирәк, һәр «СалаваTik»ның кумирлары бар. Проект башланганчы миңа моны әйтсәләр, мөмкин түгел хәл, дип әйтер идем. Басма вариантка килгәндә, без һәр журнал санының арткы тышлыгын «СалаваTikлар»га багышлыйбыз. Гадәттә, анда аларның фоторәсеме, җыр тексты һәм ноталар урнаштырыла. Аны мәгариф оешмаларында музыка җитәкчеләре бик актив куллана. Үз оятыма шуны да әйтергә тиешмен, 35 ел буена нәшер ителгән «Салават күпере» журналын белмәүче татар балалары бар. Ә «СалаваTikлар»ны белмәүче татар гаиләсе юк.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Әкият сөйләп, кәнфит биреп кенә эшләтмибез»
Һәр эш яки проектның уңышы командадан да тора.
«СалаваTikлар»га иң бик талантлы, хезмәттән курыкмый торган балалар җыелды. Әти-әниләре белән махсус килешү төзеп, балаларга гонорар да бирәбез. Әкият сөйләп, кәнфит биреп кенә эшләтмибез. Бер клипта төшкән өчен – 500 сум түләнә, мәсәлән. Балаларның хезмәте бушка китмәсен, дигән фикердә булдырылды ул. Клипларга килгәндә, бер сәгатьтә кайсы артист клип яздыра ала икән?! Аена икешәр клип чыгып килә. Командабыз көчле, шул ук вокал җитәкчебез Гөлназ Гафурова, Түбән Камадан ай саен тавыш яздыруга үз студиясен алып килүче Руслан Әмиров, проектның режиссёры һәм монтажёры Гүзәл Шакирҗанова, хореографы Элеонора Шәймиева, журналның рәссамы Әлфия Йосыпова, «Сабантуй» журналының бүгенгесе көндәге баш мөхәррире, координаторы һәм төп кураторы Руфия Мөхетдинова. Проект өчен җан атып хезмәт куялар.
Журналистларга видеоформатта эшләү авыр бирелдеме?
Без бер проблеманы чиштек. Без, журналистлар, язарга да, сөйләргә дә яратабыз һәм текст кәгазь битләренә генә сыймый. Журналның бары тик 16 бите бар һәм анда язмалар эре-эре хәрефләр белән бирелә. Материаллар сыймагач, үзебез язган текстларны кыскартып җаныбыз чыга иде. Ә интернетта урын чиксез. Видеопроект бу җәһәттән ярдәмгә генә килде, журнал турында тагын да күп татар балалары белде. Басманы да укыйбыз, кызыксыну уятабыз, ә күбрәк мәгълүмат кирәк булса – видеоязма карыйбыз. Журналдагы һәр язма янына куар-кодлар урнаштырыла.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Интернетта балалар өчен татарча җырлар табып булмый иде»
Проекттагы җырларга күз салсак, алар заманча һәм баланың игътибарын җәлеп итәрлек.
Бу эшкә алынганда, мине үземне дә бер проблема борчый иде: интернетта балалар өчен татарча җырлар табып булмый. Табылса да, алар балалар өчен түгел, ә опера тавышы белән башкарылган авыр җырлар иде. Билгеле, бала мондый музыканы тыңлый алмый. Ул куркачак кына. Проект бу проблеманы хәл итте.
Тора-бара без балаларның әти-әниләре белгән «Эх, алмагачлары», «Эх, тала-тала» җырларын да башкардык. Кайбер темаларга балалар өчен җырлар юклыгын да ачыкладык. Баланы туган көне белән котларга да татарча юньле җыр юк булып чыкты. Без, бу темага җыр язуны үтенеп, бик күп авторларга мөрәҗәгать иттек. Хәзер андый җыр бар, ул бик тиз истә кала. Аннан планеталар, саннар, ел фасыллары турында – балага дөньяны танып-белүгә юнәлтелгән җырлар да барлыкка килде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җыр яздыру дигәндә, авторлар белән эшчәнлек барамы? Танылган балалар язучыларына яки үзешчәннәргә мөрәҗәгать итәсезме?
Юк, үзешчәннәрдән яздырам, дисәм ялган булачак. Мин үзебез үскәндә билгеле җырларны яңарту яклы. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин, классик Габдулла Тукаебыз язганнарын. Аннары ниндидер темага җыр юк икән, үзләренең дә балалары булган заманның танылган шагыйрьләре Дания Нәгыйм, Булат Ибраһимов, аннары Рүзәл Мөхәммәтшиннарга мөрәҗәгать итәбез. Үзләре дә әти-әни, аларның да балалары безне карый һәм тыңлый. Шуңа күрә дә сөенә-сөенә язып бирергә генә торалар.
«Салават Фәтхетдиновны гына китерә алмадык»
«СалаваTikлар»лар белән концертлар оештырасыз, төрле чараларда катнашасыз бит әле. Студия чикләреннән чыгып, бу тулы бер хәрәкәткә әверелгән шикелле.
Әйе, бик күп концертлар оештырылды. Алар бушлай күрсәтелде. Сабантуйларда катнаштык. Проект башланганнан 82 бушлай концерт куйганбыз. Җәйге челләләрдә, балалар каникул ялларында нишләргә белми дип, яңа салынган торак комплекслары ишегалларында чыгышлар ясадык.
Шулай ук балалар өчен татарча Яңа ел чаралары аз. Санаулы көннәр дәвамында «Әкият» курчак театрында гына бар. Бу бик нык сизелә торган күренеш. Казанның төрле мәйданчыкларында түләүле концертлар оештырдык. Театрда да, IT-паркта да булды. Бәясен 100-200 сумнан куюдан башлап җибәргән идек, быел хаклар 1200гә кадәр күтәрелде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Популяр эстрада йолдызлары белән хезмәттәшлек итәсезме?
Бер заман Филүс Каһиров, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Ләйнә, Данир Сабиров, Гүзәл Идрисова һәм Илназ Бах, Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларны чакырдык, килделәр. Бердәнбер Салават Фәтхетдиновны гына китерә алмадык, әлегә кадәр чыга алмыйбыз аңа. «Мин яратам сине, Татарстан»ны балалар белән яздырырга иде уебыз. Бәлки, «Интертат»та чыгасы әңгәмә аша ишетер! Концертларыбызда тамашачылар буларак, балалары белән килгән Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларны күреп гаҗәпкә калдым.
«СалаваTik» студиясе турында да ишетәсебез килә.
Проектка балалар тарафыннан гына түгел, әти-әниләр ягыннан да зур кызыксыну булгач, «СалаваTik» булырга теләгән балалар саны артканнан-арта. Моннан ике ел элек аның студиягә ихтыяҗ барлыкка килә.
«СалаваTik» студиясенең максаты – 3 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балалар өчен татар телендә иҗади үсеш мәйданчыгы булдыру һәм «СалаваТик» балалар төркеменә яңа артистлар әзерләү. Бүгенге көндә «СалаваТик» студиясендә 60 бала 4 төрле юнәлештә иҗади яктан тәрбия ала. Башта аны «Татмедиа» бинасында башлап җибәргән идек, ул кадәр балага бина бәләкәй була башлады… Бөтен коридорларны яңгыратып эшләдек инде ул вакытта.
Балалар атнасына 2 тапкыр актерлык осталыгы, хореография, вокал, татар теле белән шөгыльләнә. Проект 2025 елның октябреннән 2026 елның апреленә кадәр дәвам итә. Хәзер дәресләр «Адымнар» мәктәбе бинасында үткәрелә. Уку йорты директоры Айдар Шәмсетдинов безгә бинаның бер «крылосын» бирде. Арендага ата-аналардан акча җыймас өчен, ике ай Казан буйлап урын эзләдем һәм таптым. Дәресләр бушлай уза, видеога төшерелеп, монтажланып, иң мөһим өзекләр интернетта урнаштырыла. Студиядә шөгыльләнүче һәр бала 2025 елның декабрь аенда тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгып, концертта артист буларак катнашты.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Алма» төркемен оештырып җибәрдек»
«Салават күпере» яшеннән чыккач, бала «Сабантуй» журналына күчә. Ә «СалаваTik»ладан?
«СалаваTik» проектында бала 9-10 яшькә кадәр. Ә ул аннан кая бара? Яшүсмерлек яшенә керүче балалар өчен татар җырчылары һәм төркемнәре юк… Үз кызыма да ни тыңлатырга белмәгәннән соң, без «Алма» төркемен оештырып җибәрдек. Алма кебек өлгергән һәм пешкән, «СалаваTik»ларның беренче составында булган Булат Талипов, Эмилия Хәкимҗанова һәм Аделина Хәсәновалар белән ике елда 10 җыр һәм клип эшләдек, үсмерләр өчен концерт куйдык. Бу «СалаваTik»ларның дәвамы булды. Җырларда – яшүсмер балага хас булган проблемалар күзалланды. Әти-әни белән мөнәсәбәтләр, тормышта үз урыныңны табу, үзеңне эзләү кебек темалар күтәрелде. «Алма»лылар үзләре үк темалар тәкъдим итеп, яшьләрчә жанрларда үзләрен сынап карыйлар. Ясалма фәһем ярдәмендә дә өч җыр яздырдык. Әмма аны идеяләр акселераторы итеп кенә кулландык, чөнки композитор хезмәтен алмаштыра алмый.
Аз гына вакыт үтсә дә, «Алма» төркеме татар телле мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә концертлар бирә башлады.
Журнал – республика матбугаты булса да, проектлар шәһәр балаларын колачлый. Татар телен камил белгән түгел, аңлаган баланы табу да җиңел түгел бит. Бу процесс җиңел хәл ителәме?
Татарча камил сөйләшкән балалар юк, дисәм, алдакчы булам. Саф татарча гына сөйләшүче 5-6 бала бар. Калганнар аңлый һәм русча сүзләр кыстыра-кыстыра җавап кайтара. Тел дәрәҗәләре төрле.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Видеопроект, дип басма вариант икенче планга китмиме? Тираж мәсьәләсенә тукталыйк, Зилә Зиннуровна.
Бүгенгесе вакытта «Салават күпере»н яздырып алып укучы балалар саны – 5 мең, ә «Сабантуй»ныкы – 3 мең. Бу ясалма яздырту түгел. Әле туган телдә балаларга җитәрлек контент юк. Ул видеоформат, уеннар яки китаплар булсынмы – никадәр күбрәк була, шулкадәр яхшырак! – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Балаларның репетицияләре күпчелек очракта укудан соң үтә икән. Бу уку процессына зыян килмәсен өчен шулай уйланылган. Балаларның күбесе, проектта катнашудан тыш, башка түгәрәкләргә дә йөриләр. Берничәсе музыка мәктәбен дә тәмамлаган, укуда да сынатмыйлар. Әңгәмәбезгә проектның йолдызы, «Сәләт — Алмагач» мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы Сәйдә һәм аның әнисе Айсинә Гарифуллиналар да кушылды.
Сәйдә:
«СалаваTik» проекты бик кызыклы. Мине танып алучылар да бар. «СалаваTikлар»дан күреп алганнарын әйтәләр. Проектта катнашу дәресләргә, укуга комачауламый, киресенчә ярдәм итә. Миңа бик ошый.
Айсинә Гарифуллина:
Сәйдәбез бу проектка 6 яшьтән үк кушылды. Ул вакытта әле мәктәпкә укырга да кермәгән бала иде. «СалаваTikлар» кызымны мәктәпкә дә бик күңелле итеп озатты, рюкзак бүләк ителәр. Хәзер инде бу проектны оештыручылар һәм анда катнашучылар белән шулкадәр дуслашып, бер-беребезгә ияләшеп беттек. Балаларны Сабага, Арчага чыгыш ясарга алып бардылар. Без бит гел эштән китә алмыйбыз, әмма йөрәк тыныч, чөнки балалар – ышанычлы кулларда.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
- Проектның биш еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр 13 февральдә ясалачак. Чарага Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Салават күпере» журналы редакциясе җитәкчесе, язучы Зиннур Хөснияр, «Салават күпере» журналы хезмәткәрләре һәм, әлбәттә, «СалаваTik» төркемендә җырлаучы һәм «СалаваTik» студиясенә йөрүче балалар чакырулы.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов