Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин уянганда, кул юк иде инде...» – Яраланган Альберт янына туганнары госпитальгә җыена

Дрон төшеп, Альбертның кулларына зыян килгән, бер кулы терсәктән юк, табиблар икенче кулын саклап калырга тырыша, өзелгән урыннарны ялгау өчен, операцияләр көтелә. Туганнары әйтүенчә, дрон, Альберт яралы солдатны аркасына салып чыгып барганда төшкән.

news_top_970_100
«Мин уянганда, кул юк иде инде...» – Яраланган Альберт янына туганнары госпитальгә җыена
Видеодан скриншот

Актаныш районы Киров авылы егете 1987 елгы Альберт Җиһангиров – Украинада махсус хәрби операциядә алгы сафта җитди яраланып, бүгенге көндә Мәскәүгә хастаханәсендә дәвалана. Академик Н.Н. Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпитальгә авылдашы Венера Сабитова барып кайтуы турында язган идек.

Альберт шактый җитди имгәнүләр алган: дрон төшеп, Альбертның кулларына зыян килгән, бер кулы терсәктән юк, табиблар икенче кулын саклап калырга тырыша, өзелгән урыннарны ялгау өчен, операцияләр көтелә. Контузия алгач, колагы ишетми. Туганнары әйтүенчә, дрон, Альберт яралы солдатны аркасына салып чыгып барганда төшкән. «Интертат» хәбәрчесе Альбертның әнисе Сөрия Җиһангирова белән элемтәгә керде.

«Очып барып кайтыр идем...»

Ни кызганыч, Альбертның шәхси тормышында бәхете юк, төпле гаилә кора алмаган. 2 тапкыр өйләнеп караса да, гаиләле тормыш озакка бармаган. Ә үзе бик талантлы бала булган. Әнисе сөйләвенчә, кечкенәдән ат дип хыялланган, Сабан туйларында ат чабышларында катнашкан. Теннис белән мавыккан, спектакльләрдә уйнаган, җырга да оста.

– Хатыны чыгып киткәч, китәргә уйлады инде ул. «Әйдә, мин дә төшим, сине алып калам, барма», – дигән идем дә, китте, «Әни, мин барам инде», – диде. Армиягә дә йөрәге авырту сәбәпле бармый калган иде.

Бик барасым килә дә янына, барып җитеп булмый. Очып барып кайтыр идем – өйне ташлап чыгып китеп булмый, кеше юк. Бер малаем – җир куенында, икенчесен менә шунда алып киттеләр...

Венера (Сабитова – ТИ) видеодан күрсәтте, ләкин үзем барып күрәсем, сөйләшеп кайтасым килә. Яңа елга кадәр авылдашлар тагын барабыз диләр, мине алып бармыйлар, аны күрсәң, елыйсың, диләр. Венерага бик күп рәхмәтләр әйтәм, яңадан барганда, хатлар язып җибәрер идем.

Ничек исән калды икән улым, шаккатам мин. Фәрештәләр алып калгандыр инде. Улымны бик көтәм, бүтән балам юк бит, нык күрәсем килә, бала бит, нишләтәсең. Әле ызгышсак та, миңа бер иптәш иде, дим. Исән-сау булгач, күңелем тыныч. Салкын җир куенында ятмый әле, Аллаһка шөкер, дип көтәм. Фотографияләрен карап утырам менә. Шул эчү харап итә инде кешене. Йөрәгем әрни… – дип көрсенеп куя ана йөрәге.

«Кешеләрнең рәхмәте коткарып калгандыр сине...»

Альберт каты гына яраланып, контузия алса да, аның янына барып кайткан Венера Сабитова әйтүенчә, солдат төшенкелеккә бирелмәгән, үзен нык тота. Ә палатага авылдаш апасы килеп кергәч, күңеле тулуы йөзенә чыккан. «Венера апа, бу – кеше үтенечеме, күңел кушуы буенча йөрисезме шулай, ничек ул?» – дип сорыйм аннан. «Мәскәү монда гына икән бит ул, бардым-кайттым», – дигән була Венера апа.

– Без районда волонтерлар бит, Альберт үзебезнең авыл кешесе булгач, жәлләдем инде. Андый очракларда йөрәк кыса да куя, «бар сыптыр» ди дә, сыптырам да китәм. Кемдер эчтән әйтә, этә, кем икәнен дә белмим. Улым белән поездда бардык. Килеп кергәч, безне күргәч, күз карашлары калкынды, күзләре зур булып ачылды. «Венера апа, ерак бит, ничек килеп җиттең, синме бу...» – дия- дия мәш килде инде, – дип сөйләде Венера Сабитова.

Әле дә ярый депрессиягә бирелеп ятмый, юкса, иң кирәкле, дөрес сүзләрне табып юату җиңелләрдән булмас иде, дип уйлап куйдым.

– Күңеле төшеп ята торган бала түгел ул. Шаяра, көлә, кайткач, бизнеслар ачып җибәрәм, пилорамнар төзим, машина алам, өйләнәм, ди. Әле менә волонтер кызлар белән сөйләшеп алган идем, икенче госпитальгә күчергәннәр Альбертны. Авыр операция кичерәсе бар. Уң кулында артерияләр өзелгән, аны саклап калу өчен катлаулы операция кирәк, диләр. Күптән түгел генә ампутацияләнгән кулына ясаганнар.

«Мин уянганда, кул юк иде инде, озак яттым, йоклап та алдым», – дип сөйләде ул. Бәлки, шул аңын югалткандыр инде. Авылда ул кешегә утын кисеп, башкасын эшләп йөргәч, «шул кешеләрнең рәхмәте коткарып калгандыр инде сине» дим.

Без 6-7се тирәсе тагын җыенабыз, кирәк-яраклар, әйберләр җыябыз. Апалары 2 декабрьгә барырга билет алганнар. Дөресен генә әйткәндә, монысында авыр кичердем, икенче барганда, ныгып барам. Анда нинди генә хәлдә булганнары юк, күрәчәк итмәсен, күргәннәргә сабырлык, – дип теләде Венера Сабитова.

«Куллар тыңламый, апа, төрле якка әйләнә дә китә кул...» – дип әйткән иде

Альберт тиздән туганнары белән күрешәчәк. 2 декабрьдә аның янына барачак туганнан туган апасы Зөһрә Хөсәенова белән сөйләштек. Ул Альбертның 1987 елгы булуын әйтте.

Украинага киткәннән бирле – 17 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр элемтәдә тордык. Барып төшкәннән соң, «Апа, без сугышта», – диде дә, шуның белән элемтә өзелде. 9 көн буе сөйләшә алмадык. Телефоны тотмый иде. Берничә көннән миңа волонтерлар чыкты. Венера апа аның янына барып, телефоннар алып, әңгәмәгә чыктык. Хәзер көн саен сөйләшәбез. Дәфтәр битенә сорауларымны язам да укытам, экран аркылы укып җавап бирә.

Хәзерге вакытта бүтән госпитальгә күчерделәр. Шәфкать туташы да минем белән элемтәгә чыкты. Кәефе әйбәт, тик сызлана инде. Операция көтелә, уң кулда сөяк белән ит кенә, тиресе юк. «Терсәктән бармакларга кадәр бик каты сызлый, гипс салдыргач, куллар тыңламый, апа, төрле якка әйләнә дә китә кул», – дигән иде.

Мин туганым белән бик горурланам. Куркып китмәде ул. Хәзер дә ул, шушы хәл килеп чыгып, хезмәтен дәвам итә алмавына гарьләнә. Әле бер проблема бар: без аның нинди частьта булганын белмибез. Хастаханәдән дә сорыйлар, документларын яңартырга, торгызырга кирәк, диләр, әле командирлары элемтәгә чыкмады, – диде Зөһрә Хөсәенова.

Аның сүзләренчә, Альбертның аркасында яралы солдат булган, аңа яралылар һәм мәетләрне ташырга кушылган.

– Ике мәртәбә дрон төшкән булган бит. Яралы солдатны алып чыкканда, беренче тапкыр төшкәндә, ничектер, котылып калган, икенчесе тигән. Яралы солдатны алып чыгып киткәч, аннары моның артыннан кергәннәр.

Бик ярдәмчел ул. Бәләкәйдән бергә үстек без аның белән. Кулын куеп, терәк була торган егет. Ышанычлы, бер кешене авырлыкта калдырмый. Кемгә ярдәм кирәк – беренче булып ул кул суза. Үзе сугышка китте, ә Түбән Камада дусты хастаханәгә эләккән. Шунда да ул: «Миңа бик каты булышкан иде. Акча сал әле», – дип сорады. Бик гади, эшчән ул Альберт. Ярдәм күргән кешеләрнең рәхмәте дә төшкәндер. Авылда, «Альберт, булыш әле» дип кем генә керсә дә, барып булыша, гозерне кире какмый ул.

Әни 9 ел элек үлде, ашын уздырган идем. Альберт киткәнгә бер 5 көн генә булгандыр. Исән-сау кайтуы өчен дога кылыгыз әле, дип сораган идем хәзрәттән. Аңа шалтыратып, рәхмәтләремне әйттем. Исән калды Альбертыбыз, догаларыгыз «амин» дигән чакка туры килгәндер, дим. Кайтып, тегене-моны эшлим дип, җанатып тора. Иң мөһиме – дәваланып чыгарга инде, – ди Зөһрә Хөсәенова.

Авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәһдәнов Альбертка ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары узачагын әйтте.

Бөтен Рәсәй өчен киткән кешеләнең берсе ул, Аллаһ боерса, дәваланып чыккач, монда бик яхшы каршы алачакбыз. Киров җирлегеннән 3 егет – мобилизация буенча, 2 егет контракт төзеп киттеләр. Альберт контракт имзалап китте. 16 октябрьдә киткән иде. 1 ай да булмады, яраланып кайтты, әле ярый исән-сау, аяклары исән. Минага эләккәннәрдер, дип фаразлыйбыз без. Үзенең сөйләве буенча, минага эләгеп шартладык, ди бугай. Үземчә уйлыйм инде, мәетләр ташыганда, мәет астына куелган мина булгандырмы – анысы билгесез.

Авылдашлар, «нәрсә кирәк» дип, ярдәм кулы сузарга торалар. Тиздән хәйрия концертлары узар, аңа багышларга дип уйлыйбыз. Актаныш районы буенча авылларда үзешчәннәр катнашында хәйрия концертлары үткән иде инде, ул акчаларны Альбертка юлларга планлаштырабыз. Мәскәүгә волонтер Венера Сабитова күчтәнәчләр белән барып кайтты. Әле тагын автобус белән, күбрәк булып барырга җыеналар. Район башлыгы да гел сорашып тора. Әниләр көненә бәйрәмгә махсус хәрби операциядәге егетләрнең әниләрен барысын да Актанышка алып килүне оештырырга кушкан иде.

Әле Аллаһка шөкер, районда мобилизацияләнгәнәр арасында яраланып, үлеп кайтканнар юк. Барысы да исән-имин кайтырлар, дип уйлап торабыз, – диде Илназ Мәһдәнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100