Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин татарча сөйләшәм»гә – 20 ел: өч буын бер сәхнәдә, хурлык премиясе, Казан квест һ.б.

26 апрель көнне яңа Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. «Интертат» акциянең 20 еллыгы – юбилей бәйрәме ничек узачагы турында яза. Хурлык премиясен алу шартлары да билгеле...

news_top_970_100
«Мин татарча сөйләшәм»гә – 20 ел: өч буын бер сәхнәдә, хурлык премиясе, Казан квест һ.б.
Фото: © "Татар-информ", Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. Бәйрәм традицион рәвештә 26 апрель көнне – Габдулла Тукайның туган көнендә узачак. Уздыру урыны быел үзгә – чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 нче йорт) җәеләчәк. Соңгы елларда акция күчмә форматлыга әверелде – былтыр ул Казан Кирмәнендә, 2023, 2022 елларда Камал театрының иске бинасы каршында узды, аңа кадәр 17 ел дәвамында Бауман урамында уздырылып килде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Быелгы чараның концепциясе «күбәләк эффекты»на нигезләнеп әзерләнгән. Бу урында оештыручылар, әлеге төшенчә турында күбрәк белергә теләсәгез, концертка килегез, дип өстәде. Сәхнәдә Ilgiz, Malsi Music, GAUGA, Defne, ALTAN, K3DERT, Al Su, Elina, Айрат Хәйруллин, Айдар Исхаков һәм Tubatay Beats чыгыш ясаячак. Әле ул гына да түгел: биредә яшь исемнәр дә «ачылачак», ягъни 4 яңа башкаручы җырларын яңгыратачак.

«Быел безнең музыкаль бәйгедә 4 башкаручы узды. Бу – бик күп. Узган елларда 1-2 музыкантны ала идек. Быел барысы да шундый сыйфатлы, музыка бик төпле иде, шуңа без гала-концертка күбрәк башкаручыларны чакырырга булдык», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары менеджеры Ләйсән Фәхриева.

Музыкантлар гына түгел, быел алып баручылар да алтау булган. Оештыручылар аларны шартлы рәвештә 3 буын вәкиленә бүлгән, чараны алар чиратлашып алып барырга җыена.

Яшьләр форумы рәисе Райнур Хәсәнов:

Беренче дәвернең алып баручылары Илфар Кәримов һәм Айсылу Лерон булачак, алар озак еллар, бәйрәм әле Бауман урамында узган вакытта, беренче елларда концертны алып бардылар. Икенче буын – Илгиз Шәйхразыев һәм Ләйлә Лерон, Илгиз 10 елдан артык акциядә чыгыш ясады, аны без урта буын вәкиле буларак чакырдык. Яңа буын – «Ялкын» журналы баш мөхәррире урынбасары, проектлар авторы Зилә Дәрҗеманова һәм юморист, «Әйдә ШаяРТ!» татар КВН лигасы чемпионы Дилияр Борһанов.

Зилә Дәрҗеманова бәйрәм чарасын быел беренче тапкыр алып барачак:

Мин – бу акциянең иң яшь алып баручысыдыр. Без чараны 3 өлешкә бүләчәкбез, 3 дәвер, 3 буын, 3 төрле идея, фикерләр. Нигә без моны эшләргә булдык? Кайчандыр, 20 ел элек, Бауман урамына чыккан бер төркем яшьләр, үзләренең эшләре белән, кечкенә генә чараны инде хәзер төрле тармакларга аерылган зур акциягә әйләндерделәр. Без, яшьләр буыны, әлеге чараны башкача күрәбез, зумерлар буыннан үзебезчә яңалык кертеп алып баручылар булабыз. Бәйрәмдә һәрбер буынның үз миссиясе булачак, безнең максат – яшебезгә туры килгәнчә, күбрәк кунакларның кәефләрен күтәрү, кызыклы, шаяртулы форматта һәм әлбәттә акциянең төп концепцияләрен онытмыйча алып бару.

Зилә Дәрҗеманова: «Бәйрәмдә һәрбер буынның үз миссиясе булачак».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Хурлык премиясе – «Без аларны чакырабыз, алар килми генә»

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең тагын бер кызыклы традициясе – ел саен төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерү һәм, аларга нәтиҗә ясап, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру.

Без һәр ел тел мониторингын оештырабыз, төрле дәүләт һәм бюджет оешмаларының татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерәбез. Беренче чиратта, элмә такталарны карыйбыз, алар татар теленә дөрес тәрҗемә ителгәнме, шуны тикшерәбез. Шуннан соң без аларга ниндидер гариза язабыз – алар безгә татар телендә җавап бирергә тиешләр. Өченче, без аларга шалтыратабыз һәм татарча сөйләшәбез. Әгәр дә берничә тапкыр шалтыратып та татарча җавап булмаса, рус теленә күчик, дисәләр, бу – антипремиягә бер этәргеч булып тора. Әлбәттә, без баштан рәсми хатлар җибәрәбез – әйдәгез, татар телен кулланыйк, без сезгә ярдәм итә алабыз, дип язабыз. Без аларны гадәттә чарага да чакырабыз, алар килми генә. Чөнки бу – хурлык премиясе, беркемнең дә оятка каласы килми, шуңа күрә алар килмиләр. Быел безнең кандидатлар бик күп булды, алар инде билгеләнгән, 26 апрель көнне игълан итәчәкбез. Бу елны берничә оешма булачак, аларны 1 ай гына түгел, ел дәвамында тикшердек.

Райнур Хәсәнов, быелгы кандидатлар арасында министрлыклар юкмы, дигән сорауга да җавап бирде:

Дәгъва кылучылар арасында министрлыклар юк, ләкин алар канаты астында эшләп килүче оешмалар бар, дәүләт оешмалары, – дип искәртте ул

2024 елда «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Тяжело с татарским» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Антипремия булгач, безнең премия дә бар. Премияне без дәүләт оешмаларына бирмибез, гадәттә коммерцияле, ниндидер шәхси оешмаларга тапшырабыз. Алар закон ягыннан ике телне кулланырга мәҗбүр түгелләр, ләкин үзләре теләп куллансалар, бу – бик матур күренеш, без, премия биреп, аларның бераз кәефләрен күтәрәбез. Быел безнең 4-5 оешма премиягә претендент булып тора.

Быел без тел мониторнингы кысаларында бик күп кенә хатларны авиакомпанияләргә, аэропортларга яздык. Татарстанга, Казанга очучы рейсларны татар телендә игълан итә аласызмы, дип сорадык. Мондый практика бар – мәсәлән, Санкт-Петербург аэропортында Казанга очучы барлык рейсларны 3 телдә – рус, инглиз һәм татар телендә игълан итәләр. Мондый тәкъдим белән без күп кенә аэропортларга һәм авиакомпанияләргә хатлар яздык. Кайберләре җавап бирде, алар бу юнәлештә безнең белән эшләргә әзер. Авиакомпанияләргә килгәндә, кайберәүләр инде очкычка утыргач, игъланны 3 телдә әйтәләр һәм Казанга килеп төшкәч тә игъланны татарча ишетеп була.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Казан Квест» – 15 командада 100 артык катнашучы

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең интеллектуаль уеннары һәм бәйгеләре кураторы Эльмира Вәлиева акция кысаларында узган интеллектуаль чаралар белән таныштырды. Алар арасында иҗади очрашулар, уеннар, остаханәләр бар.

14 апрель көнне «Казан Квест» уенын оештырдык, анда районнар һәм Казан мәктәпләре укучылары катнашты. Катнашучылар Казан үзәгендә төрле нокталар буенча йөреп төрле биремнәр үтәделәр. Моңа кадәр алар дистанцион рәвештә 3 бирем эшләргә тиеш иделәр. Ул – проект ясау, яшәгән район җирлегендә урнашкан биналарны икетеллелеккә, элмә такталарны тикшерүне үз эченә алды. Безгә якынча 40 гариза килгән иде, 40 гаризадан без 15не генә сайлап ала алдык. 15 командада 100 артык катнашучы иде. «Казан Квест» нәтиҗәләрен без 26 апрель көнне игълан итәчәкбез.

Интернетка мөрәҗәгать итсәк, без «#минтатарчасөйләшәм2025» хештегы белән бәйге игълан иттек. Шушы хештегны кулланып, төрле видеолар урнаштырырга була. Тематика ирекле – юмор, фән, татар телен популярлаштыру, кысалар юк. Җиңүчеләргә «Мин татарча сөйләшәм» брендлы мерч һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.

Райнур Хәсәнов: Без, Бөтендөнья татар яшьләре форумы булганга күрә, Казан белән генә чикләнмибез, Россия регионнарында, чит илләрдә дә оешмаларыбыз бар. Безнең карамакта 116 оешма, һәм алар да шулай ук акциягә кушыла. Алар үз шәһәрләрендә төрле чаралар оештыралар, 26 апрельдә фатирниклар, сөйләм клублары, төрле чаралар узачак.

Эльмира Вәлиева: «Безгә якынча 40 гариза килде, 40 гаризадан без 15не генә сайлап ала алдык».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«60 волонтер урынына 100дән артык гариза килде»

Быел акциядә катнашырга теләүче, оештыру эшләрендә ярдәм итүче волонтерлар саны да күбәйгән. Узган ел белән чагыштырганда, чарада волонтер булып катнашырга теләүчеләр саны 2 тапкыр арткан.

Без март аенда акциягә волонтерларны чакыра башлыйбыз, быел без чарага волонтер итеп 60 кеше җыярга теләгән идек, ләкин нәтиҗәдә безнең 100дән артык волонтер җыелды. Аларның күбесе – былтыр акциядә катнашучылар. «Без былтыр тамашачы буларак катнашкан идек, быел оештыру эшендә катнашасыбыз килә», – диләр. Бу, миңа калса, яхшы динамика, узган елны 50 волонтер гына җыелган иде. Һәр ел оештыру эше белән кызыксынучылар арта бара, – дип аңлатты Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

2024 елда «Мин татарча сөйләшәм»гә 15 меңнән артык кеше килгән

Оештыручылар «Мин татарча сөйләшәм»нең былтыргы статистикасы белән дә таныштырды, 2024 елда чарага 15 меңнән артык тамашачы килгән.

Былтыр бәйрәм Казан Кирмәнендә Гавами урыннарда (присутственные места) узды. Андагы камералар 6 сәгать эчендә чарага 15511 кеше кереп китүен күрсәтте. Былтыр чараны оештыру урыны 10 көн алдан гына билгеле булган иде, бу – бик яхшы нәтиҗә дип уйлыйм. Яшь үзенчәлегенә килсәк, бәйрәмдә күбрәк яшьләр иде, ләкин бездә чикләүләр юк. Телиләр икән – олылар да килә ала, оныклары, балалары белән, без бөтен кешене дә күрергә шат, – диде Райнур Хәсәнов.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

«Базарга эләгү өчен теркәлү узарга кирәк»

Быелгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең тагын бер яңалыгы – «Язгы Печән базары» дизайн маркеты. Гадәттә җәй көне уздырылган маркет быел беренче тапкыр яз көне оештырыла, урыны – Камал театрының яңа бинасы фойесы, сату рәтләре шунда урын алачак.

Маркетка керү өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Райнур Хәсәнов аңлатуынча, бу – куркынычсызлык максатларында театр таләбе.

Регистрация эшләү – театр таләбе, кемнәр өчен бу проблема тудыра – маркетка кергән җирдә безнең волонтерларыбыз торачак, алар сезгә ярдәм итәргә әзер. Олы яшьтәге кешеләргә, кемнәр регистрация эшли алмый – аларга безнең волонтерлар ярдәм итәчәк, кемнәр регистрация уза алмаган, аны урында да ясау мөмкинлеге булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Райнур Хәсәнов: «Безне тәнкыйтьләү урынсыз, дип уйлыйм!»

Әлеге хәбәр киң җәмәгатьчелеккә чыккач, оештыручыларга «театрда базар уздыру дөрес түгел» дип дәгъва белдерүчеләр дә булды. Матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге сүзләргә җавап кайтарды:

Соңгы көннәрдә «Язгы Печән базары»ның яңа Камал театрында үткәрелүе белән бәйле бик зур шау-шу күтәрелде, күп кешеләр «ник театрдан базар ясыйсыз» дип яздылар. Минем үз фикерем белән бүлешәсем килә.

«Печән базары» җәй көне дә узачак, финанслар җитсә, акча тапсак, без аны хәтта 2 тапкыр уздырырга планлаштырабыз. «Печән базары» ул – гади базар түгел, ул – дизайн маркет, ягъни анда һәрбер дизайнер үзе иҗат иткән әйберне сата. Алар Кытайдан алып, бәясен 3-4 тапкыр арттырып сатучы кешеләр түгел. Без һәрбер дизайнерның продукциянең карап чыгабыз, тикшерәбез. Төп концепция – ул милли һәм заманча булырга тиеш. «Милли», «заманча» төшенчәләре безнең яңа театрыбызга туры килә, шуңа күрә «Печән базары» маркетын бина эчендә узуын урынлы дип саныйм. Театр ул ябык пространство булырга тиеш түгел, аны шундый чаралар уздыру өчен зур һәм матур итеп төзеделәр. Кешеләр анда килеп, безнең мәдәниятебезне төрле яктан күрә, соклана ала. Никтер безгә карата гына шундый шау-шу чыга башлады, безгә хәтле күпме чаралар уздырылган: маркетлар, мода күрсәтүләр, шуңа күрә монда безне тәнкыйтьләү урынсыз, дип уйлыйм!

Райнур Хәсәнов: «Печән базары» ул – гади базар түгел, анда һәрбер дизайнер үзе иҗат иткән әйберне сата».

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

  • «Мин татарча сөйләшәм» акциясе гала-концерты 26 апрель көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы (Һади Такташ урамы,74 нче йорт) каршында 16.00 сәгатьтә башлана. «Язгы Печән базары» 15:00 сәгатьтә эшли башлый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100