Камал театрының яңа бинасы татарны туфаннан саклаучы Нух пәйгамбәр көймәсеме соң әллә?
...югыйсә 26 апрельдә бар татарны шунда җыярга ашкынмаслар иде, дигән уйлар туа.

26 апрельдә Туган тел көнендә үткәреләсе бәйрәм чаралары программасында төп мәдәни чараларның бер ноктага төйнәлгән булуы күренә. Аерым алганда, 3 милли бренд – Шигырь бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» фестивале һәм «Печән базары» ярминкәсе турында сүз бара. Аның беренче икесе Камал театрының яңа бинасы янында, ә «Печән базары» бинаның эчендә үткәреләчәк.
Мәдәният министрлыгының рәсми хәбәре: «Быел 26 апрельдә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 139 еллыгына багышланган Туган тел көнен бәйрәм итү тагын да киңрәк дәрәҗәдә узачак.
Чаралар 9:30да Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәленә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, киң җәмәгатьчелек тарафыннан чәчәкләр салудан башлана. Аннары Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, иҗат берлекләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, әйдәп баручы мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, балалар коллективлары, язучылар җәмгыяте катнашында Тукай скверында (Пушкин – Островский урамнары киселешендә) традицион шигъри чәчәк салу тантанасы узачак. (Исегезгә төшерәбез, мондый чара нәкъ менә шушы урында узган гасырның 50 нче еллары ахырыннан үткәрелә башлаган иде).
Туган тел көнен киң колачлы бәйрәм итү яңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры территориясендә (Х.Такташ ур., 74) планлаштырылган, анда төп чаралар 10 мәйданчыкта узачак. Бәйрәмнәр буыннар бәйләнешен, милли сәнгатьнең төрле юнәлешләрен гәүдәләндерә һәм төрле максатчан аудиторияләргә исәпләнгән...» (хәбәр тулысынча язма азагында бирелә).
- Беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» фестивале/акциясе 2006 елда яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан уздырылган. Аның төп максаты – шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү.
- Иң беренче «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале 2013 елның апрель аенда «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» тарафыннан уздырылган. Соңрак, кешеләргә җылырак һәм уңайлырак булсын өчен, ул җәйге вакытка күчерелгән. Ул төрле урыннарда – Черек күлдә дә, Иске Татар бистәсе территориясендә дә уздырылды.
- Шигырь бәйрәме – зур традицияле бәйрәм. Аның тарихы 60 нчы еллар башыннан килә. Әйтик, 1962 елда «Казан утлары»: «Җәмәгатьчелек вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, студентлар, Казан шәһәрендәге 80 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары шәһәр уртасындагы Куйбышев мәйданына куелган Г.Тукай һәйкәле янына җыелдылар», – дип язса, 1964 елда Хәсән Туфан «Яшь ленинчы» газетасына «Без – Татарстан язучылары – В.И. Ленинның Г.Тукай иҗаты белән кызыксынган булуын һәм Тукайның Ильич әйткән фикерләрне халыкка җиткерергә тырышуын (азат булачак яңа Россия турындагы шигырен һәм башкаларны) искә алып, шигырь бәйрәмен һәр елның иң матур аенда – дөньяга бөек Ильичны биргән апрель аенда, Тукаебыз туган көндә, 26 апрельдә үткәрергә кирәк, дип таптык. Шулай итеп, татар шигыре көне быелдан башлап һәр елны халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай туган көндә үткәреләчәк», – дип язган.
Менә шушы 3 чара Мәдәният министрлыгында бер программа булып берләшкән.
Әйдәгез, иҗади җәмәгатьчелек фикереннән башлыйк.
Илдар Ягъфәров: «Безгә үзебезнең татар урынын булдырырга, аны үз энергетикабыз белән туендырырга кирәктер»
Татарстан кинематографистлар берлеге, кинорежиссер Илдар Ягъфәров: «Минем өчен катлаулы сорау бу, чөнки Шигырь бәйрәме традицияләре башланганда, мин кечкенә идем әле. Хәзер, бәлки, яңа традицияләр туадыр. Кайчандыр кешеләргә Эйфель манарасы да ошамаган, аннары ияләшкәннәр. Бәлки, моны Камал театрының яңа бинасы тирәлегендә энергетика туплансын өчен эшләргә кирәктер. Бу – минем фикер. Шигырь бәйрәменең элеккеге урыны да уңайлы түгел бит – юл өсте, машиналар үтеп йөри. Безгә үзебезнең татар урынын булдырырга, аны үз энергетикабыз белән туендырырга кирәктер.
Камал театрының яңа бинасы төзелгәндә дә икеләнүләрем күп иде. Хәзер, киләчәктә ул шәһәр архитектурасын үзгәртә алырдай бина була ала, дип уйдыйм. Панельле йортларны сүтеп, парклар төзелсә, шәһәр шул якка үсеп, элитар районга әверелергә мөмкин, димәк, ул урында үз энергетикабызны булдыру кирәк. Бу – минем фикер. Моны әйткән өчен, татарлар миңа тагын да үпкәләрме икән?»
Искәндәр Гыйләҗев: «...Ә без һаман – урын да урын...»
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев: «Монда бит сүз урын түгел, эчтәлек турында барырга тиеш. Без монда ничек итеп яшьләрне җәлеп итә алуыбыз турында уйларга тиеш. Ә без һаман – урын да урын... Кайда булса да кеше килми бит. Аны үзгәртергә кирәк».
Зиннур Хөснияр: «Анда бару өчен, Камал театрының иске бинасы яныннан су көймәләре җибәрергә була»
Язучы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр: «Яңа урында эшләп карарга кирәк. Эшләп карауның зыяны юк. Эшләп карагач, алга таба нишләргә кирәге үзе күренә ул. Эшләп карамыйча, тегеләй-болай дип куркып торасы түгел. Минем фикерем шул! Опера театры янындагы Шигырь бәйрәме үткәрә торган урын да – кеп-кечкенә тыкрык бит инде ул. Алдагысын киләчәк күрсәтер.
Рәхмәт Хөкүмәткә – татар театрына шундый затлы бина төзеделәр. Мин Шәрык клубы тарихын өйрәнәм – Апанаевлар бүләк иткән бәләкәй клубтан башланган театр бит ул, хәзер чагыштырып карасак, шаклар катарлык.
XIX гасыр ахырында – XX гасыр башында Кабан күле тирәләре җыр-музыка белән шаулап торган. Хәзерге Мәрҗани һәйкәле яныннан утырып китеп, көймәләр һәм су трамвайлары белән Түбән Кабанга тиклем барганнар. Анда Аркадий бакчасы һәм Шайтан почмагы дигән җир булган. Шунда халык рәхәтләнеп күңел ачкан. Ул РТИ заводының сул ягындагы Калиновка бистәсе турысында булган. Халык белән гөрләп торган ул урыннар.
Камал театрының яңа бинасы янында парковкалар юк, дип сөйләшәләр. Анда бару өчен, Камал театрының иске бинасы яныннан су көймәләре җибәрергә була. Җәй көне халык көймәләрдә бара ала, кыш көне Кабан өстендәге боздан җигүле атларда барып була. Кызыклы транспорт чарасы булыр иде».
Рифат Сәлах: «Егет чакта Кабан күлен берничә мәртәбә җәяү әйләнеп чыгу – берни дә түгел...»
Шагыйрь Рифат Сәлах: «Бөтен бәйрәмнәрне бер урынга җыюның сәбәбен аңламыйм. Әгәр ул Бауман урамында булса, яки кеше күпләп йөри торган башка урында булса – зыян юк. Ә менә шәһәр үзәге булып бетмәгән, логистикасы уңайсыз, урыны төрле бәхәсләр уяткан җиргә төп Шигырь бәйрәмебезне күчерүне уңышлы алым дип уйламыйм. «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә, әлбәттә, яшьләр килер. Егет чакта Кабан күлен берничә мәртәбә җәяү әйләнеп чыгу – берни дә түгел иде. Ә менә Шигырь бәйрәменең төп тамашачысы булган олы яшьтәге абый-апаларның барып җитүләре икеле. «Печән базары» Камал театрының иске бинасы янында булганда, бик җайлы иде. Быел ничек булыр, ни кызганыч, анысын үткәреп карамыйча белеп булмый шул».
Чулпан Закирова: «Минем өчен сыйфат ягы мөһимрәк»
«Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова: «Минем фикерем шулайрак – бу бәйрәмне кайда уздыру мөһим түгелдер. Минем өчен сыйфат ягы мөһимрәк, аның эчтәлеге, халыкның аңа игътибары мөһим. Миңа калса, халыкка бәйрәмнең эчтәлеген җиткерү әһәмиятле».
Фагыйлә Шакирова: «Яңа урынга халыкны җыю үзен аклармы-юкмы – моны башта белгечләр өйрәнергә тиеш»
Блогер, журналист Фагыйлә Шакирова: «Халык көтеп алган бәйрәмне – Тукай туган көнендәге чараларны ияләшелмәгән урынга китереп куйдылар: «Печән базары» да, башкалары да шунда була. Халыкны яңа урынга куа башлаганчы, матбугат чаралары аша халыкка чыгып аңлатырга кирәк. Бәлки, халык теләмидер: халык бит ул сарык көтүе түгел, гафу итегез! Ул урынга халыкны өйрәтергә кирәк, иманым камил, быел анда халык саны сыек булачак. Бәйрәмнәрнең урынын күчерү кебек эшне алай кискен эшләмиләр. Яңа урынга халыкны җыю үзен аклармы-юкмы – моны башта белгечләр өйрәнергә тиеш. Болай ашыгып урын алыштыру – утырган урыныңны балта белән чапкан кебек килеп чыга, һәм бик авырттырып чабалар. Башта ул урынга транспортны көйләсеннәр, трамвайлар-автобуслар җибәрсеннәр, машиналар өчен тукталышлар эшләсеннәр. Шуннан соң гына ул мәйданчыкта Тукай туган көн уңаеннан бәйрәмме, Сабантуймы – уздырсыннар. Сабантуйны да шунда уздыра башлаулары мөмкин әле, шуңа төзелгәндер».
Лилия Муллагалиева: «Иң мөһиме – бу экспериментлар белән бәйрәмнәрнең асылы югалмасын иде»
Татарстанның халык артисты Лилия Муллагалиева: «Хәзер Казан Сабантуйларын да бер җиргә җыйдылар бит. Элек һәр район үзенекен уздыра иде. Монда да шулай бер урынга җыялар, димәк. Халык ул урынга җыелырмы икән – белмим. Бәлки, ул эксперименттыр. Иң мөһиме – бу экспериментлар белән бәйрәмнәрнең асылы югалмасын иде.
Без, гадәттә, бу бәйрәмдә үзебез чыгып йөреп кайтабыз инде. Элегрәк, бәлки, ул бәйрәмдә җыр белән катнашырга кирәктер, дип тәкъдимнәр белән чыкканым булды, әмма «программа төзелгән инде» диделәр. Мин Тукай туган көнне үз аккаунтымда язылучыларыма яки «Тәфтиләү»не, яки Тукайның башка бер шигырен сөйлим».
Раяз Фасыйхов: «Һәр бәйрәмнең – үз урыны, анда шул бәйрәмнең рухы була»
Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов: «Мин бәйрәмнәрне үзләре башланган аутентик урынында калдыру яклы: Шигырь бәйрәме – Тукай һәйкәле янында, яки һич булмаса, Тукай музее янына китерергә була, «Печән базары» – Татар бистәсендә, «Мин татарча сөйләшәм» – Бауманда. Һәр бәйрәмнең – үз урыны, анда шул бәйрәмнең рухы була. Ул көнне үзем балалар белән йөреп кайтырга исәп. Балаларга барысын да сөйләп, Тукайны асрамага биргән урыннарны да күрсәтеп кайтырмын, дим».
Рифат Фәттахов: «Бу бәйрәмне бер проблемасыз икегә бүләргә була»
Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов: «Камал театрының яңа бинасы – ул безнең бик зур казанышыбыз һәм бик зур горурлыгыбыз булырга тиеш. Шуңа күрә аны таныту, ягъни, «раскрутка» – ул бик кирәкле эш, һәм монда булган бөтен мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Шул ук вакытта Опера театры янында уза торган Шигырь бәйрәменең бик зур традицияләре бар. Бу – татарның бәгыренә сеңгән бәйрәм һәм татар күңеленә бик якын урын. 26 апрель якынлашкан саен күңел шунда – Тукай һәйкәле янына ашкына. Русларда «намоленное место» дигән гыйбарә бар бит, Опера театры янындагы Тукай һәйкәле шундый кадерле, әйтергә мөмкиндер – изге урын.
Шуңа күрә, минем фикеремчә, монда зур проблема ясап тору кирәк түгел: Тукай туган көн – зур бәйрәм, хәзер көннәр озын – тәүлекнең якты өлеше озыная бара, димәк, бу бәйрәмне бер проблемасыз икегә бүләргә була. Әйтик, көндез традицион Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында үтсен, ә инде соңрак Камал театры янында дәвам итсен. Камал театры янындагы бәйрәмнең форматын үзгәртергә мөмкин: театр янында үтә икән, театраль тамаша булсын, яшьләр өчен квестлар булсын – формасын уйлап бетерергә мөмкин. Халык булмас дип тә борчылырга кирәк түгел. Бу бит әле уку елы дәвам иткән чор – мәктәпләр бик күп, югары уку йортлары бар, ахыр килеп, безнең бит әле дәүләт учреждениеләре бар – әйтәсе килгән сүзем шул, бу очракта күпмедер дәрәҗәдә административ ресурсны файдалансаң да, бернинди зыян юк. Шуңа күрә, миңа калса, кабатлап әйтәм: Тукай бәйрәмен ике урында үткәрсәк, нур өстенә нур булыр иде. Бу көнне Тукай теле, Тукай шигърияте, Тукай аһәңе Казанның бик күп урынында яңгырап торсын иде. Булган милли традицияләребезне кадерләп саклыйк, шул ук вакытта яңа урында яңа традицияләр булдырыйк».
Гөлназ Бәдретдин: «Минемчә, шопоголикларны театрга китерү ягыннан да файдасы бар дип уйлыйм»
«Печән базары» проектының кураторы, журналист, Тинчурин театрының әдәби бүлек мөдире Гөлназ Бәдретдин: «Беренчедән, беренче Печән базары заманында «Тукай йөзе» дигән проект кысаларында апрельдә узган иде. Шуңа күрә быел да «Мин татарча сөйләшәм» кысаларында апрельдә узуы бик табигый. Беренче Печән базары да Тукайга багышланган иде, бу юлы да Тукай туган көнендә уза. Бөтенесе бер урында бер көндә булуның тискәре якларын күрмим. Бу бит тулы рәвештәге традицион фестиваль түгел, бу – маркет кына. Ул «Мин татарча сөйләшәм» гала-концертын тулыландыра гына.
Икенчедән, дизайнерлар: «Нигә елга бер генә уза?» – дип сорыйлар. Бүген генә бер экскурсовод: «Печән базары»нда катнашкан дизайнерлар тупланган урын бармы?» – дип килеп сорады. «Юк», – дидем. «Бөтен Татар бистәсе кытай сувенирлары белән тулган, – ди, – туристларга нәрсә күрсәтергә белмибез, алар сыйфатлы әйбер сорый», – ди. «Печән базары»ның елга берничә узуы бик яхшы күренеш, дип уйлыйм. Аның апрельдә маркет буларак узуы җәй көне булмый дигән сүз түгел. Без күнеккән зур фестиваль форматында җәй көне дә булачак.
Башта театр фойесында «Печән базары» гына булырга тиеш иде, башка проектлар да булгач, урын азайды. Өстәлләрне бүлешеп, 60 дизайнер катнашачак. Төп шарт – алар тәкъдим иткән әйберне үзләре ясаган һәм татарча милли булырга тиеш. «Ширпотреб» булырга тиеш түгел. Былтыр донат системасы белән эшләп карадык. Донат – ул хәйрия акчалары, кем күпме тели, татар яшьләре проектлары өчен шулкадәр күчерә ала. Былтыр уңышлы булды: шактый гына акча җыелган иде, быел да шулай итәрбез. Ул акча татар яшьләре форумы счетында тупланачак.
Без, театр эстетикасына туры килерлек итеп, махсус алтын бизәкле тукымалар эшләттек. «Печән базары»ның театр эчендә булуына уңай карыйм. Чөнки дизайнерлар арасында Мәскәү, Сочи, Уфа, Самара, Төмәннән килүчеләр бар. Алар өчен яңа бинаны күрү мөмкинчелеге дә булачак. Минемчә, шопоголикларны театрга китерү ягыннан да файдасы бар дип уйлыйм, театр белән кызыксынырлар».
Инде Мәдәният министрлыгы фикеренә колак салыйк.
Татарстан Мәдәният министрлыгының җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов: «Урын алыштыруның төп сәбәпләрнең берсе – елдан-ел катгыйланган куркынычсызлык таләпләренә җавап бирү кыенлыгы. Торак йортлар янында, рәсми оешмалар янында күп санда кешеләр катнашкан, шау-шулы чараларны уздыру катлаулана бара – тенденция шундый. Халык җыела торган чаралар үткәрү өчен ЧОПлар, киртәләр һәм тагын бик күп шартлар үтәлергә тиеш. Боларның бөтенесен үтәү өчен кимендә ярты миллион сум акча сорала.
«Печән базары» чараларын урамда уздыру да кыйммәткә төшә, чөнки «навес»лар гына да берсе-берсе 5-7 мең сум тора. Театр ачылышында ук «Печән базары» уздыру идеясе бар иде, ул вакытта аны тормышка ашыра алмадык. Әйе, театр директоры Илгиз Зәйниев хәзер дә бу фикерне бигүк хуплап каршы алмады. Гәрчә шушы бинада «Фэшн ифтар» чаралары узса да, алары да «сәнгать әхрамы» концепциясенә туры килә дип уйламыйм.
Җәмәгатьчелеккә «базар» сүзе ошамый икән, бәлки, ул сәүдә рәтләрен башка төрле исем белән атарга кирәк булгандыр – «Ташаяк ярминкәсе», «Колмәмәт ярминкәсе». Тукай иҗатына «Печән базары» сүзе якын булгач, шушы исемне калдырган идек. Сүз уңаеннан, беренче «Печән базарлары» нәкъ шушы көнне – 26 апрельдә узган иде.
Җәмәгатьчелектәге бу каршылыклар, уйлап карасаң, театр концепциясе каршылыгына – ачык театр яки театрны ябык форматта «сәнгать әхрамы» дип кабул итүгә барып тоташа. Милли китапханәне ачык пространство итә алдык, һәм ул үз эшен эшли. Анда мин ноутбук кына түгел, китап, хәтта гәҗит тоткан яшьләрне күрәм. Минемчә, бу – ачык китапханә концепциясенең өстенлеге: кеше беренче мәртәбә кофе эчәргә керсә, икенче тапкыр кулына китап алырга мөмкин. Театр да шушы концепция юнәлешен ала алыр иде».
ххххх
Фикерләр күп төрле. Күрәсез, фикерләр кешенең яшенә карамый – картлар консерватив, яшьләр прогрессив дип кенә «келәймә сугып» куя алмыйбыз.
Тик барыбер аңлап бетерә алмыйм: нигә «бөтен күкәйләрне бер кәрзингә тутырабыз» икән соң без? Икенче төрле уйлар да килә: әллә Камал театры татарларны туфаннан саклап кала торган Нух пәйгамбәр көймәсенә әверелдеме?
Татарстан Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән программа:
Төп сәхнәдә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан традицион рәвештә Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшыру, «ТНВ» телеканалында туры эфирда трансляцияләнгән бөек шагыйрьгә багышланган театральләштерелгән чара узачак.
Шәрык залында «Апуш» балалар татар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» спектакле күрсәтеләчәк – ул «Театральное Приволжье» округ фестивале җиңүчесе. Спектакль тәмамлангач, Шәрык залы сәхнәсендә дә музыкаль программа күрсәтеләчәк.
Театрның яңа бинасының универсаль залында шагыйрьләр, артистлар, иҗат җәмәгатьчелеге тарафыннан туры эфирда Г.Тукай шигырьләре укылачак, шуннан соң Г.Тукай премиясе номинанты – «Казанга Тукай кайткан» спектакле күрсәтеләчәк.
Театр холлында киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылган тел проектлары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук бинада беренче тапкыр «Язгы Печән базары» эшләячәк. Конференц-залда «Ачык университет» лекорие эшләячәк.
Урам территориясендә, Кабан күле яр буенда 14:00 сәгатьтән зур урам сәхнәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган шигъри митинг башланачак, ул «ТНВ» туры эфирында тәкъдим ителәчәк.
16:00 сәгатьтә урам сәхнәсендә социаль челтәрләрдә трансляцияләнгән «Мин татарча сөйләшәм» ХХ юбилей яшьләр акциясенең Гала-концерты башлана.
Мәйданчыкларның эш вакыты, режимы өстәмә рәвештә аерым матбугат конференциясе кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, бәйрәмнәр муниципаль районнарда, Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татарлар тупланып яши торган урыннарда, безнең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә узачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсә бара. 2014 елга кадәр лауреатлар Г.Тукай һәйкәле янында игълан ителсә, ә бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылса, театрда рәсми бәйрәм итү дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды. Хәзерге вакытта г.Камал театрының берничә мәйданчыгы булган яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, яңа дәрәҗәдә төп бәйрәмнәр нәкъ менә шунда узачак. Яшь буын, гаиләләр, төрле мәйданчыкларда катнашучылар өлкән буын һәм язучылар җәмгыяте чараларын да күрә алачак, алар, үз чиратында, профессиональ сәхнә мөмкинлекләрен сынап караячак һәм гамәлгә ашырыла торган проектларны күрә алачак.
Әлеге мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер, дип өметләнәбез.
Туган тел көне бик бай булырга вәгъдә итә! Республика башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны бу онытылмас вакыйгага чакырабыз!