Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин исән» – Мөнир Рахмаев хастаханәгә эләгүенең сәбәбен әйтте

news_top_970_100
«Мин исән» – Мөнир Рахмаев хастаханәгә эләгүенең сәбәбен әйтте
Салават Камалетдинов

Җырчы Мөнир Рахмаевның хастаханәгә эләгүе турында хәбәр иткән идек. Мөнир бүген үзе өчен борчылып торучы дусларына барысының да әйбәт үтүе турында әйтте. «Аллаһка шөкер, мин исән», – дип язып куйды ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә.

«Интертат» хәбәрчесе Мөнирнең үзенә шалтыратып, нәрсә булганын һәм үзен ничек хис итүен белеште. 

«Касык бүсеренә (паховая грыжа) операция ясаттым. Концертларда йөреп, авыр колонкалар ташып җыелган иде…Бер якка беренче операцияне бер ай элек ясаганнар иде. Хәзер уң ягына ясаттым. Сетка куйдылар. Дөрес, бу артык ашыгыч операция түгел иде. Әмма яшь чакта сәламәтлекне кайгыртырга кирәк дип уйладым.

Республика клиник хастаханәсендә ятам, бик яхшы каршы алдылар. Тәмле ашаталар, авыруларга карата җылы мөгамәлә. Кичә бары тик ятып кына тордым, бүген басарга рөхст итәчәкләр. Бер-ике көннән сафка басачакмын. Алда мәҗлесләр, концертлар көтә. Ләкин үземне сакларга туры киләчәк, алты айга кадәр авыр әйберләр күтәрергә ярамый.

Гомумән, быел үз алдыма организмымны тулысынча тикшертергә дигән максат куйдым»,- дип сөйләде Мөнир.

Җырчының исән-сау тернәкләнеп аякка басуын теләп калабыз.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100