Мөнир Рахмаев хастахәнәдә
Җырчы социаль челтәрдә Республика клиник хастаханәсендә ятуын хәбәр иткән.
"Татар-информ" архивы
Мөнир өчен нәкъ менә бүген бик җаваплы көн икән. «Аллага тапшырдык. Тиздән рәткә килермен, Алла кушса», – дип язган ул.
Кеше чирләмичә тормый. Ни генә булса да, узгынчы чирләр булсын. Без дә Мөниргә уңышлар телибез, Алла үзе ярдәм итсен.
Барысы да артта калгач, җырчы хәерле хәбәрләре белән элемтәгә чыгар, дип өметләнәбез.