Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин ике хатыныма да рәхмәтле» – җырчы Ринас Әхмәтовның икенче гаиләсе дә таркалган?

Автор-башкаручы Ринас Әхмәтов Руслан Кираметдинов концертына кунак буларак чакырылган иде. Җырчыга берничә сорау бирергә өлгердем.

news_top_970_100
«Мин ике хатыныма да рәхмәтле» – җырчы Ринас Әхмәтовның икенче гаиләсе дә таркалган?
Фото: © социаль челтәрдән

Ринас, нинди яңалыкларыгыз бар? Концертлар көтеләме?

Концертлар быел булмас, ахры.

Гел җырлар язу белән генә шөгыльләнәсезме?

Җырлар язабыз, аларны җырчыларга бирәбез. Аның белән дә канәгать. Туйлар, юбилейлар алып барабыз, Аллаһка шөкер. Башка җирләрдән дә керем кертергә тырышабыз. Ә инде концертларга килгәндә, Татарстанның атказанган, халык артистлары да оешмаларга билет таратып йөри. «Абый, классташ, энекәш, билет алыгыз әле», – юлы белән эшлисе килми. 1 ел булса да пауза алдым әле. Минем концерт куясы килмәүнең төп сәбәбе шул. Бу сугыш галәмәте белән дә…. Мин бит, концерт куйганда, үзем өчен оешмалардан «билет алыгыз» дип сумма сорыйм. Ә алар ул сумманы, хәйрия йөзеннән, егетләребезгә ярдәм буларак җибәрә алалар.

Сезнең башка бизнеслар да бармы?

Тегеннән-моннан тарткалыйбыз (көлә).

Гаилә хәлләрегез ничек? Балаларыгызны алып, ялга барып кайткач, беренче хатыныгыз сезгә рәхмәтләр дә язган иде.

Гаилә хәлләрен сорамагыз.

Нигә, барысы да әйбәттер бит?

Минем беренче гаиләмдә 2, икенче гаиләмдә 1 кызым үсә. Ике хатыныма да мин барысы өчен дә рәхмәтле.

Сезнең икенче гаиләгез дә таркалдымыни?

Анысы – сер!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100