1 сентябрьга санаулы көннәр калып бара. Артистлар да балаларын киендерүләре турында социаль челтәрләрдә уртаклашып тора. Җырчы, композитор, 3 кыз әтисе Ринас Әхмәтов бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасына сөйләгән.
«Белгәнегезчә, мин бүгенге көндә 3 уңган-булган кыз – Самира, Амелия һәм Риананың әтисе. Аларның икесе – беренче никахымнан туган балалар. Зур кызым Самира быел 8нче сыйныфка барса, уртанчыбыз Амелия тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бер түбә астында тормасак та әниләре белән дә, үзләре белән дә һәрвакыт аралашып, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап яшибез. Әле шушы көннәрдә генә, бергәләп, шәһәр кибетләре буенча шоппинг-тур үткәрдек.
Үзегез беләсез, хәзерге заман балаларына кием яратуы шактый авыр, чөнки алар бик таләпчән. Безнең кебек «на вырост» 2-3 үлчәмгә зуррак кием киеп йөрми. Шулай да берничә сәгать дигәндә кирәк-яракларны хәстәрләп куйдык без. Бер-береңнең фикеренә колак салып, киңәшләшеп эш иткәндә, әнә шулай бар нәрсә дә җиңел генә хәл ителә ул. Алдагы тормышта да шулай аңлашып яшәргә насыйп булсын! Яңа уку елы яңа казанышларга, яңа җиңүләргә бай булсын!» – дигән җырчы.