Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин БДИ бетүен теләмим» – Имтиханда 200 балл җыйган балалар укыган мәктәпләр

Татарстанда 8 укучы БДИны 2 фәннән 100шәр баллга тапшырган. Имтиханда иң югары балл җыю серләрен «Интертат» белеште.

news_top_970_100
«Мин БДИ бетүен теләмим» – Имтиханда 200 балл җыйган балалар укыган мәктәпләр
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бердәм дәүләт имтиханнары ахырына якынлашты. Имтиханнар 26 майда башланып китте, ә барлык фәннәр буенча соңгы резерв көн 1 июльдә иде. Татарстанда 8 укучы 2 фәннән 200 балл һәм 188 укучы БДИда 1 фәннән 100 балл җыйган. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Интертат»ка шундый мәгълүмат бирде.

Рус теле һәм рус әдәбиятыннан 200 балл җыйган укучылар:

• Түбән Кама муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен укый торган 10нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе» укучысы Полина Еланская.

• Чистай муниципаль районының «1нче лицей» укучысы Александра Гришанова.

Химия һәм биологиядән 200 балл җыючылар:

• «Мөслим гимназиясе» укучысы Лиана Исмагилова.

• Казан шәһәре Яңа Савин районының «170нче күп профильле лицей» укучысы Камил Калимуллин.

• Түбән Кама муниципаль районының «35нче лицей» укучысы Тимур Москвин.

• Чистай муниципаль районының «1нче лицей» укучысы Арина Астафьева.

Рус теле һәм информатикадан 200 балл җыючы:

• Казан шәһәре Вахитов районының «131нче лицей» укучысы Матвей Хаванкин.

Рус әдәбияты һәм инглиз теленнән 200 балл җыючы:

• Чаллы шәһәре «76нчы гимназия» укучысы Никита Силин.

БДИ баллары иң югары булган районнар

Татарстанда Югары Ослан районы БДИ нәтиҗәләре буенча балалар иң күп югары балл җыйган районнар рәтендә. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта шул турыда хәбәр итте.

Бердәм дәүләт имтиханында югары балл җыйган балалар саны буенча Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары, Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Балтач, Әтнә, Баулы муниципаль районнары да алдынгылар рәтендә. «1 июльдә 2023 елгы имтихан кампаниясенең төп чоры тәмамланды, әлегә бездә аның беренчел нәтиҗәләре бар», – дип белдерде 5 июль көнне мәгариф һәм фән министры.

Уңыш сере

Химия һәм биологиядән 200 балл җыйган 11нче сыйныф укучысы Лиана Исмагилова, уңышка ирешергә балачак хыялы ярдәм итте, диде. Ул табиб булырга тели, әмма медицина университетына керү өчен БДИны 90нан югарырак баллга бирергә кирәк була. Имтиханга ул 10нчы сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникуллар вакытында әзерләнә башлый.

Фото: © Лиана Исмагилованың шәхси архивыннан

Лиананы химия буенча имтиханга укытучысы Семенова Венера, ә биологиядан Бариева Ләйсән әзерли. Шулай ук ул өстәмә рәвештә репетиторлар укыта торган онлайн мәктәптә дә укый.

Лиана калган фәннәрне дә югары балларга тапшыра: рус теле – 93, база математикасы – «5»ле (максималь балл). Моннан тыш ул олимпиадаларда да актив катнаша. Биология, рус теле, тарих, җәмгыять белеме, татар теленнән муниципаль этаптагы олимпиадаларда призлы урыннар ала.

– Имтиханда югары балл алу өчен нәрсәгә игътибар бирергә кирәк?

– Имтиханда югары балл алу өчен белем, вакытны дөрес бүлү, биремне аңлап уку кирәк.

– Имтихан алдыннан нишләдең?

– Иртәгә имтихан дигән көнендә дә әзерләндем: биремнәр эшләдем, иртәрәк ятып йокладым.

– Имтиханнан нинди хис-кичерешләр калды, авыр булдымы?

– Имтиханнар үткәч рәхәт булып китте. Химиядән авыр булмады, ә менә биологиядән җиңел булыр дип уйлаган 1нче өлеш авыр булды. 2нче өлештәге биремнәрне эшләү өчен дә бик каты уйларга туры килде.

Мин 95 һәм аннан югарырак баллга өметләндем, ләкин 100 балл көтмәгән идем. Химияне биреп чыккач, 100 балл буласына ышандым, ә биология мине шаккатырды, анардан 100 балл бөтенләй өмет итмәгән идем.

– Кая укырга керергә җыенасың?

– Казанның медицина университетының «Лечебное дело» факультетына.

– Укытучыларыгыз «БДИның нәтиҗәләреннән киләчәгегез тора» дип куркытмый иделәрме?

– Төрле укытучы бар, ләкин мин аларны аңлыйм, укытучы безнең өчен тырыша.

– Әти-әниләрең имтиханга әзерләнгән чорны ярдәм иттеләрме?

– Әти-әнинең өлеше зур. Алар онлайн курсларны түләделәр, китаплар алдылар, үзләренең киңәшләре, мине тынычландырып торулары, үз-үземә ышанырга ярдәм итүләре белән булыштылар.

– Ничек уйлыйсың, БДИ укучыларның реаль белем дәрәҗәсен күрсәтә аламы? БДИны бетерегә кирәк, дигән фикергә ничек карыйсың?

– БДИ реаль белем дәрәҗәсен күрсәтә ала, чөнки һәр биремне эшләү өчен бик күп белергә кирәк. Мәсәлән, биологиядән имтихан вакытында нык авыр сораулар да бирергә мөмкиннәр, хәтта бик башлы кеше дә җавап бирә алмас төсле.

БДИда барсын да ятларга мөмкин, дигән фикер белән килешеп бетмим, чөнки ятлау, «зубрежка» онытылырга мөмкин, истә калсын өчен, аңлап ятларга кирәк.

Мин БДИның бетүен теләмим, чөнки ул укучыларга үзләре теләгән уку йортына керү мөмкинлеге бирә. Имтиханга дөрес итеп әзерләнсәң, 100 булмаса да, яхшы балл җыеп була.

– Кызыксынуларга, социаль челтәрләргә вакыт кала идеме?

– Социаль челтәрләрсез булмый инде. Анда утырып ял итеп ала идем. Шулай ук яраткан шөгыльләрем – китап укуга, рәсем ясауга да вакыт калдыра идем.

Фото: © Михаил Захаров

Лианадан киләсе елга имтихан бирүчеләргә 5 киңәш:

1) Үзеңә кирәкле фәнне алдан сайларга, чөнки аларны уку елы дәвамында алмаштырсаң, куелган максатка ирешмәскә, кирәкле нәтиҗә булмаска мөмкин.

2) Укытучы белән генә әзерләнү җитми, үзеңә өстәмә рәвештә дә әзерләнергә, укырга кирәк. Онлайн мәктәпләр күп кенә кирәкле мәгъүматны бирә ала.

3) Һәр фәнгә вакытны тигез бүлергә кирәк, бу – җиңел фән, дип уйларга ярамый. Мин, шулай уйлавым нәтиҗәсендә, рус теленнән 100 балл җыя алмадым.

4) Вариантларны эшләгәндә, вакытка игътибар итәргә кирәк. Хәтта күп белеп тә, караламадан бланкка күчереп өлгермәскә мөмкинсең.

5) 2нче өлешне эшләгәндә дөрес итеп үз фикереңне язарга өйрәнү мөһим, чөнки сорауга җавапны белеп тә, аңлатканда хата китәргә мөмкин.

«БДИга һәр көн саен 5 сәгать әзерләндем»

Химия һәм биологиядән 200 баллны шулай ук Казан шәһәре Яңа Савин районының «170нче күп профильле лицей» укучысы Камил Калимуллин да җыйган.

Фото: © Камил Калимуллинның шәхси архивыннан

– Ике фәннән дә иң югары балл җыя алу уңышы нәрсә белән бәйле?

– Имтиханда югары балл җыя алуым – соңгы 2 ел дәвамында, 10нчы сыйныфтан башлап, һәр көн саен 5 сәгать әзерләнүем һәм бераз бәхет тәтү белән дә бәйледер.

Мин мөстәкыйль рәвештә һәм онлайн мәктәптә әзерләндем, шулай ук уңышка ирешүемдә мәктәп тә мөһим роль уйнады. Мине имтиханга искиткеч укытучылар: химиядән Анна Газиева, ә биологиядән Инна Исааковна әзерләде. Нәкъ менә алар миңа фәнне өйрәнү өчен нигез салдылар, минем өчен таяныч һәм ярдәм булдылар.

– Нинди һөнәрне үзләштерергә уйлыйсың?

– Мин табибка укырга планлаштырам. Казанга яки башка шәһәргә укырга керәчәкмен.

– Калган фәннәрдән балларың нинди?

– Рус теле буенча мин 95 балл җыйдым, ә профильле математикадан – 80 балл.

– Күп кеше, БДИ балаларның психикасын боза, ул белем дәрәҗәсен күрсәтми, ди. Син ничек уйлыйсың?

– Әлбәттә, БДИ идеаль түгел, әмма елдан-ел яхшыра бара, укучыларның белемнәрен яхшырак тикшерә. Чөнки имтиханны уйлап тормыйча гына язу күптән мөмкин түгел инде. Әгәрдә БДИны гамәлдән чыгарсалар да, укучыларның белемнәрен гадел рәвештә тикшерә торган алмаш кирәк. Ә ул әлегә юк.

Камилдән укучыларга киңәш:

1) Имтиханда тапшырачак фәнегезне җентекләп сайлагыз. Ул сезгә ошый, сезне кызыксындыра ала торган фән булырга тиеш.

2) Имтиханга әзерләнгәндә иң күп сораулар тудыра торган мизгелләргә һәм темаларга игътибар бирергә киңәш итәм.

«Интертат» Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын 7 кеше тапшыруы турында да язган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100