Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанның җиде батыры: Татар теленнән БДИны кемнәр тапшырган?

Татарстанда татар теленнән бердәм республика имтиханын 7 кеше тапшырган. Бу – узган ел белән чагыштырганда, 6 кешегә күбрәк. Кем ул батырчылык кылырга җөрьәт иткән геройлар? «Интертат» татар теленнән имтихан биргән укучылар белән элемтәгә чыкты.

news_top_970_100
Татарстанның җиде батыры: Татар теленнән БДИны кемнәр тапшырган?
Ралинә Сәлимова
  • Татарстанда татар теле буенча бердәм дәүләт имтиханын барлыгы 7 кеше тапшырган. «Интертат» имтиханны тапшыручыларның һәркайсы белән элемтәгә керде. Башта, имтиханны тапшырырга теләүчеләр күбрәк булачак, дигән мәгълүмат биргән идек, әмма Нурлат районындагы укучы кыз имтиханнан баш тарту сәбәпле, әлегә имтиханны 7 кеше биргән. Күптән түгел мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «имтиханны 4 кеше биргән» дигән мәгълүмат та тараткан иде, әмма без татар теленнән БДИ бирүчеләрнең нәкъ менә 7 кеше икәнен ачыкладык, моны үзләре белән сөйләшеп расладык. (1 июль – имтихан бирүнең өстәмә көне санала, кемдер шушы көнне дә БДИ бирә ала, әмма бездә «бу көнгә имтихан бирергә теләүчеләр бар» дигән мәгълүмат юк).
  • Шулай итеп, игътибарыгызга 7 «батыр» – шушы заманда татар теленнән имтихан бирергә алынган укучылар. 
  • Татар теленнән БДИ уку йортларына кергәндә кирәкле имтихан түгел. Ул татар татар теле юнәләшендәге уку йортына – Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кергәндә кирәк, әмма мәҗбүри түгел. БДИ тапшыручылар БДИ нәтиҗәләре буенча керә, БДИ тапшырмаучылар институтта имтихан бирә. 

«БДИны 100 баллга язар өчен, имтиханның структурасын да белергә кирәк»

«Адымнар» полилингваль мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы, Халыкара олимпиада җиңүчесе Ихтыяр Кыямов:

Барысы да яхшы үтте. 84 баллга тапшырдым. Имтиханны тапшырганда үземне дәүләт дәрәҗәсендәге имтиханны тапшырган кебек хис иттем. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Минемчә, БДИ үзенчәлеге шул: 90-100 баллга язар өчен, фәнне белү генә җитми, имтиханның структурасын да белергә кирәк, эшне кайсы критерийлар буенча бәяләячәкләрен дә белү зарур. Бу бигрәк тә иншага кагыла.

Бәяләү структурасы белән танышырга мөмкинлек бар иде, ләкин мин кирәкле дәрәҗәдә игътибар бирмәгәнмен булса кирәк. Нәтиҗәләрдән канәгать. Башка укучыларның нәтиҗәләрен беләсе килә, – ди ул.

Ихтыяр татар әдәбиятыннан да имтихан бирде. Ул – татар әдәбиятыннан да имтихан сайлаучы бердәнбер укучы. Аның сүзләренчә, нәтиҗәләре әле билгеле түгел.

Ихтыяр татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә белем алырга җыена.

«Барысы да үзебездән тора, һәм без, татарлар, телебезне саклау, үстерү өчен тырышырга тиеш»

Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе укучысы Ралинә Хәбирова:

Берүземә 1 зур аудитория һәм 5 оештыручы туры килде. Тикшеренүләр узып, аудиториягә кереп утырдым. Миңа биремнәрне бирделәр. Биремнәре рус теленә охшаган. Шул ук вакытта аермалар да күп. Рус телендә 1 генә аргумент кирәк булса, татар әдәбиятыннан 2 аргумент сорала. Рус теленә караганда биремнәр саны да күбрәк. 38 тест һәм 39нчы бирем – ул инша. Рус теле барлык укучылар өчен бер булса, татар теле мәктәпнең юнәлешенә карый: татар мәктәбе, татар төркеме һәм рус төркеме өчен булган биремнәр. Мин татар мәктәбендә укыйм. Безнең өчен булган биремнәр катлаулырак. Нәтиҗәләр әле килмәде. Рус теле инде чыккан иде.

Әзерләнүгә килгәндә, бу – еллар дәвамында системалы килеш алып барылган әзерләнүнең бер өлеше һәм йомгалау этабы. Мин кечкенә сыйныфлардан бирле татар олимпиадаларында катнашам. Имтихан биремнәре белән танышу өчен, Мәгариф министрлыгы сайтында булган биремнәрне карап чыктым. Үзем яхшыга биргәнмен дип беләм. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына керергә ниятлим.

Укытучым – Гөлназ Хуҗина. Мин аңарда 5нче сыйныфтан бирле укыдым. Ул һәрвакытта да укучыларга юнәлеш биреп тора, олимпиадаларда катнаштыра.

Дөньядагы телләрнең 40 процентына югалу куркынычы яный, һәм 2 атна саен 1 тел үлеп бара, диләр. Туган телебезгә андый куркыныч янамавын телим. Барысы да үзебездән тора, һәм без, татарлар, телебезне саклау, үстерү өчен тырышырга тиеш. Моның өчен кечкенәдән баланың татар мохитендә тәрбияләнүе, мәктәптә татарча укуы, милли үзаң формалаштыру кирәк. Ә зуррак масштабта алганда, дәүләт тарафыннан телне саклау, үстерү, төрле өлкәләрдә аның кулланылышын арттыру, бөтен дөньядагы татарларны берләштерүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелүе кирәк.

Әлбәттә, Татарстанда 7 кеше генә имтихан бирүе – бу бик аз сан. Аеруча соңгы елларда имтихан бирүчеләр саны кимүе күзәтелә. 2020-2021 елларда бу коронавирус белән бәйле булды. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылуы да йогынты ясаган дип уйлыйм. Гомумән, кайберәүләр татар теленнән имтихан тапшыру мөмкинлеге турында да белми. «Татар теле белән кая барып була инде, нигә кирәк ул» дип уйлаучылар да бар.

Шулай ук, татар теле юнәлешендә укырга теләүчеләр өчен эчке имтихан бирү мөмкинлеге дә бар, аның белән башка төбәкләрдән килүчеләр дә файдалана.

«Татар телен хөрмәт иткән кеше, бернигә дә карамастан, аны ташламый, балаларын да телне сөяргә өйрәтә»

Нурлат районы Колбай-Мораса урта гомуми белем мәктәбеннән 2 укучы татар теленнән имтихан тапшырган. Алар –Рүзинә Сабирова һәм Әлфинә Хисамова. Укытучылары – Рәмзия Галиуллина.

Әлфинә Хисамова:

Имтиханны 70 баллга тапшырдым. Башта татар телен патриотик яктан гына тапшырырга теләгән идек. Аннары КФУга журналистикага керергә дип тапшырдык. Зур аудиториядә 2 укучы идек. Биремнәр авыррак булды. Без һәр елны муниципаль, Республикакүләм, Халыкара олимпиадаларда катнашып килдек. Һәм менә шул олимпиадаларга йөрү татар теленнән имтихан тапшырырга булышты.

Сыйныфта без 3 укучы. Өчебез дә татар теленнән имтихан бирергә ниятләдек. Икебез КФУга Мәдәниятара багланышлар институты керергә телибез, өченчебез медицина өлкәсен сайлар дип уйлыйм. Рус теленә караганда татар телен бирүе җиңелрәк булды. Чөнки татар теле – ул безнең туган тел.

Рүзинә Сабирова:

Татар теленнән имтихан бирү авыр булмады. 74 баллга бирдем. Мин татар теленнән Халыкара олимпиадаларга йөреп, күпмедер дәрәҗәдә белем туплаган идем. КФУның татар факультетына журналистика өлкәсенә кермәкче идем, ләкин күптән түгел ул өлкәне бетерделәр. Шуңа күрә башка җирне сайларга туры киләчәк. 

Татар теле, миңа калса, хәзерге заманда бик сирәк кулланыла. Яшь гаиләләр бала белән татар телендә сөйләшми. Татар теле авылларда ешрак кулланыла. Ә шәһәрдә кешенең татарча сөйләшергә теләге булса да, барыбер рус телендә аралашырга туры киләчәк. Татар телен хөрмәт иткән кеше, бернигә дә карамастан, аны ташламый, балаларын да телне сөяргә өйрәтә. 

«Татар теле дәресләрендә утырганда каз тәннәре чыга иде»

Әлмәт шәһәренең 1нче лицей-интернаты укучысы Данияр Шәйхетдинов:

Татар теленнән имтиханны 76 баллга тапшырдым. Биремнәр шаккатыргыч авыр булмады. Биремнәр без белгән, эшләгән материаллар буенча иде. 

Татар телен бирергә мәҗбүри түгел иде. КФУда үзенең эчке имтиханнары да бар, ләкин татар телен тапшырсаң, эчке имтиханнарны тапшырмыйча да алалар. Башта рус теле, татар теле һәм җәмгыять белемен генә бирәсем иде. Аннары профиль математика белән физика да тапшырырга булдым. Чөнки безнең лицей шуңа юнәлгән.

Шулай итеп, күп җиргә кереп була. Әмма мин барыбер филология һәм татар телен сайладым. Мәктәп директоры буласым килә.

Татар теле белән 7нче сыйныфта, укытучы олимпиадаларга чакыргач, кызыксына башладым. Укытучыларга үз хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт. Имтихан тапшырыр өчен, баланы ул фәнгә кызыксындыра белергә кирәк. Кызыксындыргач, бала үзенең теләге белән дә өйрәнә башлый. Олимпиадаларда, КФУ үткәргән чараларда катнашып, кая барырга кирәк икәнлеген аңладым.

Татар теле – ул бабайлардан килгән туган тел. Югары уку йортына керү өчен миңа кирәк иде һәм мин аны бирергә тиеш идем. Татар телендә сөйләшкәч, татарча имтиханын бирә дигән сүз түгел әле. Анда барыбер грамматиканы, кагыйдәләрне белергә кирәк. 

Баланы нәрсәгә дә булса мәҗбүр итәргә кирәкми. Аны кызыксындырырга кирәк. 

Сине ничек кызыксындыра алдылар?

Мин белем бирә торган лагерьларга йөрдем. Анда Татарстан тарихы буенча дәресләр алып барылды, татарча җырлар, биюләр булды. Минем өчен андый формат бик кызык. Аннары минем укытучым озак сөйләми иде. Төгәл һәм кыска! Татар теле дәресләрендә утырганда каз тәннәре чыга иде. Ул безне 8нче сыйныфтан 11гә кадәр укытты. Сыйныф җитәкчесе дә булды ул, олимпиадаларга да йөртте. Рәхмәт, Зөлфия Исмәгыйлевага. Укытучыларның хезмәте күренмәсә дә, алар чын күңелләреннән тырышалар.

Ничек уйлыйсың, татар теленең киләчәге нинди?

Минем уйлавымча, татар теленең киләчәге бик зур, чөнки татар телен белгән кеше югалмый, кайсы төбәкләргә, илләргә барсак та, ул аралашырга, элемтә корырга ярдәм итә. Әгәр дә без үз телебездә сөйләшсәк, аны сакласак, балаларны тәрбияләгәндә татар телендә аралашсак, ул беркайчан да югалмаячак.

Ә татар теленнән имтихан биргән 7 кеше татар телен үстерүдә актив катнашачак һәм киләчәкле кешеләр дип уйлыйм, алар югалмас. Үз теләкләре белән курыкмыйча татар телен сайлап, әзерләнеп биргәч, алар м батыр, гадел кешеләрдер. Киләчәктә, ИншаАллаһ, яшьрәк буыннар да кушылыр, дип өметләнәм.

«Татар теле үсешенә йогынты ясаган кешеләр булса, татар теле яшәячәк»

Балтач районы Куныр урта гомуми белем мәктәбе укучысы Зилия Юнысова:

Мин татар теленнән имтиханны 89 баллга тапшырдым. Без атна саен укытучыбыз Әнисә Саттарова белән дәресләрдән соң калып 2шәр сәгать утырдык, әзерләндек. Аннары 4нче сыйныфтан бирле татар теленнән олимпиадаларга йөрим, шуңа күрә әзерлек миңа авыр бирелмәде. Әзерләнгәндә әсәрләр укыдык, проблемаларны карадык.

Мин 6нчы сыйныфтан алып республикакүләм олимпиадаларда җиңүче һәм призер булып килдем, 9нчы сыйныфта Халыкара олимпиадада призер булдым, төрле конференцияләрдә катнаштым. Мин КФУга ИФМКга керергә ниятлим.

Татар теленнән имтихан җайлы иде. Минемчә, олимпиада биремнәре авыррак. Җиңел эшләп чыктым. Тагын җәмгыять белеме һәм инглиз телен тапшырдым. Инглиз теле әле билгеле түгел, ә җәмгыять белеменнән 90 балл. Мин –  медалист.

Әгәр безнең кебек кешеләр булса, минемчә, татар теле яшәр. Татар теле үсешенә йогынты ясаган кешеләр булса, татар теле яшәячәк.

8 генә кеше имтихан тапшыруы бик начар. Татарстанда татар телен бирүчеләр күбрәк булырга тиеш. Киләсе елда бу күрсәткеч артыр дип өметләнәм, – диде ул. 

Совет районының 185нче күп профильле лицей укучысы Тимерхан Сәхабиев татар теленнән имтиханны 75 баллга тапшырган. Кызганычка, авырып китү сәбәпле, ул безнең белән иркенләп сөйләшә алмады. Кыскача комментарий белән генә чикләнеп калды.

Мин үземне сынап карарга булдым. Бигрәк тә моңа кадәр бик аз кеше татар теленнән имтихан тапшырган. Миңа татар телен биреп карарга тәкъдим иттеләр, һәм мин ризалаштым. Хәзер төрле институтларга документларымны биреп карыйм, – диде. 

Татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру турында мәгълүматлар:

  • 2008 елда татар теленнән БДИны 385 укучы тапшырган.
  • 2016 елда татар теленнән БДИны 67 укучы тапшырган (уртача балл – 74).
  • 2017 елда татар теленнән БДИны 74 укучы тапшырган (уртача балл 75).
  • 2018 елда татар теленнән БДИны 18 укучы тапшырган.
  • 2019 елда татар теленнән БДИны 15 укучы биргән.
  • 2020 елда татар теленнән БДИны 9 укучы, шул исәптән Казаннан 1 генә укучы – 27нче гимназия укучысы Ләйсән Фатыйхова тапшырган иде.
  • 2020, 2021 елларда пандемия сәбәпле имтихан булмады.
  • 2022 елда – 1 укучы.
Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 24 июнь 2023
    Исемсез
    Ринат
  • 24 июнь 2023
    Исемсез
    Мин Ихтыярны апрель аенда Парламент дэреслэре 23 жинучелэрен тэбриклэу тан анасында Дэусовет бинасында куреп кайткан идем. Ул анда алып баручы иде. Сойлэме дэ, телне белуе дэ бик камиль иде. Унышлар ана.
  • 24 июнь 2023
    Исемсез
    Батырлар сүзе нигә куштырнаклар эчендә соң? Аңламадым...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100