Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллиардер бизнес-тренер Аяз Шабутдинов кем ул: кеше алдаучымы, әллә ярдәм итүчеме?

Бизнес-тренер, миллиардер Аяз Шабутдиновны 16 декабрьгә хәтле кулга алдылар. Аны 8 эпизод буенча мошенниклыкта гаеплиләр. 30 меңнән артык укучы, миллиард акча, бизнес үзәк хуҗасы курслары, зыян һәм файда күрүчеләр турында «Интертат» язмасы.

news_top_970_100
Миллиардер бизнес-тренер Аяз Шабутдинов кем ул: кеше алдаучымы, әллә ярдәм итүчеме?
Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

Тоткарлау һәм аның сәбәпләре

Бизнес-тренер Аяз Шабутдиновка каршы беренчеләрдән булып Наталья Калистратова гариза яза. Ул компаниягә 2 миллион сумга якын акча бирүен әйтә. Чыганакларда Калистратованың үткән курслары өчен түләгән 1,9 миллион сумын кире кайтарырга теләвен, бу эшнең 2019 елдан бирле баруын язалар.

«Мине һәм башка кешеләрне алдады. Хәзер барлык зыян күрүчеләрне җыеп, җәза бирәбез. Моны исбатлау тиз булды, чөнки зыян күрүчеләр бик күп һәм алдау факты бар», – дип сөйләгән Калистратова Лента.руга.

Аннары 8 зыян күрүченең Шабутдиновка каршы гариза язулары билгеле була. Зыян күләме 4 миллионга якын. Соңгы мәгълүматлар буенча, тагын 30 кеше бизнес-тренерга каршы гаризалар әзерли.

Тикшерү фаразы буенча, Шабутдинов үзенең клиентларын алдап, «уку курслары» дигән исем белән, үзенең «бизнестагы уңышы» турында тарихларын сөйләгән. Бизнесменнар аңа курслар өчен 5 миллион сум түләгән, ә чынлыкта бу – «үзеңә ышанырга кирәк» дигән киңәшләр булып чыккан.

Фото: © Сергей Фадеичев / ТАСС

Аяз Шабутдиновны 3 ноябрь көнне Мәскәүдә тоткарлыйлар. Ул чит илдән Мәскәүдә арендалап торган фатирына кайткан була. Тоткарлау барышында фатирдагы сейфны ачалар, анда күп акчалар, Сент-Люсия паспортын (бу – Төньяк Америкадагы утрау дәүләт), Гарәп Әмирлекләре резиденты таныклыгы табыла.

Аяз Шабутдиновны Россиягә «инфочегән» терминын кертүче дип тә әйтәләр. Интернет киңлегендә агрессив рекламалары һәм акча эшләү ысуллары тәкъдим итүе белән танылган Аяз Шабутдинов кулга алынгач, «Likе», шушы атамадагы бизнес үзәге нигез салучысын тоткарлауга үз позициясен белдереп, үз өстенә алган бурычларны тулы көчкә үтәвен хәбәр итте.

«Без булган хәлне «нигезсез гаепләүләр» дип саныйбыз һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәбез, аларга тикшерү үткәрү өчен кирәкле барлык мәгълүматны бирәбез», – дип хәбәр итә үзәк. Шулай ук штат режимында эшләүләрен дә билгеләп үтәләр.

«Likе» үзәге генераль директоры Василий Алексеев интернетта рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. Билгеле булганча, Василий Алексеев, Аяз Шабутдиновны тоткарлагач, Гарәп Әмирлекләренә киткән, хәзер ул эзләүдә.

Кем ул Аяз Шабутдинов?

30 меңнән артык укучысы булуы белән мактанган миллиардер Аяз Шабутдинов укучыларына да үзенең уңыш тарихын сөйли. Рекламаларда да аның гади малайдан миллиардерга әйләнүен еш күрсәттеләр. Тормышның төбеннән күтәрелгән кеше тарихы – гади халыкны җәлеп итүнең һәрвакыт эшли торган ысулы.

«Дөресен генә әйткәндә, мин – Пермь крае Куеда бистәсенең яшүсмере идем. 10 000 кеше яшәгән авылда туу – биографиянең үзенчәлекле башы. Мине әти-әниемнең һәрвакыт үзләре өчен эшләүләре һәм күп укулары коткарды. Куедадан чыгып китүнең мине нәрсәгә китергәнен күрсәтермен», – дип яза ул үзе турында үзенә багышланган сайтта.

Фото: © Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

Аязга 4 яшь булганда алар гаиләләре белән Пермь крае Куеда бистәсенә күченеп китәләр.

«90нчы еллар, акча юк, безнең йортның коридорында гөмбәләр үсә. Юынуга 2 сәгать кала титанны су белән тутырырга, ә күмерне кыш көне алмаздан катырак булган ишегалдындагы өемнән алырга кирәк. Мәдәният йортында биюләрдән соң яшьләр пычак белән сугыша, шимбә көннәрендә авылда аракы һәм сыра белән компанияләр йөри. Кызык иде», – дип искә ала бизнес-тренер үзенең балачагын.

Бизнеска да шул кечкенә авылда тартыла. Әти-әнисеннән 5500 сум бурычка акча алып, «прикол» товарлар сата башлый. Тавыш чыгара торган мендәр, сарымсак тәме белән «Сникерс» күрмәгән Куеда халкы малай кулыннан кызык товарлар ала.

Фото: © Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

9нчы классны тәмамлау белән Ижевскидагы мәктәпкә күченә. Чөнки, аның сүзләренчә, Куедада гасырлар буена калу куркынычын аңлый. Аннары Ижевск мәктәбендә КВН командасында уйный, мәктәпнең президенты була, акчага шигырьләр яза, чаралар алып бара башлый. Мәктәпне «бишле»гә тәмамлап, Ижевск дәүләт университетына керә, параллель рәвештә «Сборная Ижевска» КВН командасы белән ил буйлап гастрольләргә йөри, чаралар алып бара.

Фото: © Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

Аязның әтисе Рифат Шабутдиновның Куедада шәхси бизнесы – лимонад һәм консерва чыгара торган кечкенә заводы була. Тик предприятие табыш китерми. Аяз цехны үз кулына алып, цехны табышка таба юнәлдерә. «Яшь егетне беркем дә җитди кабул итмәде. Мин ул вакытта тәмәке тарта башладым, кайбер төннәрдә сатучыларның кабинет төпләрендә йоклый идем», – дип яза блогер.

Күп акча эшләү теләге белән, алга таба «ВКонтакте»да блог булдыра, Ижевскида дусты Зөфәр Гарипов белән хостел, аннары халыкара дәрәҗәдә танылачак каһвәханә «Coffee Like» ача. Аның сүзләренчә, алар булдырган 19 бизнес та табыш китерә башлый.

Фото: © Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

Киләсе этап итеп, Аяз командасы белән Мәскәүгә күченә һәм, тәҗрибәсен башка эшмәкәрләр белән уртаклашырга әзерлеген аңлап, «Likе» эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү үзәге ача. Бер елны компания 36 миллион бурычка бата, 2017дә кабат күтәрелә. «Без тәүлегенә миллионнан артык сум эшлибез. Бездә – 500дән артык хезмәткәр, 9 бизнес. 2016 елда гомуми керем 1 млрд сумнан артык, гениаль команда һәм искиткеч җитәкче состав», – дип мактана Аяз.

Алга таба да компания үскәннән-үсә, баеганнан-байый бара. 2021 елның июнендә рекордлы керем – 1 млрд сум эшлиләр. Бер ел эчендә 7,5 миллиард була, 2020 ел белән чагыштырганда, бу – 4 тапкыр артканны аңлата.

Фото: © Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

Аязның сөйгәне – бизнес үзәгендә эшләүче Лидия Муцольгова. Ул аңа тәкъдим ясый, Лидия православ диненнән булса да, яшь пар Куеда авылы мәчетендә никах укыта. Шабутдиновларның Весна исемле кызлары һәм Мир исемле уллары бар. Тоткарлау алдыннан, алар Европага сәяхәттән кайткан гына булалар.

Фото: © Аяз Шабутдиновның социаль челтәреннән

Зыян күрүчеләр һәм хейт: «Кешеләрне алдаганы өчен җавап бирсен»

Зыян күрүчеләрнең башында Наталья Калистратова тора, шулай да, соңгы мәгълүматлар буенча, Аяз Шабутдинов өстеннән шикаять язучылар саны 30га җитәргә мөмкин.

Интернетта халык икегә бүленде: беренчеләр Шабутдинов һәм аның командасын «һава сатучылар» дип атап, мошенниклыкта гаепли, икенчеләре Аязга рәхмәт белдереп, «Аяз, без синең белән» хештегы белән язмалар урнаштыра. Беренче карашка гаепләүчеләр һәм зыян күрүчеләр саны күбрәк тоела, шулай да «Лайк» үзәге аккаунтларында утыручылар Аязга каршы комментарийларны бетереп торуларына да зарлана. «Лайк» исә сүгенү сүзләре, спам, кимсетү очраклары булган комментарийларны гына бетерүен әйтә.

«Аны 50 елга утыртырга кирәк. Аяз күпме кешене алдады», «Кешеләрне алдаганы өчен җавап бирсен. Күптән утырырга тиеш иде инде», «Минем дустымны да Аяз акчасыз калдырды», «Аның рекламасы артык бәйләнчек иде», «Тагын бер инфочегәнне утырталар», – дип яза социаль челтәрдә утыручылар.

Фото: © Сергей Фадеичев / ТАСС

«Күптән утыртасы иде» дигән язмалар арасында курслардан файда күрмәгән һәм акчаларын кире кайтарырга теләүчеләрнең дә зарлары еш очрый.

Сез укыту планы буенча эшләмисез, яңа офертаны да максималь дәрәҗәдә «липко» ясагансыз. Мин бөтенләй булмаган укытуга түләгән акчаларымны кайтарырга тырыштым, сез мине мыскыл итеп, «послали». Тик мин – әни кеше һәм балаларымның киләчәге өчен барысын да эшләячәкмен. Минем гаиләмнең акчасын урлый алмассыз. Мин – шикаять язучыларның берсе. Судта күрешербез, Аязның күзенә карармын», – дип яза misillie аккаунтыннан бер язылучы.

Ул сүзнең 7-8 шикаять турында гына бармавын әйтә. «Барысы да күпкә тирәндәрәк. «Лайк» мондый масштабта белем бирү хезмәтләрен күтәрә алмый, бик күп тренерлар бөтенләй компетентсыз, искергән һәм уңышсыз киңәшләр бирә. Ә минем очракта хезмәтләр бөтенләй башкарылмады, чөнки тренер «не в духе» иде. Эшләмәгәнсең икән – кайтар, кайтармыйсың икән – җавап бир. «Лайк»та килешүләр дә юк, бары оферталар гына бар. Алары да – законлаштырылган мошенниклык. «Лайк» акчаларны кире кайтару озак һәм авыр булсын өчен бөтенесен дә эшләгән. Тик бу бит – гади кеше язмышлары, күпләр гади эштә эшлиләр, гаиләләрен карыйлар, күпләре декретта», – ди аккаунты яшерен шикаятьче.

Алисә исемле психолог, остаз һәм махсус уеннар авторы Аяз Шабутдиновның алымнарын «манипуляция» дип саный. Ул «Лайк» бизнес үзәге белән 27 ноябрьдә судлашачагын да әйтә.

Мин дә башта Аязның тарихы белән илһамландым, минем аңа карата ышану хисе туды. Тик «укыту» алып һәм анда нәрсә барганын күреп, минем күзләрем ачылды. Аязның бөтен эшләгән эше – ул манипуляция. Анда ихласлык юк. Әгәр дә барысы да башкалар язган кебек әйбәт булса, бернинди негатив та, суд эшләре дә булмас иде. Шәхсән мин укыту бренча «Лайк» бизнес үзәге белән 27 ноябрьдә судлашам.

Миңа ошамады һәм гарантияләнгән нәтиҗәләрне дә бирмәде. Хәзер суд аша акчаларымны кайтарырга телим, чөнки аларның офертасы бик хәйләле итеп төзелгән. Мин аларга курс башланып 3 атна үткәч мөрәҗәгать иттем. Алар миңа кайтармаячакларын әйттеләр, чөнки оферта буенча акча беренче атнада гына кайтарыла ала икән. Миндә мондый тарихлар йөздән артык. Мин үз акчаларын кайтарырга теләүчеләрне бик күп беләм. Суд практикасы бу очракта судның кулланучы ягында булуын күрсәтә һәм хокукларны саклау законы буенча компаниядән акчаларны кире кайтартырга тиеш, – ди Алисә.

Гауга чыгарган курслар: бушлайдан биш миллионга кадәр

«Лайк» бизнес үзәге халыкка төрле курслар тәкъдим итә. Сайтта бушка, акчага, онлайн, офлайн курслар, тренинглар табып була. Алар дәрәҗәләп тә аерылган. Түләүле курсларның премиум һәм уртачалары, тарифларның «ВИП», «Бизнес» һәм «Стандарт» дигәннәре бар.

Мәсәлән, үзәкнең Сочида уза торган «бизнес тусовка»сына шушы 3 тариф белән эләгеп була. «ВИП» – 199 990, «Бизнес» – 104 990, «Стандарт» – 54 990 сум. Кайбер укыту курсларының бәясе исә берничә миллионнан артып китә. Mash үзәктә уку өчен миллион сумын биргән Римма Зюркалова турында яза. Римма – Төмәннән перманент макияж остасы. Ул Аяз Шабутдиновның матур тормышын күреп кызыга, хатын-кыз бәхете турында шәхси курслар ача һәм, белем алу өчен, Шабутдинов командасына миллион сум кертә. Тик уңыш булмый кала. «Хатын-кыз сүзләренчә, блогер командасы – мошенниклар, чөнки алар клиентларына бернинди белем бирмиләр, бары акча эшләү җиңел булуын гына сөйлиләр», – диелә хәбәрдә.

Татарстан эшмәкәре Азат Гәрәев тә курслар өчен 2,5 миллион акча түли. Кием тегү һәм сатуга махсуслашкан бизнесын ул Шабутдиновның «прокачка»сы ярдәмендә үстерергә тели. «Гәрәев курсны кредитка алган. Уку 5 миллион торган, Гәрәев акчаның яртысын гына түләгән. Аның сүзләренчә, оештыручылар «акча уку беткәнче кире керәчәк» дип өметләндергән. Тик Гәрәев ул вакытта 1 миллион да эшли алмаган», – дип яза «Реальное время». Шулай да ул акчасын кайтара алган, гәрчә компания башта 30 көн үтү сәбәпле кайтармаячакларын әйткән булса да.

«Аяз – легендар шәхес»

«Аяз, без синең белән» хештегын кулланып, коуч, бизнес-тренерны яклап чыгучылар саны меңнән артык. «Лайк» бизнес үзәге компания эшчәнлеге турында бәяләмәләр дә җыя. Шабутдиновны популяр шәхесләр дә яклап чыкты. Мәсәлән, Ксения Собчак, актер, продюсер Сергей Романович һәм башкалар.

Россия Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов Аяз Шабутдиновны яклап чыкты һәм аны тоткарлауда, шулай ук җинаять тикшерүе барышында хокук бозулар барлыгын әйтте. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Блогерны арестка алуны Титов «артык» дип атаган. Шулай ук тентү барышында офиска адвокатлар кертмәүне, физик көч куллану, барлык техникаларны, документ, карталарны алуны законны бозу булуын белдергән. Шабутдинов хәзер дәүләт яклавы астына алынган.

Яклаучылар арасында маникюрга өйрәтүче Лилия Җамалетдинова да бар. Ул Шабутдиновка каршы чыгучыларны «үзләренең уңышсызлыклары өчен җаваплылыкны башка кешеләргә күчерергә теләүчеләр» дип атады.

Интернетта «Концентрат» курсын күрдем, төрле илләрдә, шәһәрләрдә узуын белеп, мин дә язылдым. Барып, башка кешеләр белән аралаштым. Анда минем күзләрем ачылды, мин башка төрле дә яшәп булуын аңладым. «Концентрат» 500 сум тирәсе тора иде.

Миңа «Скорость» курсын алырга тәкъдим иттеләр. Ул 750 доллар тора иде (якынча 70 мең). Бу – минем өчен бик зур акча. Тик мине үгетли башладылар, яхшы нәтиҗә гарантияләделәр. Һәм мин акча табып, «Скорость»ка бардым. Икегә бүлеп түләдем. Һәм 10 көн эчендә шул акчаны эшли дә алдым. Гәрчә минем өчен 500 доллар да күп иде. Безнең уку онлайн барды, аңламаган әйберләрне остазлардан сорадым. Нәтиҗәдә, минем сатуларым артты.

Ул вакытта мин аерылган идем, фатирсыз калган чагым. Хәзер барысы да шәп. 2,5 елга ике фатирым, студиям бар, сәяхәт итәм. Киләчәктә «МСА» («Аяз белән Миллион» – Аяз Шабутдиновның авторлык методикасына нигезләнгән программа, «аның ярдәмендә син ярты ел эчендә миллионнан һәм аннан да күбрәк акча эшләячәксең» дигән лозунг белән үткәрелә. – ИТ) дәрәҗәсенә үсеп җитәрмен, дип өметләнәм.

Аяз турыдан-туры ярдәм итмәсә дә, аның продукты мине уңышка ирешкән кешеләр белән таныштырды. Аязга каршы чыгучылар – үзләренең уңышсызлыкларында башкаларны гаепле итәргә телиләр, җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмиләр. Бөтен йөрәгем белән Аяз өчен җанатам, – дип сөйләде Лилия Җамалетдинова.

Матурлык салоны җитәкчесе Гөлнара Сафина да Аязга теләктәшлек белдереп яза. «Аяз ярдәмендә ярлылыктан чыктым һәм кешегә эшләүдән туктадым, бизнеска киттем һәм әле дә аны үстерәм. Аяз, әлбәттә, легендар шәхес, икътисад һәм белем бирү өлкәсендә революция масштабы тудырды», – ди Гөлнара.

Ул эшен башлаганда Аяз Шабутдиновның курслары ярдәм итүен әйтте. «Мин Аязга рәхмәтле генә. Алар мошенниклар түгел. Курслар үткән кешеләр белән һаман да аралашам һәм хөрмәт итәм. Шулай да аның курсларын ошатмаган кешеләр күптер, дип уйлыйм. Һәркемнең үз фикере һәм үз үсеше», – ди Гөлнара.

Психолог: «Кеше агрессив маркетингка каршы тора алмый, чөнки ул «авырткан» җиргә төгәл суга»

«Акчаны үз кулыгыз белән биргәнсез, беркем мәҗбүр итмәгән, үзегез гаепле», – диюче өченче төркем кешеләр дә бар. Ни өчен халык уңышка тиз ирешергә омтыла һәм төрле курслар колына әйләнә? Агрессив рекламаның зыяны бармы?

Бөтен инфопродуктлар да гадәттә бер төрле ысул белән сатыла. Алар «триггер», безнең күңелгә тия торган нокталарга басалар, – ди психолог Лия Шагабутдинова. – Куркыту, дефицит, вакытны кысу, социаль дәлилләргә таяналар. Мәсәлән, «Бары бүген генә курсны 999 сумга алып була», «Бары 20 урын калды! Инде 18!», «Сез балагызның бәхетсез булып үсүен теләмисездер бит?» Болар барысы сатуларның аерым бер психологиясе, аудиторияне әзерләүнең аерым бер системасы. Ул система эшли, һәм моны танырга кирәк.

Кешеләр агрессив маркетингка каршы тора алмыйлар, чөнки ул кешеләрнең «авырткан» җиренә бик төгәл суга. Күпчелек кеше бер үк нәрсәне тели бит – яраткан эше, бәхетле мөнәсәбәтләр, матур фигура, финанс иреге, сәяхәт… Сатучылар да шуны күрсәтә: менә ул хыял тормышы, кулыңны сузып кына тор (дөресрәге, акчаны гына түлә). Безнең миебез шулай эшләнгән – максат бик якын булса, каршы тору бик авыр. Бу адымга тиз нәтиҗәләр турында хыялланган кешеләр күбрәк бара, – ди Лия.

Психолог әйтүенчә, Аяз Шабутдиновның үсеш тарихы – күпләр өчен үрнәк, шуңа күрә аңа кешеләр ышаналар.

Халык танылган кешеләрдән күбрәк сатып ала, чөнки аларга ышаналар. Бигрәк ул «йолдыз» авырлыклар аша зур юл үткән булса. Аяз Шабутдинов гади егетнең дә супер уңышлы һәм супер бай була алуының мисалы булып тора. Шуңа күрә ул бу темане сөйли, һәм кешеләр аңа ышаналар. Әгәр Ксения Собчак шундый курслар үткәрергә алынса, аның сатулары әзрәк булыр иде, чөнки бөтен кешегә дә аның тарихы билгеле.

Тренинглар белән тормышларын үзгәртүчеләр бар. Тик аның өчен берничә шарт кирәк. Һәртөрле тренинг һәм курслардан соң еш кына көчле чигенүләр була, чөнки яңа фикерләр белән рухландырылган кеше элеккеге мохиткә кире кайта. Һәм әйләнә-тирә мохит дәртне тиз бетерә, «күнегүләр дә миңа ярдәм итмәде, мин уңышсыз» дигән хис калдыра, – ди психолог.

Адвокат Руслан Нагиев: «Шабутдиновка 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный»

Адвокат Руслан Нагиев әйтүенчә, Шабутдинов Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче бүлеге буенча гаепле дип табылса, аңа 10 елга кадәр төрмәдә утыру куркынычы яный. Адвокат ике төрле юл барлыгын әйтте.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Бер яктан, бу очрак гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләренә карый. Әгәр дә гражданнар, акча түләп, тәкъдим ителгән хезмәтне ала алмаганнар икән, алар үз чыгымнарын кайтаруны сорап гариза яза ала.

Икенче яктан, Җинаять кодексының «Мошенниклык» турында 159нчы маддәсе бар. Ул башка кешеләрне алдау яки ышанычны яулау юлы белән акчаларын алу дигәнне аңлата. Әгәр дә шикләнелүче хезмәт күрсәтү дигән сәбәп белән гражданнарның акчаларын урлаган икән, бу – җинаять.

Суд бу очракта алдауның, җинаятьчел ниятнең булу-булмавын төрле яктан тикшерергә тиеш. 159нчы маддәнең 4нче бүлеге буенча шикләнелүчегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Гражданлык хокукый мөнәсәбәтләре буенча, ул зыян күрүчеләрнең чыгымнарын күтәрергә тиеш була.

Шулай ук юридик яки физик затның аерым төр хезмәт күрсәтүгә вәкаләте булырга тиеш. Әгәр дә оешманың лицензиясе юк икән, моны гаепләү ягы бер дәлил буларак куллана ала, тик ул шикләнелүченең гаебен раслаучы төгәл дәлил була алмый. Бәяләмәләр, петицияләр дә юридик көчкә ия түгел. Алар бары характеристика бирүче материаллар буларак кына кулланыла ала, – дип сөйләде Руслан Нагиев.

  • Аяз Шабутдинов 16 декабрьгә кадәр СИЗОда булачак. Блогерның адвокаты Никита Апаликов шикләнелүче янында булган һәм «Телеграм» каналында Шабутдиновның мөрәҗәгатен урнаштырган. «Кайчандыр мин хостеллар ачудан башладым, шуңа үземне хостелда дип уйлыйм. Хәзер без камерада 6 кеше, берсе хәтта мине таныды. Аның дуслары безнең франшиза буенча зур каһвәханә челтәре төзеделәр. Шуңа күрә мине яхшы кабул иттеләр. Минем белән кызыклы кешеләр, мәсәлән, зур компаниянең идарәчеләре. Спорт белән шөгыльләнәм, күп укыйм. «Передачка»лар булмаганда камерадагылар ризык һәм кирәкле әйберләр белән ярдәм иттеләр. Пластик шешә пакетларыннан шнурлар ясадым. Ә бүген атнага беренче тапкыр душ кердек. Шулай булгач, тормыш җайлана!» – дигән Аяз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100